Логотип Казан Утлары
Роман

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Ул елны телевизордан, аяз көнне яшен суккандай, Черненко бабайның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аның урынына, тиз генә сайлап, Горбачёв дәдәйне куйдылар14. Янсуар әби аны, телевизордан күреп, никтер шунда ук ошатты: «Интеллигентный булырга охшап тора бу, бигрәк сөйкемле кеше», – дип атады. Бабай алай өзелеп төшмәде: «Башта алар барысы да сөйкемле, күп сөйли һәм күпне вәгъдә итә, вакыт күрсәтер», – диде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Перестройка»

Ул елны телевизордан, аяз көнне яшен суккандай, Черненко
бабайның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аның урынына, тиз генә
сайлап, Горбачёв дәдәйне куйдылар14. Янсуар әби аны, телевизордан
күреп, никтер шунда ук ошатты: «Интеллигентный булырга охшап
тора бу, бигрәк сөйкемле кеше», – дип атады. Бабай алай өзелеп
төшмәде: «Башта алар барысы да сөйкемле, күп сөйли һәм күпне
вәгъдә итә, вакыт күрсәтер», – диде.
Мин, Горбачёвның маңгаендагы тапны күреп, бик аптырадым.
«Нәрсә икән ул аның маңгаенда шундый, әби?» – дип сорадым. «Миң
ул, балам», –диде әби. Аңа кадәрге ил белән идарә иткән бабайлардан
аермалы буларак, монысы яшьрәк тә иде һәм иң гаҗәпләндергәне –
гел елмая. Хатыны Раиса Максимовна да шундый.

– Хәзер безгә бу дәдәй папай ашатачакмы инде? – дип сорадым
мин бабай белән әбидән.
– Менә, күрербез, нәрсә ашатыр, – диде бабай төксе генә.
Горбачёв дәдәйнең властька килүе аларның соңгы арада болай
да кискенгә әйләнгән бәхәсләрен тагын да кискенәйтте. Минем ике
арадагы «миротворец» ролем ешрак кирәк була башлады. Өйдә моңа
кадәр сирәк кабына торган телевизорны да ешрак карарга керештеләр.
Аннан «перестройка» сүзе иртә-кич яңгырап тора, бөтен кеше шул
турыда сөйләшә.
Бабай белән бергә фермага барганда, күрше коровниклардан
җыелып, тәмәке тарткан дәдәйләр дә, каш җыерып, шул теманы
кузгата. «Перестройка» сүзен бигрәк тә малае Әфганда булган
дәдәйләр яратмый, коры көндә шытырдап торган печәнгә шырпы
төшкәндәй чыжлап кабыналар, миңа ишетергә ярамый торган
сүзләрне дә ычкындыргалыйлар. Андый чакта бантиклар белән
тарттырып үргән чәчемнән сыйпап куя да кытыршы олы каракучкыл
учлары белән колакларымны томалый Янсуар бабай. Мин аның
кулларын алып, колагына үрелеп, пышылдап кына:
– Мин ул сүзләрне беләм ич инде, бабай, – дип, исенә төшерәм.
Бабай минем җәйге кояшта янган карачутыр йөземдә ярты битне
алып утырган ямь-яшел күзләремә үзенең ярты битен алып торган
күгелҗем-зәңгәр күзләрен төби дә, «заговорщиклар» икәнебезне
хәтерләп, елмаеп җибәрә.
Мин аңардан «илне үзгәртеп коруның» коммунистлар ясаган
революциядән ни белән аерылып торуы турында сорыйм. Әби
Горбачёвны хуплый: «Ул безгә сүз иреген кайтарырга тели, демократия
бүләк итә», – ди. Мин бабайның Горбачёвны нишләп өнәмәвен
аңларга тырышам. Әмма ул өздереп кенә әйтеп салырга ашыкмый.
Аның үзенең дә эчендә давыллар уйный, ул шул давылларны
тигезләп, аек акыл белән уйлап, дөрес карар кабул итәргә тырыша
бугай. «Йөрәгең кайнарланганда, каударланганда, карар кабул итәргә
ярамый», – дип, мине дә өйрәтә.
– Горбачёв дәдәйнең ниятләре җакшы түгелмени, бабай, син ник
борчыласың? – дип сорыйм, шулай беркөн икәү атта теркелдәп
фермага барганда. Горбачёв реформалары турында мин хәзер иртә-
кич, хәтта йоклап китәр алдыннан да уйлап ятам.
– Җакшы ният белән тәмугка алып керергә була, – ди бабай, никтер
моңсуланып. Аннан Орликның аркасына йомшак кына дилбегәне
бәреп ала. – Әйдүк, кызулый төш, малкай, ник җалкауланасың әле
син...
Һавада да нәрсәдер үзгәрергә тиешлеге сизелеп тора башлады.
Горбачёв дәдәйнең «сүз иреге», «дөреслекне һәркем белергә хокуклы»
дигән сәер гыйбарәләре әйтерсең тынчыган суы килеп тыгылган да «менә менә җимереләм» дип муртаеп беткән дамбаларны актарып-
кубарып ташлады. Казак очыннан әрәмәгә балан, чикләвек, миләш
җыярга йөри торган юлда калган, бабай алагаем зур торбасыннан
йөзеп чыгып, суның иң тирән урынына чумлый торган бөяне бөягән
дамбадай.
– Безгә ул «миңле баш» җумартланып бүләк иткән ирекне алып,
җә, кая барасы инде? Нәрсә эшлисе?! Әнә кибет киштәләрен килеп
карасын ул – җилләр сызгырып тора, – дип сукраныша авылдагы
дәдәйләр белән түтиләр.
Шулаен шулай, әмма «перестройка» бездә авылда барыбер әллә
ни сизелми икән әле ул. Ничек яшәдек, шулай яшәүне дәвам итәбез,
ә менә шәһәрдә ул бик каты сизелә диләр дә шөкер итәләр барысы
да. Урсәти белән Роза җиңги авылга кайтканда, аларга итне дә, сөтне
дә, яшелчә-җимешне дә тагын да мулрак төяп җибәрә башлады әби
белән бабай.
– Дөнҗаны өр-җаңадан кору җиңел генә булмый инде ул,
кешеләргә иреген кайтару да, – дип, Горбачёвны һаман яклавын
дәвам итә Янсуар әби.
– Ул ирек җилләре инде акрынлап үтеп керә башлаган иде,
дөнҗаны бер гасырдан артык барыбер бикләп куеп тотып булмый, –
дип, сүзен кыстыра, аның белән бер фикердә булуын күрсәтеп, урсәти
дә. Урсәти белән әби – һәрчак бер яклы.
Янсуар бабай шунда ук, кабынып китеп, кискен каршы чыга:
– Нинди ирек? Кемдә?! Авылдан әле бер 25 ел элек тә паспорт алып
чыгып китәргә хокукы булмаган крестьяндамы ирек? Шахталарга
барып кереп, үпкәсе кара күмер булып череп кайтып, утыз җәшендә
җатып үлгән авыл мужикларындамы? Аннары сугышта башын салды
җартысы... Кайда күргәнегез булды сезнең ул ирекне? Нәрсә, хәзер
шул хыялдагы ирекне алгач та, без шул ук гап-гади туфрак корты
булудан туктыйбызмы әллә, шәһәрне ашатудан?! – Шунда ук әбине
җавапка тота. – Ә син кая күрдең ул ирекне? Паратскида заводта көн-
төн сменалап эшләп, тамакны туйдыра алмыйча, җукка кайттыкмы
без атаң җортына?! Советның бер файдасы бар – балалар укып кеше
булды бераз. – Әти белән әнигә ымлый. – Болары Казанны күреп,
укып, җәшәп кайтты, үз ипиләрен эшләп, монда ашыйлар... – Аннары
урсәти белән Роза җиңгигә ымлый. – Болары, очын-очка җалгап булса
да, әнә Казан читендә баракта җәшәргә тырышалар, кайчандыр ул
ирек аларга берәр почмак бүләк итәр дип ышанып...
– Син бер гаилә, бер авыл мисалында гына уйлыйсың, киңрәк
уйларга кирәк, ил өчен нәрсә бирә бу үзгәртеп кору, милләтләр
өчен... – дип, үзсүзләнеп, пластинкасын яңадан куя әби. Урсәти ул
пластинканың энәсен төшереп кабызып җибәрә.
– Әнә шул пластинкаларыгыздагы Америка җырларын тыңлыйсыз да ул безнең илгә туры килә дип уйлыйсыз, әй җегетләр... – ди бабай,
урсәтинең кайчандыр иңенә төшеп торган озын чәчләр калдырып,
киң балаклы чалбар киеп йөргәненә ишарә итеп, уфтанып. Аннан,
кул селтәп, бөтенләй дә каралты-курага чыгып китә.
Без, бала-чага, ниндидер моңарчы әле булмаган нәрсә якынлашуын
тоемлыйбыз, шомлана-куркабыз да. Верандадагы караватның биек
итеп өйгән чиккән мендәрләре артына качып утырып, пышылдап
кына, Линар миңа Казанда группировкалар булуы турында сөйли.
Мин сүзнең нәрсә турында барганын бөтенләй аңламыйм, аларны күз
алдына китерә алмыйм. «Ә нишлиләр алар?» – дип сорыйм. «Точно
белмим, но урамда үзеңә генә җөрергә кушмыйлар», – ди ул. Аннары
тагын да шомландырып өстәп куя: «Пычаклар белән җөриләр, урам
белән урам сугыша дип сөйлиләр...»
Алар иске аэропорт янындагы ташландык йортта – баракта
торалар. Ул йорт «тузган торак» дип атала, шуңа аларга озакламый
бик әйбәт, күз явын алып торырдай иркен, зур фатир бирергә тиешләр.
Әлегә алар яшисе урында – япан кыр гына, ул урын «Азино» дип
атала. Тик Линар курыкмый, чөнки аларның баракларын бозау кадәр
овчарка – Буран саклый.
Буранны өйләре каршындагы басуга чыгарып җибәрәләр дә: «Хәтта
душманнардан да курыкмаска була», – ди урсәти. «Душманнар» дип,
әфган сугышындагы безнең солдатлар җиңәргә тиешле кешеләрне,
«теге як»ны атыйлар икән. Анысын мин Сандра җырак түтинең
сугышта катнашкан малае – Иван дәдәйдән белдем.
«Әфгандагы сугышны каһәр Америка башлады, безгә аны хәзер
туктатырга кирәк», – дип сөйләшә авыл абзыйлары.
Линар, урсәти белән дуслары Азинодагы йорт каршында – япан
басуда җыелышып, сәйран ясап утырганда бәхәсләшкәннәрне
гел колак шомрайтып тыңлый. Алар анда «салып ала» да, кайчак
«җарамаганны» да сөйләшә ди. Ишеткәнен, кайткач, минем белән
дә бүлешә Линар:
– Горбачёвны да безгә Америка куйган Черненко урынына, ул
шпион икән...
Минем күзем маңгаема менә:
– Ул бит безнең халыкка ирек бүләк итәргә җыена, дөреслекне
кайтарырга... Ничек инде ул шпион алай булгач?! – дим мин, бик
аптырап.
– Аны Америка шулай котырткан, безне җиңәр өчен...
Минем башымдагы уйлар бөтенләй буталып бетә.
Кем хаклы соң инде болай булгач? Кем безнең яклы? Ә без нәрсә,
үзебезгә үзебез дошманмыни?!
– Безгә үзебезнең кем икәнлекне авыз тутырып белдерергә
вакыт... – Әбине «перестройка»ның милләтләргә биргән иреге аеруча илһамландыра. Хәзер ул тагын бер серле сүз – «суверенитет» турында
еш искә ала.
– Империя эчендә аерым дәүләт була алмый, вакытлы уеннар болар
барысы да... – ди аңа каршы бабай. – Совет эчендә җәшәгән ничә
милләткә үзенә права бирсә, дурак булыр иде анда утыручылар...
Асылда, алар дедукция белән индукция методын килештерә алмый
интеккәннәр икән15. Мин моны инде аннары, үскәч, җәмгыять белеме
дәресләрен укый башлагач аңладым. Ә ул чакта, бәхәс уртасында,
әле аңлавы кыен иде. Аларның үзләренә дә. Күз алдында җимерелеп,
таркалып барган СССРга да. Горбачёв дәдәйнең үзенә дә, мөгаен.
Күзгә күренгән үзгәрешләрдән иң гаҗәпләндергәне – кешеләр
кинәт кенә ни уйлаганын кычкырып әйтергә яраганны абайлап алды.
Аларны моның өчен кулга алып, утыртып куймаска, хәтта эштән дә
алмаска була икәненә шаккатты. Әмма, чынлыкта, бу аларда бүтән
беркемнең дә эше юк икәнне генә аңлата булып чыкты.
– Ничек булдыра аласың – «ирекле», фәкыйрь илдә шулай
«выживай», – дип атады моны, соңрак фикерләрен шулай ук бераз
үзгәртәрәк, бабай ягына авышарак төшкән урсәти ачу белән.
– Без ничә җыллар җалган система эчендә җәшәгәнебезне, бөтен
союзның әкият, миф булганын кайчан да булса бер кемдер кычкырып
әйтергә тиеш иде бит инде, – дип, Янсуар әби барыбер Горбачёвны
кайнар яклавын дәвам итә.
Мин «миф» дигәнне сүзлекләрдән актарып, эзләп табып укыйм
да «патша Россиясе» дә, «Ленин бабай төзегән дәүләт» тә миф кына
булдымы икән әллә дип шөбһәләнә башлыйм. Ә нәрсә миф булмады
икән алай булгач? Андый дәүләт гомумән булдымы икән?
Янсуардагы кайнарлануларга Кибәч әби белән бабайның әллә ни
исе китми. Кибәчнекеләр сәяси бәхәсләргә кереп, вакыт әрәм итеп
торуны, гомумән, кирәк тапмый. Дөресрәге, ирләр белән утырып
эчкәндә, Кибәч бабай сөйләшә болай үзе сәясәтне, әмма Кибәч әби
белән түгел. Үзара бәйрәмнәрдә-фәләндә очрашканда гына, Кибәч
бабай, Янсуар әбигә төрттереп, үчекләп:
– Карале, Начта, син бит ничә җыллар җәшерен диссидент булып
җәшәгәнсең икән Советлар Союзының эчендә үк, – дип кеткелдәп
көлеп куя.
– Мәтәштермәгез әле шул политикагызны, болай да күргән бик
җиткән, Ходай үзе сакласын! – дип кырт кисә Кибәч әби, боларны
бер дә килештермичә.
– Менә, менә, – дип элдереп ала аның сүзен Янсуар әби. – Ә кулга
алулар, репрессияләр... Ярты гасыр буе өй саен чүпләп чыктылар
кешеләрне, беркем ыһ та итмәде... Кемнең тәвәккәллеге җитәр иде


15 Индукция (латинчадан – «нәтиҗәгә килү») – аерым фактлар яки детальләргә таянып, гомумиләштерүгә
йөз тоту. Дедукция (латинчадан – «нәтиҗә чыгару») – булган гомуми нигезләмәләргә таянып, аерым
фактларны билгеләү, фаразлар кору.

аларны ачарга?! – Әби үзенең яраткан «территориясенә» керә, монда
керсә, ул бик хәтәргә әйләнә.
– Ә миф булмаган җәмгыять кайда бар, Начта, син андыйны
беләсеңме? Күргәнең бармы? – дип, җөпләргә тели бәхәсне Янсуар
бабай, инде артык кайнарланмыйча. Кайнарланудан мәгънә юк
чөнки. – Ирекне аны бирергә була, кешегә дә, халыкка да... Менә,
өләшеп чыккач, карар үзе генеральный – нәрсә эшләр икән аның ул
биргән иреге белән кешеләр. Үзен нишләтерләр, ирекнең теге җагына
чыккач...
Тора-бара миңа аңлашылды: Янсуар бабайга Горбачёвның
«тел бистәсе» булуы ошамый икән. Ул үзе аңа бөтенләе белән
каршы да түгел, киресенчә, кызгана төшеп, еш кына үз итеп тә
карый. Периметрда әби булмаганда, Горбачёвның телевизордагы
чыгышларын тыңлап утыра-утыра да, бер дә ачуланмыйча, моңаебрак
кына:
– Бу бит шушы сүзләре белән халыкны куҗыта гына, исәр,
боларның җартысын да эшләп булмый лабаса безнең илдә... – дип,
баш чайкый. Аннары карап тора-тора да тагын да ныграк аптырый. –
Моның бит тотып башына җитәчәкләр ахыр чиктә... Вроде акыллы
гына, укыган, белеме бар... Нормальный мужик... Кем соң диваналата
икән моны бу кадәр, колагына кемнәр нәрсә пышылдап ымсындыра
микән?..

(Дәвамы бар.)

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев