Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әнә шулай, инде бөтен мөмкин булган компромиссларга килеп бетеп, мин хәтта әби-бабайларга садик турында «җарый инде шунда» дия башлагач кына, көннәрдән, дөресрәге, төннәрдән бер төнне садик... янды.
Садик
Мин дүртенче яшемне тутырган елны әни белән әти Янсуарга
күченде. Әтине Янсуар мәктәбенә укытырга билгеләделәр. Мәктәптән
ерак түгел генә өй дә бүлеп бирделәр.
Бу көтелмәгән бер яңалык булса, икенчесе – мин хәзер алар белән
тора башлыйм булып чыкты. Әйберләремне җыештырдылар да Чуваш
очындагы яңа йортка менгерделәр. Әни һәм әби белән без анда яңа
обойлар ябыштырдык, өйне җыештырдык. Аннары әти дә Кәвәлдән
Янсуарга килеп җитте.
«Хәзер бу – безнең өебез, без бу өйгә кайтабыз, ә Казак очына,
әбиеңнәргә, төшеп йөрибез», – дип аңлатты әни. Минем башым
бөтенләй буталды. Ул ничек алай була соң?! Мине бит барыбер һәр
иртәне кара эңгердә үзләре мәктәпкә эшкә керер алдыннан әбиләргә
төшереп куялар. Аннары, мәктәптә дәресләре тәмамлангач, чана
тартып, кабат төшеп алалар. «Ул садик төзелеп беткәнче генә, кызым,
тиздән син садикка йөри башлыйсың», – диде болар миңа.
Без яши торган йорт икегә бүленгән: бер ягында без өчәү яшәсәк,
икенче ягында – кечкенә Денис белән аның әти-әнисе. Денисның әтисе
Толик дәдәй физика укыта, ә әнисе Лиза түти мәктәп китапханәсендә
эшли. Денис әле кечкенә һәм мин белгәннәрнең яртысын да белми,
шунлыктан аңа күп нәрсәне «чәйнәп» аңлатырга туры килә.
Аларның өйләре дә, нәкъ безнең өй кебек, әйтерсең өйләр-
игезәкләр. Бу өйне «яшь кадрларга» дип РОНО бүлеп биргән икән.
Кичләрен без – Денислар белән үзара кунакка йөрешәбез. Әти-әниләр
телевизор карый, шашка-шахмат уйный, үзара гәпләшә, мин Денисны
этлекләр эшләргә өйрәтәм.
Денис этлекнең тәмен бөтенләй белми булып чыкты, эшләгәндә дә
дәртләнеп эшләми, шуңа аның белән бер дә кызык түгел, күңелсез.
Җитмәсә, ул үзенең уенчыклары өчен курка, шуңа без, нигездә,
минем уенчыкларны ботарлыйбыз. Тотсалар, миңа эләгә, Денис: «Мин тимәдем» йә «мин белмим», – дип котыла. Мин: «Ну, ярар
соң», – дип, үзем почмакка барып басам, олылардан әр-битәр алам.
Тора-бара бу хәл миңа бөтенләй ошамый башлады. Берсендә, Денис
бик каты ачуымны китергәч, әбиләрдәге кучкардан алып менгән
шырпыны кабызып, мин аның Кургаш солдатигының мундирын
яндырдым. Гел минем курчакларны гына имгәтергә димәгән...
Денис бу очракта үзен егетләрчә тотты: беркемгә әләкләмәде,
солдатикны ялгыш мич алдында калдырганмын, шуннан очкын
төшкән дип аңлатты. «Карале, бу уйлап та таба ала икән, теләсә», –
дип киртләп куйдым мин үземә.
Шуннан без аның белән дуслыкның икебезгә дә килешә торган
яңа этабына чыктык. Үзара талашсак – талашабыз, сугышсак –
сугышабыз, әмма бер-беребезне кешедән кыерсыттырмыйбыз,
арага ни олыны, ни кечене кертмибез, сер чыгармыйбыз. Алга таба
дуслыкта, иптәшлектә бу минем төп кагыйдәмә әверелде.
Садик дигәннәре дөрес булып чыкты, озакламый икебезне дә
ике урам аша гына төзелгән өр-яңа садикка бирделәр. Янсуарда бу
садикның төзелүе бик зур вакыйга булып, без, анда йөри башлаган
балалар, үзебезне космоска очкандай хис иттек. Район газетасыннан
килеп, безне фотоларга да төшереп киттеләр, язып та мактадылар.
Садик үзе болай ярыйсы гына булып чыкты. Анда миңа иң ошаганы –
һәркемнең бизәкле, төрле төстәге матур агач шкафчыклары. Шул
шкафчыкларда синең әйберләрең саклана, килгәч, өске киемнәреңне
салып, бикләп куясың, кайтканда аласың. Садикта кия торганнарын
куеп калдырасың.
Калганы... мине егылып китәрлек тәэсирләндермәде. Күпчелек
балалар, ашауны ошатмыйча, тәлинкәсендә казынып утыра. Мин
дә укмашып торган манный боткасыннан әллә ни сихерләнмим,
әмма алай утырырга бер генә дә теләгем юк. Апалар бит пешергән,
тырышкан! Умырып ашап куям да, папай белән сыпырып, ялт иткән
тәлинкәмне тотып «добавкага» барам. Төшке аш вакытында да шулай –
шулпаны тагын бер тәлинкә сорыйм.
Берсендә, мине өйгә алып кайткач, әни сорап куйды:
– Кызым, синең тамагың туймыймы әллә?
Мин сагаеп калдым. Димәк, кемдер әнигә әләкләгән. Ну, андыйга
китсә, минем тамагым өйдә дә гел туймый. Ашны гел икенче тәлинкә
сорап алам. Әни, минем сырт йоннарым кабарганны тоеп:
– Әйдә әле, Кирлемәнеңне1 чыгарып җибәреп торып, олыларча
җитди итеп сөйләшик, – диде. Мәсьәләгә җаваплы карарга тәкъдим
итте. Ике як өчен дә уңайлы, тавыш-гаугасыз чишелеш юлын тапты: –
Болай итәбез: мин сиңа үзең белән бутербродлар биреп җибәрә торган
1 Кирлемән – балалар язучысы Роза Хафизованың «Кирлемән» әсәрендәге герой.
булам. Син аларны, ачыгып киткәч, тәрбиячегә әйтеп, шкафчыктан
алып ашарсың... Әмма апаларыңнан бүтән добавка сорама, кызым,
килештекме?
– Аларга бер тәлинкә аш жәлмени? Барыбер бездән калганны
чиләккә түгеп, өйләренә алып кайтырга чыгарып куялар...
– Беләм, кызым, – дип елмайды әни, минем турсайган иреннәремә
бармагын куеп. – Ләкин менә монысын апаларың алдында әйтмәссең,
җәме? Кеше алдында да артык сөйләнеп йөрмә...
– Нишләп?
– Матур булмый. Син хаклы да булырсың, әмма кешене сөйләгәннән
соң, авызда барыбер тәмсез тәм кала. Аннары син кеше сөйлисең
дигән даның да чыга...
– Ә нишләргә?
– Вакыты белән бөтен нәрсә урынына утыра ул, кызым. Кызу бул,
әмма дуамал булма, җәме? Ачуың килгәндә дә, тыныч, әдәпле итеп
белдер...
Шуннан мин, юри һәркемгә күрсәтеп, өстәлгә куйган ашны, башка
балалар кебек болгатып утыра торган булдым. Кухнядагы апаларның
берсе:
– Абау, Луиза, урып ашый идең, күз тидеме әллә сиңа, добавка ала
идең бит... – дип аптырады.
Мин аңа яртылаш та ашамаган борчак ашымны өстәл аша этебрәк
куеп, авыз тутырып елмаеп:
– Рәхмәт, шкафта минем бутербродларым бар, монысы сезгә
калсын, – дип чыгып киттем.
Әни пешергән салмалы борчак ашы булмаса да, тәме авызымда
көн буе йөрде, билгеле. Ә апалар үзара: «Бу бала теле белән чага да
белә икән», – дип сөйләште.
Ярар, болары аның – пүчтәк кенә. Садикның иң зур тәмугы башка
булып чыкты – «тихий час». Дөресен генә әйткәндә, мин моңа
бөтенләй әзер түгел идем. Беренче көнне үк, көпә-көндез йокларга
яткырачакларын белгәч, кырт кистем:
– Мин көн уртасында караватта җоклап җатмыйм! Мин төнлә
өйдә җоклыйм!
Һәм шулай иттем дә. Аяк басып карамадым йокы бүлмәсенә.
Шакмаклар белән уйнадым, паровоз вагоннарын тездем.
Ул көнне мине әнигә тапшырганда, аңа калырга куштылар. Ә мин
Начтук әбиләрдәге кебек киенеп, ишек артында көттем. Әни чыгып
кулымнан алды да өйгә кузгалдык. Аның матур мамык бияләйләре
белән минекеләр тәңгәл – икесенә дә йолдыз чигелгән.
– Әйдә, Кар бабай җасыйбыз, – диде әни, өйгә кайтып җиткәч.
– Әйдә!
Бер-беребезне уздыра-уздыра кар тәгәрәттек, өйдән борынына
кишер дә алып чыгып куйдык, мичтән күмер алып, күзләре белән
кашларын да тездек. Әти мәктәптән кайтып кергәч, Кар бабайны
күреп, бөтенләй өнсез калды: «Менә, ичмасам, бабайның да бабае
булган бу!» – диде.
Шулай да әнигә минем хакта нәрсә әйткәннәрен беләсем килеп,
кич буе кыбырсыдым. Сорарга ымсынганымны сизеп торган әни
уфтанды да көлеп җибәрде:
– Ну, үзең ничек уйлыйсың, кызым? «Авыр бала» диделәр сине.
Башкаларның дисциплинасын боза, аңа карап, бүтәннәр дә үзләренчә
эшли, характер күрсәтә, тәртип югала... – диләр. – Үзең нәрсә
диярсең?
Ахыр чиктә, садик белән ике арада компромисс таптык: бөтенесе
көпә-көндез йоклаганда, мин китапларымны укып ята торган булдым.
Әмма кыштырдамыйча, кыбырсымыйча, башкаларга йокларга
комачауламыйча. Апалар исә мине ашау мәсьәләсендә теге әби әйтә
торган «чиста тәлинкәләр общество»сына кертте.
– Тимәсәң, ирексезләмәсәң, үзен генә калдырсаң, алтын бәһасе
бала инде ул, – диде әни тәрбиячеләргә, бу ике мәсьәләне килешкәч. –
Үзенә үзе җуаныч табып, әллә нинди дөнҗалар уйлап чыгарып, уйный
да белә, олыларны бимазаламый да...
– Алар монда утыздан артык бит, Нина апа, ә без икәү генә... – дип
йөзен җыерды тәрбиячеләрнең иң дорфасы. – Барысы да бер организм
булып оешмыйча, яраклашмыйча, үз дигәнчә эшли башласа...
Әнинең елмаюлы үтәли карашында «ай-һай, ерак барырсызмы
икән бу методлар белән» дигән нәтиҗә аермачык күренеп тора иде.
Шуңа, киткәндә, ул маңгаемнан үбеп:
– Кызым, әгәр үзеңне бөтенләй ирексез хис итсәң, җәшермә,
әйтерсең, җәме... – дип пышылдады.
Әнә шулай, инде бөтен мөмкин булган компромиссларга килеп
бетеп, мин хәтта әби-бабайларга садик турында «җарый инде шунда»
дия башлагач кына, көннәрдән, дөресрәге, төннәрдән бер төнне
садик... янды. Шифр түбәсен як-яктагы бакчаларга кубарып ташлый-
ташлый, җирдән күккә кадәр күтәрелеп, ялкыны белән ярты Чуваш
очын ялмый-ялмый янды ул. Әни белән мин дә, Лиза түти белән
Денис та баскыч башына чыгып карап тордык. Толик дәдәй белән
әти, янгын сүндерешергә дип, яп-якты төн эченә йөгерде.
Минем бизәкле кызыл шкафчыгымда калган мехлы чүәкләремнән
тыш сагынырлык, үкенерлек бернием дә юк иде. Ә менә Денисның
садик коридорында туган көненә яңа гына бүләк ителгән өч тәгәрмәчле
яшел сәпите калган булып чыкты. Шуңа ул, садик нигезенә кадәр
янып бетеп көлгә әверелгәнче, үртәлеп, үксеп-үксеп елады.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael AI
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев