Шигърият
Сыйфатнамәләр
Заманында татар булган хәтәр, Шанлы Ил-Йорт корган. Онытма! Аты – Алтын Урда, халкы – татар, Белсен балаң, сөйлә оныкка.
***
Заманында татар булган хәтәр,
Шанлы Ил-Йорт корган. Онытма!
Аты – Алтын Урда, халкы – татар,
Белсен балаң, сөйлә оныкка.
***
Кара көнчелек тә бар дөньяда,
Татарга ул йөргән ияреп,
Уртак тел табалмый даулашканнар:
Син кем дә мин кем дип ирәеп.
***
Хуп-мәслихәт – көч-сәләтең белән
Көндәшеңне җиңү, уздырып,
Оят-хурлык – көчең җитмәсә дә,
Шапырыну, нәфсең аздырып.
***
Галим әһленең була төрлесе,
Була чыны, буладыр ялганы.
Фән эшен дә кешедән эшләтеп,
Чеп-чи ялган дәрәҗә алганы.
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев