«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин мөрәҗәгате
Бүген, баш мөхәррир буларак, кадерле журналым белән саубуллашам. Күңелгә моңсу, сагышлы мизгелләр бу.
Хөрмәтле «Казан утлары» журналының укучылары, авторлары, редакция хезмәткәрләре!
Әле кайчан гына журналыбызда баш мөхәррир булып эшли башлаган кебек идем, инде сигез елга якын вакыт үтеп тә киткән икән. Балачакта өебез китапханәсенең иң түр киштәсендә тезелеп торган «Казан утлары»н кулга алу, таң атканчыга кадәр берсеннән-берсе мавыктыргыч, тетрәндергеч әсәрләрне йотлыгып уку хәзер дә бәхетле мизгелләр булып күңелдә саклана. Студент чакта редакциягә тәүге тапкыр аяк басу, андагы хезмәткәрләр белән танышу, аралашу, беренче хикәям басылып чыгу татлы бер төш кебек истә калган. Иҗади рухлы коллективта бүлек мөхәррире булып эшләгән бер елымны (2010-2011) әле дә сагынам. Әмма бөтен гаиләбез өчен иң затлы, иң хөрмәтле, иң газиз журналыбызның баш мөхәррире вазифасын башкару хыял ирешмәслек тоела иде.
Шушы сигез елга якын вакыт эчендә мин һәркөнне эшкә бәйрәмгә кебек, теләп-яратып йөрдем, редакциянең, журналның проблемаларын үземнеке кебек кабул итәргә күнектем. Хәтта «Казан утлары» журналына карата әйтелгән тәнкыйть сүзләрен үз әсәрләремә, иҗатыма бирелгән тәнкыйди бәядән күпкә, бик күпкә авыррак кичерә торганга әверелдем. Ләкин редакция эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсен күрү барлык кыенлыкларны да оныттырып, һәрчак алга барырга әйдәде.
Шушы вакыт аралыгында журналыбызның 92 саны дөнья күрде, 29 кесә китабы, шулай ук төрле конкурсларыбызның җыентыклары басылып чыкты. Тормышның төрле өлкәләрен колачлаган «Хәзинә» (2018), «Шифалы куллар» (2019), «Илең турында уйла!» (2020), «Аһ, туган каумем газиз!» (2021), «Мәйдан – батырлар өчен!» (2022), «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» (2023), «Оясында ни күрсә...» (2024) әдәби конкурслары уздырылды. Әлеге конкурслар бүгенге көннең күренекле язучыларын яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландыру, яңа исемнәр ачу, яшь авторлар өчен әдәби мәйдан булдыру максатыннан оештырылды. Редакция шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылган ябык әдәби конкурсларны оештыруда зур эш башкарды. Әлеге конкурсларның тагын бер нәтиҗәсе буларак, редакциянең әсәрләр портфеле тулыланды, төрле темаларга баеды.
2022 елда «Казан утлары» журналының 100 еллык юбилеен халыкара дәрәҗәдә зурлап уздыру насыйп булды. Юбилей кичәсе Г.Камал театрында үтте, анда төрки илләрнең һәм Россиядәге төрки республикаларның әдәби журналлары баш мөхәррирләре катнашты, ай буе «Татар китабы йорты»нда журналыбызга багышланган күргәзмә эшләде, «Сурәтләрдә – рухи йөзебез» дип исемләгән юбилей китабы-фотоальбом дөнья күрде, редакциянең материаль-техник базасы ныгыды, төрле телдәге әдәби журналларда «Казан утлары»ның юбилее уңаеннан татар әдәбиятына, татар язучыларына зур урын бирелде, махсус җыентыклар нәшер ителде, 100 еллык архив саннары төрле китапханәләрдән, уку йортларыннан, архивлардан, шәхси куллардан эзләп табылып, электрон форматта тулы килеш сайтка урнаштырылды. Архивның текст форматын редакцияләү эше бүгенге көндә дә дәвам итә.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Казан утлары» заманча мультимедияле редакциягә әверелде: басмабыз йөз еллык традицияләрен саклап ай саен чыга килә, ул почта аша гына түгел, киосклар, маркетплейслар, вендинг аппаратлары һәм башка альтернатив юллар белән таратыла; бүгенге көннең күренекле авторлары һәм әле моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган яңа иҗатчыларның укылышлы әсәрләре «Казан утлары» журналы китапханәсеннән» сериясендә дөнья күрә; социаль челтәрләр һәм сайтны укучылар саны елдан-ел арта бара; редакция җанисәп, чит төбәктәге милләттәшләр һәм авторлар белән эшләү, яшь иҗатчыларга мастер-класслар үткәрү кебек проектлар башкара, төрле әдәби акцияләр уздыра һ.б.лар.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ел саен әдәби конкурслар оештырылды. Яшь иҗатчылар өчен өченче ел рәттән «Казан утлары» иҗат лабораториясе» («Яңа исем») гамәлгә ашырыла. Республикабыз районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләр белән эшне җанландыру, районнарда яшәүче язучылар иҗатына игътибарны арттыруга йөз тоткан очрашулар уздыру, журналның һәр санында Татарстанның бер районындагы әдәби түгәрәк әгъзаларының әсәрләрен аерым рубрикада тәкъдим итүне күз уңында тоткан «Әдәби берләшмәләрдә» проекты башкарыла.
«Казан утлары» редакциясе һәр чорда да үз тирәсенә авторларны, күренекле язучыларны туплап торган. Бүгенге көндә дә әлеге традиция дәвам итә: төрле буын каләм әһелләре редакциягә килеп, җанына сердәш таба, гамьле әңгәмә кора ала.
Санап үтелгән эшләрне, проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге тудырган, хуплаган, ярдәм иткәннәре өчен «Татмедиа» җитәкчелегенә, Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкләгән Комиссиягә, ТР Язучылар берлегенә һәм теләктәшлек күрсәткән төрле оешмаларга, эшебезне яктырткан, киң җәмәгатьчелеккә җиткергән журналистларга зур рәхмәт! Тугрылыклы укучыларыбызга, авторларыбызга, редколлегия әгъзаларына, редакциядә эшләп киткән ветераннарыбызга мин аеруча рәхмәтле. 103 ел тарихы булган журналыбызның соңгы 43 елындагы баш мөхәррирләр – Ренат Харис (1982-1989), Равил Фәйзуллин (1989-2013), Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза, 2013-2018) – һәрвакыт элемтәдә булдык, алар һәрчак ихлас күңелдән хәерхаһлык күрсәттеләр, киңәшләрен бирделәр, иң кирәк чакта ярдәм кулы суздылар. Ренат Харис җитәкчелек иткән чорда журнал профессиональ яктан яңа баскычка күтәрелде, Равил Фәйзуллин вакытында абруе, дәрәҗәсе тагын да артты, ныгыды, Илфак Ибраһимов исә эшчәнлекне җанландырып, аны заманчалаштырды. Электрон архивны булдыруны, социаль челтәрләр һәм сайт эшчәнлеген югары дәрәҗәгә җиткезүне дә Илфак абый башлап җибәрде, баш мөхәррирлек дилбегәсен миңа бер еллык планы алдан әзерләнгән хәлдә тапшырды. Иң зур рәхмәтләрем, әлбәттә, шушы елларда бергә эшләгән хезмәттәшләремә: аларның һәркайсы үз эшенең остасы, һәр уңышыбыз – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе!
Бүген, баш мөхәррир буларак, кадерле журналым белән саубуллашам. Күңелгә моңсу, сагышлы мизгелләр бу. Әмма шунысы куандыра: бүгеннән мин кабаттан – журналның тугрылыклы укучысы, редакциянең якын дусты, әсәрләре дөнья күрүне түземсезлек белән көткән авторы! Журналыбызга ихлас теләкләремне багышлыйм: «Казан утлары» яктысы мәңге сүнмәсен!
Рөстәм Галиуллин
P.S. Бүген без хөрмәтле баш мөхәрриребез белән саубуллашабыз. Аның җитәкчелегендә редакция сынаулар аша узды, шул ук вакытта үз үсеш юлын тапты, яңа биеклекләргә иреште. Ул безне дә һөнәри яктан үстерде, баш мөхәррир генә түгел, остаз һәм киңәшче булды. Без аңа яңа эшендә зур уңышлар телибез! Иҗади сәләте һәм зирәклеге яңа җиңүләргә алып барсын!
«Казан утлары» редакциясе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев