Рөстәм Галиуллин автор яңалыклары
-
17 ноябрь 2026 - 09:00
Гани генерал (повестьның дәвамы)
– Казакъстан дивизиясе үз йөзенә кызыллык китермәс! – 38 нче дивизия үз бурычын үтәр, иптәш полковник! Казакъ егетләренә, хуш исле чәй белән бергә, җан кергәндәй булды. Ганигә рәхмәт әйтеп, җылы карашлары белән озатып калдылар. -
16 ноябрь 2026 - 09:00
Гани генерал (повестьның дәвамы)
Көзге дала озын-озак кыш алдыннан соңгы җылы сулышын ала иде. Әрем катыш коры җир исеннән куерган һава иксез-чиксез киңлекләр өстендә тирбәлә, ара-тирә кошлар чыркылдавы, әллә нигә бер көчәеп алган җил тавышы гына сагышлы даланы уятып җибәрә. Шушы илаһи тынлык белән даланың әңгәмәсе мәңгелек агышның үзе ул... -
11 ноябрь 2026 - 09:00
Гани генерал (повестьның дәвамы)
Алар вакытны сузмый, юлга да чыктылар. Чанага утыргач та, Гани тирә-якка карашын йөгертте. Әмма шәһәрнең ярлы, буш урамнарында Вәли күренмәде. Менә шәһәрне чыктылар, җил күтәргән кар бураны офыкны томалады. Тургай артта калды, алда – чиксез ап-ак дала иде. -
9 ноябрь 2026 - 09:00
Гани генерал (повесть)
Хөкем утырышының тәртибе югалды, гаепләүчеләрнең фикер җебе чуалды. Трибунадагы хәрбиләр арасында бу вакыйганы кызыксынып тыңлаучылар белән беррәттән, йөзен сытып куючылары да күзгә чалынды. Хөкемнең башка юлдан китүенә канәгатьсез иде алар. Барысы да ап-ачык иде югыйсә. Гани Сафиуллин агымсуны гүя кирегә бордымыни! -
17 июль 2026 - 13:00
Ике Диләрә, ике Данир
Ә аннары... Дүртенче җәйдә мин аны танымадым. Ягымлы карашы җуелган. Көлүе дә башкача. Бу минем Диләрә түгел иде... Ахыр чиктә минем эзәрлекләүдән туйган Диләрә әйтте: − Мине оныт! Балачак уены тәмам! – диде. -
15 июль 2026 - 11:00
Әдрән
Эһ... Искәндәр акырыпмы-акыра. Төне буе без аны чиратлашып күтәреп чыгабыз. Йокының иң тәмле вакытында чырыйлап кычкырып җибәрә дә кулга алганчы тамак төбе белән акыра. Аннан инде бик озак тынычлана алмый. Таныш-белешләр: «Күз тиюдәндер, әбиләргә алып барып карагыз, өшкертегез, − ди. Барып карадык – файдасын күрмәдек. «Берәр чире бардыр, табибларга күрсәтегез», − дип киңәш бирүчеләр дә булды... -
22 июнь 2026 - 13:00
Фотосурәт (хикәя)
...Бу хатирәләрдән тизрәк котылырга теләп, фотоны ертып атмакчы идем дә ниндидер көч туктатты. Мин аны кабаттан альбомга, Сабан туенда үҗәтләнеп, гер күтәрергә тырышкан малай фотосурәте басылган газета артына яшердем. Иң кызыгы берничә көн узгач булды. -
8 май 2026 - 13:00
Көзге (хикәя)
— Кунакка кереп чыгыгыз бер... Мин шушы йортта торам. Ялгызым. Өченче катта. Унөченче фатирда... «Юк инде, кызыкай. Кырыкка җиткән абзаң белән шаярма инде син!» – дияргә дип авызымны ачтым, әмма телем бөтенләй бүтән сүзләр әйтте: — Күрше хакы – тәңре хакы. Чакыргач, кермәү ярамас. Кайчан соң? Кинәт бар гәүдәмне калтырау биләп алды. Соңгы тапкыр мондый куркумы, әллә сөенүме булган шушы хисне мин кайчан кичердем соң әле? -
4 май 2026 - 09:00
Боссоойко (хикәя)
Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды... -
10 ноябрь 2025 - 13:00
БӘЛЛҮР (хикәя)
– Эх, егетләр, минем кызымның исеме Бәллүр... иде бит... Бер ай элек вафат булды, бәгырькәем. Шул кайгыларым бераз таралмасмы дип чыктым бу сәфәргә дә. Миңлегали агай, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртеп алды. Сабырсыз Марат түзмәде: – Бу бәллүр люстра аны хәтерләтәме? – дип сорады. – Юк, егетләр. Сатучы кыз минем Бәллүремә шулкадәр, шулкадәр... охшаган иде... -
15 сентябрь 2025 - 15:00
«Өметебез – фидакарьләрдә»
– Язучылар берлегенә, чыннан да, зур өметләр баглыйм. Гомумән, язучыларның иҗатта гына түгел, милли тормышта да активлашуын теләр идем. Алар – халык күз алдындагы кешеләр, сүзләре үтемле. Әгәр телебезне саклауда битарафлык күрсәтсәләр, язганнарын кем укыр? -
1 сентябрь 2025 - 09:45
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин мөрәҗәгате
Бүген, баш мөхәррир буларак, кадерле журналым белән саубуллашам. Күңелгә моңсу, сагышлы мизгелләр бу. -
27 август 2025 - 11:00
Өй туе
Чәйнек инде ничәнчедер мәртәбә шаулап кайнап чыкты. Табын янында да сүз судан ким кайнамый иде. − Бармы соң бездә шәхесләребезнең кадерен белү?! – Йорт хуҗасының йомарланган йодрыгы баш очыннан туплар ядрәсе сыман узып-узып киткән саен иелеп калырга өйрәнеп җиткән идем инде. -
25 июль 2025 - 13:00
РӘФИДӘ (хикәя)
– Син начар малай түгел. Әмма да ләкин безнең марига бирә торган сеңлебез юк. Бер әйтүдән аңларсың дип ышанабыз. Тагын безнең өй каршында күренсәң, бездән яхшылык көтмә, – диделәр. Шуннан минем өчен иң кара көннәр башланды: Рәфидә бүтән безнең мәктәптә күренмәде. Ябыктым˗киптем. Түзә алмадым: тагын киттем. -
6 июнь 2025 - 13:00
ҮЗЕМНЕҢ ӘТИ (хикәя)
Әтиемнең үземнеке булмавын мин инде ике ел беләм.