Гани генерал (повестьның дәвамы)
Көзге дала озын-озак кыш алдыннан соңгы җылы сулышын ала иде. Әрем катыш коры җир исеннән куерган һава иксез-чиксез киңлекләр өстендә тирбәлә, ара-тирә кошлар чыркылдавы, әллә нигә бер көчәеп алган җил тавышы гына сагышлы даланы уятып җибәрә. Шушы илаһи тынлык белән даланың әңгәмәсе мәңгелек агышның үзе ул...
***
Дала, әйтерсең лә, акыннар яратып җырлый торган иксез-чиксез
иркенлек дөньясы булудан туктаган, аны гамьсезлек биләп алган.
Тирә-якта бар да моңсу, бар да сагышлы. Бары үзен бердәнбер
хуҗа итеп тоеп алган җил генә битараф гамьсезлек белән ара-тирә
сызгырынып исә.
Якты киләчәккә тәмам өметен җуйган уналты яшьлек Гани
шулай да язмышының шундый борылыш алуыннан канәгать
иде. Әйе, абыйсын югалтуы бер генә мизгелгә дә башыннан
чыкмады малайның, әмма ул аны кайчан да булса табачагына,
очрашачакларына тәгаен ышана. Менә хәзер, шушы минутларда
ул җелеккә үткән ачлыктан, сукбай тормышыннан котылуына,
аздан гына төрмәгә эләкми калуына сөенеп куйды. Даладагы
ай кояштан сөйкемлерәк дип, юкка гына әйтмиләрдер казакъ
картлары. Кашлары җыерылып килгән, юка иреннәре сызыкка
калып сытылган, үтәли тишеп карый торган авыр карашлы булса
да, Абызның күңеленә Тургай даласын чолгап алган шәфкатьлелек,
рәхимлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары – барысы бергә сыйган
иде. Йөз-бите яргаланып беткән, шыр сөяккә калган кечкенә буйлы
татар малаена юл буе ара-тирә караш ташлап барды. «Киемнәре көл
капчыгын хәтерләтә, күзләре дә балаларныкы кебек түгел, ниндидер
ташка әйләнгән арыганлык күренә, – дип уйлады Абыз. – Ятимлек
– ул ата-ана булмау гына түгел, артыңа борылып карап, беркемгә
дә эндәшә алмау гаҗизлеге шул ул». Чит җирдә, туган авылыннан
бик еракта, абыйсын җуйган Ганинең бар килеш-килбәтенә менә
шушы ятимлек катыш ялгызлык ягылган иде. Кинәт бер ноктага
төбәлеп тын калган малайның җанын ничә көннәр, атналар, айлар
интектергән ачлык түгел, эчендәге әнә шул бернинди учак белән
дә җылытып булмый торган салкынлык телгәли иде.
Җантас энесе аңа бик зур җаваплылык өстәде бит әле: хуҗалыкта
ярдәме тияр дә тиярен, әмма ятим булса да, кеше баласы бит бу малай,
аның гомере Абызга йөкләнде дә куйды хәзер. Ул-бу булса, гөнаһын
кая куярсың, тәүбә-тәүбә?! Егетнең эшкә уңганлыгы кыяфәтеннән
үк чамалана, авырлык күреп үскән авыл малайларының һәр күзәнәге
хәбәр биреп тора шул – терекөмештәй җитез егет-малай юл буе бер
генә калкулыкны да, дала сулышыннан бөркелгән бер генә авазны
да күз уңыннан ычкындырмый күзәтеп, тыңлап бара, җил тавышына
да, юлдашы Абызның ара-тирә авыз эченнән көй сузып алуына да
битараф түгел.
Алар авылга кайтып җиттеләр – йортлар ягыннан искән җил
янган кизәк исен тарата иде. Абыз сүзсез генә йорт-землянкага таба
ишарәләде – әйдә, үт, дигәнне аңлата иде бу.
Өй эче караңгы, анда сарык йоны, әчегән сөт исе аңкый, иң мөһиме, җылы бөркелә иде. Башына яулык бәйләгән, искергән озын күлмәкле
хатын аңа сүзсез генә әйрән салынган савыт сузды.
– Баян, хатыным, – диде Абыз.
Баян хатын сизелер-сизелмәс кенә елмайгандай итте. Гани,
комсызлыгын тыярга тырышып, әйрән эчте. Буш ашказанында учак
яктылармыни – ниндидер ут ялкыны кабынып, бөтен эчен пешерә
сыман иде. Баян хатын аңа, аучы кулына эләккән яралы ерткычны
кызганган сыман, тыныч кына жәлләп карап торды.
Иртәгәсен Абыз Ганине утар янына алып чыкты.
– Мал бага алырсыңмы? – дип сорады ул гади генә.
Гани башын селекте. Шул көннән башлап, ул Абызның батрагына
әйләнде.
Даладагы тормыш борынгы, ниндидер какшамас бер көйгә
буйсынган кебек. Ул үткәннәрдә казынмыйча, киләчәкне вәгъдә
итмичә, ничектер талгын гына ага да ага. Яз җитү белән,
Ганинең тормышы да шундыйга әверелде: һәркөнне таң атканда,
көнчыгышта шәфәкъ сызыгы пәйда булганда, көтүне куып чыгара
да иртә белән таш кыяларга охшап калган сарыкларны далага
куып алып китә.
Көн дә бер үк галәмәт кабатлана: менә кыштырдашып, байбаклар
таралыша, кыр тавыклары кычкыра, әле сулышында төн суыгын
саклаган чәнечкеле җил, кылганнарны уятып, дала буйлап сәйранга
чыга.
Гани даладагы калкулыкларның яшьтәше сыман тоелган һәм
һәрвакыт диярлек сүзсез, тын гына атлаган Мирас исемле көтүче
карт белән якынаеп китте. Уйчан карашлы, чәчләре, сакал-мыеклары,
кашлары көл төсендәге, салмак хәрәкәтле карт Ганине даланы тоярга
өйрәтте. Юк, ул аңа әкиятләр дә, риваятьләр дә сөйләмәде, барысы
да ничектер табигый, үзеннән-үзе килеп чыга иде. Берничә мәртәбә,
далада ком бураны купкач, көндез кояшка, кичен йолдызларга карап,
ничек итеп юл табарга икәнлеген күрсәтте. Берсендә, байбак тоягы
эзеннән чамалап, су табарга өйрәтте. Көтүдән аерылып калган
сарыкны сызгырып, кире кайтаруны да аннан белде Гани. Мирас
карт даланы тыңлый, ишетә белә иде. Яңгыр буласын да ул алдан
ук сизә:
– Җил үзгәрә, – ди андый чакта, ишетелер-ишетелмәс. Чыннан да,
бик тиздән әллә каян яңгыр болытлары пәйда була.
Бик сирәк кенә, аеруча сагышлы, моңсу чагында Мирас карт әкрен
генә шигырь көйли. Ул аны сузып, тартып, бик озаклап, тәмен белеп
сөйли. Аннары исә, ниндидер бер канәгатьлек хисе белән шул тезмә
юлларны бастырыклап куя:
– Абай ақын жақсы айтты!..
Абыз кырыс иде, әмма искиткеч гадел булды. Үз эшен җиренә җиткереп башкарган Ганигә ризыкны үзләренеке кебек үк тигезләп
бүлде. Егет тә Абыздан әллә ни өмет итми: кайда туры килсә, шунда
кунып йөргән, ачлы-туклы уздырган соңгы бер ел вакыттан соң,
баш астында мендәре, өстендә түбәсе, җан асрарлык тәгаме булган
тормыш оҗмахтай тоела аңа.
Баян бер-бер артлы дүрт бала тапса да, барысы да никтер бик аз
гына яшәп, бакыйлыкка күчкән. Ир белән хатын күзендәге сагыш,
әрнү, билгесезлек, кырыслык чалымнарының бергә укмашу хикмәте
дә әнә шул сәбәптәндер, мөгаен. Шулай да Баян торган саен Ганигә
карата мәрхәмәтлерәк була барды: кайчакта, Абыз күрмәгәндә,
кесәсенә бер кисәк сарык мае яисә бер уч эремчек сала иде. Ире кебек
үк, Баян да аз сүзле, әмма аның карашы да, куллары да җылы иде.
Бервакыт ул Ганигә терсәкләре ямаулы, иске, әмма җылы бишмәт
бирде.
– Яхшы киемсез дала кабер белән бер ул, – диде Баян. Аның
сүзләрендә әнисенең җылысын, назын тойгандай булды Гани.
Кичләрен, терлекләр кайтып, землянкада учак кабызып
җибәргәч, Абыз кайчак кулына думбыра ала. Ул билгеле көйләрне
уйнамый, дала юлын хәтерләткән үзенең иксез-чиксез моңсу
җырларын көйли. Абызның авызыннан чыккан калтыравык
авазлар төрле буыннарның күчмә тормышы, өметләрнең юкка
чыгуы, шул ук вакытта кылган көлләре арасыннан һәрчак яңа
ышанычның ук кебек атылып чыгуы хакында сөйли иде. Гани аның
уйнаганын сихерләнеп, учак янында бөгәрләнеп ятып тыңлый,
Абыз авызыннан чыккан һәр сүз, думбырада яңгыраткан һәр көй
әти-әнисен, туган җирен, инде менә абыйсын югалту ачысыннан
бушап калган күкрәгенә тула бара. Юк, аңа рәхәт тә түгел, бу
җырлар аңа шатлык та бирми, күңелен дә юатмый. Әмма һәр
күзәнәгенә үзенең борынгы һәм олы нәрсәнең, бу җирнең, күкнең,
мәңгелек әйләнешнең бер өлеше икәнен тою хисе урнаша бара иде.
Ул хисләр куера барган саен, Гани чикләренә күз күреме җитмәгән
далада күңеленә урын таба алмады, аңа көннән-көн кысанрак тоела
иде. Дала зирәклеге белән ныгыган зиһенендә зур эшләргә алыну,
зур тормышта кайнау теләге көчәйгәннән-көчәйде. Абыйсын эзләп
табу уе да ныгыганнан-ныгыды.
Беркөнне, сарык көтүен Тургайга якынрак куганда, балчыктан
ясалган диварда элмә такта күреп алды. Анда кызыл буяу белән
«РКП(б) өяз комитеты» дип язылган иде. Ул бу хәрефләрне,
иреннәрен сак кына кыймылдатып, кат-кат укыды. Кан тамырлары
буйлап дулкынлану, калтырану узганын тойды Гани. Ниндидер өмет
чаткысы, аннан да бигрәк кызыксыну уянды аның күңелендә. Далада
төтен эзләргә мәҗбүр иткән исән калуга омтылыш кебек иде бу хис.
Бары бу яңача, башка төтен иде…
***
Көзге дала озын-озак кыш алдыннан соңгы җылы сулышын ала
иде. Әрем катыш коры җир исеннән куерган һава иксез-чиксез
киңлекләр өстендә тирбәлә, ара-тирә кошлар чыркылдавы, әллә нигә
бер көчәеп алган җил тавышы гына сагышлы даланы уятып җибәрә.
Шушы илаһи тынлык белән даланың әңгәмәсе мәңгелек агышның
үзе ул...
Абыз Ганине бүлдерми тыңлады. Егет тәэсирләнеп сөйләде дә
сөйләде. Укуга хирыс, терекөмештәй җитез, кызыксынучан татар
егетенең гомер буе сарык көтмәячәген Абыз үзе дә бик яхшы
аңлый иде. Алай гына да түгел, белем алу, зур эшләргә тотыну,
олы дөньяга чыгу дигән сүзләрдә Ганинең туган ягын, үз авылын,
кан кардәшләрен сагыну, алар белән тизрәк күрешү омтылышы
ятканын да чамалый. Бу табигый хисләрне Абыз үзе дә хуплый,
менә ул үзе Гани сөйләгән урманнары, болыннары, иген кырлары,
елгалары-күлләре булган Казан артында яши алыр идеме? Офык
чите күренмәгән, иркенлегенә күз күреме җитмәгән, һәр кылганы,
калкулыгы җанга якын шушы даладан читтә гомер итәр идеме ул?
Юк, үз теләге белән шушы кендек каны тамган җирдән чит якларга
аягын да атламас иде Абыз. Өстәвенә, Гани әле абыйсын да югалтты.
Җантас никадәр генә эзләсә дә, Вәлине таба алмады: кояш күрде, ай
алды егетне, суга төшкәндәй, юк булды. Шушы яктан гына килеп
карасаң да, бу татар егете никадәр бәхетсез, дип уйланды Абыз.
Аның менә энесе Җантас исән, бер авылда яшәмәсәләр дә, гел
күрешеп, ярдәмләшеп торалар. Тургайга базарга барган саен, хәл
белешми калганнары юк.
Беркөнне Абыз егетне иртәрәк уятты.
– Ни булды? – дип борчылып сорады Гани. – Сарыклар исән-
саудыр бит?
– Исәннәр, – диде Абыз коры гына. – Тургайга барабыз. Җыен,
көзге дала яктыда юл йөргәнне ярата.
– Әллә абыемнан хәбәр бармы? – Гани, ниндидер яхшы хәбәр өмет
итеп, Абызга текәлде.
– Җантас янына барабыз, – диде Абыз, гадәттәгечә хисләргә
бирелмичә.
Милиция бүлегенә кергәндә, Ганине тагын бер калтырану биләп
алды. Әйтерсең лә тагын ниндидер кырын эш белән эләккән, барысы
да аңа угрыга, каракка, җинаятьчегә караган кебек төбәлгәннәр сыман
тоелды. Хәер, әле кайчан гына шушы шыксыз бинага угры буларак
мәҗбүри алып кергәннәр дә иде аны. Мөгаен, гомере буе озата бара
торган иң хурлыклы гамәле шул булырдыр аның.
Җантас Абызның сүзләрен елмаеп тыңлады:
– Әле кайчан гына угрылыкта тотылган бу татар егетенә ярдәм итә алмассыңмы дип, үзем мөрәҗәгать иткән идем, хәзер син килгәнсең.
Әйдә, тырышып карыйк, – диде ул.
Арбага утырып, дилбегәне кулына алгач, Абыз, үзе дә сизмәстән,
артка борылып, Ганигә карады. Даланың барлык зирәклеген,
матурлыгын, кырыслыгын үзенә туплаган чем кара күзләрендә яшь
тамчысы ялтырый иде аның. Гани аның кочагына ташланды. Абыз
каты, бирчәйгән куллары белән аның башыннан сыйпап алды да
аркасына каты гына кагып:
– Бақытты бол, бала! – диде. Аннары, Ганине этеп җибәрде дә,
дилбегәсен кагып, юырттырып китеп тә барды.
Гани ат урам чатында борылганчыга кадәр аның артыннан карап
калды.
– Киттек, егет, – диде Җантас, аның җилкәсенә кагып. – Олы юлга
елап аяк басмыйлар.
Шунда гына Гани үзенең бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен
абайлап алды.
Җантас сүзе белән Ганине Тургай ВКП(б) өяз комитетына
рассыльный итеп эшкә кабул иттеләр.
Баштарак канцелярияләр, телеграммалар, кинәт яңгырап, телефон
шалтыраган тавышлары һәм тәмәке төтене исе дала тынлыгына, җил
тараткан хуш исләргә күнеккән Ганинең колагын тондырды, күкрәген
кысты. Шулай да шушы ыгы-зыгылы, кайнап торган тормышка ул
бик тиз кереп китте, яңаны сеңдерү теләге көчле иде анда.
1923 елның августында, дала өстендәге һава эссе кояш нурларыннан
кайнап, Тургай елгасы күзгә күренеп саеккан көннәрдә, унсигез яшен
яңа тутырган Ганине Оренбургка – казакъ кадрларын әзерли торган
совет-партия мәктәбенә укырга җибәрделәр.
Әле ике ел элек, абыйсы Вәли белән сукбайлыкта йөргәндә,
Оренбург шулкадәр шыксыз, салкын, җансыз шәһәр булып тоелган
иде. Бу юлы исә Гани аны бөтенләй башкача күрде: таш диварлар
гүя гүләп тора, һәркайдан күмер, типография исләре аңкый сыман.
Әйтерсең лә шәһәрне алыштырып куйганнар. Абыйсын Оренбургта
да эзләде Гани, авылга да кайтмаган – беркайда да юк иде Вәли.
Исәнме икән инде ул? Ярый ла Гани юлында мәрхәмәтле кешеләр
очрады, ә Вәли һаман да сукбайлык тормышын дәвам итсә? Шулай
да ул күңелендәге шик-шөбһәләрне куып, абыйсы һәм башка
туганнары хакында да якты уйларга гына урын калдырырга тырышты.
Һичшиксез, Вәли дә шушы илнең кайсыдыр төбәгендә, шәһәрендәме
яисә берәр авылдамы, үз сукмагын, юлын эзлидер, нәкъ аның кебек
үк кайчан да булса очрашу хакында хыялланадыр дип фикер йөртте.
Гани дә, казакъ егетләре дә укуга ныклап ябыштылар:
политэкономия, революцион хәрәкәт буенча лекцияләр, тәмәке
тарту урыннарындагы йодрык сугышына кадәр илтеп җиткерә язган бетмәс-төкәнмәс бәхәсләр, даланың төрле төбәкләреннән җыелган
шау-шулы, күзләре янып торган егетләрнең якынлыгы, туганлыгы
– болар барысы да белемгә һәм яңа тормышка яхшы мәгънәсендә
комсызлык кичергән Ганинең күзаллауларын киңәйтеп җибәрделәр.
Төгәл өч елдан, кулында таныклыгы булган яшь кадрны партиянең
Җидепулат (Семипалатинск) губкомына, ә аннан Бөхтәрмә өязенә
РКСМның өяз комитеты инструкторы итеп эшкә җибәрделәр.
Партия җитәкчелеге аңа яшь казакъ мәгърифәтчеләрен хәзерләү
мәктәбе мөдире вазифасын һәм партиянең күчмә мәктәпләре белән
җитәкчелек итүне ышанып тапшырды.
Казакъчаны үз ана теледәй яхшы төшенеп алган Гани монда
да бик тиз үз урынын тапты. Яшь, белемгә омтылган җитәкчене
аеруча казакъ далалары кочагында үскән егет-кызлар үз итте. Күчмә
партия мәктәпләре белән иң ерак авылларга юл тотканда, Абыз
агайның, Мирас картның сүзләре, киңәшләре, дала сулышын тоя
белү тәҗрибәсе гел ярдәмгә килде. Учак янында, пинжәген салып
куеп, көтүчеләр белән аңлаешлы телдә сөйләшә-фикерләшә алуы,
һава торышы үзгәрүен җилне тыңлап белүе, ишетүе, аннан да бигрәк,
совет власте законнарын һәм белем алуның әһәмиятен балаларга гади
итеп аңлата алуы аның абруен арттырды.
Бер ел күз ачып йомганчы үтте дә китте. Ганине Совет Армиясенә
чакырдылар. Украинадагы Проскуров шәһәренә, легендар беренче
Кызыл казак дивизиясендә хезмәт итү көтә иде аны.
Дала буйлап поезд чаба. Караңгылык юрганы ябылган дала өстенә
йолдызлар сибелешкән. Бала чагында йолдызларга карап сихерләнгән
малайны Мирас карт алар белән сөйләшергә, караңгы төндә шулар
ярдәме белән юл табарга өйрәтте. Кичләрен, тынып калган дала
тынлыгын бозарга кыймыйча янган учак янында, Абыз агасы яшәү
мәгънәсе, югалту ачысы, киләчәккә өмет турында үзеннән чыгарып
әкрен генә җырлар җырлады. Кышкы дала буйлап чәнечкеле җилләр
кар тузгытып йөргән чатнама суык көннәрдә, землянка эчендәге
җылылыкны тагын да көчәйтеп, Баян хатын Гани кулына, аналарча
кайгыртучанлык белән, эремчек кисәге сузды...
– Сау бул, дала, сау булыгыз, туганнарым, бавырларым, – диде
Гани һәм, керфекләренә эленгән яшь тамчысын бармаклары белән
сөртеп алды. – Гомерем ахырынача сезгә – казакъ җиренә – рәхмәт
укырмын!..
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев