Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Иркәнәштән чыгып, юлда үткәргән атнага якын вакыт эчендә ал-ял белмәде Ибраһим. Җайдакларның киемнәре, корал-каралары кушылганча иде. Унлык башларында – кылыч, ук-җәя, алар өстенә мылтык та булуы шарт, гади җайдакларда – кылычлар, сөңге, ук һәм җәя, сак-ярак уклар белән шыплап тутырылган садак. Аерым полковой старшиналар арасында пистолет йөртүчеләре дә бар иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

8
24 июль, 1812 ел. Җомга. Бөгелмә өязе.

Иркәнәштән чыгып, юлда үткәргән атнага якын вакыт эчендә
ал-ял белмәде Ибраһим. Җайдакларның киемнәре, корал-каралары
кушылганча иде. Унлык башларында – кылыч, ук-җәя, алар өстенә
мылтык та булуы шарт, гади җайдакларда – кылычлар, сөңге, ук һәм
җәя, сак-ярак уклар белән шыплап тутырылган садак. Аерым полковой
старшиналар арасында пистолет йөртүчеләре дә бар иде. Кайбер
җайдакларда үрнәге борынгыдан калган тимер боҗралардан нечкәләп
үрелгән көбә күлмәкләр дә күренгәли. Өстә – кыска чикмән, бишмәт,
яшел яки күк төстә киндер тукымадан тегелгән ыштан, башта –
юкалап сырылган бүрек, аякта – болгари күн итек. Һәр җайдак ның
капчык-биштәрләргә әйбәтләп тутырылган кышкы киемнәре һәм
кирәк чакта алмашка баштанаяк яңа бәйрәмчә киемнәре дә бар иде.
Ибраһим Бикчуринның мондый зур походка беренче чыгуы түгел.
1805–1807 еллардагы Россия – Франция – Пруссия сугышында
Беренче татар-башкорт полкы составында яуда катнашып, өйгә
исән-имин старшина чинында кайтып керде ул. Никадәр илләрне,
һушлар китмәле елгаларны, күлләрне, ерып чыккысыз урманнарны,
моңарчы дөньяда барлыгын ишетеп тә белмәгән күп халыкларны
күрде. Төрле сәбәпләр аркасында яуларда катнаша алмаган, бу якты
дөнья Иркәнәш белән Минзәләдән тора дип уйлаучы авылдашларына
күргәннәрен сөйләгәндә, тегеләр авызларын ачып тыңлый иде.
Кайбер вакыйгаларны сөйләгәндә, полк командиры Матвей Платовка
охшатып, русчага күчеп, французлар хакында сөйләгәндә, француз
сүзләрен дә кыстырып җибәрсә, тыңлаучылар бөтенләй тынсыз-өнсез калалар иде. Алар өчен Ибраһим какшамас абруйлы каһарманга
әверелә. Шулай булмый ни, ул чакта, ягъни беренче Россия – Франция –
Пруссия сугышына чакырылгач, өйдән 1805 елда чыгып киткән кеше
1808 елда гына авылга кайтып җитте бит. Өс-баш, үз-үзен тотышы
чын гаскәриләрчә, кырысланган, нык бәдәнле, кырык яшьлек ир
уртасын өйдәгеләр саргылт мыегыннан гына танып алды. Балалар,
ятсынып, ике-өч көн янына килергә кыймый йөрде.
...Тарихка күз салсак, Наполеон Бонапарт хакимияткә килгәч,
Ауропа илләрен басып алып, империясен киңәйтү нияте белән күрше
илләргә аяусыз яулар башлап җибәрә. Аның бу ниятенә баш исәнлеге
исәбе белән кушылучы илләр дә табыла. Ярты ел эчендә Наполеон
үзенең аркадашлары белән Үзәк Ауропаны танымаслык хәлгә китерә.
Сугышта французларны җиңәрлек армияләр булмый, ахырда күп
җирләр Франция карамагына күчә. 1805 елгы Пресбург килешүе
буенча Наполеон Австрия империясенең чиреген Франциягә кушып
куя. Озак та үтми, Франция кул астында Рейн Союзы төзелә, һәм,
бу Килешү герман кавеме тарафыннан төзелеп, мең еллык тарихы
булган, мәңге җимерелмәслек тоелган Изге Рим империясенең
яшәвенә нокта куя. Россия Наполеон ягыннан килгән куркынычны
яхшы аңлый һәм Австрия ягыннан ишелеп килгән Наполеон
яуларына каршы көрәшергә була. Тик ике империя – Россия белән
Австрия гаскәрләре Аустерлиц янында тар-мар ителәләр. Моңарчы
Наполеонга каршы сугышып маташкан һәм Россиянең аркадашлары
саналган Пруссия белән Бөекбритания, Франциягә артык каршылык
күрсәтерлек хәлдә булмауларын чамалап, аның куйган шартларын
кабул итәләр. Бары Россия императоры Александр I генә Наполеон
шартларын кире кага. Бонапартның нәфесе артык зур була шул. Ул
бөтен Ауропаны үз карамагына алырга омтыла.
1806 елның сентябрендә гаскәрен ныгытып өлгергән Пруссия,
Рейн Союзын юкка чыгаруны таләп итеп, Франциягә каршы сугыш
башлый. Александр I армияне баштанаяк коралландыру белән мәшгуль
була, сугыш хәрәкәтләре башлангач, күп уйлап тормый, тиз арада йөз
егерме меңлек гаскәр җыеп, Пруссиягә ярдәмгә ашыга. Башкорт, татар
җайдакларыннан төзелгән берничә полк та шушы яуга кушылып китә.
Әмма Россия гаскәрләрен җитәкләргә билгеләнгән югары команда
составы артык үшәнлек күрсәтә, армия чик буена барып җиткәнче,
әлеге яуда кемнең җиңәчәге хәл ителеп куя. Наполеон гаскәрләре,
алты атна эчендә Пруссия армиясен тар-мар китереп, егерме җиденче
октябрьдә Берлинга керә. Пруссиянең җиңелүен күреп, тарихи
тынгысызлыкта көн күргән поляклар бәйсезлек көрәшенә күтәрелә.
Алар Пруссия составыннан чыгу уе белән күптәннән хыяллана.
Наполеонга полякларның ирек даулавы ошамый, күпне өмет иткән аздан коры кала – полякларга каршы кузгала һәм Варшаваны ала.
Россия, әгәр Франция тукталмаса, үзенең мәнфәгатьләренә зур
зыян киләчәген исәпкә алып, чикләрен ябып куя, гаскәрләрен Нарев
елгасы буена урнаштыра. Рус армиясе командующийлары арасында
ныклы сугыш тактикасын һәм стратегиясен булдыра алырлык бер
генә полководец та булмау аркасында, французлар килгән шәптән
рус гаскәрләрен дә туздырып ташлыйлар. Бонапарт җиңү артыннан
җиңү яулый, ахыр чиктә солых турында сүз кузгала, Пруссия белән
Россия, үзләре өчен гаять кыен шартларга ризалашып, 1807 елның
8 июлендә Тильзит солыхы төзелә.
...Платов командалыгындагы беренче татар-башкорт полкында
хәрби хезмәтен йөзбашы булып башлаган Ибраһим Бикчурин, Тильзит
килешүен төзегәндә, сөйләшүләр алып барган рус хәрбиләренең
иминлеген тәэмин итүче сак гаскәрендә иде. Ул инде дәрәҗәле
старшина санала. Аның белән санлашалар иде.
Француз хәрбиләре, сакта торучы сәер киемле, ук һәм җәяләр белән
коралланган җайдакларны күреп, шаккатып тордылар, аларга төртеп
күрсәтә-күрсәтә шаркылдап көләләр иде. Кайбер кыюрак французлар,
әлеге яугирләр янына үтеп кереп, җәяләрне кулларына алып, киереп
тарттырылган тәте җебенең ныклыгын күреп, аһ иттеләр. Кызык өчен,
бу сәер сугышчылардан җәядән атып күрсәтүләрен дә үтенделәр. Һуш
китмәле оста атучылар булып чыкты бу сәер гаскәриләр. Берсендә
француз генералы де Марбо ярыш оештырырга булды. Илле адым
арадан агач бүкәнгә француз солдаты – мылтыктан, ә сәер җайдак
уктан атып тигезергә тиеш булдылар. Сәер җайдаклар көлештеләр,
де Марбо тегеләрнең ник көлешкәнен аңламыйча, тылмачка карап
алды. Тылмач аңлатып бирде, ара бик якын бит, ярыш булгач ярыш
булсын, араны арттырырга кирәк дип көлешә икән алар.
Араны тагын егерме адымга өстәделәр. Башта француз солдаты
атты. Тезләнеп, мылтык көпшәсен тоткан кулының терсәге белән
какча тезенә таянып, озаклап төзәп маташты. Атып җибәрүгә
тирә-юньне төтен каплап алды, тамак төбенә дары ачысы утырды.
Бүкәнгә барып карадылар, ядрә агач каерысын үтеп, агачка кермәс
борын туктап калган иде. Ибраһим ярчыкны пычак очы белән чокып
чыгарды да француз офицерының учына салды.
– Йомшак... – диде Ибраһим, иптәшләренә борылып. – Безнең
киндер ыштанны да тишеп керә торган нәмәкәй түгел бу, сыек, – диде
ис китмәгән кыяфәттә.
Генерал де Марбо яраннары белән читтән генә күзәтеп тора иде.
Үз солдатының шактый ерак арадан тәбәнәк кенә агач бүкәненә
тидерә алуына күңеле булды бугай, ярыш оештырудан йөгереп йөргән
офицерга ияк какты.

– Кайсыгыз ата бу нәрсәдән? – дип авыз ерды офицер, татарларга
карап. – Ярты араны үтәрме соң ук дигәнегез?
– Карарбыз, – диде Ибраһим. Кулына якында торган яугирнең
җәясен алды, тәте җебенә укны куеп, аякларын аерыбрак басты,
тирән сулыш алды, тынын кысып, күз ачып йомганчы төзәп атып та
җибәрде. Ук шап итеп бүкәнгә барып кадалды, ядрә тиеп тә селкенеп
карамаган бүкән артка ауды.
Татарлар күңелле шаулашып алдылар, барысы да бүкән янына
ашыкты. Француз офицеры, бүкәнне күтәреп, де Марбо янына
килеп басты. Генерал укны тартып алмакчы иде, офицер бүкәнне
нык тотмагандыр инде, бүкән кулыннан шуып чыгып, генералның
аягына килеп төште. Генерал, чыраен сытып, офицерга нидер әйтте.
Офицер үрә катты – генерал, пешмәгәнлеге өчен каһәрләп, нык кына
сүгенеп алды булса кирәк. Куркынган офицер, бүкәнне янә кулына
күтәреп, укны суырып алмакчы иде, ук кымшанмады да. Җитмәсә,
корыган каен бүкәненә шактый тирән дә кергән. Ярты карыш бардыр.
Генерал, бүкәннән укны алып булмаячагын чамалап, Ибраһимга
борылды.
– Бер укны бир әле, ныклап тотып карыйм. Кызык корал бу.
Ибраһим, садактан ук чыгарып, генералга сузды.
Генерал, аяк очларына бер күтәрелеп, бер төшеп, укны әйләндерә-
әйләндерә шактый «өйрәнде».
– Ук очлыгы тимер, – диде ул, ниһаять. – Бусы аңлашыла, ә сабагын
нинди агачтан ясыйсыз?
Генералга озаклап ук сабагының чикләвек агачыннан эшләнгәнен
аңлатып азапландылар. Чикләвек куагының Ык буендагы урманда
үскәнен дә әйтеп карадылар. Белеп киптерсәң, тимергә биргесез
икәнен дә төшендерергә тырыштылар. Генерал агач, куак дигәнен
генә аңлады бугай, башын селкеткәләп тик торды. Тагын бер сынау
үткәрергә булды – де Марбо шат кыяфәт белән нидер сөйләнгән
Ибраһимга атлар бәйли торган киртәгә төртеп күрсәтте:
– Ун яугир рәткә басып, шул киртәгә берьюлы ун ук атыгыз.
Шартым бар – һәр ук бер-берсеннән ике карыш ераклыкта булсын.
Менә бу осталык булыр.
Тылмач шартны аңлаткач, Ибраһим янындагы полкташларына
эндәште:
– Ишеттегезме? Янаралның телен тешләтәбезме?
– Тешләтәбез! – дип шаулаштылар яугирләр. – Кемнәрне сайлап
алуны үзеңә калдырабыз.
Ибраһимга ярыш дәрте кергән иде, берәм-берәм исемнәр атый
башлады.
– Әхмәтҗан, Нуретдин, Гайнулла, Кадермәт…

Тезелеп басып, укларны киртәгә төзәделәр.
Генерал де Марбо рәткә тезелгән базык гәүдәле, нык бәдәнле, сәер
киемле, җиңел хәрәкәтле ирләргә карап торды да елмаеп җибәрде:
– Сокланырлык бит! Ул кыяфәт, ул басып торулары, ул киемнәр!
Кемдер, генералны куәтләп:
– Чын кыргый гыйшкярьлар болар. Хатын-кызлар, дәртләре
тулышып, болар каршысында көлтә урынына авып кына төшәчәкләр, –
диде.
– Мәхәббәт фәрештәләре, – дип өстәде генерал, тел чарлап.
Берьюлы ун ук тиюдән коргаксыган киртә зыңлап куйды. Барысы
да өч йөз адым ераклыктагы киртә янына ашыктылар, де Марбо
түзмәде, ни-нәрсәгәдер кызыккан малай-шалай кебек, башкаларны
ырып-ерып, алга ыргылды. Киртәгә батып кергән укларны, нәзек
аксыл бармакларын карышка салып, үлчәп чыкты, нәкъ ул дигәнчә,
һәр ук бер-берсеннән ике карыш ераклыкта кадалып торалар. Генерал
ук сабагына кагылып алды. Аннан ниндидер көй чыккан сыман
тоелды.
– Сәер, сәер, монда һәр нәрсәдән көй чыга, – диде ул, гаҗәпләнеп.
Аннан, әлеге бәйгедә мылтыктан атып, йөзгә кызыллык китермәгән
солдатын бүләкләргә кушып, сөйләшүләр барган палатка янына
китеп барды.
Көй дигәннән, моның да бер сере бар иде.
Моннан ай ярым чамасы, зауряд-есаул Моталлап Исәнбаевка
егерме җайдак белән провизия складын сакларга кушылган иде.
Таң беленгәндә уяулык югалтыпмы, әллә сакка куелган җайдаклар
черем итеп алырга уйлаганнармы, французлар искәрмәстән һөҗүм
итеп, барысын да әсир итеп алганнар иде. Әүвәл әсир итеп кемнәрне
алуларына төшенеп җитә алмый азапландылар – рус солдатларына
бөтенләй охшамаган башка бер кавем иде болар. Җитмәсә, сак
астында тотарга урман аланына китергәннәр иде, бер дә аптырап
тормадылар, коры-сарыдан тиз генә учак кабызып җибәрделәр,
булган ризыкларын кыздырып ашап алдылар. Аннан учак алдына ике
әсир чыгып басты да, берсе – флейта сыман нәмәрсәдән, икенчесе
авызга кабып, сәер чыңлы аваз чыгара торган нәрсәдән ниндидер
гыжылдаулы-чыңлы көй уйный башладылар. Көй яңгырауга,
әсирләр аякларын чалыш-чамыш китерә-китерә ыргымлы мәзәк
хәрәкәтләр белән бию башлап җибәрделәр. Французлар тамаша
карарга ябырылды.
Хәбәр Наполеонга да барып җиткән иде. Аның өчен аерым тамаша
оештырдылар.
Кәттә кыяфәтле Бонапарт, тамашаны карап торгач, яранына:
– Болар кемнәр? Каян китердегез бу циркачларны? – дип сорады.

Офицер, русча яхшы белә икән, башкалар алдында үзен өстенрәк
итеп тоткан Моталлапны бармак белән генә үз янына чакырды.
– Сез кемнәр? Нәрсә кыланасыз сез? Кыргыйлар биюме?
– Татарлар, – диде Моталлап. – Патша гаскәрләре белән килдек.
Провизия складларын саклый идек, уяулыкны югалтып, әсирлеккә
эләктек.
– Тартарлар? Кыргыйлар? – диде офицер, аптырап. – Кайда яшисез
соң сез?
– Үзебезнең илдә, – диде Моталлап.
– Сезнең ил кайда соң? Ничек атала?
Моталлап, ни дип җавап бирергә белмичә, уйланып калды.
– Ханнар иле диимме инде?.. Без хан ярлыгы белән җир алган
кешеләр идек, шулай көн күрдек.
Офицер, бернәрсә дә аңламыйм дигәндәй, иңсәләрен сикертеп
куйды. Сорауны гадиләштерергә булды.
– Мин Россияне яхшы беләм. Кайсы шәһәр-калалар тирәсендә көн
күрәсез? Шуны әйт. Бу уен кораллары ничек атала?
– Шәһәр дип... Оренбург, Казан, Уфа... Уен коралы дип... Курай
белән кубызны әйтәсеңдер инде... Оста уйныйлар аны бездә.
– Аңлашылды, Идел, Чулман елгалары тирәсеннән, димәк. Беләм,
мөселман кавеме, шулай бит?
Мөселман сүзен ишеткәч, Моталлапның сөенече йөзенә чыкты.
– Ие, ие, мөселман без!
Офицер, кырт борылып, юан, тәбәнәк гәүдәле Наполеон
каршысына килеп басты. Моталлап әйткәннәргә үзенең белгәннәрен
дә кушып, аңлатып бирде.
Наполеон көлеп җибәрде.
– Ну бу руслар! Миңа каршы яуга кемнәрне генә чакырмаганнар.
Мөселманнар диген. Әле бусын белми идем. Көйләре ничектер
күңелне иркенәйтеп җибәргән сыман. Сәер, сәер... Кайтарып
җибәрегез үз якларына, боларны монда тотасы юк! – дип, көтелмәгән
әмер бирде. – Яшәсеннәр үзләренчә, мондый көй иҗат иткән
халыкның башкаларга зыяны тимәс. – Үзалдына сөйләнеп тә алды. –
Ук-җәя, сөңге белән безнең тупларга каршы сугышмакчы булдымы
бу Александр патша? Акылы бармы аның?
...Инде яңадан шушы французларга каршы яуга кузгалырга фәрман
җиткерелде. Өйгә кайтып, хуҗалыкны ныклап аякка бастырганга дүрт
ел да үтмәде, йорт-ихатаны, казганып тапкан малны тагын малай-
шалай, хатын-кыз кулына тапшырып кит инде.
Минзәләдә, император Александр I манифесты җиткерелгән
көнне, капитан Иван Гаврилович Тихановский белән аерылышкач
та, Ибраһим походка әзерлек башлады. Егерме беренче июльдә алтынчы полк юлга кузгала икән, Бикчурин полкына да соңармыйча
кузгалырга әмер бирелде. Кайбер йөзбашлары мөстәкыйль рәвештә
Бөгелмә өязе Карабаш авылына йөз тотып сәфәргә чыгарга тиешләр
иде. Һәр җайдакка – ике ат, берсе алдан ук хәрби походлар өчен
әзерләнгән, авыр эшләргә җәлеп ителмәгән ат булырга тиеш – патша
хәзрәтләренең катгый таләбе шундый. Бу таләп канун дәрәҗәсендә
һәм моны кантоннан ныклап күзәтеп, тикшереп торалар. Шулай ук
һәр унбашка, кирәк-яракларны салып бару өчен ике кибитка-япмалы
арба, һәр арбага берәр кучер тиешле иде. Кучерлар да дөнья күрмәгән,
кавырсыны катмаган үсмерләр түгел – ә алдан билгеләнгән, илле-илле
биш тирәсендәге крестьяннар – хуҗалыкчыл, эш рәтен белә торган
нык куллы ирләр булырга тиеш иде.
Ыкны кичеп, Мөслим саласын, Чатыр тауларны үтеп, Бөгелмә
юлына төшкәндә, полкка башка йөзбашлары да кушыла башлады.
Әйтеп куелганча, Карабашка унбиш чакрым җитәрәк, алданрак
киткән йөзбашлар аларны берәр елга-болынлык тирәсендә көтеп
торырга тиешләр иде.
Барысы да җыелып беткәч, җайдакларның күңелләре күтәрелде.
Бергәлек, бердәмлек хисе зур нәрсә шул ул. Күз күреме җитмәле
түгел: тәртип белән генә баручы берничә йөз җайдак, арттан япма
арбалы йөзләп олау – авыллар аша үткәндә, халык, һушлары китеп,
бу галәмәт яугирләрне карарга чыга иде. Малай-шалай гына түгел,
ир-атлар гаҗәпсенеп тә, шөбһәләнеп тә озаталар, капка ышыгыннан
карап калучы карчыкларны, хәтта бөркәнчекләрен ача төшкән
яшь хатын-кызларны да күрергә була. Өч-дүрт чакрымга сузылган
җайдаклар болай кызыксынучыларга шаян сүзләр әйтеп үтә, әмма
шуннан артыгын кылану юк – походта сафларны бозарга ярамый, һәр
җайдак унбашының игътибар үзәгендә. Ялга туктагач, сафны бозучы
тыйгысызларның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамыйлар.
Койма буйларында ак намазлыклар җәеп, җыйнак ак сакаллы, ап-ак
җитен күлмәк кигән картлар, яугирләрнең исән-имин кайтуларын
теләп, намаз укып, дога кыла. Андыйларны күргәч, йөрәк җилкенеп
тибә башлый, күкрәкне ватып чыгардай бәргәләнә, күзләргә яшьләр
килә.
...Хәзрәт ярдәмчесе уйларыннан бүлдерде. Намаз вакыты җиткән
икән. Сәфәрдә булсалар да, уңайлы урын, мөселманнарның изге
бәйрәм көнендә бергәләп намаз укып, аннан тамак ялгап алырга
ризалык-рөхсәт сорый икән полк мулласы. Хәрби тәртип һәр җирдә
бертөсле, монда да шулай – полкка кагылышлы һәр мәсьәлә Бикчурин
рөхсәте белән хәл ителә. Командир рөхсәтеннән башка җил дә исми,
яфрак та селкенми.
Ибраһим, ризалык белдереп, туктарга боерды.

(Дәвамы бар.)

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев