ЯУ (романның дәвамы)
...Унбишенче ноябрь таңында бригада, кисәк һөҗүм ясап, дошманның оборонасын өзде һәм кар сарган урманнар арасына кереп юк булды.
12
4 февраль, 1944 ел. Пәнҗешәмбе. Брянск урманнары.
Сталин һөҗүмнәрне туктатмаска куша. Бигрәк тә Смоленск хәрби
операциясенең уңышлы тәмамлануы өметне тергезеп җибәрде.
Көнбатыш фронтның алга таба да һөҗүмнәрне шундый ук кимәлдә
дәвам итә алуына ышаныч зур иде. Бу адымның кире нәтиҗәләргә
китерергә мөмкинлеген Генераль штаб та, Көнбатыш фронты
командующие Соколовский да яхшы аңлыйлар. Җиңүгә ни рәвешле
ирешелгәнен алар яхшы белә – әлеге алгарышсыз операция озакка
сузылды, сугыш хәрәкәтләрендә иң мөһим саналган көтелмәгәнлек
эффекты була алмый калды, дошман каршылык күрсәтергә әзер
булып чыкты, җитмәсә фронтка резервларын да китерә алды, алдан
корылган ниятләр гел үзгәреп торды, безнең яктан һөҗүмнәр озакка
сузылып, гаскәрләр зур югалтуларга дучар булды. Әмма Сталин һаман
ашыктыра, 1944 елда сугышны төгәлләү мөмкинлегенә исәп тота иде.
Аңа каршы төшәргә бер генерал да батырчылык итә алмады.
Туктаусыз һөҗүмнәр алып барган гаскәрләргә тын алырга, сак-
яракларны тулыландырып, тиешле дәрәҗәдә резервны тупларга,
техника, коралларны штат режимына якынлаштыру һичшиксез хәл
ителергә һәм моны үтәү котылгысыз бурыч саналырга тиеш иде.
Ставка киңәшмәсендә Сталин, һөҗүм темпын киметмичә, ике-өч
атна эчендә Орша, Брянск шәһәрләрен алып, Көнбатыш һәм Брянск
фронтлары Киев һәм Минскны азат итәргә тиеш дигән карарга кул
куелды. «Суворов» операциясен дәвам итү намус эшенә әйләнде.
Октябрь аенда Көнбатыш фронт Орша юнәлешендә һөҗүмгә
күчеп карады, тик көчле каршылыкка очрады, алга китеш зур
югалтулар хисабына барды һәм көнгә ике-биш чакрым чамасыннан
артмады. Генерал Соколовский һөҗүмнәрне нәтиҗәле итүнең төрле
юлларын эзли иде. Шуның берсе – сыналган адым: атлы-артиллерия
бригадасын дошман тылына кертеп, немец гаскәрләренең ныклы тылын зәгыйфьләндерү, хәрәкәтләрен параличландыруга ирешү иде.
Ул елны бу якларда кыш иртә килде. Сугышчылар кышкы
киемнәргә күчәргә өлгермәделәр, командирлар да, сугышчылар да,
бераз ял итү булырга тиеш дигән ышаныч белән көн итәләр иде.
Киресенчә булып чыкты. Дошман тылына үтеп керү турындагы
фәрман ачыктан-ачык җиткерелмәде, әмма озын колаклар аша сүз
китте: озакламый рейдка кузгалырга тиешләр икән. Командирлар
белә, үзенчә әзерлек тә алып барыла, тик барысын да сер итеп тотарга
тырышалар. Сүз иясе белән йөрми, кем ышанды, кем юк, ләкин нидер
буласы сизелә иде.
Нургали, бу хәбәрләрне ишеткәч, атларының тоякларын кисеп
мәшәләнүче Мирхәмәт белән Галимҗан янына килеп басты. Бер
кавым аларның бу эшне шундый оста башкаруларына исе китеп
карап торды.
– Сезгә ат белән булашырга гына куш инде, – диде ул, тәмәкесен
суырып. – Тагын кузгалырга туры килмәгәе, сүзләр йөри...
– Авызыңнан җил алсын, – диде Галимҗан, эшен төгәлләп, аяк
өсте баскач. – Карга каркылдап, адәм гоманлап чакыра, ди.
– Сүзләр йөри шул, – диде Нургали. – Бушлат, туннарны
караштырырга кирәк, кышка кереп бару. Без һаман юка шинель
белән йөрибез.
– Яуга кузгалырга әзерләник дисең инде, алайса? Әле чолганыштан
чыкканга атна да үтмәде. Матвей Ивановичка тап булмасак, ятып
та калыр идек шунда. Кешеләр турында уйламасалар, атларны
кызгансыннар, күтәрәмгә калдылар бит. Ни ашату юк, ни ял
иттермиләр, – дип бәлаләп алды Галимҗан.
– Әзер торыйк, дөресе шул булыр. Хәрәкәтләр туктап тормый,
төп көчләр һөҗүм сугышлары алып бара. Бер без генә ял итеп ята
алмабыз. Командирлар штабтан чыкмыйлар, шуңа әйтәм, – диде
Нургали.
Блиндажга кереп, кайнар чәй эчеп, күшеккән кулларны җылыткач,
Мирхәмәт тә телгә килде.
– Инде кайчан бергә яуларда йөрибез, сөйләшеп, гәпләшеп утырган
юк. Син Читада тудым дисең, үзең теттереп татарча сөйләшәсең, нәкъ
безнең авылча. Башны бутап йөрисең шикелле тоела. Дөресен әйт,
Татарстанда яшәп алдыңмы? Кай яклардан син? – дип, Нургалинең
каршына килеп утырды.
– Әйттем бит инде, Читадан дидем. Иң беренче көнне үк, мине
сезнең полкка җибәргәч тә сөйләшкән, аңлашкан кебек идек.
– Җир читеннән, – дип, сүзгә Галимҗан кушылды. – Мирхәмәт
төбенә төшми туктамый инде ул, гадәте шундый.
– Нәрсәсен сөйлисең, бөтен кешенең башыннан кичкән хәлләр.
Һәрхәлдә безнең яклардагы татарларның язмышы бер төрле. Туган җирләрендә әйбәт кенә яшәп ятканнар, революция җилләре купкач,
барысын да, давыл себереп, җир читенә китереп ташлаган. Җир чите
дип дөрес әйтәсең, Галимҗан. Ерак, бик ерак ул яклар. Мин тууын
Ык буенда туганмын, бу хакта да беләсез. Аннан, революциядән
соң, әтәй-инәйләр белән мең җәфа чигеп, Читага килеп егылганбыз.
Инәй озак та тормый үлеп китте, без берничә бала ятим калдык. Инәй
назын аз күреп калдык. Утыз җиденче елны әтәйне дә төрмәгә тыгып
куйганнар иде, бәхете инде картның, авырый иде, аягына да баса
алмагач, озак тотмадылар, кайтарып җибәрделәр. Ул да үлеп китте.
Мин өйләнгән идем, татар кызын яр иттем. Малай үстереп ята идек,
сугыш башланды. Теле ачылганын да, тәпи йөреп киткәнен дә күреп
булмады. Исән кайтырга насыйп булса, күрербез әле...
– Миңа да сугыш алдыннан шактый михнәт күрергә язды, – дип
сүзгә кушылды Мирхәмәт. – Мулла кызына өйләнгән дип, мәҗбүри
эшкә җибәрделәр, Казанда эшләп йөрдем. Фин сугышы башлангач,
анда муенга тикле җиткән кар ерып, финнарга каршы яуда йөрергә
туры килде. Гомер булгач, исән калдым. Финнар урман эчләрендә
яшиләр бит, килеп тә чыгалар, безнекеләргә ут яудыралар да гаип тә
булалар. Безгә чаңгылар биргән булдылар, алар тар, йомшак карга
басып та булмый, чумалар. Чаңгысыз да йөреп булмый, чаңгылар
да «негоден» булып чыкты. Финнар гомер бакый урманда яшәп
өйрәнгәннәр, аларның чаңгылары киң һәм кыска, карга батмыйлар,
рәхәтләнеп йөр урман эчендә. Безнекеләр дә соңрак шундый чаңгылар
ясый башлады. Ул арада сугыш та бетте. Безне кабат Казанга, эшкә
алып кайттылар. Аннан бу сугыш. Кызым туган иде. Кап-кара
күзле, чәчрәп торган чибәр сабый иде. Елмаеп, балкып, күзгә карап
торулары төшләремә керә. Мине алып киткәч, хатын урын өстенә
егылган, гаепне үзендә күргән – имеш, ул мулла кызы, мине шуның
аркасында хөкем иткәннәр. Бабайның мулламы, юкмы икәнен дә төгәл
белмим, авылдашлары хөрмәт итеп, хәзрәт дип йөриләр иде инде,
тик муллалыкка бер документы да булмаган. Карау җитмәгәндер,
кызым тугыз айлык чакта вафат булган. Инәй дә үлеп киткән менә.
Яше алай зур түгел иде. Кайгы-хәсрәтләр алып киткәндер. Хәзер көн
саен дога кылам. Сугышлар булып кына торган бит, безнең нәсел дә
яудан кайтып кермәгән – бабай төрек сугышында, әтәй япунныкында
сугышкан, олы абый ак чехларга каршы яуда харап булды. Әнкәй
гомер буе көтте, ишекне дә бикләтми иде, улым кайтып керер, ишек
ачтыра алмыйча баскыч төбендә интегеп торыр дип.
Галимҗан авыр сулап куйды.
– Шулай... Тылда яшәүләре җиңел түгелдер. Хатлардан сизелә...
Авыр, авыр тормышлары... – диде ул, Нургалигә борылып. –
Фамилияң күренекле синең, Бикчурин. Әтәйләрең болай гына чыгып
китмәгәндер авылны ташлап.
– Булгандыр, бәлки... – дип кенә куйды Нургали, бу хакта сүзне
озайтмыйча. – Читада без көрчеккә калганбыз. Мактанырлык нәмәбез
юк иде. Барлык кешеләр кебек үк эт көне күрдек. Әйтәм бит, инәй
үлде, әтәй дә озак тормады. Тома ятим калдык... Ерак бабам Ибраһим
яугир булган диләр, французларга каршы сугышларда катнашкан.
Патша бүләкләгән дә ди иде әтәй, нәрсә беләндер, белмим...
– Кылыч биргәндер, сугышчыга патшадан ни булсын? – диде
Галимҗан.
...Унбишенче ноябрь таңында бригада, кисәк һөҗүм ясап,
дошманның оборонасын өзде һәм кар сарган урманнар арасына
кереп юк булды.
Кар шактый төшсә дә, сазлыклар катмаган иде. Баштагы көннәрдә
шактый матавыкландылар. Атлар сазга кереп чумалар, тупларны
төпсез саз аска өстери. Аларны алырга маташып, күп вакыт
югалттылар. Юл күрсәтүче табып булмый, карта буенча барсаң,
дошман өстенә килеп чыгасың, алар белән яу корып яткан арада,
немец самолётлары өскә бомба коя башлый. Немецлар һавада үзләрен
иркен тота. Бригаданың зенитчылары, тиз генә сугыш хәленә килеп,
берничә самолётны бәреп төшерделәр төшерүен, әмма бу гына аз
иде. Партизаннар да бу яклардан китеп беткәннәр, алар Украина,
Белоруссия урманнарында алдагы җиңүләргә җирлек әзерли иде.
Кызыл Армиянең Орша юнәлешендә бер-бер артлы ясалган
һөҗүмнәре артык уңышка китермәде, Брянск фронты да аларга ярдәм
итәрлек һөҗүмнәр оештыра алмады, бу сыек оператив халәттән
котылу ягын карап, кире үз ягыбызга чыгу ягын кайгырту кирәк
иде. Тик артка да, алга да юл юк булып чыкты. Атна-ун көн дигәндә,
Орша юлындагы Людиново дигән шәһәрдән йөз чакрымлап еракта
Неполодь белән Десна елгалары арасындагы шактый мәйданны
биләгән сазлыклы урманнарда бригада тәмам чолганышта калды.
Баштарак һөҗүмнәр ясап, дошман оборонасын өзәргә тырышып
карадылар, ләкин барып чыкмады. Каты бәрелешләрдән соң, бригада
командованиесе штабы үзебезнекеләр ягына чыга алды, фронт өзеген
файдаланып, аларга берничә полк кушылды. Нургалиләр полкы,
аларның чигенүен каплап, урманда калды. Немецлар баш күтәрергә
дә ирек бирмиләр. Кавалерия калган полкларга юл ачарга, ачылса,
чигенүне каплап торырга тиеш иде. Алай да үлем көтә, болай да үлем
сагалый. Әлегә урман гына коткарып тора аларны. Сазлыклы урманга
тора салып немецлар бәреп керергә ашыкмыйлар. Камалыштагылар
өстенә туптан аталар да, көн-таң атса, самолётлар бөтерелә. Бер генә
юаныч, көннәр бозылды, тоташ болыт, җил-давыл, кар ява да кар ява.
Немец самолётлары көн ачылып торганда гына һавага күтәреләләр,
зенитчылар аларга иркенләп очарга ирек бирмәскә тырышалар –
урман эчендә сугыш алып барырга аз-маз тәҗрибә тупладылар, самолётларның турыдан-туры полк өстенә бомба яудырулары
сирәгәйде. Бу озакка бармады, сугыш коралларына кытлык башланды,
һәр атылган снаряд, патрон ныклы хисапта иде.
...Полк командиры дүртенче эскадрон командиры капитан
Бельскийны чакыртты.
– Иптәш майор, исеңдәме, теге чакта безгә бер карт нык ярдәм
күрсәтте. Партизаннар турында нидер әйткән иде бит?
– Нәкъ шулай, иптәш подполковник! Матвей Иванович иде ул.
«Партизаннарның барысы да китеп бетмәде, эзләренә төшә алсагыз,
ярдәм итәрләр», – диде.
Полк командиры, тәмәкесен төтәтеп, әрле-бирле йөренде.
– Ничек уйлыйсың, алар безнең дошман тылында йөргәнне
беләләрме? Регуляр армия белән хәбәрдарлык ничек икән? Чамаларга
тиешләр, минемчә.
– Ай ярым камалышта ятабыз... Белсәләр, ярдәмгә килерләр иде.
– Ятмыйбыз, сугышабыз! – диде полк командиры ачулы тавыш
белән. – Штаб начальнигы хисап алып бара, немецларны шактый
кыйраттык. Тик торган юк, күпме дошман олауларын һавага очырдык.
Партизаннарга килсәк, аларга да аерым бурычлар куелган. Шуны үтәү
белән мәшгульләрдер. Матвей Ивановичка чыккан төркем исәнме?
– Исән, сугышалар.
Командир көлемсерәп куйды.
– Шулай диген. Ятабыз, имеш... Ятарсың монда. Бригада командиры
һич тынгылык бирми, чолганышны өзеп чыгарга куша, – дип, өстәлгә
җәеп салынган картага иелде. – Ул төркемне партизаннарны эзләргә
җибәрсәк? Разведкага. Төркем командиры кем иде?
– Сержант Бикчурин, иптәш подполковник.
– Белеме?
– Техникум тәмамлаган. Тау инженеры.
– Фәрманны үтәп чыкса, кече лейтенант погоны тагарбыз. Күңелеңә
салып куй. Үткән рейдтагы тапкырлыгы өчен дә бүләкләнми калды
ул.
– Төркем хакында мин рапорт язган идем, – диде Бельский. –
Штабка тапшырган идем.
– Штабка... Чолганышта икәнне онытма, дошман кулына эләкмәсен
дип, күпме кәгазьне юк иттек. Яңадан язарга туры килер. Чолганышны
өзеп чыга алсак... Разведка төркемен кайсы якка җибәрергә кирәк дип
саныйсыз?
Бельский, картадан башын күтәрмичә, җавап кайтарды.
– Партизаннар Оршадан Белоруссия ягына күченгән булырга тиеш.
Матвей Иванович шулай сөйләнгән иде. Димәк, Деснаны кичеп,
Брянск урманнарына чыгарга кирәк булачак. Бәлки шунда очратырга
мөмкин булыр.
– Килешәм. Бер атна җитәрме? Озаклап йөрергә вакыт юк. Яралылар күп, атларга азык бетте. Яшь агач ботакларын кимереп,
озакка чыдамаслар. Тиз йөреп кайтсыннар! Һәм партизаннарны
табып! Бикчуринны чакырыгыз!
...Десна – зур елгаларның берсе. Моны Нургали белә. Биш кешелек
төркем, йөз чакрымга якын юл үтеп, биек елга ярына килеп чыкканда,
көн кичкә якынлаша иде.
Нургали, картага карап, озак уйланып торды.
– Кая карама, авыллар, бистәләр. Сазлыклы урман димәссең.
Авылларда немецлар, димәк. Кичү эзләп, Брянскига таба якынлашсак,
анда немецлар мыжгып торадыр. Фронт сызыгын чамалап булмый,
елга да сазлык... Түбәнрәк китсәк тә, өмет күренми. Елга яры буенча
барсак? Бәлки шул коткарыр? Яр буйларында немецлар бармы? Шуны
белергә иде.
– Сал белән төшсәк? – диде арадан бер разведчик. – Атларны
калдырып...
– Елгага керү белән безне чүкеп бетерәчәкләр.
– Җирле кешеләрдән ярдәм сорасак? – диде Мирхәмәт, кипкән камыш
сабакларын умырып капкан атына кызганыч караш ташлап. – Ни өчен
теге якка чыгу турында гына сүз алып барабыз? Бәлки партизаннар бу
яктадыр?
– Партизаннар теге якта да, бу якта да булыр, койрыкларын
тоттырмыйлар, – дип, аяк өстенә басты Нургали. – Ял итик, кичке
акылга караганда, иртәнгесе хәерле ди торган иде әтәй. – Учак
якмаска, каравылга чиратлап басабыз, сәгать саен алмашып тору
кирәк булачак. Атларны эчкәрәк алып кереп, алларына печән-камыш
йолкып салыйк. Эчләренә чыр керер ди иде безнең якта татарлар.
– Анысын бездә дә әйтәләр, – дип елмайды Галимҗан.
Иртәнге эңгердә Орша ягына юл тоттылар. Бу як ярда немецлар
сирәк күренә, каршы ярда исә кайнап торалар иде.
– Хәзерлекләре көчле бара мәлгуньнәрнең, – диде Галимҗан,
каршы якка баш изәп. – Безнекеләргә җиңел булмаячак.
Ярны күздән җуймый утыз чакрымлап баргач, ял итәргә
туктадылар. Коры-сары белән тамак ялгап утырганда, көчле тавыш
барысын да өнсез калдырды:
– Хенде хох! Кулларыгызны күтәрегез! Коралларны җиргә!
Дәррәү аяк өстенә бастылар. Күкрәкләренә карабиннар терәлде.
Каршыларында кыска кара бишмәт кигән кешеләр басып тора иде.
Тәвәккәллекләре йөзләренә чыккан. Ул арада атларны ашатып
йөргән дневальный солдатның кулларын каерып тоткан тагын ике
кеше күренде. Йөзләре тыныч, күп сөйләшергә исәпләре юк сыман
тоталар үзләрен.
– Кемнәр, каян?
Ят кешеләрнең башларында йолдызлы бүрек чәпәлгән. Бөтенесе
бер иш, бөтенесе җитди, үзләрен хуҗаларча тоталар.
Бүректәге йолдыз үзенекен итте, Нургали ашыкмыйча, сүзгә
кереште:
– Үзебезнекеләр... Командирыгыз кем, сөйләшергә кирәк, – дип,
алга атлады.
Арттан җилкәсеннән кемдер умырып тотты.
– Кымшанма! Сорауга төгәл җавап бир!
– Командирыгыз янына алып барыгыз, – дип, Нургали, аптырап
калган иптәшләренә «тыныч булыгыз» дигәнне аңлатып, баш какты.
Ун чакрымлап урман эченнән баргач, ачык урынга килеп чыктылар.
Уң якта зур гына землянкага охшаган корылма шәйләнә. Башкаларны
тышта калдырып, Нургалине эчкә алып керделәр. Землянка эче
караңгы, тынчу, тәмәке төтене сулышны буа.
– Ут эл, Сальников, – дип, бер шәүлә калкып чыкты. – Бу «кош»ны
каян эләктердегез!
– Иптәш командир! Ольховка авылы каршында, елга ярында ял
итеп утыралар иде. Тотып алдык, бик тыныч тоталар. Шомарган
нәмәстәләр булса кирәк. «Үзебезнекеләр» дигән булалар. Биш кеше.
Атлары, кораллары бар. Бусы өлкәнрәк бугай. «Командирыгыз янына
алып барыгыз!» – дип, тавыш күтәреп азаплана.
– Шундук командир кирәк, ә?
Ут элгәч, землянка эче бераз яктырды.
Нургалинең каршысында кара җылы бишмәт кигән, озынча
гәүдәле, нык бәдәнле ыспай киемле кеше басып тора иде. Башында
– йолдызлы фуражка.
– Сез командир буласызмы? – диде Нургали ачык тавыш белән.
Командир шушыдыр дип уйлады Нургали. Үзен ышанычлы тота,
дәрәҗәсен белеп, өзек-өзек кенә сөйләшә.
– Иң элек сезнең кем булуыгызны белү мөһим миңа. Кем сез?
– Мин – Кызыл Армия сугышчысы. Партизаннарны эзлибез.
Приказ.
– Ну... Эзләгәнегезне таптыгызмы? Мин – «Константин Заслонов»
исемендәге партизаннар берләшмәсе командиры Комлев Владимир
Петрович. Бу кеше – отрядның комиссары Виктор Егорович Беляев.
Көнбатыш фронт карамагында хәрәкәт итәбез. Элемтә бар. Сез
кайсы частьтан? Бу эт олаккан җәһәннәм оясына кайдан, ничек килеп
чыктыгыз? Монда немецлар да аяк басарга куркалар. Сазлык...
Нургали барысын да сөйләп бирде.
Комлев, бераз уйланып торгач, комиссарга эндәште:
– Нуретдиновны чакырыгыз! Төркем минем землянкага керсен,
җылыда ял итсеннәр. Атларын ашатыгыз.
Озак та үтмәде, озын җитез гәүдәле партизан килеп керде.
– Иптәш командир!
– Йә, йә, ят кешеләр янында бигрәк килештерәсең. Икәү калсак,
Володя да Вова.
Теге кеше киң елмаеп җибәрде.
– Чакырткансыз, килдем!
– Монда синең кулдашлар килеп чыкты әле. Разведка. – Нургалигә
борылды. – Отрядның разведка командиры Нуретдинов. Татар егете,
каһарман!
– Бездә дә татарлар бар... – дип куйды Галимҗан.
– Шулай булмыйча! Барлык милләтләр бер булып, немец
фашистларына каршы күтәрелде. – Комиссар тагын нидер әйтмәкче
иде, Комлев бүлдерде.
– Ярый, Беляев, политминут үткәрмә. Вакыт чамалы.
Комлев булдыра алганча Нуретдиновны төркем белән таныштырды.
Нуретдинов һәркайсы белән күрешеп чыкты. Галимҗанның кулын
нык кына кысты да, җибәрмичә:
– Кайсы яктан? Исемең? – дип сорады.
– Татарстаннан, Галимҗан... Безнең командир – Нургали, менә бу
егет – Мирхәмәт. Татарлар...
Нуретдинов канәгать рәвештә елмайды:
– Татар барда хәтәр бар! Мин дә Татарстаннан.
Комлев, аңлат дигәндәй, разведка командирына карады.
– Биш кешенең өчесе татар сугышчысы булып чыкты, – диде
Нуретдинов һәм бая әйткән сүзләрнең мәгънәсен русча кабатлады.
– Ну... Син беләсең инде, – дип көлеп куйды Комлев. – Әйдәгез,
эшкә күчик. Бездә «Күп сүз кызлар кымтырыклаганда яхшы» диләр.
Сездә ничектер?
– Күп сүз – чүп сүз, – диде җитди рәвештә Нуретдинов. Аның
шаяртканы сизелә иде. Тапкыр, җор сүзле кеше икән якташлары.
Комлевка русчасын әйткәч, икәүләп шаркылдап көлеп алдылар.
Башкалар да елмаешты.
Киңәшләшкәч, партизаннар бригаданы Рославль ягына алып
чыгарга булды. Анда Көнбатыш фронт һөҗүмнәр алып бара, алдан
хәбәрләшеп, бригада өчен үткел табарга булачак дигән карарга
килделәр.
Аерылышканда, Нуретдинов серле генә итеп әйтеп куйды:
– Егетләр, исән-имин кайтсагыз, мин дә туган йортка кайтып керә
алсам, минем хакта бәлки ишетерсез. Шагыйрь Зәки Нури булам,
Татарстанда беләләрдер дип уйлыйм, – дип, һәркайсын кысып
кочаклап саубуллашты.
– Тагын бер шагыйрьне белдең, – дип көлеп җибәрде Мирхәмәт
якташы Галимҗанны үчекләгәндәй.
– Шигырь язмаган татар юктыр ул, Читада күп иде андыйлар, –
диде Нургали, яңа танышын карашы белән озатып.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев