15 сентябрь 2025 яңалыклары
-
15 сентября 2025 - 17:00
Мөхәммәт Мәһдиевның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
29 март, 1971 ел. Менә без дә кайтып җиттек, Равил! Казан һаман үз урынында тора икән, урамнары пычрак, трамвайлар нәкъ элеккечә тыгыз... Тик күңелләр генә бераз үзгәргән. -
15 сентября 2025 - 16:00
Алдымда – юл
Алдымда – юл. Яңа, ак юл... Үткәннәрдән китеп барам. Серләр тулы киләчәккә Якыная бара арам… -
15 сентября 2025 - 15:00
«Өметебез – фидакарьләрдә»
– Язучылар берлегенә, чыннан да, зур өметләр баглыйм. Гомумән, язучыларның иҗатта гына түгел, милли тормышта да активлашуын теләр идем. Алар – халык күз алдындагы кешеләр, сүзләре үтемле. Әгәр телебезне саклауда битарафлык күрсәтсәләр, язганнарын кем укыр? -
15 сентября 2025 - 14:00
Йоклар әле бу ил чак кына
Йоклар әле бу ил чак кына, Таң да ата монда сак кына... -
15 сентября 2025 - 13:00
Төпчек бала (хикәя)
«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?» -
15 сентября 2025 - 12:00
Әрләшүләр була инде кайчак
Искә төшә шулчак икебезнең Иң беренче уртак кичке аш – Син пешергән коймакның хуш исе, Һәркайсысы – Нәни бер кояш. -
15 сентября 2025 - 11:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылда яңа үзгәреш
Кемнәрдер аның бирегә рәис булып килүен ошатмады. Колхозның терлекчелек фермасында йә кочегаркасында янгыннар чыга башлады. Асафлар гаиләсе белән без ике-өч йорт аша гына күршеләр булып яши идек. Асафның тормыш иптәше Зөлфирә: «Без инде өйдә йокларга курка башладык, Тәскирә апа», – дип, хатыныма зарланганын ишетә идем... -
15 сентября 2025 - 10:00
Чын мәхәббәт бер генә
Чын мәхәббәт әҗәлдән дә өстен, Мәңгегә тиң сөю бер генә. -
15 сентября 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Машина зур тизлек белән килә, туктарга исәбе юк, Коры елга ярына җитәрәк, уңгарак алды. Теге уйсу җирне урап үтәргә булды, күрәсең. Куаклыкка якынлашкач, машина туктады. Шушында ышыкланырга ният итте булса кирәк. Куаклык тирәсен күгелҗем төтен сарды. БТРдан солдатлар коела башлады. Җидене санады Айдар. Көтмәгәндә һөҗүм итсәң, бәлки дозорны тулысынча юк итеп булыр. Тик машина урыныннан кузгалырга ашыкмый. Ул арада кычкыру-җикерү, сүгенү тавышлары колакка бәрелде.