Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялгыз кала күрмә!

Җанга җылы яшь чакта да кирәк, Ә картайгач инде − бигрәк тә! Ялгыз җанга каян килсен җылы? − Парлы булу кирәк йөрәккә!

Җанга җылы яшь чакта да кирәк,
Ә картайгач инде − бигрәк тә!
Ялгыз җанга каян килсен җылы? −
Парлы булу кирәк йөрәккә!
Җанны эретерлек җанны табу −
Авыр бик тә! − әйтик турысын...
Картлык көндә япа-ялгыз калу −
Сынауларның иң-иң зурысы!
Бер ямьсез сүз: үсә сүз йомгагы,
Тәгәри дә – тота алмыйсың!
Ул йомгакны кире сүтү авыр,
Сүз әйтмәсәң үлчәп, була соң...
Ялгызлыкның башы ямьсез сүздә,
Ныклап тот син сүзләр йомгагын.
Җанны җанга куеп яшәр өчен,
Сүз бизмәнен бел син дөньяның!

Тәмле сүзнең була үз табасы,
Майлап тор син, төбе янмасын...
Үз парыңны назлый белү кирәк,
Яхшы булыр димә яңасы!
Язмышлардан узмыш юк ла димә,
Сакла парың – очма югары!..
Картлык көндә ялгыз кала күрмә −
«Озын сүзнең кыска йомгагы!»

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев