Логотип Казан Утлары
Шигърият

Идел ага...

Шул җырларны тыңлап, тыныч кына Һәрбер йөрәк аша Идел ага...

«Идел − Бөек Рус елгасы!» диючеләргә...
Халыкларны, язмышларны бәйләп,
Гасырларны ялгап, Идел ага...
Яшәү көче биреп йөрәкләргә,
Бездән соң да яшәп, Идел кала!
Ничә телдә җырлый балаларың,
Сине мактап, бөек Идел-ана!
Шул җырларны тыңлап, тыныч кына
Һәрбер йөрәк аша Идел ага...
Кайсы халык каны синдә ага?!
Дәгъва кылып, кемнәр сорый анда?
Дәгъва − төтен!
Җавап:
«Ул − Бербөтен! −
Аналарга ана − Идел ана!!!»

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев