Иләктән иләнгәннәр
Җиз иләк... Кыл иләк...Тәкъдирдер... Җиңеле язмаган безләргә... Кан уйный, җан уйный бүген дә – Дәшә күк: егылма, тезләнмә!
Җиз иләк... Кыл иләк... Һаман да
Иләнә милләтнең каймагы.
Дәверләр дәвергә тоташа,
Халыклар юк була кайдадыр.
Уйласаң, ис китә – бу кадәр
Хәсрәттән ничек сау калынган?
Мең йолдыз атылган Күкләрдән
Һәм... җирдә мең йолдыз кабынган!
Кылычны хәтерли тамырлар –
Кем санар корбаннар исәбен?
Нинди көч иләктән үткәрә
Җаннарның үлесен-исәнен?
Ни җегәр уйнаклый гәүдәдә
Сафларны чор саен ишәйтеп?
Кысылган чагында каешлар,
Кимегән вакытта кишәрлек?
Җиз иләк... Кыл иләк... Никадәр
Дәһшәтне тын гына кичелгән.
Кемнәрдер балтасын кизәнеп,
Канатлар кабаттан киселгән.
Ни гаҗәп – без исән әле дә,
Әле дә көч тама милләттән.
Ахрысы, билләрне ныгыткан
Иләнү мәңгелек иләктән.
Җиз иләк... Кыл иләк...Тәкъдирдер...
Җиңеле язмаган безләргә...
Кан уйный, җан уйный бүген дә –
Дәшә күк: егылма, тезләнмә!
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев