Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӘЛЛҮР (хикәя)

– Эх, егетләр, минем кызымның исеме Бәллүр... иде бит... Бер ай элек вафат булды, бәгырькәем. Шул кайгыларым бераз таралмасмы дип чыктым бу сәфәргә дә. Миңлегали агай, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртеп алды. Сабырсыз Марат түзмәде: – Бу бәллүр люстра аны хәтерләтәме? – дип сорады. – Юк, егетләр. Сатучы кыз минем Бәллүремә шулкадәр, шулкадәр... охшаган иде...

Гүяки сагыштан саргайган сары диварлы, кызыл түбәле һәм әйтерсең лә кан тамчыларын хәтерләткән хәрефләре чекрәеп торган тимер юл вокзалы бинасы күз уңыннан югалды – поезд Воркута шәһәреннән көньякка таба кузгалды. Берара рельслар кысасында иреге җуелганга ризасызлык белдергәндәй, тәгәрмәчләрен ыңгыраштырып барды да, язмышына күнеп, бер көйгә тизлеген арттыра төште. Безне тизрәк озатырга теләгәндәй, иртәдән бирле Төньяк Боз океаны ягыннан салкын җил исә; көндез ул җәяүле буранга әйләнде, кичкә таба, менә, күзгә күренеп көчәйгәннән-көчәя бара. Поезд тәрәзәсеннән төньяк сазлыгында сызланып үскән нечкә, тәбәнәк каеннарның, бездәге мәгърур абый-апаларына сәламнәрен җиткерергә теләгән сыман, шәрә ботакларын селки-селки йөгерешүе күзгә чалынып кала.

Без поездга аздан гына соңга калмадык. Без дигәнем – Воркута шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуга килүчеләр. Дүрт кеше без. Юлбашчыбыз – күренекле җырчыбыз Миңлегали агай. Мондагы татарлар өчен нәкъ менә ул иң кадерле, хөрмәтле кунак иде. Үз күзләренә ышанмагандай, тотып-тотып карадылар аны. Берсенә дә каршы килмәде, ничек түземлеге җиткәндер: сәгатьләр буе һәркайсы белән фотога төште, сөйләште, киңәште. Очрашуларда, концертларда да сәхнә күрке ул иде: елмайтты, җырлатты, елатты... Поездга да нәкъ менә Миңлегали агайның шул киң күңеллелеге аркасында көчкә өлгердек.

– Ярар инде, егетләр, бу якларга гомер эченә бер киләбез, – диде ул, безнең күзләрдә пәйда булган ризасызлык очкыннарын тоеп. – Болай да нинди кырыс шартларда нужа күреп яшиләр мескенкәйләрем. Шахталарда хезмәт хакы ташка үлчим, ничә дистә еллар тир түгеп тапкан фатирларының бәясе бер дә юк, сатып алучы да күренми – туган якларга кабат күченеп кайтыр идек дип хыялланалар бит. Шушы ике көн гомеребезнең бизәге булды дигән сүзләрен ишетмәдегезмени? Күзгә күренеп карашлары яктырды. Сизмәдегезмени соң шуны?..

Миңлегали агай хаклы, барыбыз да аны хуплый, ләкин ул тагын биш минутка тоткарланса, без бүген кояшлы, алтын көзгә кергән Казаныбызга кайтып китә алмыйча, карлы-буранлы кыш хөкем сөргән Воркутада калырга мәҗбүр булыр идек.

Вагоннар төньякның рәхимсез җиленнән яргаланган кырыс йөзле ирләр белән тулы. Барысы да диярлек җылы свитерлардан, алар янында безнең кәчтүм-күлмәкле дүрт кешелек төркемебез кара каргалар янындагы чәүкәләр кебек күренә иде. Паспорт-билетларны тикшерү, урнашу, табын көйләү мәшәкатьләренә бәйле тынгысызлык артта калды, вагонда ирләрнең үзара гәпләшүеннән, ара-тирә шаркылдап көлүеннән ниндидер бер ләззәтле халәт барлыкка килде.

– Гасыйм, ал әле баяныңны, – диде кинәт Миңлегали агай.

Шуны гына көткәндәй, Гасыйм баян япкычын ача башлады. Ул – Миңлегали агайның талантлы шәкерте, көне-төне гармунда уйнарга әзер егет. Баянын бик кадерли:

– Бөтен булган акчамны кырып-себереп алдым, бик кыйммәтле, – ди.

Гасыйм Воркутадагы милләттәшләребезне әле танышканчы ук шаккатырды. Перронга аяк басуга, бозда таеп егылды ул. Баш сөягенең «чеңк» иткәнен барыбыз да ишеттек. Баянын күкрәгенә кыскан килеш аркасына ятып тын калган Гасыймны күргәч, каршы алучылар бөтенләй коелып төште. Тиз арада Гасыйм тирәли кеше җыелды.

– Әрәмнәр генә булды егет! – диде кайсыдыр.

– Бигрәк яшьли килеш...

– Врач чакырыгыз!

Гасыйм башын җирдән калкыткач, барыбыз да җиңел сулап куйдык. Миңлегали агай аның баш артыннан сыйпап, хәлнең ни дәрәҗәдә җитдилеген чамаларга тырышты.

– Баянга зыян килмәдеме, Миңлегали агай? Яхшылап карале...

– Менә бу яшьлек дип атала инде, – диде Миңлегали агай. – Баяны башыннан кадерлерәк әлегә. Ярар, барысы да тормыш тәҗрибәсе белән килә, башының да кадерен белергә өйрәнер, исән генә булсын...

...Гасыйм баянны шыгырдатып алды да, әмер көткәндәй, Миңлегали агайга текәлеп, тын калды. Бездә биек таулар бар ла,

Тау астында таллар бар;

Талда яфрак, миндә сагыну,

Сездә нинди хәлләр бар?

Миңлегали агай салмак кына башлады. Аңа без дә кушылдык.

Тау астында салкын чишмә

Агып төшә улакка;

Сагынуымны әйтер идем,

Җил дә исми ул якка.

Бу җырны Воркутада да кат-кат җырлаттылар Миңлегали агайдан. Нигәдер нәкъ менә шушы җырны башкарганда, аның күзе яшьләнә, тавышы нечкәрә төшә. Бу юлы да шулай булды. Керфекләре арасыннан тәгәрәп төшкән ике эре тамчыны сизмичә дә җыр суза Миңлегали агай.

Алмалар өзәр идем лә,

Бауларга тезәр идем;

Янмаса бу йөрәккәем,

Сагынуга түзәр идем.

Безнең янга берәм-берәм ирләр җыела башлады. Җырның ахырында бөтен вагон бергә җырлагандай кебек тоелды миңа.

Салкын чишмә буйларында

Атлар эчерсәң иде;

Туган-үскән илләреңдә

Гомер кичерсәң иде.

– Афәрин! – дип, безнең кулны кысты яныбызда торганнары.

– Зинһар, тагын, тагын җырлыйкчы шуны, канәт!

– Миңлегали агаем, бәгърем, үзәгемне өзәсең бит!

Без шаккаттык: әле бая гына үзара русча әңгәмә корып барган вагон татарлашты да куйды. Без ул җырны кат-кат җырладык. Алай гына түгел, кич буе, төн буе – Мәскәүгә җиткәнче татарча җырлап кайттык. Вахта ысулы белән төньяк котыпта эшләүче ирләрнең кырыслыгыннан берни калмады, җилкәдән кага-кага, елый-елый рәхмәт укыды күбесе. Татар ир-егетләрен күпләп күрәсең килсә, өшеткеч төньякка, сазлыклы Себер якларына бар икән. Бүген дә шахталарга татар егетләре төшә, рудаларны татар егетләре казып чыгара...

Мәскәү вокзалларында безнең юллар аерылды.

Казан вокзалына безнең белән бер-икесе генә күчте.

– Татарстанга сәлам җиткерегез!

– Безне онытмагыз!

Бик җылы саубуллаштык без. Якын туганнан, җан дустан аерылган кебек булды. Мәскәү – Казан поездында без инде җырламадык. Мөгаен, җырласак та, безгә кушылучы табылмас иде. Миңлегали агай да никтер, уйларына чумып, тын гына бара. Поезд Гусь Хрустальный станциясендә туктады.

– Аякларны язып керикме соң? – диде Гасыйм.

– Әйдә соң. – Без икәү чыгарга кузгалдык.

– Миңлегали агай, син дә безнең белән һава сулап кермисеңме? – дидем мин.

– Юк, егетләр, тәрәзәдән генә карап торам. Нәрсә генә сатмыйлар монда, шаккатарсың...

Без Гасыйм белән перронга чыктык. Шундук, урап алып, яше-карты пыяла-бәллүр эшләнмәләрне тәкъдим итә башладылар. Без, корт чаккандай кулларыбызны бутап, алардан чак котылып, кире вагонга кердек. Миңлегали агай урынында юк иде.

– Абзый кайда? – дип сорады Гасыйм тагын бер юлдашыбыз – яшь җырчы Мараттан.

– Сезнең арттан чыкты бит.

Тәрәзәдән карап-карап утырды да кинәт атылды. Акча да алды ул. Нәрсәгәдер күзе төшкәндер... Поезд кузгалып китәргә җыенганын кисәтеп кычкыртты. Без пошаманга төштек. Инде кузгалып китә башлагач кына, кулына бәллүр люстра тоткан Миңлегали агай килеп керде. Никтер күзе кызарган иде аның.

– Менә, егетләр, бәллүр люстра алдым әле. Ошыймы?

– Әйбәт булган, – диештек без Гасыйм белән.

Маратның уйлаганын эчендә калдырмый торган егет икәнлеген без бу сәфәрдә аңлаган идек инде, бу очракта да ул үзенә тугрылыклы калды:

– Фиии, Миңлегали агай, нәрсәгә алдың моны? Бу бит инде модада түгел, андыйны авылларда да күптән чыгарып ташладылар.

– Ярар инде, егетләр, ошатып алдым бит.

– Фатирыңда элә күрмә, кеше көләр! – Марат безнең «кирәкми, дәшмә» дигән ишарәне аңламый, үзенекен тукыды.

– Дачага булса да ярап куяр әле...

– Моны лапаска да элмиләр хәзер. Бәясе бардыр әле үзенең?

Миңлегали агай җавабыннан Марат сикереп үк торды:

– Шул бәягә алдыңмы? Алдаганнар бит сине, Миңлегали агай! Эх, ник үзем дә ияреп чыкмадым икән соң?

Дөресен әйтим, бу бәллүр люстраны мин дә ошатмадым. Кыйммәтле икәнен дә белгәч, Миңлегали агайга карап, шулай ук аптырашта калдым.

Марат исә үзе алдангандай угаланды.

– Вәт кабахәтләр, ә? Өлкән кешене алдамасалар! Чегән-мазар идеме соң әллә?

– Юк...

Шулчак Миңлегали агайның яңаклары буйлап яшь тамчылары тәгәрәде. Бу күренештән Марат тораташтай катып калды хәтта. Миңлегали агай тәрәзәгә таба борылды. Авыр тынлык иде бу. Бераздан ул, тәрәзәдән карашын аермаган килеш, телгә килде:

– Эх, егетләр, минем кызымның исеме Бәллүр... иде бит... Бер ай элек вафат булды, бәгырькәем. Шул кайгыларым бераз таралмасмы дип чыктым бу сәфәргә дә.

Миңлегали агай, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртеп алды.

Сабырсыз Марат түзмәде:

– Бу бәллүр люстра аны хәтерләтәме? – дип сорады.

– Юк, егетләр. Сатучы кыз минем Бәллүремә шулкадәр, шулкадәр... охшаган иде...

Миңлегали агайның сагышы безгә дә күчте. Авыр уйларыбызны куарга ашыккандай, поезд алга ыргылды, тизлеген арттырды, рельслар ыңгырашуына кушылып, Миңлегали агай кулындагы бәллүр люстра чыңлады...

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев