Гани генерал (повестьның дәвамы)
Алар вакытны сузмый, юлга да чыктылар. Чанага утыргач та, Гани тирә-якка карашын йөгертте. Әмма шәһәрнең ярлы, буш урамнарында Вәли күренмәде. Менә шәһәрне чыктылар, җил күтәргән кар бураны офыкны томалады. Тургай артта калды, алда – чиксез ап-ак дала иде.
2
1942 елның июле. Кояш рәхимсез кыздыра. Көндез далада
эсселеккә чыдый торган түгел. Хәтта төннәрен дә бөркү. Сугыш
кырында исә хәлләр тагын да катлаулырак – немецлар Сталинградка ыргыла. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан ташкын булып килгән
дошман гаскәрләре оборонаны өзә, шәһәргә якынлашканнан-
якынлаша бара. 22 июльдә Югары Башкомандующий рөхсәтеннән
башка чигенү тыелган приказ да чыкты хәтта.
Бер ай элек кенә 38 нче укчы дивизия командиры итеп билгеләнгән
полковник Гани Сафиуллинга оборона боҗрасына урнашып, дошман
танкларына һәм пехотасына төньяк-көнчыгышка үтеп чыгарга ирек
бирмәү бурычы билгеләнде.
Әлеге 38 нче укчы дивизия исеме бирелгән хәрби берләшмә сугыш
башланган көннәрдә Алма-Атада оешкан, шуңа да казакъ егетләре
анда шактый иде. Казакъ якларында гомеренең берничә елы узган
Гани тугандаш халыкның телен дә, гореф-гадәтләрен дә яхшы белә,
шуңа да дивизиягә иң әүвәл командир урынбасары булып җибәрелсә
дә, ике ай үтәр-үтмәстән, аны командир итеп билгеләделәр.
Сталинград өчен сугыш барган көннәрдә дивизиягә казакъ
халкының хаты килеп төште. Дивизия штабында аны Гани үзе
кычкырып укыды.
«Кадерле сугышчылар – казакъ халкының уллары, шәһәрне
саклаучы батырлар! Сез, Кызыл Армиянең бик күп сугышчылары
белән берлектә, совет халкының сөекле шәһәрен саклыйсыз.
Барлык совет халкының уйлары-фикерләре сезгә юнәлгән, ирек
сөюче барлык кешелек дөньясы өмет белән сезгә карый. Казакъстан
хезмәт ияләре дә зур өмет белән сезгә мөрәҗәгать итә. Үзенең илен
бөтен күңеле, бөтен җаны белән сөймәгән казакъ – начар адәм
ул. Шәһәргә ыргылган фашист танклары алдында каушап калган,
чигенгән казакъ – әшәке җан ул. Бу шәһәрне Идел ярындагы гади
шәһәр генә дип уйлаган казакъ та әшәке адәм булыр. Юк, Сталинград
– совет халкының тимер йодрыгы, тимер кулы ул...
Сугышчы казакъ егете! Бел, моннан ары чигенергә урын юк...
Куркаклар һәм паника күтәрүчеләр рәхим-шәфкать көтмәсеннәр,
аларга мәрхәмәт булмас...
Идел шәһәрен саклаучылар арасында паникага бирелгән бер
генә сугышчы да, бер генә куркак та булмасын. Казакъстан хезмәт
ияләре сезнең арагыздан берәү дә дошман каршында куркып, каушап
калмас, үз Ватанына хыянәт итмәс, үзен хурлыкка калдырмас дип
ышаныч белдерәләр. Мәскәү тирәсендә 28 герой-панфиловчы явыз
дошманга каршы ничек сугышкан булса, сез дә бу шәһәр өчен шулай
сугышыгыз!
Сталинградны дошманга бирмәгез! Бер адым да чигенмәгез!..
Бөек Ленин байрагы астында Ватаныбыз өчен, явыз дошманны җиңү
өчен, алга!»
Гани хатны укып бетерде дә, барысын да гаҗәпләндереп, казакъча
мәкаль әйтеп куйды:
– Ел ұлсыз болмас, жер гүлсіз болмас!
Казакъ егетләре, елмаешып, баш какты.
– Казакъча белмәүчеләр өчен әйтеп бирим: «Ил улсыз булмас,
җир гөлсез булмас», – диде Гани. – Ягъни батырсыз халык булмас,
гөлсез җир булмас. Бу хат белән дивизиянең барлык сугышчылары
да танышсын!
Әле дошман гаскәрләре күренми, шулай да көньяк-көнбатыш
ягыннан еракта бик каты атышлар ишетелә. Дивизия оборонага
урнашты. Разведчиклар хәлне аныклау өчен төнгә каршы юлга
чыкты. Зур давыл алдыннан була торган шомлы бер тынлык хөкем
сөрә иде.
Фронт штабы белән элемтә начар эшли, Ганине инде икенче көн
йокы алмый. Әлегә дошманның разведка самолётлары да күренми.
Гани штабтан чыкты да, җиргә чалкан ятып, караңгы күккә текәлде.
Июль челләсе. Бөркү һава тынны кыса. Һәй, тыныч заманнар
булсамы? Күк йөзендәге ай да елмаеп карый, йолдызлар да сөенешеп
җемелдәшә сыман тоелыр иде. Их, туган авылында чагы булсамы?
Мондый кичтә Симет елгасында колач салып рәхәтләнеп йөзәр иде
бер...
– Иптәш полковник, инде икенче көн йокламыйсыз. Черем
итеп карамыйсызмы соң? – Гани үзенә казакъча әйткән сүзләрдән
чынбарлыкка кайтты.
– Ә-ә-ә, Канат бавырым, синме? – Янында ординарец басып тора
икән. – Йокы алмый шул. Үзең ник ятып алмыйсың? Алдагы көннәрдә
йокы тәтемәс безгә...
– Мине дә йокы алмый, иптәш полковник. Бүген сез казакъ мәкален
урынлы әйттегез. Безнеңчә кайдан шулай яхшы беләсез?
– Бер шигырь дә беләм әле. Кемнеке икәнен әйтә алырсыңмы? –
Гани, җиргә кырын ятып, салмак кына шигырь сөйли башлады:
Була шундый рәхәт чагың,
Эчтә кайгы басыла,
Шат сәгатьләр килә тагын,
Күк болыттан арчыла.
Саф чишмәдәй булса гомрем,
Чылтырап агар идем мин,
Бетмәсме дип күңел керем,
Юып карар идем мин.
Җан уяна, күз ачыла,
Таңнар ата, көн килә.
Гөрләвектәй сүз агыла,
Якты акыл көч бирә…
Гани, шигырьнең яртысына җиткәч, капылт кына сөйләүдән
туктады да сорап куйды:
– Кемнеке икәнен беләсеңме?
– Безнең Абай бит бу! – Ординарец Канат куанычыннан кычкырып
җибәргәнен сизми дә калды.
– Әйе, казакъның бөек шагыйре Абайныкы, – диде Гани, елмаеп.
– Жердің сәні – егін, ердің сәні – білім.
– Шулай, – дип җөпләде аны Гани. – Җир бизәге – иген, ир бизәге
– белем.
– Безнеңчә ничек шулай яхшы беләсез соң?
– Сезнең якларда яңадан тудым дисәм дә буладыр, Канат бавырым.
Иркен казакъ даласы мине ачлыктан коткарып, гомеремне саклап
калды…
***
Сабый чагында да, инде үсмерлек яшенә җиткәч тә, Гани беркайчан
да туган авылыннан читкә китәрмен, дип уйламый иде. Дөньяның
кайдадыр ерак бер почмагына барып, чит кешеләр арасында яшәү
турындагы уй аңа Кояшка, Айга, йолдызлар янына күтәрелү кебек ят
тоела иде. Туган авылында бар да таныш, бар да якын: җәйге эсседә
хуш исле үләннәр бөркеп торган болыннар, көз җитүгә алтынланып
яткан иген кырлары, бормаланып аккан Симет елгасы... Тәбәнәк,
вакытлар уза барган саен бурасы карала төшкән йортлар, алардан
бөркелеп чыккан яңа пешкән икмәк исе, ишеп яуган яңгырдан соң
таралган саф һава – барысы да газиз, күңелгә якын. Менә шушы җирдә
балаларга белем бирермен, үз авылымда гомеремнең ахырынача
яшәрмен дигән уй кечкенәдән күңеленә кереп урнашты аның.
Әмма адәм баласы тәкъдиренә язылганны күрә. Көтмәгәндә, күк
йөзе юеш киндер кебек салынып төшкән салкын көзге көннәрнең
берсендә, аларның йортына зур кайгы килде. Унөч баласын ятим
калдырып, газиз әниләре бакыйлыкка күчте. Кинәт булды ул, әле
кайчан гына йөгереп йөргән әнисе кинәт сүлпәнләнде, йөзеннән
алсулык качты, аннан урын өстенә ятып, үтәли җил иркенә
калдырылган шәм кебек, әкрен генә сүнде. Ганигә ул чакта нибары
унөч яшь иде; унөч бертуган, һәркайсы авыр хәсрәтне үзенчә
кичерде, унөч бала йөрәгенә әниләрен югалту сагышы мәңгелеккә
кереп урнашты. Гани эченнән, тавышсыз гына сыкрады. Елга буена
барып, көз суыгы үзәгенә үтеп кергән болганчык суның ашыга-ашыга
кызгылт-сары яфракларны каядыр алып китүен озаклап күзәтте.
Әйтерсең лә шушы яфраклар белән алар йортындагы җылылык,
тынычлык, иминлек тә китеп бара сыман иде.
Әтиләре Биккенә, тамырыннан чабылган агач шикелле, бөкрәеп,
берничә көн эчендә дистә елга картайды. Бәла ул беркайчан да ялгызы гына йөрми – әнисез тормышка, аның йомшак тавышы
ишетелмәгән тынлыкка ияләшә башлаганнар гына иде, ачлык зәхмәте
килде. Баштарак ул кое янында күрше апалар, әбиләр пышылдашып
сөйләшкән, кайдадыр читтәге, аларның авылыннан ерактагы сүз,
әкият кебек яңгырады. Аннары ул чынбарлыкның үзенә әверелде.
Игеннәр көйде, җир кипте, үләннәр корыды, пешкән ипи исе юкка
чыкты, авыл тынып калды.
Ачлык үзеннән дә куркынычрак юлдашын иярткән булып чыкты
– ачлыктан шешенеп, балаларын тулы ятим калдырып, Биккенә дә
бер иртәне соңгы сулышын алды. Йортта бу кадәр тамакка ризык
җитми, авылда калу – үлем авызына карап яту белән бер иде: Вәли
абыйсы белән Гани, икәү, авылдан чыгып китәргә карар кылдылар.
– Казанга барып карыйк, тамак ялгарлык эш табылмасмы? – диде
Вәли.
Абыйлы-энеле ике егет, буш биштәр асып, сагышка сарылган
башларын түбән иеп, олы юлга атладылар. Тормыш уты сүнеп барган
авыл аларны тын гына озатып калды.
Казанда базар, вокзал тирәсендә хәер сорашып, кайда урлашып,
кайбер көннәрдә вак-төяк эшкә ялланып, атна-ун көн узды, әмма
тамак туйдырырлык та ризык таба алмадылар. Үзләре кебек үк
сукбайлардан Ташкент ягында хәлләрнең иминрәк булуын, анда
җиләк-җимеш бакчалары барлыгын ишетеп, ике егет ерак юлга
тәвәккәлләде. Иң әүвәл алар урау юллар белән Оренбургка барып
чыктылар. Шау-шулы бу шәһәрдә дә һәркем үз кайгысына баткан,
ачлыктан тилмереп йөргән ике сукбай егеттә берсенең дә гаме юк
иде. Инде көзге җилләр исә, алар шәһәр урамнарында болай да
ачлыктан каңгырап йөргән Вәли белән Ганинең җелегенә үткәндәй
булды. Калада эш юк иде, шулай да поездга эләгеп, көньякка юл
тота алдылар. Көньяк кояшы астында кайнап торган Ташкентка
эләгү бәхетенә ирешсәләр дә, сукбайлыкта йөргән егетләргә монда
да көн булмады: эш юк, кесәләре буш, базар тирәсендә урлашып,
бакчалардан җиләк-җимеш капкалап кына җан асрау кыен. Казакъ
далаларында байларга батрак булып ялланып, ачтан үлмәслек эш табу
мөмкинлеге турында ишетүгә, Вәли белән Гани кабат юлга чыкты.
1921 елның декабре. Иксез-чиксез казакъ далаларыннан сызгырынып,
чәнечкеле җил исә. Тургай зур авылны хәтерләткән кечкенә генә шәһәр
икән, йортлары тәбәнәк, әйтерсең лә шушы котырынып искән җилдән
качып, җиргә сыенганнар. Күбесенчә яссы түбәле, балчыктан салынган
йортларның миченнән пар бөркелә. Тар урамнар буш – мондый көндә
юньле хуҗа этен дә урамга чыгармый. Вәли белән Ганинең кая барсалар
да, юллары базардан башлана, шушы чатнама суыкта кемне дә булса
очрату өмете белән шунда юнәлделәр.
Базар зур түгел, шулай да анда терлек, ит сатучыларны күрүгә, егетләрнең эченә җылы кергәндәй булды. Әле бер сатучыга, әле
икенчесенә барып, сүз кушып карасалар да, салкыннан куырылып
килгән, ачлыктан шыр сөяккә калган егетләрне усал сүгенеп куып
җибәрделәр.
Җилкәләрен салындырып, базардан чыгып барганда, егетләрнең
күзе читтәрәк шелпеккә – татар җәймәсенә охшаган тәгамга төште.
Базык буйлы адәм, битләрен угалый, таптанып ала – бик тиздән
сәүдәсен тәмамлап, җылы өенә кайту мизгелләрен көтә, шелпекләре
берән-сәрән генә калган. Шелпек исеннән исергән кебек булды
егетләр: май күргән мәчедәй якынлашып, һәркайсы икешәр шелпек
эләктереп тә алдылар.
– Угрылар! – дип кычкырды сатучы казакъ. – Каракларны тотыгыз!
Гани белән Вәли, хәлсез аякларын бозлы юлдан көчкә шудырып,
базардан ераккарак йөгереп китәргә тырыштылар. Артта кычкырган
тавышлар тынмады. Кинәт урам чатыннан шинель кигән ике кеше
килеп чыкты. Вәли, каяндыр үзендә көч табып, тар тыкрыкка
ташланды, кар баскан ишегаллары аша күз уңыннан югалды. Гани
исә абынып егылды, шелпекләре кар өстенә тәгәрәде. Шинель кигән
ике ир-ат аның ике ягыннан тотып, милиция бүлегенә сөйрәп алып
киттеләр.
Җылы бүлмәдә тәмәке, сарык тиресе һәм юеш киез итек исе аңкый
иде. Ганине дивар буендагы каты урындыкка утырттылар. Салкыннан
һәм хурлыктан калтыранып, бөкрәйгән килеш, ул пычрак идәннән
күзен алмады. Сукбайлыкта йөрүнең ахыры милиция кулына эләгү
белән бетәчәген сиземли иде ул. Алга таба аны ни көтә? Төрмәгә үк
ябып куярлармы? Авылына кайтарып җибәрерләрме?
Бераздан бүлмәгә җәлпәк битле, арыган чырайлы, чем кара күзе
туп-туры сынап карый торган казакъ милиционеры керде. Ул тупас
кына, акцент белән русчалап исем-фамилиясен сорады, куркуыннан
дер-дер калтыранган Гани татарчалап җавап биргәнен сизми калды.
Мизгел эчендә милиционерның йөзе үзгәреп киткәндәй тоелды,
күзләрендә ниндидер туганлык, танышлык чаткылары ялтырап алды.
– Татар малаемыни син? – диде ул, казакъчага күчеп.
Гани башын селекте.
– Мин Җантас агаң булам. Ник казакъ җирендә урлашып йөрисең,
ә, татар малае? – Милиционерның тавышына да ниндидер җылы
төсмер йөгергән иде.
Ул кружкага су салды да Ганинең кулына тоттырды. Моны
көтмәгән Гани бөтенләй югалып калды, шулай да йотлыга-йотлыга
җылымса суны эчеп бетерде.
– Инде миңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бир.
Чит җирдә, милиция бүлегендә көтелмәгән җылы мөгамәләдән
исәнгерәгән Гани барысын да түкми-чәчми ачып салды: авылы турында, унөч бала үсүләрен, әнисенең авырып вафат булуын,
әтисенең ачлыктан үлүен, ничәмә-ничә айлар төрле шәһәрләрдә
каңгырап йөрүен, бүген базардан качып барганда, абыйсы Вәлине
югалтуын – һәммәсен дә сөйләде. Ул ашыгып, өзек-төтек сөйләде,
әмма Җантас аны бүлдерми тыңлады, торган саен аның чырае
җитдиләнә барды. Гани сүзен тәмамлагач, ул авыр сулап куйды.
Аннары, урыныннан торып, Гани янына килде дә:
– Ил өчен авыр заманнар шул, егет. Синең язмышка да шушы
авырлыклар тәтегән. Сине нишләтим инде мин хәзер? Әлбәттә, кеше
ризыгын урлау мактаулы эш түгел. Әмма сөйләвеңә караганда, башка
юлың да калмаган. Кардәш халык малаен төрмәгә утыртып булмас.
Әйдә, болай итик: син бу якларга эш эзләп килдең бит?
– Әйе, – диде, җылыданмы, әллә Җантасның якын күреп
сөйләшүеннәнме, борыны җебегән Гани.
– Син шелпек урлаган базарда бүген абыем да сарык ите сатарга
килгән иде. Әле кайтып китмәгән булырга тиеш. Исеме Абыз аның.
Аның сарык көтүе шактый ишле, балалары юк, тыштан кырыс
күренсә дә, йөрәге дала кебек киң үзенең. – Җантас тавышында
аталарга хас кайгыртучанлык өстәлгән иде. – Әйдә, янына барып
карыйк әле. Бәлки, аңа ярдәмче кирәктер. Ач та булмассың, яшәп
торырга түбәң дә булыр. Ризамы?
– Риза, риза! – диде Гани. – Тик...
– Нәрсә, икеләнәсеңме әллә?
– Без Тургайга абыем Вәли белән килдек. Ул башка якка йөгереп
китте, югалттым үзен. Аны да үзебез белән алып булмасмы икән?
– Ул карак малайны башта тотарга кирәк бит әле. – Җантас җәенке
битен тагын да җәеп, көлеп җибәрде. – Башта сине озатыйк, аннары
абыеңны уйларбыз. Абыз ага Тургайга килеп тора ул, туганыңны да
бер килгәндә утыртып җибәрербез...
Кыяфәте белән Җантаска охшаган, ләкин кырысрак чырайлы Абыз,
сәүдә эшен төгәлләп, атын җигә иде. Җантас, башын кага-кага, аңа
казакъча кызып-кызып сөйли башлады. Абыз сүзсез генә тыңлап, ара-
тирә бөркетнеке кебек үткен кара күзләрен Ганинең арык гәүдәсенә
юнәлтеп алгалады. Менә Җантас тынып калды, Абыз Гани янына
килде. Иягеннән тотып, башын күтәрде, күңел төбеннән нәрсәдер
эзләгәндәй, туп-туры аның күзләренә карады. Аннары башын какты,
энесенә борылып:
– Жақсы! – диде. – Ятим баланы ташлау – гөнаһ. Өстәвенә үз
татарыбыз да икән.
Алар вакытны сузмый, юлга да чыктылар. Чанага утыргач та, Гани
тирә-якка карашын йөгертте. Әмма шәһәрнең ярлы, буш урамнарында
Вәли күренмәде. Менә шәһәрне чыктылар, җил күтәргән кар бураны
офыкны томалады. Тургай артта калды, алда – чиксез ап-ак дала иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев