Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьлегемне эзләдем

Дулкыннарның серле шавы Сагышка сала икән, Тәүге яр, татлы моң булып, Йөрәктә кала икән…

Ык буйларыннан эзләдем
Яшьлегемнең эзләрен,
Сөю-сагыну сүзләремне
Дулкыннарга сөйләдем.
Сорадым мин дулкыннардан:
«Сөйгән ярым кайларда,
Йөргәне бармы юксынып
Без учак яккан ярда?
Хәтерендә сакланамы
Вәгъдә бирешкән чаклар,
Ятлар куенына кердеме,
Тукталгач көткән хатлар?
Нигә дәшмисез, дулкыннар?
Әллә инде мин ятмы?
Тергезергә соң дисезме,
Сыкрап сүнгән учакны?»
Дулкыннарның серле шавы
Сагышка сала икән,
Тәүге яр, татлы моң булып,
Йөрәктә кала икән…

 

«КУ» 09,2025

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев