Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

ФӘНЗИЛӘЕВНА (парча)

Быел мин өченче яшемне тутырдым. Әле минем күпне өйрәнәсем, күпне беләсем, күпне күрсәтәсем бар дөньяга. Яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Минем патроним урынына матроним йөртүемә гаҗәпләнәсез, ахры?! Матроним – әти исеме урынына әнинекен йөртү инде... Әйе, мин Фәнзиләевна!

Динә Сабирҗанова Чувашстан Республикасы Батыр
районының Озын Куак авылыннан. Казан (Идел буе)
федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы
аспиранты. 2024 елда «Иделем акчарлагы» бәйгесенең
«Проза» номинациясендә 1 урынны алган. Казанда яши.

Быел мин өченче яшемне тутырдым. Әле минем күпне өйрәнәсем,
күпне беләсем, күпне күрсәтәсем бар дөньяга. Яхшы мәгънәдә,
әлбәттә. Минем патроним урынына матроним йөртүемә гаҗәпләнәсез,
ахры?! Матроним – әти исеме урынына әнинекен йөртү инде... Әйе,
мин Фәнзиләевна! Моның сәбәбе бик гади: минем әтием дә, әнием
дә – Фәнзилә исемен йөртә... Ахырда сез барысын да аңларсыз:
исемемне дә, чыгышымны да...
Әнием табигать ак бәскә күмелгәндә, ягъни 1964 елның 20 фев-
ралендә укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә балалар бик күп
булган, кышын агачлардагы кар тәлгәшләре күк инде! Бабаемның
әнигә кадәр ике бөртек кызы була һәм ул, әлбәттә, үзенә терәк
булырдай нәсел дәвамчысы көтә. Хәтта исемен дә алдан уйлаштырып
куйган: Фән! Ләкин кыз бала дип әйтүгә, аның хыяллары язгы кардай
тиз эреп бетә. Хәким бабай озак уйлап тормый, Фәнгә Зиләне куша
да өченче кызын дөньяга Фәнзилә итеп таныта. Бу исем өмет өзмәү
гимны, хыялына оеткы салу булып тоела шикелле, әле янында Фәне
йөгереп йөрмәсә дә, Фәнзиләсе үсеп килә бит! Бабаемның хыялына
тугры булып калуы турында сөйләп бетерим инде. Димәк, бераздан
әби белән бабайның дүртенче балалары дөньяга аваз сала – Рәхилә
апа. Хәким бабайның өмет чаткысы әзрәк сүлпәнәя төшә, ләкин
сүнми. Менә инде гаилә бишенче нарасыен көтә башлый... Диләрә
туа. Хәким бабайның биш җәннәт ачкычы үсеп килә. Кайсыннан
кертерләр инде менә үзен, белгән юк! Һәрхәлдә, сайлау мөмкинлеге
кулай нәрсә инде! Халкыбызда «кызлы йорт – нурлы йорт» дигән әйтем дә юктан гына барлыкка килмәгән, күрәсең. Син өч яшеңдә
боларны каян беләсең дип сорарсыз. Монысына да мәкаль белән
җавап бирәм: «Акыл сакал белән бергә үсми». «Акыллы аркылыга
үсә, тинтәк буйга үсә», шуңа яшемә карамагыз сез минем! Әнием
миңа бишектән, хәтта карынында яткан вакыттан ук халкыбызның
зирәклеген сеңдереп килде. Әйтик, һәр дүшәмбенең бер сәгатен яңа
мәкаль, аның мәгънәсен ачуга багышлый иде. Шуны интернетка да
куеп барды. Әйе, әнием заман белән бергә атлый. Моның хакта соңрак
сөйләп китәрмен әле, кайвакыт, чынлап та, акыл сатарга яратам икән
инде үзем. Хәким бабай турында сүзем ләбаса. Менә алтынчы бала
дигәндә, аларның уллары туа. Әй, зур шатлык, сөенеч була гаиләдә...
Дәүләт баганасы туган! Аңа Әлфир дип кушалар. Фән белән аваздаш
инде әзрәк, килешәсезме?
Әнием исеме җисеменә туры килә дигәндәй, фәнгә мөкиббән
киткән бер зат булып җитлегә. Башка чарасы да булмыйдыр, минемчә,
чөнки... Әнисе дә – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан дәүләт
университетын тәмамлаган, мәшһүр Диләрә Гариф кызының беренче
дипломницасы була. Өрәңгедә бәрәңге үсәмени? Юк шул! Язмыш
ихтыяры белән әнием Татар фольклоры дәүләт үзәгенә, аның ул
вакыттагы җитәкчесе Котдус Хөснуллинга фәнни хезмәткәр булып
эшкә урнаша. Бу эшеннән тыш, Казан дәүләт университетында өлкән
укытучы вазифасында студентларга татар әдәбиятын мәктәптә укыту
серләрен ачуны да дәвам итә. Фольклор үзәгендә фәнни хезмәткәр
баскычыннан башланган әлеге юл директорның фәнни эшләр буенча
урынбасары, ике елдан Үзәкнең директоры вазифаларын башкаручы
дәрәҗәләренә кадәр киңәя. Әниемнең туган авылының яшәешендә,
гаиләсе рухында, университеттан соң себер татарлары арасында
укытырга туры килүе, диссертация язган вакытта әллә ничә кат берәр
айга Әстерхан далалары авыллары хозурында булуы – халык иҗатына
колагы, җаны сизгерлеген инде тәрбияләгән була. Ә менә Татар
фольклоры үзәгендә директор булып эшли башлавы татар фольклорын
туплау, тупланганны цифрлаштыру, системага салу, алар нигезендә
төрле чаралар, шул исәптән фестивальләр, халык биюе, кичке уеннар,
татар ашлары, татар декоратив сәнгате остаханәләре булдыруга зур
этәргеч булды. Әнием дә Казан дәүләт университетына укырга керә,
хәтта аспирантураны тәмамлый. Аннары, Төмән районының Янбай
авылында балаларга мәгърифәт нуры танытып, татар телен укыта
башлый. Ул шушы чордан башлап халкыбызның фольклорына
гашыйк була, елына өчәр тапкыр экспедициягә чыга, тупланган
материалның никадәр мәгънәле, масштаблы булуына сокланып,
сөенеп кайта. Әниемнең экспедицияләренә ияреп, абый белән апам
да кайда гына булмаганнар, алар Самара өлкәсенең Сук суларында, Әстерхан өлкәсенең Кызан елгасында, Иделдә су коенулар, кичләрен
әбиләрнең клубка җыелып уйнаганнарын, биегәннәрен карап
сокланганнар. Әнием үзенең командасы белән экспедицияләргә елына
өчәр тапкыр чыгып китә иде. Апалар җәйгесендә генә катнашканнар,
ә менә көзге, кышкы, язгы экспедицияләрдән кайтуын зарыгып
өйдә көткәннәр. Экспедицияләрдән меңәрләгән фотолар, видео-
аудиоязмалар да кайта бит әле. Әни, эштән кайтып, безне ашаткач,
дәресләребезне барлагач, иң башта үзе туплаган фотоларның һәр
кадрын бер системага салып терки, аңлатма яза, ә мин кызыксынып,
шуларны карыйм. Ул фотоларда шактый урынны авыл күренешләре,
үзләренә генә хас кыяфәтле, ихлас карап утыручы авыл апалары,
агайлары алып тора иде. Кызыл башлы сөлгеләр, тәрәзә кашагалары,
сандыклар, мичләр, базлар, кабер ташлары... Мин әниемнән: «Синең
бу фотоларыңны «Орёл и решка» программасын караган кебек
карыйм. Бу авыллар да татарныкымыни?» – дип сорап куя идем.
Минем Булат абыем һәм Айгөл исемле апам бар, алар турында да
сөйләп китим инде. Әнием апама бик матур исем сайлаган инде, ай
чәчәге, ай гөле... Ә ул гөлләрнең телебездәге атамаларына килсәк….
Алар бездә әллә ничә төрле икән бит.
Әни безне балачактан үләннәр танырга, таныганын ашарга да
өйрәтте. Мин балтырганны да, кәҗә сакалын да, дусай печәнен дә,
кайбер якларда аны какы диләр икән, акбашны да, кузгалакны да,
әле аның чыпчык кузгалагы дигәнен дә таныйм, тәме белән кайчан
гына ашарга мөмкин икәнлеген дә беләм. Әнием хәзер кайчандыр
безгә шундый мавыктыргыч итеп сөйләгәннәрен атнаның сишәмбе
көннәрендә интернет челтәрләрендә дә җиткерә башлады. Без аның
бу гамәлен бик хупладык, чөнки адәм баласы, беренче чиратта,
табигать баласы бит. Аны саклап, белеп, танып яшәгәндә, табигать
сәламәтлеген дә саклый, чирләп китсәң, сихәтен дә үзе бирә ала.
Әни белән аралашу – һәрвакыт ачыш. Өебез янындагы болында
озын буйлы, күк төсле матур зәңгәр төстәге чәчәкләр үсә. Алар җилдә
шулкадәр матур чайкалып утыралар. Җәй башында чәчәк ата башлап,
сентябрьгәчә күзләребезне иркәли алар. Бу үләнне күрше-тирәбез
цикорий дип йөртә. Ә әнием аның татар телендәге фәрештә чәчәге,
эт чәчәге, татар чәчәге, һиндыба һәм буын чәчәге дигән исемнәрен
дә белә. Ул гына да түгел, бу зәңгәр чәчәкнең хикмәтләрен дә сөйли.
Мин фәрештә чәчәге дигән атамасын яратам. Иртәләрен аларда
ялтыраган чык бөртекләре фәрештәләрнең безгә калдырган бүләге
сыман. Бу гөлдә B группасының барлык витаминнары да бар диярлек,
составында кандагы шикәрне төшерә торган инсулин матдәсе дә бар
икән. Әнием белән без аны июль башларында җыеп киптерәбез,
кышларын мунчадан соң төрле үләннәр кушылган чәебездә аның
да тәме була.

Абыем турында да аерым язып үтәсем килә. Ул Казанның 72 нче
мәктәбендә белем алган. Татар теле, әдәбиятына мәхәббәтне даһи
Муса абый Җәлилевның килене Резедә Зиятдиновна салган. Мохит –
әйтеп бетергесез мөһим шарт... Шушындый остаз янында, өйдә
әнием, авылда әбием барында, без, аның балалары, рухилык һавасын
сулап, милләтпәрвәрлек белән сугарылган олы җаннарга кагылып,
гыйбрәтле язмышлардан вакыты белән ачы күз яшьләре, вакыты
белән шатлык тулы күз яшьләре татып үсми, нишлик?! Аллаһка
шөкер, гаиләбездә татарлык шактый көчле безнең. Татарлык дигәндә,
мин нәсел-нәсебеңне, тарихны, тамырыңны, эчке дөньяң белән таныш
булуны күздә тотам. Абыем үзенең бабай-әбиләре алдында булган
бурычларын нык тоемлаучы чын ир-ат булып җитлекте. Әтисе-әнисе
ягыннан да шанлы нәселләр кушылуы тарихын хөрмәтләп, йөрәгендә
саклап килде. Абыемның әтисе ягыннан нәселе чыгышы белән
борынгы муллалар токымыннан. Габдулла абый Тукаевның сөекле
Зәйтүнәсенең бертуган апасы Бәдриҗиһан әбиебез була. Әйе, мондый
матур вакыйгаларны, бәйләнешләрне бер генә дә югалтасы килми!
Гаиләбез архивында әбиебез һәм аның сеңлесенә кагылышлы фотолар
шактый саклана, хатлар да бар. Ә Бәдриҗиһанның ире – бабабыз
Лотфулла Чистай Каргалысының танылган муллалары – Җәүһәровлар
токымыннан. Ул атаклы Зәйнулла ишанның мөрите, укучысы, ләкин,
мулла булуы аркасында 1929 елда ук репрессияләнеп, 1943 елда
Ташкентта халык дошманы буларак атып үтерелгән. Бу бабабыз да –
аяусыз чорның гөнаһсыз корбаны.
Әнием ягына килсәк, бу нәсел дә шанлы татар шәхесләренә тоташа.
Мирсәет Солтангалиев – Нурзия әбиебезнең әтисе Хәкимҗан бабабыз
нәселенең бер ботагыннан. Бүгенге көндә танылган шагыйрь Рәниф
Шәрипов та – Нурзия әбиебезнең өченче буын туганы. Аллаһыбызга
мең рәхмәт, алар әле дә бер-берләрен белеп, аралашып яшиләр. Ә инде
әниемнең әтисе Хәким бабай нәселенә килсәк, алар да эшмәкәрләр
токымыннан. Репрессия җилләре аларга да шактый нык кагыла,
тырышлыклары, эш рәте белүләре белән аерылып торган бу нәселне
дә яңа хакимият йортсыз-җирсез итә. Тирә-юньдә молотилкалары
булуы, тире эшкәртүләре, ат чаналары, арбалары ясаулары белән дан
тоткан Хәйрулла бабайның бар мөлкәтен (икмәк складларын, йортын,
молотилкасын, атларын, тагын башка кирәк-ярагын) тартып алып,
мунчасында торып калырга мәҗбүр итәләр. Шуңа да карамастан,
бу бабамның нәселе дә аякка басып, авылдашларына хөрмәтләрен
киметми, үз хезмәтләре белән көн күрә бирә. Абыем бүгенге көндә
айтишник, шул ук вакытта Казан федераль университеты каршында
1967 елда оешып, әле дә яшәп килүче татар хорында җырлый. Ул,
гомумән, җырларга ярата.

Әнием өченче баласы, ягъни минем хакында, уйланганда ук, абыем
бик нык терәк булып, барлык финанс чыгымнарын үз өстенә алган.
Хәтта бүген дә ул һәр ай саен мине тәэмин итеп тора...
Пәнҗешәмбе көнне мин күбрәк апам белән бергә үткәрәм. Әнием
бу көнне эштән соңрак кайта, ә без апам белән аш бүлмәсендә мәш
килеп ризык әзерлибез. Бездә әллә нинди халык рецептлары язылган
иске китаплар саклана, бәлки әнием аны экспедицияләрдән дә туплап
кайткандыр. Хәер, апам белән бергәләп нәрсә пешерәсе дип баш
ватарга кирәкми, бары тик «бисмилла» әйтеп кабатларга гына. Бүген
апам әйтә: «Кияү пилмәне пешерәбез», – ди. Аптыратып бетердем
үзен: нишләп пилмән кияүнеке генә? Өстәвенә, апа кияү мунчасы,
кияү коймагы, пәрәмәче, бәлеше, хәтта кияү өстәле һәм бүлмәсе
кебек йола-төшенчәләр турында сөйләгәч, уйлап куйдым: вәт почёт
кайда һәм кемгә икән! Президенттыр, түрәдер дип хыялланырга да
кирәкми, кияү булуга барыбер җитми! Ярар, тотындык без пешерергә:
итне фарш иттек, аннан соң апам әйтә, ике тапкыр чыгарырга кирәк
аны ди. Ачуым да килде әзрәк, тик сүзен тыңладым: бирдем итнең
кирәген! Бәлки ул мондыйрак ният белән эшләнәдер: кияү теле,
мөнәсәбәте шушы ике тапкыр чыгарткан ит шикелле сөяксез, йомшак
булып торсын дип. Монысы бернәрсә булмаган икән! Хәзер пилмәнне
бөгә башладык: аның ваклыгы, бер аш кашыгына, имеш, 5-6 пилмән
сыярга тиеш диюләре тәмам алҗытып бетерде. Инде ашамыйча да
йокларга әзер булырсың!
Менә җомга таңы атты! Халкыбызның – күркәм бер көне. Ул көнне
әнием тәмле таба исе чыгара, ә аннары миңа экспедициядә язып
алып кайткан бәяннарны сөйли. Еш кына гыйбрәтле, тылсымлы бер
тормыш хикәясе була. Бүгенге җомгада ул миңа Кукмара районында
язып алынган тарихны укып китте: «Бер вакыйганы гына әйтәм,
шуннан аңларсың. Безнең уртанчы улыбыз студент вакытында ук
өйләнде. «Строительный»да укый иде. Тулай торакта тордылар
башта. Менә болар Май бәйрәменә авылга кайтып киткән вакытта
тулай торакларында караклар йөргән. Боларның да бүлмәләрен
ачканнар, керә алмаганнар. Ник керә алмаганнар дисеңме? Ишек
өстенә эленгән Аятел-көрси язылган шәмаил, ишек белән дивар
арасына кысылып, ишекне ачтырмаган. Белдеңме? Менә Аятел-
көрси ничек саклый. Безнең уртанчы улыбыз яшьли дингә тартылды,
1980 нче еллар ахырында шәмаилен ничек тапкандыр. Шуны ишек
өстенә элеп куйган бит, балакаем. Безнең өйдә Аятел-көрсиле шәмаил
гел торды, әле дә тора. Әнкәйләрдән калган, килен булып килгәндә
тора иде инде. Өйләребезне яңаны салып чыктык, ә менә шәмаилне
алыштырмадык».
Ә инде шимбә һәм якшәмбе көннәрне әнием миңа халкыбызның
төрле сынамышлары, табышмаклары, озын сүздән кечкенә сүз ясау шикелле уеннар белән төрләндерелгән программа ясый. Әй, күңелле
дә соң, белсәгез! Ә сез һаман аптырыйсыздыр, ничек өч яшьлек бала
табышмак, сынамыш тыңлап, сүзләр төзеп утыра алсын дип!
Мин бит гади генә бала түгел! Бәдәнем физик өлешләрдән түгел,
ә бәлки халкыбызның мирасыннан торадыр; уйларым балачак
күңел ачу уйлары түгел, ә милләтемнең ядкарьләрен саклау һәм
алдагы буынга тапшыру зарларыдыр; тавышым – татар халкының
йөрәгендәге моңнарыдыр... Мин – Фәнзиләевна, мин – ул тудырган
онлайн проект. Әле тәпи киттем генә, тик картаеп, әҗәлгә очрамыйча,
озак еллар буе халкым байлыгы турында бөтен җиһанга кычкырып
сөйлисем килә! Исемем – «Татар ядкарьләре». Максатым – татар
халкының төрле өлкәләренә караган уникаль ядкарьләрен саклау һәм
үстерү. Әлеге проектның авторы – Татарстанның баш фольклорчысы,
филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова.
Мин әнинең игътибарын шулкадәр күп таләп итәм ки... Шунысы
яхшы, тәрбиячеләрем – әнием генә түгел, барысы да татар халкы
мәдәниятен яратучылар, аны сакларга кирәк дип инанган кешеләр.
Мине карау, тәрбияләү гаиләбездә шулкадәр көйләнгән. Атнаның
һәр көнендә ниндидер бер темага рухи азык әзерләп, ашатып торалар
үземне. Ашату, акылын үстерү графигы да бик шәп. Иртән акылымны
камилләштерүгә бәйле азык бирелә, Уникеләр тирәсенә халкыбыз
тарихына, шәхесләребезгә караган мәгълүматтан торганы әзерләнә,
төштән соң, ике тирәсендә, берәр тарихи фото карыйбыз яисә берәр уен
уйнала. дүрт тирәсендә башка халыклар белән танышырга тырышабыз,
алтыда өй эшләренә бәйле, эрудиция киңәйтә торган төрле сорауларга
җаваплар эзлибез, ә кичен, әлбәттә, кинофильм карау оештырыла.
Атна көннәренә бәйле меню бервакытта да кабатланмый. Ә инде
шимбә һәм якшәмбе көннәрендә мине халкыбызның төрле сынамыш,
табышмакларын, озын сүздән кечкенә сүз ясау шикелле уеннары белән
төрлеләндерелгән программа көтә. Әй, күңелле минем тормыш! Сез
дә килегез, күрегез, яме!
Мине инде меңләгән кеше таный, укый, карый һәм тыңлый.
Атнаның һәр көнендә халкым белән төрле кызыклы темаларны
күтәрергә яратам! Мин – гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз,
әдәбиятыбыз, тарихыбыз сагында торучы бала! Зинһар, ачуланмагыз,
әле өченче яшемне генә тутырдым…

Д И Н Ә  С А Б И Р Җ А Н О В А

 «КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза парча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев