Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЗЕМНЕҢ ӘТИ (хикәя)

Әтиемнең үземнеке булмавын мин инде ике ел беләм.

Әтиемнең үземнеке булмавын мин инде ике ел беләм.
– Син бит үги малай! – дип кычкырды күрше Даниял.
Без аның белән яңа гына сугышып, алышта мин өстен чыккан идем.
Еламсырап, үртәлеп, борынын тарта-тарта тагын кабатлады:
– Ууу, үги малай!..
Ул сүзнең ни аңлатканын белми идем. Әнидән сорагач, имәнеп китте,
кулымнан алып, ишегалдына алып чыкты. Әйтерсең лә ниндидер хәрби
сере белән уртаклашкандай, пышылдап сорады:
– Кем әйтте?
– Даниял.
– Юньсез! – Әни нигәдер бик ачулы иде. Ул күрше ихатага нәфрәтле
карашын текәде. Аның күзе яшьләнде. Әнине борчыганга үзем дә
пошаманга төштем. Гаепсездән гаепле икәнлегемне тоеп, башымны ия
биреп, сулыш алырга да куркып басып тордым. Бу сәер тынлык күпме
дәвам иткән булыр иде икән, әтинең эштән кайтып керүе икебезгә дә җан
кертте.
– Нишлисез сез икәүләшеп? – диде ул, аптырап. – Әллә Азат улым
тәртип боздымы?
– Юк ла... – Әни кирәкле сүзен таба алмый изаланды. – Өйгә керәсеңме
әллә, улым? Энекәшләреңә күз сал...
Әти ишегалдындагы бүкәнгә утырып, әни коймага сөялгән килеш озатып
калдылар.
Ул чакта миңа унбер яшь иде, сигез һәм алты яшьлек энекәшләрем –
Мансур белән Илсур идәндә машина узыштыралар. Алар уенына мин дә
кушылдым.
Бераздан әти белән әни ишектә күренде.
– Әти!
– Әти кайткан!
Энекәшләрем, агачка үрмәләгәндәй, әтинең ике ягына сарылдылар. Бер-
берсен төрткәләп, әти кочагында ялгызы гына калу өчен көрәш башланды.
Әти икесен дә идәнгә бастырды:
– Тәртипле булдылармы кечкенәләр? – Ул, тавышын юри кырыслатып,
усал итеп сорап куйды.
– Тәртипле, бик тәртипле!
– Мин тәртиплерәк!
– Мин тагын да тәртиплерәк! – диеште энекәшләр, берсен-берсе
уздырып.
– Маладислар! – Әти икесенең дә аркасыннан какты, аннары мине
алдына утыртты.
– Йә, олы улым, сөйлә, нинди яхшы гамәлләр кылдыгыз бүген?
Ул гел шулай: эшкә китәме, башка җиргәме: «Өйдә минем урынга Азат
улым баш булып кала, аны тыңлагыз, сүзеннән чыкмагыз», – ди. Кайткач,
менә шулай – алдына утыртып, хисап ала.
– Икесенә дә «бишле», – дидем. – Кушканны үтәделәр, еламадылар,
ашадылар, урамда уйнадылар, әнине тыңладылар.
– Син аларны яклап әйтмисеңме? – Әти ачык күк төсендәге карашын
миңа төбәде.
– Юк, дөресен сөйлим, әти.
– Маладислар! – дип кабатлады. – Мондый акыллы улларың булганда,
дөньясын гөрләтәчәкбез әле.
Әти мине кочып утыра бирде. Тәбәнәк буйлы булса да, бик көчле ул: кулы
каты, мускуллары кабарып тора, өчебезне берьюлы «эһ» тә итмичә күтәрә.
– Барыгыз әле, ишегалдында йөреп керегез, юкса өйне кузгатасыз, – дип
эндәште әти. – Ә без Азат улым белән сөйләшеп алыйк.
Безнең өйдә ике тапкыр кабатлату юк: энекәшләр мизгел эчендә күз
уңыннан юк булды. Аш бүлмәсеннән әни чыкты, әти аңа кырын карап
алды:
– Әллә ашарга әзер дәме инде?
– Юк, юк...
– Безнең сүз бар, – диде әти, миңа күз кысып. – Азат улым белән генә
сөйләшә торган.
Без бер-беребезгә туры карадык. Әти кытыршы, каты кулы белән
яңагымнан сыйпады, чәчтән сыпырды, аркадан сөйде. Ул – тракторчы, көне
буе рульдә, өйгә соң гына, арып кайта. Әни белән икәү аңа өйдәге эшләрне
калдырмаска тырышабыз.
– Хәзер без бик җитди сөйләшәбез, улым. Мине бүлдермичә, күземә
туры карап тыңла. Килештекме?
– Килештек, әти... – Тамырларымнан эсселе-суыклы бер дулкын кагып
узды, калтырануымны сиздермәскә тырыштым.
Без кул бирештек.
– Әниең әйтте... – Әти ни өчендер сүзләрне сайлап, ашыкмыйча сөйли
иде кебек. – ...Даниял белән сугышканыңны.
– Мин җиңдем аны, әти!
– Кемнәндер ишеткәнче, үзем сөйлим. – Әтигә җиңүем мөһим тоелмады,
ул үз сүзен дәвам итте. – Мин... мин синең әтиең... үз әтиең түгел, улым...
Җир чайкалдымы, әти урыныннан кузгалдымы – башым әйләнеп китте.
Нидер әйтергә теләдем – тавышым чыкмады.
– Син – олы улым. Яраткан улым... – Әти туктаусыз башымнан
сыйпады. – Ләкин синең үз әтиең бар.
Бугазыма ниндидер төер тыгылды да ни сүз әйтергә, ни еларга бирми,
әтигә карап, тораташтай тын калдым.
– Дөньяда төрле хәлләр була, улым. Әтиең безнең авылда яшәми инде. Ул
башка җиргә киткән. Әниеңә өйләнгәндә, сине үз улым кебек күрәчәгемне
әйттем. Үз улым кебек яратам да. Шуны бел...
– Ә Мансур белән Илсур? – дия алдым, ниһаять.
– Алар синең энекәшләрең...
– Аларның да әтисе башкамы?
– Юк...
Кинәт, әллә кайдан – күңел төпкеленнән ярсу давыл купты, үз-үземне
белештерми, урамга атылдым.
– Артыннан йөрмә! – Әтинең әнигә әйткән сүзләре генә колагыма эленеп
калды.
Бик озак яттым мин печәнлектә. Башымнан нинди генә уйлар кичмәде.
Әнигә дә ачуландым, әтигә дә, кайчандыр мине ташлап киткән үз
әтиемә дә... Аларга начарлык теләдем, үсеп җиткәч, ничек итеп газаплар
китерүемне күз алдыма китердем. Шул уйларымнан күңелемә авыр булып,
сулкылдап еладым.
Тынычланган кебек идем инде, печәнлек баскычының араталары
шыгырдавы ишетелде.
– Азат улым, әйдә, өйгә керәбез.
Әти тавышын ишетеп, тагын күңелем тулды. Бик озак утырдык без
печәнлектә. Ул көнне әти белән икәү кочаклашып йокладык.
Әтинең үги малае икәнлегемне белү һичкайчан исемнән чыкмаса да,
башкача еламадым, печәнлеккә качмадым. Әмма шул көннән соң, әти мине
тагын да үз итә башлады, еш кына үзе белән эшкә ала, алдына утыртып,
трактор рулен ышанып тапшыра иде.
Шулай да үз әтием хакында беләсе килү, аны күрү теләге беркайчан
сүрелмәде. Икәү генә калган чакларда, әнине үз әтием турында сорашып
бимазаладым.
Мин тууга ташлап киткән икән безне. Себер якларында яши, ди. Безнең
авылга шул китүдән бүтән аяк басмаган. Аннан әни әтигә кияүгә чыккан,
Мансур белән Илсур туган. Менә шул.
Шул җәйдән соң ике ел узгач, әти беркөнне каршына утыртты:
– Азат улым, үз әтиең авылга кайткан. Сине күрергә тели.
Күңелемдә тагын өермә кузгалды: үч, нәфрәт, ачу хисләре кызыксыну,
билгесезлектән котылу теләге белән бергә буталды.
Ахыр чиктә әти күндерде:
– Үзең белән иптәшкә Мансурны да ал, әгәр теләсәң, – диде ул.
Мансур белән үз әтием яшәгән урамга киттек. Мөнәвәрә әбинең улы
икән ул. Капкадан уздык, ишегалдында шортыдан, майкадан ябык, озын
буйлы бер абый каен себеркесе бәйләп утыра. Ул, эшеннән бүленеп, безгә
текәлде. Карашлар очрашты.
– Улым... Азат!
Мин Мансурның кулын чытырдатып кыстым, авыртудан ул урынында
таптанып алды хәтта. Бер адым артка чигендек.
– Кил, әтиең белән күреш!
Кул кысыштык.
– Егет булып беткәнсең икән инде. – Таныш чалымнар эзләгәндәй,
карашын гәүдәм буйлап йөгертте. – Мин сиңа шәп бер костюм алып
кайттым. Киеп кара әле. – Ул, болдыр баскычында торган сумканы алып,
аннан костюм-чалбар тартып чыгарды.
– Йәле, сиңа таман булырга тиеш бу.
– Хәзер үк кииммени? – дидем, аптырап.
– Әйе, ничек икән, күрик.
Мин карышмадым, костюм-чалбар, чыннан да, матур иде. Беркөнне кич
әти белән әнинең сөйләшкәне колагыма чалынган иде.
– Бу малайлар ай үсәсен көн үсә, быел өчесенең дә кәчтүм-чалбары
кечерәеп калган, – диде әни.
– Яңаны алырга кирәк, – дип җавап бирде әти.
– Акча ягы такыррак бит әле, әллә ничек тә искеләр белән чыксыннармы
соң быел? Бераз кечкенәрәк инде дә...
– Акча була да бетә ул. Кәчтүмлек кенә бардыр. Өчесенә дә алабыз!
Шул сөйләшүне исемә төшереп, икене генә аласы була дип уйлап
куйдым.
Костюм-чалбар миңа кечкенә иде. Мансур энекәшкә менә таман гына
булыр кебек.
– Мда... Кечкенә булып чыкты бит әле бу. Нишләтәсең...
Мансур энекәш тә, мин дә костюм-чалбардан күзне алмадык. Абый
кеше – үз әтием инде – аны төреп, сумкага кире тыкты.
– Ярар, синең размер булмаган бу, кире кайтарырмын. Бәясе хәйран иде.
Әйдә, өйгә керик, чәй эчәбез.
– Кайтабыз! – дидем мин, Мансурның кулыннан алып.
– Туктале, улым... Азат!
Өйгә кайтып кергәнче, бер авыз сүз сөйләшмәдек. Әти белән әни безне
сагаеп каршы алды.
– Минем бер генә әтием бар – үз әтием генә. Башка әти турында миңа
бүтән әйтмәгез! – Әтине кочакладым да, – Бер генә әтием бар, – дип
кабатладым. – Үз әтием генә – син генә!..

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев