Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАМЧЫ (хикәя)

«Капкасы ачык. Өйдә!» – Ник кайттың, җан көеге?! Сине кем тансыклаган монда?! Потың бер тиен! Ир туганы белән күрешү шатлыгыннан йөгерә-йөгерә табын көйләп, түренә утыртасы сеңел аны битәрли-битәрли каршы алды. (Әйтерсең алар егерме ел аеры-чайры яшәмәгән!) Таныды үзе тагын. «Мин сине белмим, син кем?» – дип, бусагадан ук кире борса, егыл да үл. Таныды, шөкер...

1
«Капкасы ачык. Өйдә!»
– Ник кайттың, җан көеге?! Сине кем тансыклаган монда?! Потың
бер тиен!
Ир туганы белән күрешү шатлыгыннан йөгерә-йөгерә табын
көйләп, түренә утыртасы сеңел аны битәрли-битәрли каршы алды.
(Әйтерсең алар егерме ел аеры-чайры яшәмәгән!) Таныды үзе тагын.
«Мин сине белмим, син кем?» – дип, бусагадан ук кире борса, егыл
да үл. Таныды, шөкер...
Чакырылмаган «кунак» аркасындагы киндер биштәрен идәнгә
ташлаган иде, бавы чишелеп, каткан ипи кисәкләре коелды. Тешсез
авызында әвәли-әвәли, төкерек белән җебеткән бердәнбер тәгам... Өч
тәүлек җүнле ризык күрмәгән ашказанын усал эт талапмы-талый, ә
ызбага сулаган саен борынны кытыклаган шулпа исе таралган. Итен
күп итеп салып пешерә Наҗия. Ит димәктән, их, элеккеге еллардагы
кебек җиңне терсәккә кадәр сызганып, сарык боты кимерсәң иде ул.
Сөяктәге җелеген телең белән суыра-суыра!
Сеңлесе идәндәге ипи калдыкларына карап торды-торды да җыеп,
биштәргә кире тыкты:
– Юлыңа кирәгер, запас белән йөрүең яхшы, әбзи, аша да кеше-
кара күргәнче кит!
Наҗия куа да башлады. Әгәр «кунак» болай тоз төсле «эресә»,
сеңел уклау белән аркаңны кашып озатмагае. Кыз туганы капкадан
ук чамалагандыр, кайчандыр дөньяны дер селкеткән абзасы тәмам
бетәшкән, чәнти бармак белән төртсәң дә, авачак, ә менә яшь чагында  чабып киптергән камыш төсле нәзек кызчык, тәненә ит кундырып,
тазарган-матурайган.
– Ашыктырма, сеңел. Авыр миңа. Югалдым мин.
– Ничек югалдың? Каршымда ич син!
– Кабыгым гына, эчем буш минем. – Хәмит «эт талаган»
ашказанына баскалады.
– Буш, ди, сиңа! Эчең әшәкелек белән тулган, әбзи!
Элгәре абзасына кәлимә әйтергә курыккан йомыкый Наҗиянең
теле пычак төсле үткенләнгән иде.
– Алла хакы өчен тыңлап бак әле, сеңел.
– Әһә, соңлап кына Аллаһны искә төшерәсеңме? Син бит... –
Яшьләнгән күзен түшәмгә төбәгән кыз туганы бу коточкыч сүзне
шуннан суырып алды кебек. – Син... збир! Авыл хәтерендә шундый
исемең генә бар синең. Гыйззәт малае Хәмит дигәне юк! Җирдән
гөнаһларыңны көн-төн яуган яңгыр да юмас! Яңгыр ни, дәрья
ташулары агызмас.
– Матур тәтелдисең, сеңел.
– Китапханәчегә укыдым. Китаплар сөйләттерә. Ә син, вәт, үзең
тәтелдәмә! Минем генәме, бөтен Кушнаратның бәгыре каткан сиңа.
Лутчы күренмә адәм күзенә!
Сеңлесе тәлинкәгә аш состы. Итен зур-зур кисәкләргә тураклагач,
калай чыңлаган тавыш белән:
– Тамагыңны туйдыр да сәфәреңә кузгал! – диде.
«Збир... диләр икән, збир...» Бу кушаматтан йөрәге чемердәгән
«кунак»ның кинәт кенә ашау дәрте басылды. Збир, имеш, збир.
Берәүнең муенын чәйнәп өзгәнме ул? Яисә буып ыргытканмы?
Заманы шундый иде аның, җебек җитәкчене халык санламый,
җилкәсенә менеп атлана.
– Ашау качмас. – Хәмит үзалдына йөткерде. – Кит тә кит дисең дә...
Китмим! Авылга бер ният белән кайттым чөнки. Элеккеге Гыйззәт
малае белән бүгенге Гыйззәт малае арасында җир белән күк аермасы,
сеңел. Бүтән мин хәзер. Аллаһы Тәгалә җәзасын тутырык-тутырык
бирде. Унөч ел төрмә шулпасы чөмердем.
Наҗия йөзен читкә борды, аны бик куркыныч «төрмә» сүзе дә
сискәндермәде. Шул хәтле туганына дошманмы икәнни? Ә Хәмит
бер сулыштан сөйләп өлгерергә тели иде.
– Анда Рәдиф исемле яшь кенә мулла белән таныштым. Егетне,
син ваххаб, син илдә террор оештырасың дип, бәнахакка гаепләп,
хөкемгә тартканнар. Рәдиф мулла Коръәнне яттан белә икән, миңа
төрле догалар өйрәтте, намазга әйдәде. Комга сеңдергән сыман
сеңдерде вәгазьләрен яшь мулла. – «Кунак» күз кырые белән генә
Наҗиягә карап куйды. Көлемсерәп кенә тыңлый, янәсе, күпме генә
сайрасаң да, син сандугач түгел. – «Гөнаһларың ярлыкансын дисәң, тәүбә-истигъфар ит, абзый, Изге китап шулай куша», – ди Рәдиф.
Ниса сүрәсенең утыз беренче аятен ятлаттырды миңа. Анда: «Әгәр сез
Аллаһы тарафыннан тыелган гөнаһларның зурысыннан саклансагыз,
сезнең кечкенә гөнаһларыгызны да гафу итәрбез» дигәннәр, сеңел.
Наҗия капылт кына урындыгын этеп җибәрде. Шапылдап ауды
урындык. Кайчандыр абзасының күз карашыннан да борчак төсле
куырылган сеңелне алмаштырганнар, гүя ул күкләрне ярып ялтыраган
яшен иде.
– Йа, син кайсысыннан сакландың соң, әбзи? Синдә хәттин бит
алар, хәттин! Мин дә авыл мәдрәсәсендә укыдым, мин дә тавык
чүпләрлек кенә булса да дини гыйлемгә ия. Әйдә, гөнаһларыңны
саныйк. – Наҗия бармагын бөкте. – Хәрәм ризык ашадыңмы?
Ашадың! Ашханәдә, Халидәне елата-елата, дуңгыз итен пешерттеңме?
Урлаштыңмы? Урлаштың! Кеше кыйнадыңмы? Кыйнадың! Кыйнау
гынамы, имгәтеп гарип ясадың. Пай җирләре өчен халыкка икмәк
таратканда, авырлыгын киметеп үлчәттеңме? Үлчәттең! Бишенче,
алтынчы, җиденче, сигезенче дип, йөзгә кадәр дәвам итимме? Сине
авыл атып-ятып каргады, әбзи!
Хәмитнең болай да хәлсез йөрәк тибеше әкренәеп, кан тамырлары
бозланды.
– Каргыш – казык башына, сеңел. Алай ярамый, каргарга дим,
гөнаһ ул дим.
Наҗия бераз гына тынды да тагын әр-битәр яудырырга тотынды.
– Бармагыңны үзеңә табан кәкрәйтмә, яме, әбзи. Авыл бәддогасын
Аллаһ ишетмәгән дисеңме? Син бит күпме кешене бәхетсез иттең.
Гомерлеккә!
Сүз ташкынына күмелгән сеңлесен капка шыгырдавы туктатты.
– Ай Аллам! – диде ул, ике кулы белән чигәсен учлап. – Камәрия
керә! Сине идән астына качырыйммы әллә? Мине кыйнап, шунда
яба идең бит! Ай Аллам!
Хәмит башын муенына батырды. Дөнья – куласа, бер әйләнә,
бер баса икән: элек авылда аның күзенә чалынмаска тырышсалар,
бүген ул үзе алардан яшеренә, имеш. Шулай кача-поса йөрер өчен
кайттымыни ул туган ягына? «Кунак», кулын селеккәләп, иңбашын
йомшартты.
Күрше хатыны ишекне сак кына ачып:
– Синдә кеше бар, ахрысы, – дигәч, Наҗия йөзен чытып:
– Кеше түгел ул, – диде.
– Тәрәзәдән күрдем. Мәйтәм, хәер сорашучы, ахры.
– Әйдә, кер, Камәрия, хәерсез кунакны танырсың бәлки.
Ике хатын – ике ут, аны төтенсез яндыра иде. Берсе кеше түгел
ди, берсе хәер сорашучы ди.
– Кая, кая? – Хәмитнең өстенә иелгән Камәрия корт чаккандай читкә сикерде. – Абау, чынлап та, кеше түгел! Танымыйча соң! Абау,
кыяфәте! Әшәке бәндәләр ямьсез картая диләр, дөрес икән. Ник бу
збирны бусагаңнан атлаттың, Наҗия?! Әй, ике бармак арасына ит
үсми лә.
– Саумы, күрше? Исәнләшик. – Хәмит, чигенә-чигенә, ишек яңагына
сөялгән хатынга кулын сузды. – Курыкма, тимим. Абзагызның чебенгә
сугарлык та хәле юк, синең итәк җиленнән дә егыла абзагыз.
– Чыгам, – диде хатын, косарга җыенгандай укшып. – Күңелем
болгана.
Камәрия артыннан ишек ябылгач та, озак дулады сеңел.
– Нишләп җирәнмичә шакшы кулларыңа орынсын ул?!
Хәтерлисеңме, син аның битен тырнаган идең. Фермада сыер
сауганда җырлаган өчен. Оныттыңмы, йә? Күрешик ди әле, оятсыз!
Куян батырайган... Хәер, нигә гаҗәпләнергә, корбаныма сикерәм
дисә – збирнең аягы аксаган, умыртып тешлим дисә – тешләре
черегән. «Ике бармак арасына ит үсми...» Үскән икән, үскән. Туганы
җылысына өметләнеп кайтып егылган Хәмит ялгышты бугай.
Нәфрәтеннән куык сыман кабарынган Наҗия шартларга җитеште
әнә. Эченнән генә: «Көчеңне чамала да дәшмә, Хәмит», – диде
«кунак» һәм, таш бәйләгәндәй авырайган аягын сөйрәп, өстәлгә табан
теркелдәде. Суынган ашны тиз-тиз капкалагач, әллә ничек, караңгы
дөньяның сүрүен тишеп, җанга яктылык иңде сыман. «Дәшмә» дип...
Дәшмичә дә булмас.
– Карале, Наҗия, кит тә кит дисең. Бер ният белән кайтты абзаң.
Ишетәсеңме, саңгырау? – Ир түш кесәсеннән дүрткә бөкләгән дәфтәр
бите чыгарды. – Монау исемлек төзедем. Монау перси чагымда
кемнәрне рәнҗеттем, әммәсеннән гафу сорыйм.
Сеңлесе аның кулындагы кәгазьгә үрелде.
– Әстәгъфирулла, боларның яртысы зиратта бит! Аңлашыла-а,
ниятең ният ише генәме синең. Гөнаһ капчыгыңны бушатмакчы
син. Картая-картая, капчык җилкәңне басамы? Гафу сорамакчы икән
берәү! Әйдә соң, миннән башла, әбзи!
Ничек «миннән башла?» Сеңел исемлеккә кермәде, туганнар, гафу
сорамасаң да, кичерергә тиеш. Бер оя балалары лабаса.
– Башымны катырма! – Хәмит кәгазьгә үрелде. – Җук син
исемлектә, җук!
– Ә син яз! Ноль итеп яз, әбзи! Синең өчен мин ноль гына идем! –
Наҗиянең, баягы гайрәте сүрелеп, тавышы калтырады. Шалдыр-
шолдыр өстәлдәге савытларны җыйганда, борынын да мышкылдатты
хәтта. – Миннән башла, әйе. Урмандагы бүренең тамагы туйса, кешегә
ташланмый. Син ерткычтан мең кәррә явызрак идең. Тамагың тук,
барыбер ботарлап ташларга корбан эзләдең. Әгәр синең хакта иллә
дә куркыныч әкият язсалар, аның башын бик матур итеп сурәтләрләр иде. Башын гына! Борын-борын заманда Хикмәтовлар гаиләсендә бик
матур малай туган, ди. Ата-анасының картлык көннәрендә терәге,
куанычы. Аңа Хәмит дип исем куша авыл мулласы. Малай искиткеч
акыллы, инсафлы һәм иманлы булып үсә. Ялгыз карчыкларга су
ташый, кышын карларын көри, ди. Кая ул җан ияләрен рәнҗетү,
бакчада күршеләрнең тавыклары түтәлдә тибенгәндә, аларны таш
бәреп тузгытмый, малай, һәрберсен ипләп кенә тотып, койма аша
очыра! Унөч яшьләр чамасында малайның холкы үзгәрә. Кинәт
үзгәрә!
– Көйләп сөйлисең, җыру җырлаган төсле, – диде «кунак».
Йа, сөйләмәгәе! «Кит» дип тузынмасын гына.
– Китап рухы дим бит миндә, бүлдермә, яме? Әкиятнең коточкыч
дәвамы да, аяныч азагы да сиңа мәгълүм, әйеме, әбзи? Әйт, минем
курчагымны нишләттең?
– Ызбада бөркү, тын кысыла. – Хәмит агуланган таракан кебек
ишеккә табан үрмәләде. Ашадың ни, ашамадың ни, хәлсезлек үтерә
иде. Һа, бу кызыйга җансыз курчак кирәк икән! Картаеп та акылга
туймаган сеңел шуның белән уйнамакчымы әллә?
– Син генә юк иттең аны, збир!
Гүя арттан килеп, муен тамырына ордылар, «кунак» чайкалып
китеп, әз генә баскычтан аска мәтәлмәде. Чиркандыра бу сүз,
чиркандыра! Збир, збир... Кара син, тапканнар, акыш-макышлар.
Кемнең «иҗат җимеше» икән? Хәмит шуның ипи шүрлеген җимерер
иде. Һа, җимерә, ди! Буыны шешеп кәкрәйгән бармаклар бер йодрыкка
төйнәлмәс шул. Чү, аңа ябыштырылган кушаматны оныттылармы
икәнни? «Ертык маңгай» ул. Үсмер Хәмит, и, гарьләнде шулай
үртәсәләр, и, гарьләнде, бүген, әйдә, бот хәтле малай-шалай «Ертык
маңгай» дип, артыннан кычкырсын, мыек очы да селкенмәячәк.
Ир соңгы баскыч тактасында тирә-якка күз йөртте. Ата нигезе...
Кыска буйлы хуҗа һәр корылманы үзенә үлчәп төзегән диярсең,
сыңар сыер, ике сарык кына асрарлык абзар, эт оясы хәтле генә
тавык кетәклеге, өч-дүрт капчык кына бодай сыешлы келәт һәм
ләүкәсе ярты гына метрлы тыгын мунча... Әтисе Гыйззәт ат караучы
иде. Ә колхоз галәмәт зур, меңәрләгән тояклы-мөгезле терлек өчен
рәттән егермедән артык бина тезелгән. Әти кеше гомере буе шушы
киңлектә-иркенлектә эшләде. Хәмит исә, буй тарткач, «мин бигрәк
мескен» дип шәрран ярган йортны тарсынды. Нәселләренең ничәнче
катламындагы адәм затына охшады икән, ул яшьтәшләреннән ике
башка озынрак, гәүдәгә дә таза, бер-бер йодрыгы да бала башы хәтле
иде. Мәрхүм әбисе: «Бишенче буынга тиклем бездә, басса – үкчәсе
белән җирне чокырайткан гөрнадирлар туган, аннан соң гына, ялкау
орлык эләгеп, ир-атлар вакланган, синең атаң – моңа мисал; шөкер,
табигать-әнкәбез хатасын төзәтте, дөнҗага син баһадир оныкны тудыртты», – дияр иде. Тудыртмаса икән! Яисә, тудырган тәкъдирдә,
әтисе буеннан арттырмаса икән!
Киләчәк язмышын кара буяу белән аркылы-торкылы сызачак
фаҗиганең төп сәбәпчесе дә шушы фил гәүдә иде. Авылда бердәнбер
Мичурин Лотфулланың гына җәй уртасында кып-кызыл алмалары
өлгерә дә, бала-чаганың күзен кыздырып: «Өз мине, өз», – дип
котырта иде. Юмарт алмалар гына чакыра шул, саран хуҗасы,
турыннан узганда да, тәрәзәсен шакып:
– Әй җегет, бакчама кер генә, ботыңны сындырам! – дип кисәтә.
Ә беркөнне Лотфулланың күршесе Фәррах малайларны төнге
«сәяхәт»кә чакырды:
– Әйдәмегез, төнлә корсак кабарганчы алма ашыйбыз! Кемнекенме?
Мичуринныкын, әлбиттә! Хәмдия апа белән ул өч көнгә Садыкаудагы
туганнарына киткән ди әни. Арт яктан рәшәткәне каерып, шуннан
гына эчкә чумабыз!
Чумдылар. Унарлаган малай кошлар кебек агач ботакларына
кунды. Алмаларны әле корт тишмәгән, караңгыда күз йомып та
кимерерлек. Күбенгәнче ашап, иртәгә запаска дип, майкага тутыргач
кына, кемдер әче итеп сызгырды. Караклар дәррәү теге рәшәткә
ярыгына ташланды. Болай да таза Хәмитнең исә, алма ашап, корсагы
бүлтәйгән, җитмәсә майкадагы запас та комачаулый иде, ул ярыкка
сыймады һәм, артка чигенеп, койма башыннан сикерәм дигәндә генә
битендә камчы чыжлады. Күздән аллы-гөлле очкыннар чәчрәде.
Авыртудан аю кебек үкерде малай.
– Ал-ла-а! – Камчы иясе маңгайны ярды бугай, ерганак төсле аккан
канны кулы белән ни хәтле генә сөртсә дә, ул һаман туктамый, авызга
тула иде. – Ал-ла-а!
Тик аңа беркем дә ярдәмгә ашыкмады, кайсы кая качып котылган
каракларның Хәмиттә хәсрәте юк, үзләренең җаны кадерле иде.
Үсмер җен куәте белән рәшәткәгә китереп типте. Чытырт итеп сынды
такта. Ярсый-ярсый тагын типте, тагын. Койманың урта өлеше,
баганасы-ние белән шапылдап, җиргә ауды....
Урамда ул ярасына учлап-учлап туфрак сипте. Табан астын пыяла
киссә, әбисе гел шулай «дәвалый» иде.
Иртәгәсен шешеп кабарган маңгайны күреп, өйдәгеләр ах-вах
килде.
Әтисе:
– Кем сукты? – дигәч, үсмер җәелмәде:
– Караңгые, күрмәдем.
– Җен суккан балага, җен! – Әбисе дога укып өшкерде дә, шуның
белән вәссәлам!
Өй халкы, кызганып: «Сызлыймы, улым?» – дип сораса икән!
Сорамадылар, чөнки бик «мәшәкатьле» көннәре: кичтән түрдәге караватта үзәк кибетеннән «кунак кызы» кайтып утырган, хатын-
кызлар шуның белән мәшгуль иде. Озын аяклы, зәңгәр күзле, сары
чәчле, бүксәсенә төртсәң, «ма-ма» дип чәрелдәгән курчак сеңлесе
Наҗиягә туган көн бүләге икән. Әнисе күрше Мәрфуга апага
мактанды:
– Танабызны саткан акча аккурат кына булды.
Тегесе:
– И-и, бу марҗа баласына акча туздырган сез – җүләрләр! Бушка
бирсәләр дә, алмыйм, валлаһи, – дигәч тә, әнисе үз сүзен өстен итте:
– Дөнья малы – дуңгыз каны, Мәрфуга. Төпчегебез бит, рәхәтләнеп
уйнасын. Әни буласы кыз, бәби көйләргә-чөйләргә өйрәнер берсәк.
Маңгайдагы яра Хәмитнең «өченче күзе»н ачты кебек. Ничек ул
моңарчы искәрмәгән икән: сеңлесен аңа караганда ныграк яраталар!
Иң матур кием – Наҗиягә, иң тәмле кәнфит – Наҗиягә! Малайга –
биләсипиткә акча юк, ә курчакка бар! Әй, бөтерелделәр дә соң шул
хәчтерүш тирәсендә! Әбисе иске корамалардан күлмәк текте, әнисе
башлыгына мүлинә җеп белән чәчәкләр чикте. Курчакка нинди
исем кушыйк икән дип аптыраштылар. Ә Хәмитнең «исеме» әзер:
«килмешәк», һәм әлегә кадәр тамчы гына да усаллык исәпләмәгән
үсмер аны өйдән сөрергә җыенды. Күкрәктәге нәни генә үч
ноктасы, зурая-зурая, бөтен булмышын биләде. Бу татлы уй хәтта ки
маңгайның авыртуын да баса сыман иде. Әнә-әнә, иркә сеңлесе: «Кая
минем курчагым?» – дип, шаулап-илаулап елый, аның һәр бөртек күз
яше нәкъ бәлзәм, Хәмит шуның белән ярасын сылап төзәтә... Әмма
сигез яшьлек Наҗиякәй «уяу» иде, абыйсының зәһәр карашын тоеп,
«баласы»н төнлә дә кочаклап йоклады.
– Кайларда син?
Наҗиянең тавышыннан сискәнгән «кунак» хатирәләр пәрәвезеннән
арынып:
– Монда, хәзер керәм, – диде.
Туган нигез аның төсле үк бетәшкән икән. Сеңлесе бераз нәрсәдер
маташтырган үзе: кыйшайган сарайны терәү белән терәткән,
түбәсендәге шифрның купкан урыннарына калай кадаклаттырган.
Китапханәче мал-туар асрап, тирес түгеп пычранмый, интеллигент,
кыскасы. Коймалар бөтенләй черегән. Авыл өстенә ишелеп торган
урманнан нәзек-нәзек жирдалар кисеп, өр-яңадан бакча тирәсен
тотасы иде. Заманында ул ата йортын кирәксенмәде. Әйе, заманында.
Гайрәтле, егәрле һәм бай чагында. Кинәт кенә тормыш пыяласы
чатнап, вак-вак кисәкләргә уалыр дип, берәрсе күрәзәлек кылып,
алдан ук кисәтсә ул! Бакча кырыен тота, имеш, хыялый. Наҗиянең
талканы коры: «Син хуҗа түгел, кагылма», – дияр. Кагылмый да әле,
урманнан чыбык-чабык ташырлык та рәт юк монда.
Мең җәфа белән баскычтан менгән ирне өйдә биленә таянган усал «хөкемдар» көтә, менә ул хөкем карарын укыр да кырыс җәзага
тартыр кебек иде.
Бәлки сеңелнең мәрхәмәте уянып жәлләр дип, Хәмит хәйлә белән
маңгаен уа-уа:
– Сызлый, каһәр, ничә елдан соң да үтереп сызлый, баскычка гына
фуфайка ыргытмассыңмы, әзрәк ятып торсам җиңеләйтер мужыт, –
диде.
– Әтине баскычта кундырганың исеңдәме соң?
Наҗия пычак теле белән үткәннәрдә чокынды.
Хәмит:
– Хәтерләмим, – дигән иде, сеңел күтәрелеп бәрелде.
– Ә син хәтерлә! Аттан егылып, әтинең аягы каймыккач, төн ката
ыңгырашты мәрхүм. Син рәис итеп куелган гына идең, йоклатмыйсың,
картлач, дип, аны баскычка чыгарып салдың. Һай, көчле идең, әбзи,
җилкәңә икешәр таза аю ассаң да, билең чыдатыр.
– Кичерсен әти...
– Теге дөньяданмы? Збир син, збир, әбзи! Баскычта тузанда аунама,
чоландагы сиртмәле караватта урын җәям. Монысы, шәт, исеңдәдер,
без үскәндә түрдә иде ул пружиналы карават. Мин көндезләрен гел
шунда курчагымны тирбәтә идем.
Һаман курчак! Әгәр сеңлесе баягы соравын кабатласа, ни дияр
Хәмит? Ул исемлекне кат-кат төзеп, сызасын сызды, өстисен өстәде,
кемнән нәрсә өчен кичерү сораячагын да әллә ничә мәртәбә күңел
иләгеннән иләде. Ә Наҗия... Наҗия исемлектә теркәлмәгән! Алдан
ук хәстәрен күрмәгәч, ничек акланасың, ди! Җансыз нәстәкәй шул
хәтле кадерлеме икәнни?!
– Сызлый... – Хәмит юкка гына кызгандырырга тырышты. Хатын-
кыз соңгы адәм актыгын да кочагына алып юатырга мөмкин, табигать
аңа мул итеп ана назын биргән, имеш. Ялган! Сеңелнең таш бәгыре,
ауный-ауный еласаң да, эреми әнә.
– Минеке сызлый, ә сезнең яралар йомылган дисеңдер, әйеме? –
дип, Наҗия диванга өйгән мендәрләрнең иң зурысын аңа ыргытты. –
Мә!
Һай, көчле иде сеңел, көчле! Мендәр, ирнең күкрәгенә бәрелеп, әз
генә аяктан екмады. Хәлсезлек үтерә иде. Моңа сүз катмавың хәерле
дип, Хәмит тизрәк чоланга тайды. Арыган кеше үлеп йоклый, ә аңардан
йокы җәяү качты, чөнки, кемдер ми капкачын куптарып меңәрләгән
бал корты салдымыни, баш шаулады. Куе кара тынлыкны сыеклатып,
ярыклардан берәр җан иясенең тавышы саркып керсә, «кортлар»ның
гөҗләве кимер дә иде. Һич югы, тычкан кыштырдасын иде. Урамда
балалар уйнамыймы икән? Хәмитләр чорында һәр йортта алтышар-
җидешәр олан үсә, алар көтүләре белән йөгергәндә, һавага болыт
тузаны күтәрелә иде. Көтүнең әйдаманы исә Хәмит. Су коенасыз дисә – коеналар, ярыш оештырасыз дисә – оештыралар. Аның һәр әмере
карусыз үтәлә. Ләкин «алма фаҗигасе»ннән соң яшьтиләр генәме,
ыбыр-чыбырына кадәр аңа буйсынмады. Исеме белән эндәшмиләр,
ул – «ертык маңгай». Күрәсең, пайтәхеттәге «патша» тамгасыз
булырга тиеш. Урамдагыларга чәнти бармак белән дә чиртмәгән
үсмер усалланды, кушамат тагучыларны акырта-акырта тәпәләде.
Аеруча Васил теңкәсенә тия иде. Аның кебек таза яшьтинең измәсен
изәр идең, әтисе Вәлихан – колхоз рәисе. Тимә, ярамый! Аннары,
уртак табактан ашамасалар да, алар дуслар, мәктәпне тәмамлагач,
авыл хуҗалыгы техникумында бер төркемдә укып, армиядә бер
частьта хезмәт иттеләр. Түрә-караның гадәте: үзенең кәнәфиен мирас
рәвешендә баласына яки оныгына тәгаенли. Вәлихан абзый да шулай
эшләде. Җыелышта:
– Мин бүгеннән пенсиядә, вот сезгә яңа хуҗа, – дип, халык
каршысына улы Василне чыгарып бастырды. Авылдашларга ни,
хуплап, дәррәү кул чаптылар. Хәмитнең көнләшүдән бавыры әчеште.
Ник аны сайламыйлар, ул да агроном бит. Ат караучы Гыйззәт малае
гына диләрме?! Василнең маңгае шома, ә аныкы ертык диләрме?!
Шундый кәефсез көннәрдә үсмер вакытта ук теш кайраган, әмма
соңра онытылган курчак арыш кылчыгы төсле янә күзгә кадалды
да инде. Балалар бакчасына эшкә урнашкан сеңлесе күсәк башы
белән һаман «бәби-бәби» уйный, хәтта «кызы»на Җәмилә дип
исем дә куштырган. Монысының сере тиз ачыкланды: Наҗияне
кичләрен Җәмил исемле сыйныфташы озата, ике гашыйк «ябалак»
елга буендагы тал-тирәккә ияләште. Шунда таң аттыралар.
Мөгаен, абзасын узып, кияүгә ычкынмакчы, җилбәзәк! Курчагына:
«Күченәбез, күченәбез», – дип сөйләнгән «әни кеше»нең юлына
бүрәнә тәгәрәтергә кирәк иде. Тәгәрәтте Хәмит...
Курчак югалган сәгатьтә үк өйдә мәхшәр купты. Төшке ашка
кайткан егет тәмләп калҗа чәйни иде, илаулап-илаулап елаган
сеңлесе, тишәрдәй булып, бармагын аның күзенә турылады:
– Әй, син!
...«Әй, син!» Кайсы җүнсезе аны уята икән? Зәңгәр күзле курчак
җанланып, үч алырга килгәнме әллә? Юк, килер җирдә түгел
килмешәк. Төн ката йөз борча тешләгәндәй кашынган Хәмит әле
генә йокыга талган, азагы билгесез төше дә искиткеч матур иде.
Имеш, хатыны Мәрзия белән, бер-берсенә сыенышып, шау чәчәкле
болыннан баралар. Мәрзиянең сулышы шундый кайнар, имеш. Бәлки
хатыны аны кичергәндер? Бәлки бүген дә өзелеп яратадыр? Шайтан
гына өметсез, ди, бәлки кабат чәчләр чәчкә бәйләнер?
– Әй, син! Юынып ашап-эч тә авыл уянганчы кит, әбзи, – дип,
сеңлесе юрганын тарта икән. Тибеп кенә очырасы иде аны, их,
аякларның хәлсезлеге! Алай да ял иткәч, әзрәк көч кергән иде,
«кунак» юрганын башыннан ук ябынып:

– Таң зәрәсеннән бимазалама сана, Наҗия. Ниятемне ниятләмичә
Кушнараттан китмим мин, – диде.
Кичәге мескен тавышы да ничава гына көрәйгән иде.
Сеңлесе:
– Йа Аллаһым, җәзаласаң – бүтәнчә җәзала, – дия-дия, чолан
тәрәзәсенең пәрдәсен шудырды. Җәй төне бер генә сүәм, тышта
яктырткан. – Таң зәрәсе диме? Инде көтү куа халык. Кеше эшләп арый
бу вакытта. Шыпырт кына китүең хәерле, әбзи. Күпме генә ниятләмә,
бер бәддога укыган авыл кичермәс сине. Колхоз җитәкләмәсәң,
эчеңә моның хәтле явызлык тулмас иде, бәлкем. Биек урындыклар
кешене боза, әбзи. Василдан кара көнләшү белән көнләштең, аның
юк гаепләрен табып, районга жалу сырлаучы да син идең.
Чебеш хәтле генә сеңел аны чукый да чукый. Артык җебеде Хәмит,
әзрәк шәбәергә иде.
– Жалу дип, теге... Син, мин язган белән генә персигә бәйләнмиләр.
Үзе гаепле.
– Ничек «гаепле?»
– Ярашмады өстәгеләргә, вәт шул.
– Аһ, оятсыз! Синең сымак түрәләргә ялагайланырга тиеш
идемени?
– Тирләдем, тышта җилләнәм, – диде «кунак».
Карчыга сыман өстендә кагынган сеңел аның саруын кайната
иде. Күп белсәң – тиз картаерсың, Наҗиякәй! Коры табада коймак
ябышмасын өчен башта аны майларга кирәк. Районның беренче
санлы түрәсе тыкшынды монда. Көзге яңгырлы көндә авыл урамында
әлеге «патша»ның дөядән дә биегрәк машинасы сазлыкка батты.
Кунычлы резин итекләр кигән Хәмитнең кырдан кайтып килеше
иде, төкереп, учын юешләтте дә кәттә «арба»ны асфальт юлга кадәр
этеп барды. Тәрәзәнең пыяласын гына шудырган кызыл битле түрә:
– Исемең кем? Кайда эшлисең? – дип төпченде.
– Хикмәтов Хәмит мин, колхозда агроном, – диде егет.
– Яхшы. – «Арба» хуҗасының рәхмәте дә, мактавы да шул иде. Ә
өч көннән «дөя» аларның капка төбендә туктады. Әтисе ат җигә, авыл
башына кадәр атка утырып бармак келәп, аның янында таптанган
Хәмит каушаудан тораташ катты. Уенмыни, теге түрә, олы башын
кече итеп, аларга сүз ката. Сүзнең дә ниндие әле!
– Хикмәтовлармы? Егетнең әтисеме? Иртәгә үк улың колхоз рәисе
вазифасына керешсен!
Атның муенына дуга кигезеп маташкан өлкән Хикмәтов
каушамады, әйтерсең көн дә түрә-мазар белән кул биреп күрешә.
– Кая, кем иптәш нәчәлдерик, ялгыш сугылдың безгә. Безнең исән-
имин генә эшләп йөргән персиебез Алмазов Васил бар. Ипле-җайлы,
эчми-тартмый, халык белән санлаша.

– Абзый, – диде түрә, – миңа акыл сатма, Алмазовның кем икәнен
яхшы беләбез! Урамнарыгызга чуерташ та җәйдермәгән хәчтерүш ул.
Синең малай булдыклыга охшаган, баһадир үстергәнсең, молодец!
Әтисе, дуганы кире салдырып, үзенең муенына элде.
– Энем нәчәлдерик, безнең Васил менә шулай ат кебек җигелеп
эшли, тимә аңа. Минекеннән тулык юк, үзе дорфа, үзенең кулы каты.
Түрәнең кодрәте киң иде, ул ат караучының авызын тиз яптырды:
– Миңа каршы өрмә, абзый! Минем сүз – закон! Каты куллы икән,
уважуха! Этнең койрыгын кем кисә – шул яхшы бездә. Хикмәтов,
бүген кич как штык миндә бул!
«Тораташ» җанланды. Машина кузгалганда, арт тәгәрмәч сикертеп,
аның битенә балчык чәчрәтте. Соңгы пычрак бу, соңгысы! Бүтән
Хәмит яз-көз җәяү саз ерып интекмәс. Агрономны җир кешесе диләр.
Ә җир нинди төстә? Кара төстә. Димәк, ул кара эшче иде, ә иртәгедән
агарыр егет: шофёр машинада гына йөртер, өстенә ак күлмәк кенә
кияр, контордан гына әмер яудырыр. Тукта, тукта, атасы үзенең улын
дорфа, каты куллы дип хурлап, Василны яклый!
– Әти! Ни-нәрсә лыгырдаганыңны колагың ишеттеме? Син мине
нәҗескә буядың?
– Буйыйсы юк, син нәҗестән дә хужырак. – Әтисенең, чын мәгәр,
акылы кителгән иде. – Ил-көннән аерым хәсрәт бирмә диләр картлар,
безгә аерым да, ил белән дә бирәсең. Өйдәгеләрне кыерсытуың гына
әздер, авылның да тынычлыгын бетертәсеңме, Хода? Куштырма бу
эшкә безнең малайны!
Хәмит, арбасы-ние белән күтәреп, атасын урамга ыргытырга
җитешеп, теш шыгырдатты:
– Син, мескен кәтәнә, мине үзең сымак абзарыңда кәҗә генә
асратып, өч кенә тавык үрчеттереп яшәтмәкчеме, ә? Кечтеки генә
ызбадамы? Тарлыкта-кысанлыктамы? Мин үземә болын уртасында
йорт салдыртам. Клуб хәтле йорт! Шылдымы?
– Шылмады, – диде атасы һәм җиңелчә генә дилбегәне какты. –
Кузгалыйк, хайван.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2025

Фото:Ләйсән Зарипова

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын каян укып була икэн?