Гани генерал (повесть)
Хөкем утырышының тәртибе югалды, гаепләүчеләрнең фикер җебе чуалды. Трибунадагы хәрбиләр арасында бу вакыйганы кызыксынып тыңлаучылар белән беррәттән, йөзен сытып куючылары да күзгә чалынды. Хөкемнең башка юлдан китүенә канәгатьсез иде алар. Барысы да ап-ачык иде югыйсә. Гани Сафиуллин агымсуны гүя кирегә бордымыни!
* «Каһарманнар дәвере» проекты кысаларында язылган әсәр.
1
Язгы кояш иртәдән нурларын жәлләми бүген. Хәер, аны язгы
дип әйтеп буламы икән? Җиһанда 1949 елның апреле хөкем сөрсә
дә, табигатьтә инде җәйнең коры сулышы аермачык сизелә. Яз
җилләренең иркә назыннан аерылырга теләмәгәннән, йөзе генә түгел,
күңеле дә карала төшкән соңгы кар түмгәкләренең дә, урамнар,
тыкрыклар буйлап яшәү, яшәрү хәбәрен таратып, җылы нурлардан
кытыкланып йөгерешкән гөрләвекләрнең дә эзе юк. Февральдә ишеп
яуган яңгырлар яз гомерен кыскартты быел...
Тула шәһәрендә көндәлек ыгы-зыгы купкан. Каланың Коммунарлар
урамы буйлап халык ташкыны агыла: йокысы ачылып бетмәгән
балалар мәктәпкә ашыга, сугыштан соң тернәкләнеп, бар көченә
эшли башлаган завод гудоклары эшкә чакыра. Бар да табигый,
бар да гадәттәгечә. Тормыш үз көенә ага: телисеңме-теләмисеңме,
шушы дәрья дулкыннары сине дә бөтереп ала, шул мәңгелек агышны
үзгәртәсе, гап-гади йомычкадай бөтерелмичә, зур корабтай йөзәсе
килә кайчак.
38 нче гвардия һава-десант корпусы командиры урынбасары,
генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллин, гәүдәсен төз
тотып, каланың аҗаган кайнагандай шаулап торган Коммунарлар
урамы буйлап атлады. Ул ашыкмый иде, иң әүвәл Алтын Йолдыз тагылган, генерал погоны ялтыраган кителенә, шуннан йөзенә
күтәрелеп караучыларга баш кагып, үзенә хас булганча ягымлы
елмаеп исәнләште. Ара-тирә каршысына очраган кече офицерлар,
солдатлар, иртәдән шәһәр үзәгендә ашыкмый гына җәяүле сәйран
кылып йөргән генералны күргәч, аягүрә честь биреп озаттылар.
Гарнизонның Офицерлар йортына якынлашкан саен хәрбиләр
ешрак очрый башлады. Гани капылт кына уңга борылып, Офицерлар
йорты каршындагы Коммунарлар бакчасына кереп китте.
Капкадан кергәндә, барельефтагы шигырь юлларын күңеленнән
укыды:
«Не плачьте над трупами павших бойцов,
слезой не скверните их прах.
Под знаменем тех же идей,
идите вы в бой до конца».
Соңгы ике елда Тула шәһәрендә яшәгәнлектән, 1861 елда ук
студентларның чуалышында актив катнашып, шуның өчен Санкт-
Петербург университетыннан куылган, Петропавел крепостена
төрмәгә ябылган Лиодор Пальминның бу юлларын яттан белә иде
генерал. 1918 елның языннан алып ун ел дәвамында гомерләре
фаҗигале өзелгән илле ике революционерның җәсәде мәңгелек сыену
тапкан бу бакчада.
– Һәр кеше тәкъдиренә язылганны яшәсә дә, күпме язмышлар
вакытсыз өзелә. – Бакча уртасында туктап калган Гани генерал
үзалдына шулай уфтанып алды. – Андыйлар күбрәк тә түгелме икән
әле? Һәрхәлдә, хәрбиләр арасында шулай!
Җәенке ябалдашлы карт имән артында Тула гарнизонының
Офицерлар йорты мәһабәт булып күренеп тора. Әнә шуның
Колонналар залында бүген Ганинең хәрби язмышы хәл ителәчәк,
генералның эше «Намус суды»нда каралачак.
«Гаҗәп бит, ә, дип уйлады Гани генерал. Әле кичә генә герой
булсаң, бүген инде баррикаданың икенче ягында – син».
Тормышның язылмаган үз кануннары бар шул. Менә монысы ак,
анысы кара дип кенә бәяләп булмый. Гадәттә, ул яхшы кеше, бу начар
күңелле адәм дип җиңел генә бәяләргә күнеккән без. Югыйсә барысы
да аермачык күренеп тора сыман: яхшы кеше дигәнебез игелекләр
кыла, башкалар сокланырлык, горурланырлык, рәхмәт әйтерлек эшләр
башкара. Начар дигәне дә бик тиз беленә кебек: башкаларны рәнҗетүче,
зыян салучы була ул. Әмма Гани бүген «Намус суды»нда ни сөйләр соң?
Аны нәрсәдә гаепләрләр? Ул шул нигезсез гаепләүләрдән үзен аралап,
акланырга тиеш булып чыгамы? Намус хөкеменең оештырылуы юкка
гына түгел, әлбәттә. Аның җитди сәбәбе бар.
Күптән түгел генә гарнизонда бер солдат егетне дезертирлыкта гаепләп, ачык суд оештырылды. Сугыш тәмамланып, инде бик күпләр
тыныч тормышка ияләнеп килсә дә, ул еллардагы гамәлләр әле дә
булса инә күзеннән үткәрелә, генераллар, өлкән хәрби җитәкчеләр
генә түгел, рядовой солдатларның да инде снаряд кыйпылчыклары
кебек чәрдәкләнеп, окоп чокырларында күмелеп калган гөнаһлары
кат-кат тикшерелә, һәр гамәл, һәр сүз төпченеп сорала, хатирәләр
кабат-кабат актарыла. Арада гаепсезләр дә бар, чыннан да, кыңгыр
эшләре кырык елдан соң калкып чыкканнары да юк түгел. Корпус
командиры урынбасары буларак, мондый ачык судларда Гани
генералга да еш кына катнашырга, кеше язмышын хәл итә торган
карарларны кабул итүдә үз сүзен әйтергә туры килә. Ул чактагы суд
утырышына да ул күңеленнән сызланып, эше каралачак солдатларның
киләчәк язмышы өчен борчылып килгән иде…
***
...Суд залындагы һәркемнең сулышыннан шом бөркелә, йөзләрен
күләгә төсе сырып алган, яңгыраган авазларда боз салкыннары сизелә.
Гаепләнүчеләргә генә түгел, гаепләүчеләргә дә кыен бу мизгелләрдә.
Кеше язмышын хәл итү уен-муен эш түгел. Күпме күз яше, рәнҗеш
ягылган аларга. Ә язмышның бумеранг кебек һәр гамәлеңне үзеңә
кире әйләндереп кайтара торган үзенчәлеге бар. Шуңа да һәр сүзеңне
дәлилле әйтергә, бары тик исбатланган фактларга гына таянырга
кирәк бу очракта.
Гани генерал дезертирлыкта гаепләнгән солдатның иелгән башына,
көмеш төсендәге чигә чәчләренә, тәмам сеңеп, кечерәеп калган ябык
гәүдәсенә кызганыч караш ташлады. Йөзен дә күтәрми бичара.
Генерал алдындагы гаепләү кәгазьләрен җентекләп укырга кереште.
Бу утырышта ул катнашырга тиеш түгел иде, көнендә генә әйтелде,
шуңа да «эш»ләр белән танышырга өлгермәде.
Гаепләүче тавышына бернинди аһәңнәр өстәмичә, тигез тавыш
белән укый да укый. Бу солдат 1942 елда Сталинград өчен аяусыз
сугышлар барган чакта дивизиядән аерылып калган, үзе теләп
әсирлеккә төшкән.
Гани 38 нче укчы дивизия солдаты турындагы язуга тап булуга,
тетрәнеп китте.
– Канат! – йокыга талдырып, күңелсез барган суд утырышы
залында кинәт вулкан атылып, лава ташып чыккандай булды: Гани
генералның тавышы инде язмышы хәл ителгәнгә исәпләп, гомеренең
алдагы еллары чәнечкеле тимерчыбык артында үтәчәк солдат
ягына күз ташламый утыручыларны сискәндереп җибәрде. – Канат,
бавырым! Син исәнмени?
Барысы да тын калды. Гаепләнүченең «гөнаһлары» белән
таныштырган хәрби бермәл тотлыккандай булды.
– Бу солдатны бик яхшы беләм! Минем дивизия егете. Ул дезертир
түгел! Казакъ егете Канат бу! Ординарец та булды берара. Мин сезгә
аның батырлыгы турында гына сөйли алам! Ул үз гомерен куркыныч
астына куеп, чолганышка эләккән полкны саклап калган егет. Без аны
үлде дип белдек. Исән икәнсең бит, Канат!
Йөзен капларга тырышып, керпедәй куырылып, ике кулы белән
башын тотып утырган казакъ егете башын күтәрде, шомырт кара
күзендә яшь бөртекләре ялтырап күренде, суырылып калган йөзендә
җыерчыкларын тагын да тирәнәйтеп, елмаюга охшаш хәрәкәт
чалымланды.
– Полковник Сафиуллин, – диде ул, үз күзенә, үз сүзенә ышанмыйча.
Аннары гына Гани генералның погоннарына игътибар итте. – Гафу
итегез, генерал-лейтенант Сафиуллин...
Гани генерал трибунадагы урыныннан торып, гаепләнүче янына
килде. Барысын да шаккатырып, солдатны кочаклап алды.
– Канат! Бавырым!
Залда ыгы-зыгы купты.
– Иптәш генерал, сез дезертирлыкта гаепләнүчене башка солдат
белән бутамыйсызмы? – Суд утырышын алып баручы Гани генералга
текәлде.
– Юк, әлбәттә! Ординарецны ничек танымыйм инде мин?! – Гани
генерал кулын казакъ егете җилкәсеннән алмыйча, сөйләп китте. –
Иптәшләр! Солдат гаепсез. Мин бу дивизиядә командир урынбасары,
аннары командир булдым ул көннәрдә. Ватан язмышы өчен коточкыч
авыр вакытлар иде ул... Сталинград язмышы кыл өстендә калган
көннәр. Менә шул чакта Алма-Атада тупланган 38 нче укчы дивизия
егетләре, шул исәптән Канат та, искиткеч батырлыклар күрсәтте...
Хөкем утырышының тәртибе югалды, гаепләүчеләрнең фикер
җебе чуалды. Трибунадагы хәрбиләр арасында бу вакыйганы
кызыксынып тыңлаучылар белән беррәттән, йөзен сытып куючылары
да күзгә чалынды. Хөкемнең башка юлдан китүенә канәгатьсез иде
алар. Барысы да ап-ачык иде югыйсә. Гани Сафиуллин агымсуны
гүя кирегә бордымыни! Күр үзен, ничек дәртләнеп, канатланып
сөйли. Кашлары җыерылган, кабаттан фашист армиясе белән орыш
мәйданына чыкканмыни!
Гаепләүче хәрби үз урынына утырды. Гани исә дивизия, бүген
дезертирлыкта гаепләнгән егет өчен генә түгел, үз язмышы да кыл
өстендә торган көннәргә кабаттан әйләнеп кайткан иде…
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН (1987) – язучы, драматург; Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе. Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. «Биш «ике»ле»,
«Юлларда җил ак иде...», «Васыять» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев