Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

СӨЙКЕМЛЕ СӨЯК ИДЕ...

Халкыбызның күренекле улы, шагыйрь, композитор һәм журналист Ләбиб Айтугановның (1935-1964) тууына 90 ел.

Халкыбызның күренекле улы, шагыйрь, композитор һәм журналист

Ләбиб Айтугановның (1935-1964) тууына 90 ел.

Ул үзенең нибары 27 еллык кыска гына гомере эчендә күпсанлы

хезмәтләре белән халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Яшьтән

төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәнеп, музыкаль белемен

камилләштерә. Казан дәүләт педагогика университетының филология

факультетында укыганда ук “Татарстан” радиосының музыкаль тапшырулар

мөхәррире булып эшли башлый. Шуннан соң барлык тормышы радио белән

бәйле. Милли музыка сәнгатебезне халыкка җиткерүдән тыш, үзе дә

шигырьләр, җырлар иҗат итә. Алар тиз арада популярлашып китә.

QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп сез тыңлаячак тапшыру

1990 елларда радио журналисты һәм шагыйрь Рөстәм Акъегет тарафыннан

шагыйрьнең якты рухына багышлап әзерләнгән. Ул мондый сүзләр белән

башланып китә: “Ходай биргән бөтен гомерен Татарстан радиосына

багышлаган күп кырлы талант иясе, үзе композитор, үзе шагыйрь, үзе

мөхәррир... тик Ходай аңа гомерне бик аз биргән. Егерме җиде яшен дә

тутыра алмыйча, ул аны йолдыздай атылып үтә. Кем белән, “27” ул бәлки

аерым талантлар өчен тәкъдири сандыр да әле. Ничек кенә булмасын, бары

берничә генә елга сузылган иҗат гомерендә ул үзенең дистәләгән үлемсез

җырларын тудыра, шигырьләр яза, радио фондын яңа тапшырулар белән

баета. Тапшыруда шушы легендар шәхеснең җырлары, иптәш-дуслары

арасыннан шагыйрь, диктор Эльс Гаделовның, радио режиссеры Госман

Әхмәтҗановның истәлек язмалары урын алган.

“Ләбиб безнең татар әдәбияты-сәнгате күгендә бер метеор кебек булды, -

дип сөйли Госман Әхмәтҗан. – Аермасы шунда – аңардан калган ак юл әле

дә сүнми, халык күңелендә саклана. Җигелеп эшли торган кеше иде. Шуңа

тиз янды да булса кирәк. Музыка редакциясендә әдәби бүлекне алып бара 

иде. Һәр атна диярлек бер поэма күләмендә шигъри формада язылган

тапшыру алып килә иде. Көн кадагына суга торган шигырьләр. Ләкин ул

аларны фондка калдырмыйча, гел сыздырып (магнитофон тасмасыннан –

ред.) бара иде. Нигә фондка калдырмыйсың, дигәч, миңа тагын язасы бар,

элеккеләренә сокланып ятыйм мени, эш калмый бит аннары, дип шаяртып

җавап биргән иде. Кешелеге ягына килгәндә, аңарда ниндидер бер тарту

көче, магнитизм бар иде. Әллә ни матур да түгел кебек, бераз сакаулыгы да

бар иде, әмма иҗат кешеләре – композиторлар, шагыйрьләр, артистлар өчен

ул бер сөйкемле сөяк иде...”

Әлеге язмада сез шуай ук Фәнис Җиһанша укуында институт

сабакташы, шагыйрь Рәшит Шиһапның Ләбиб Айтугановка багышланган

поэмасын да ишетерсез.

Инде, әйдәгез, тапшыруны тыңлыйк.

Фото: архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев