Шигърият
Синең шәүлә
Караңгы төн − синең дөнья, Бер якты нур сүзең миңа. Күңелеңдә ниләр барын Сөйләп бирче, сөйгән ярым!
Караңгы төн − синең дөнья,
Бер якты нур сүзең миңа.
Күңелеңдә ниләр барын
Сөйләп бирче, сөйгән ярым!
Минем белән аңлашмавың −
Әллә инде алдашмавың?
Төнне үбеп, учак яна...
Минем янда синең шәүлә −
Җансыз гәүдә...
Җылына алмыйм кочагында,
Утын өстим учагыма! −
Ялкын көчле булган мәлдә,
Ерагая бара шәүләң...
Учак сыман сүнә күңел,
Караңгы төн − кара күмер...
...Төнне үбеп, учак яна…
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев