Логотип Казан Утлары
Хикәя

РӘФИДӘ (хикәя)

– Син начар малай түгел. Әмма да ләкин безнең марига бирә торган сеңлебез юк. Бер әйтүдән аңларсың дип ышанабыз. Тагын безнең өй каршында күренсәң, бездән яхшылык көтмә, – диделәр. Шуннан минем өчен иң кара көннәр башланды: Рәфидә бүтән безнең мәктәптә күренмәде. Ябыктым˗киптем. Түзә алмадым: тагын киттем.

Өч көн дәвам иткән халыкара чарадагы очрашулар, чыгыш ясаулар
алҗыткан иде. Cоңгы көнне безне тарлавыкка алып бардылар. Кавказ
тауларының серпантин юлларыннан күккә ашкан тау түбәләренә, кан
тамырларын чымырдатып алырдай упкыннарына сокланып, шушы
гүзәл тарлавыкка килеп җиттек. Бүген – хушлашу көне, саубуллашу
мәҗлесе.
Ташларга бәрелә-бәрелә, тау сулары челтерәп ага. Алар берничә –
кайсыларыдыр мул сулы, кайберләре үзән буйлап түбәнлеккә юл тоткан
инешкә оялып кына кушыла. Берсе исә, тау-кыяның үзеннән тибеп
чыгып, бөтенләй тамчылап кына тора. Ул мине шундук үзенә җәлеп итте,
ташлардан ташларга күчеп, янына ук килеп утырдым.
– Әйтерсең лә күз яше тама. – Якындагы тавышка сискәнеп борылдым.
Мари халкының вәкиле Рафидов фамилияле агай икән.
– Чынлап та охшаган шул, – дидем, аның белән килешеп.
– Ирләрнеке булырга тиеш бу. Бигрәк саф.
Әлеге чагыштыру икебезгә дә кызык тоелды. Безнең көлү авазларын
тарлавык та кайтаваз булып яңгыратты.
Ни гаҗәптер, чыгыш ясаганда, Рафидов агайга гел миннән соң сүз
бирделәр. Ул инде өлкән яшьтә, салмак итеп, сүзнең тәмен белеп сөйләшүе,
уйчан карашы, сирәгәя төшкән ак чәчләре аны чын мәгънәсендә зирәк
аксакал итеп күрсәтә иде. Рафидов агай һәр сүзен татар халкын мактаудан
башлап китә дә халыкара җыенны татарныкына әйләндерә дә куя. Аннан
соң чыгыш ясаган төрки кардәшләребез дә, халкыбызга мәдхия укып,
безнең мөгаллимнәрне, шәхесләребезне җылы итеп искә алалар. Үземне
мактаганга күптән инде кылым да селкенми, әмма читтә, башка милләт
кешесе татар турында шулай яратып, мактау-соклану сүзләре ирештерә
башласа, авызым колакка җитәрдәй булып ерыла, бу йомшаклыгымнан
котылыр әмәлне әлегәчә таба алганым юк.
– Сез бик төпле чыгышлар ясадыгыз, – дидем, әнә шул мизгелләрне
кабат күз алдымнан кичереп. – Безнең милләт турында әйтелгән сүзләрегез
өчен тагын бер кат рәхмәт!
Шартына туры китереп, мин дә мари халкын мактадым. Мондый
халыкара җыеннарда мактау сүзләренә саран булмаска кирәклегенә
төшенеп, бу җәһәттән шактый гына шомарып килә идем инде. Тырыш-уңган
булулары, гореф-гадәтләрне саклаулары, табигать белән бер сулышта яшәп,
күркәм холыкка ия икәнлекләрен тезеп чыккач, Рафидов агайның үзенә дә
чират җитте. Иң ахырдан:
– Сезнең бит фамилиягезгә кадәр шулкадәр үзенчәлекле! Ра-фи-дов!
Безнең татарда Рәфидә исеме шактый таралган, хәтта шуны да хәтерләтә!
– Ну, татарлар, сизгер дә халык соң үзегез! Чамаларсыңмы дип көтеп
йөргән идем.
– Әллә кыек атып, туры тидердемме?
– Өстенә бастың! Фамилиям Рәфидә исемле татар кызы белән бәйле
дә инде!
Мин, ялганын тотарга теләгәндәй, Рафидов агайның күзенә туры 

карадым. Аның күзе яшьле иде. Әле генә таш арасыннан тибеп чыккан тау
суыдай, ике бөртек күз яше керфекләреннән тамды. Гаебем бар кешедәй,
карашымны читкә бордым.
– Әйе, Рәфидәгә бәйле фамилиям, – диде Рафинов агай. – Тарихын
сөйлимме?
Минем сабырлыгым тәмам төкәнгән, әдәп саклап кына түзеп, дәшми
торам.
– Сөйләргә теләгегез булса, рәхәтләнеп тыңлар идем.
Рафидов агай без яңа гына ирләрнең күз яшенә охшаткан тау чишмәсенә
карап, салмак кына, бер көйгә сөйләп китте.
...Рәфидә – күрше авыл кызы. Татар авылыннан ул. Безнең Марида
алар шактый бит, беләсеңдер, булганың да бардыр. Без алар белән
аралашмадык, алар безнең белән дигәндәй. Сугышып яшәгән авылларны
беләм, ләкин без алай булмадык. Бәхетемә димме, бәхетсезлегемә
димме – аларның мәктәбен тугыз еллыкка калдырдылар, унынчыга
безгә килделәр. Күрдем дә гашыйк булдым шул Рәфидәгә. Бер күрүдә!
Ләкин мәхәббәтемне ничек аңлатырга? Аңа хатлар язар өчен татарчаны
тырышып өйрәндем. Ул башта миннән көлеп кенә йөрде. Аннан ничектер
үз итә башлады. Баштарак беркем дә сүз әйтми иде. Аңа язган мәхәббәт
хатларын әнисе күргәч башланды хәлләр. Рәфидәне өендә орышканнар,
минем белән сөйләшми башлады. Мәктәптә янына килергә оялам, бөтен
батырлыгымны җыеп, татар авылына киттем. Яз иде ул, март ае иде.
Кояш күзне чагылдыра – инде көннәр озынаюга бара. Кар өстенә күзгә
күренеп, ниндидер бер каракучкыл зәңгәр төс йөгерә, кыш аклыгын
мизгелләп җуя бара.
Урамда әрле˗бирле йөренүдән мәгънә юк, татар авылын беләм, озаграк
таптансаң, хәзер йортлардан иң әүвәл бабайлар, аннан апалар чыгып,
кемлекне, җиде бабаны төпченә башлаячаклар. Туп˗туры яшел йорт
ишегалдына уздым, тәвәккәлләп, ян тәрәзәне кактым.
Ян тәрәзәдә пәрдә ачылып˗ябылды, аяк тавышлары өйалдында ишетелде
дә кинәт ишек ачылды. Ике калын толымын ике якка үргән түгәрәк йөзле,
миңа көлемсерәп караган кызны күрүгә мин бермәлгә телсез түгел, тынсыз
калдым. Гәүдәм буйлап ниндидер калтырану узды, әллә ниткән дулкыннар
кубып-кабарып, аяк астын чайката башлады. Кыз мәхәббәт чокырын
балкытып, туры карап тора. Моңарчы мин мондый халәт кичергән кеше
түгел.
– Рәфидә ... – дидем үземә хас булмаган чит бер тавыш белән.
– Әйе, тыңлыйм...
Телем көрмәкләнде. Юл буе, алай гына түгел, инде ничә көннәр, төннәр
әйтергә теләгән, күпме әзерләнгән, ятлаган сүзләрем онытылды да куйды.
Бер-беребезгә карашып, тик басып тордык шулай. Тамырлар буйлап
ниндидер ләззәтле хис таралды.
– Рәфидә... Мин... мин...
– Кирәкми... – диде ул пышылдап һәм ниндидер бер шомлану белән ян
тәрәзәгә карап алды.
Өйалдының идән такталары шыгырдады. Кайдандыр яз җиле
ишегалдына үтеп кереп, йөземне җиңелчә сыйпап үтте. Рәфидәнең:

– Абыйлар! – диюеннән айнып киттем. – Кит, зинһар! Бүтән килмә!
Баш өстендә кояш көлә, аяк астында кар сулары ерганак булып ага, кыр
ягыннан салкынча җил исә. Аякларымны кадаклаганнармыни – кузгала
алмый торам. Юк, минем бу яшел йорт яныннан китәсем килми. Шулчак
пәрдә тартылып куйды: үткен күзләрем Рәфидәнең карашын тотып алырга
өлгерде. Ниндидер бер билгесез хистән дөньясын тетрәтеп, бер аваз
саласым килде.
Юл буе үземне куркаклыкта гаепләп, пешмәгәнлектә битәрләп, сүгеп
кайттым. Абыйларыннан куркып качуыма гарьләндем. Икенче көнне дә
киттем татар авылына. Капкадан узуга, ике абыйсы ике яктан эләктереп
алды:
– Син начар малай түгел. Әмма да ләкин безнең марига бирә торган
сеңлебез юк. Бер әйтүдән аңларсың дип ышанабыз. Тагын безнең өй
каршында күренсәң, бездән яхшылык көтмә, – диделәр.
Шуннан минем өчен иң кара көннәр башланды: Рәфидә бүтән безнең
мәктәптә күренмәде. Ябыктым˗киптем. Түзә алмадым: тагын киттем.
Ахырын сөйләп тормыйм: абыйлары сүз тота торган егетләр булып
чыкты...
...Рафидов агай, сөйләвеннән бүленеп, сагышлы күзе белән тутырып
карады. Аның карашында сукмагын җуйган юлчы билгесезлеге белән
беррәттән, ихлас яктылык чагылды. Сабырлык җепселләрем соң чиккәчә
киерелеп тартылган иде:
– Шуннан, ничек бетте соң бу хәлләр?
– Берничек тә, – диде ул тыныч кына. – Рәфидәне үз гомеремдә бүтәнчә
күрмәдем мин. Ләкин менә шул татар авылыннан тукмалып кайткан көннән
соң шигырь яза башладым.
– Ә фамилия? Рафидовның Рәфидәгә ни катнашы бар?
– Шигырьләрне мин Рафидов тәхәллүсе белән яздым. Унсигезем тулгач,
фамилияне дә Рафидовка үзгәрттем.
Мин Рафидов агай хикәятенең шулай тәмамлануыннан шулкадәр
канәгатьсез идем ки, чыраема ук язылды, ахрысы:
– Ошап бетмәде бугай бәяным?
– Аннары оныттыгызмы Рәфидәне?
– Юк. Беркайчан да! – Рафидов агай моңсу елмайды. – Вакыт барысына
да дәва диләр. Әйе, дәвалый, әмма йөрәктән алып ташлап булмый. Минем
барлык шигырьләрем дә, җырларым да Рәфидәгә багышланган.
– Гаҗәп кеше сез, – дидем башка сүз таба алмаудан. – Шулай татар
кызын сагынып, ялгызыгыз гомер кичердегезме?
– Ник ялгызым? Арняшам белән чөкердәшеп яшәдек, дүрт бала үстердек,
оныклар санында буталам инде хәзер.
– Ә Рәфидә?
– Ул да әби инде хәзер. Шул авылда яши.
– Чынлап та башка күрешмәдегезме?
– Юк. Бер күрәсем килгән иде дә, тәнкыйтьче дустым туктатып калды.
«Күңелеңдә шулай яшь, чибәр килеш сакланып калсын, югыйсә бүтән
шигырь яза алмаячаксың», – диде.
...Мәҗлес халкы безне эзли чыккан иде. Рафидов агай, ташлардан ташларга җитез генә күчеп атлады. Ничектер җиңеләеп калган, яшәреп
киткән кебек иде ул. Тагын бер кат сокланыр өчен тау-кыядан бәреп
чыккан чишмәгә борылып карадым. Шулчак эре генә саф тамчы тәгәрәде.
Ул, ни өчендер, мин белгән дә, белмәгән дә Рәфидәнең күз яше сыман
тоелды...

 

"КУ" 06, 2024

Фото: архив, unsplash

Фотода автор үзе.

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев