КАМЧЫ (хикәянең дәвамы)
Сабыр ит, үлем фәрештәсе, корбаның, фани дөнья күперен кичеп, аргы якка – мәңгелек тарафларына күчкәнче, исемлектәге авылдашларын бәхилләтергә тиеш. Кузгатма син аны ерак сәфәренә гөнаһларын төягән йөге белән, кузгатма...
2
...Баксаң, чолан иркен икән. Абзар-куралар да ярыйсы гына.
Ишегалды да киң. Элгәре җаны кысылганга күрә ата йортын
тарсынган, ахрысы. Шундый да зур иде микәнни җан? Хәмит аның
нәрсә икәнен белгәнме ул чакта? Чуртым да белмәгән! Хәзер генә
ни үлчәүләрдә үлчәп булмаган, ни тотып карап булмаган җан үзенең
барлыгын белдереп әрни-сыкрый. Төзәлмәслек хата-ялгышлар
нәтиҗәсеме бу? Адәм баласына күктән иңдерелгән иң каты җәзамы
әллә?
Наҗия иртәнге чәйгә газ плитәсендә коймак чыжылдаткан иде.
– Исеңдәме? – диде сеңел. – Персилегеңә керешкән генә идең,
әнинең арыш оныннан туглаган коймагын майсыз дип, тәлинкәсе
белән идәнгә бәрдең. Исеңдәме? Әни елады, син бит, збир, аның бер
тамчы күз яшенә тормыйсың! Хет рәис, хет солтан бул! Менә мин
таба төбен күмгән майда йөздердем коймакны. Аша!
– Рәхмәт, мин тук. – «Кунак» балалар кебек авызын турсайтты.
Күр син, битәрли-битәрли чәй эчертмәкче. Коймагым таш төсле
тамагыңны тырнап төшсен дип, эчтән генә каргыйдыр, мөгаен. –
Мәрзия янына барам әле.
– Абау, нинди Мәрзия янына? – Наҗиянең күзе шакмакланды.
– Нәстә шаккаттың? Авылда бер генә Мәрзия. Минем хатын!
Хәтерең тутыккан, сеңел.
Хәмит ишеккә борылам дигәндә генә, Наҗия, кулындагы камырлы
кашыгын болгап, юлын бүлде:
– Чур, чиратта мин беренче, әбзи. Утыр, чәеңне эч, аннан мине
тыңла, яме?
И төбе-тамыры белән кубарылган дөньясы! Дистә-дистә еллар элек
сеңел аның бер карашыннан шымаер, ә инде аяк тибеп кычкырсаң –
куркудан тотлыгыр иде. Бүген ике туган урыннарын алмашты: бүген
Наҗия – батыр, ул теле белән тибә, йөрәккә үк турылап тибә, аның
шунысы хәтәр. Әкиятләрдә кайчандыр үзләрен рәнҗеткән карт
арысланны кыргый җанварлар җыйнаулашып кыйнаса, чынбарлыкта
Хәмит тә аның язмышын кабатламагае, ул да тешсез-тырнаксыз карт
арыслан хәлендә.
«Кунак», чынаягын учына куеп, ике генә йотты, майлы коймакларга
кагылмады, алар ачу белән идәнгә ыргыткан коймакларны хәтерләтә:
шундый ук түгәрәк, шундый ук күперенке иде.
– Миңа ник үпкәләдең, әйт! – диде Хәмит, аумас өчен урындыкка
аркасын терәп. Хәлсезлектән башы әйләнде.
– Үпкә-сапкалар тиз онытыла ул, әбзи. Җил белән исә дә китә.
Миндә яра! Төзәлмәслек тирән яра! Сары чәчле курчагым-бәбкәчемне
нишләттең син? Җавап бир! Шуннан башланды бит минем
бәхетсезлек. Җәмилә дип исем кушкан идем мин аңа. Җәмилнең дә
күзе зәп-зәңгәр иде. Яраткан кешем ярәшкәч, мин аңа курчагым кебек
зәңгәр күзле кыз бала табарга хыяллана идем. Ә син мине егетемнән
аерыр өчен ниләр генә кыланмадың. Башта аны ярлы-ябагай дип
мыскылладың, әбисе белән генә үскән ятим ничек баесын икән?
Синең сымак карак булса, ярты колхозны талар иде дә бит. Төнлә,
артыннан гына аның башына суктылар. Кем дисеңме? Син, әбзи,
син! Өч ай бүлнистә ятты Җәмил. Кем сукканын тикшерүчеләргә
әйтмәде тәки. Минем хакка! Әй Аллаһым, әйтәсе иде лә. Сине
төрмәгә япсалар, мин шатлана идем. Котыла идем син збирдән! Авыл белән котыла идек. Терелгәч, өзелепләр яратса да, миңа өйләнмәде
Җәмил. Син ерткыч белән кем туганлашсын! Аның белән без
икебез дә сызланып яшәдек. Китапханәгә алар турыннан үтәм бит.
Ул күрер, ул очрар дип, мин гел матур күлмәкләр кидем. Сүзсез
генә сокланып карап калыр иде, мәрхүм. Мәрхүм инде Җәмил, быел
җирләдек. Саулыкка туймады. Син кыйнап гарипләндермәсәң, яши
иде әле, бәгырь кисәгем. Хәзер мин яңа күлмәкләр тектермим, өйдә
ни кисәм – шуның белән эшкә барам. Хәзер миңа беркем дә аның
төсле сөеп-иркәләп карамый инде. Ярамны беркем бәйләмәде, синең
аркада авыл мине чит итте. Йөземә бәреп әйтмәсәләр дә, мин – збир
сеңлесе. Ичмасам, Җәмиләм дә юк, аңа күңелемне бушатып юаныр
идем. Бәбкәчем бүлешер иде әле хәсрәтемне.
Өстенә тау ишелде. Җәмил – мәрхүм. Ул исемлектә икенче иде,
өлгермәде Хәмит. Кеше хәтле кеше үлгән, ә бу елак сеңел курчагын
сагына. Җансыз нәрсә аһ-зарыңны бүлешер, ди, сиңа.
– Җәмил өчен, әйдә, кичер, – диде «кунак», авыр ташларны
койгандай җилкәсен селкетеп. – Курчак дисең һаман. Ни текми, ни
чикми, кияүгә китәр яшьтә дә курчак белән уйный дип, әни зарлана
ие. Мужыт ул аны әтидән тирескә түктергәндер.
Наҗия ярсыды:
– Әти белән әнигә тел-теш тидермә, оятсыз! Үзеңнең кара эшеңне
аларга сылтама, яме! Син башына җиттең Җәмиләнең, син!
– Иртә өрә, кич өрә, эттән хужы, – диде Хәмит. – Баштук үземнең
йортыма кайтасы ие мин акыллыга. Туганым, янәмәсе.
Сеңелнең ярсуы көлү белән чиратлашты.
– Үзеңне акыллы дисеңмени? Тиленең тилесе син! Мәрзия җиңги
буклы себерке белән куа сине, капка төбеннән үк!
– Ник ул куарга тиеш? Мин аңа клубтан да зуррак таш ызба, яңа
мунча, келәт тулы бөртек, унбиш сарык, ике сыер, өч тана, чутсыз
каз-үрдәк, тавык-чебеш калдырдым. Авылда иң бай хатын минем
Мәрзия.
– Үтүт синең бай хатының, үтүт таш ызбаң! Җиңгинең күргәннәрен
сөйләсәм – үпкәм күперә, сөйләмим.
– Ничек минем йорт «үтүт»?
Тавышы бугазын ерткан төсле Хәмит гыр-гыр итте.
– Йа әбзи, колхоз хисабыннан төзеткән йорт кай төше белән синеке
икән? Кеше-мазар күзенә чалынмыйча гына тыкрыктан аргы очка
элдерт, җиңги шул якта тора. Уңнан бишенче йорт. Капкасы зәңгәр.
Аның төп хуҗасы кем икәне сиңа мәгълүмме? Исемен әйтимме?
– Кем? Соң, әйт!
– Баргач белерсең!
– Бармасам да беләм, син мине сәпсим аңгырага чутлагач та теге.
– Бер үк кешегә танытма, яме? Хәер, – Наҗия каһкаһә белән көлде. – Бу йолкыш адәм типсә – җир убылган, төбәп караса – карашы
белән көйдергән, ә инде акырса – күкләр ярылган баһадир перси дип
кем уйлар икән? Хәтерлисеңдер, юл кыскартыр өчен күрше чуваш
агайлары безнең Кушнаратны кисеп чыгалар иде. Сине шуларның
берсе диярләр, мөгаен.
Хәмит, танымагайлары ни дип, тирә-якка карана-карана барды.
Хуҗа чагында тавык-чебеш таптатып, машинада җилдергәндә, тар
тоелган урамнар киңәйгән. Көч-гайрәтең кимесә – дөньясы зурая,
һәм син энә ярыгына сыярлык кына булып кечерәясең икән.
Бишенче йортның капкасы ачык, Мәрзия ишегалдында тавыкларга
җим сибә иде.
– Тамак кырма. Мин синнән тамчы да курыкмыйм, – диде ул. –
Наҗия төнлә үк хәбәр китерде. «Җиңги, әбзине күргәч егылма», – ди.
Егылган көннәр артта, шөкер.
Яулыгын чөеп бәйләгән Мәрзия яшьлегенең иң гүзәл җирендә
туктаган да бүтән картаю ягына авышмаган төсле, әле дә чибәр иде.
Ир, кулындагы ярдәмче «аягы» – ботаклы-чатаклы таягын җиргә
кадаклап:
– Кичерү сорап килүем ие, кичер, багалмасы, – диде.
– Аллаһ кичерсен!
– Әүвәле син кичер, багалмасы. Тыныч кына серләшик соң...
– Зинһар, тыштан капканы яп, – дип инәлде хатын. – Синең белән
уртак серем юк!
Хәмит чигенмәде, эчкә узып, утын түмәренә утырды. Дуамал сеңел
белән чагыштырганда, Мәрзия тыныч күренә, элек тә ул басынкы һәм
күндәм иде. Хәзер холкы ничектер, кайчакта юаш та юан бау ишәр,
ди, шуңа күрә хатын ис-тын алганчы тизрәк һөҗүмгә күчте ир.
– Син дим, нишләп җиде ятлар йортында яшисең дим? Үзебезнекен
сатсаң, иманыңны киям!
Ялгышты Хәмит, ялгышты! Кичер дип ялвар да аннан янап
кычкыр! Бер савытка шикәр белән тоз салып бутады, и мәгънәсез!
Мәрзия аның янавына көлемсерәп кенә куйды. Көлемсерәми ни,
ул – тәхетенә кунаклаган ханбикә, ә ир – аяк астында аунаган йолкыш.
Кодрәтле рәистән куркыныч шәүлә генә калган.
– Алай димә. Ник серләшмәскә, ди, безгә? Бәхетле чакларыбыз
исеңдәдер, шәт, багалмасы.
– Исемдә, исемдә! Яраткан идем мин сине. – Хатын яулыгын
чиште-бәйләде, чиште-бәйләде. Дулкынлана! Гөлт итеп өмет уты
кабынды. Бәлки гомеренең азаккы көннәрендә Хәмит хәләле белән
бер түшәккә баш куяр?
– Әй, шул «багалмасы» дип төчеләнгәнеңә алдандым да инде. Әти:
«Болында әкәмәт йорт тергезә, үзе эшле-ашлы, үзенең урындыгы
биек, өйрәсе куе», – дисә, әни, алдагысын сизгәндер: «Кызым, Гыйззәт малае явыз, рәхәт күрсәтмәс», – диде. Их, хәзерге акылым
булса! Туйдан соң «багалмасы» «черек бәрәңге»гә әйләнде. Колхозга
алынган беренче айларда ул халыкның канын эчтең. Кулыңда исемлек
ди Наҗия. Ул вакытта ук кемне ничек җәберләвең турында сөйли иде
авыл. Мин генә ил-көнгә таратмадым, юкса мине чәчемнән сөйрәп-
сөйрәп кыйный идең. Тамаксаулыгың үтерде инде. Амбардагы бичара
күгәрченнәрне капчыкка тутырып апкайтасың, шуларның йонын
йолкып чистарта-чистарта бармак тиресе уела иде. Уч төбе хәтле
генә кошларны ни дип ашадың икән? Хәзер генә сорыйм, теге чакта
сорасам, тәлинкә белән маңгаема ора идең. Абзар тулы терлек иде
бит инде, иттән өзелмәдең, өстәлгә коштабагы белән куя идем.
Хәмит таяк очы белән чирәм казыды, әйтерсең, чокыр ясап, шунда
хатынның аһ-зарын күммәкче иде. Өтер-ноктасын төртеп, дәфтәргә
язганмыни, таслап-таслап сөйли. Тыңларга авыр! Ирнең җыерчык
буразнасы белән чуарланган битенә эре генә яшь бөртеге тамды. Юк,
Мәрзияне кызганып түгел, ул үзе кызганыч, аны – бетәшкән адәмне,
кемдер жәлләргә тиеш. Үзгәрде лә ул, хәтта үз-үзен танымаслык
дәрәҗәдә үзгәрде. Кичәге «збир» – бүген аксак куян.
– Гел начарга сукалама, багалмасы, – диде ул. – Мине дә аңла.
Хезмәтем нервылы ие. Бер башка бөтенесе: ите, сөте, ашлыгы,
саламы-печәне. План үтисе, кайсыдыр абзыйларның күңелен күрәсе.
– Алар синең берәү генә иде. Сине персигә кодалаган капкорсакка
ярты колхозны ташыдың син.
– Үземнең йорттан апчыгыйм штули?
– Апчык идең. Бездә дә колхозныкы иде. Сыеры, танасы, сарыгы.
Келәттәге бодае-арышы. Мичкә-мичкә балы.
Хәмит, көлгән авазлар чыгарып, һавага «өрде»:
– Ха-ха! Ирем карак, дәүләтнекен урлый дип, ник әләкләмәдең,
багалмасы?
– Авызың чалыш, көлмә! – Хатынның теленә шайтан төкергән
иде. – Аллаһ бер суктырыр әле дидем. Суктырган бит менә. Өстеңә
карап еларлык. Капкорсак әшнәңне кәнәфиеннән очыргач, синең дә
кояшың баеды.
– Су бир, – диде «кунак», кипкән иренен ялап. Күкрәктә үрләгән
ут эчен-тышын яндыра иде. Боларның хәтеренә шаккатарсың, баллы
ризык чәйнәгәндәй тәмләп-тәмләп сөйлиләр. Янәсе, безнең чират,
тыңламый хәлең юк, син хәзер – тимер читлеккә ябылган «збир».
Су гына ялкынны сүндерсә икән!
– Авылдашлардан кичерү сорап кайттым дим, багалмасы.
– Ни Хак Тәгалә, ни бәндә кичермәс сине, збир!
– Гөнаһлы мин, таныйм моны. Гөнаһларыгыз өчен Аллаһтан гафу
үтенегез, тәүбә-истигъфар итегез ди Изге китап.
Хатын алъяпкыч итәген җилләтте:
– Уф, кызу! Төтенсез яндырасың, билләһи. Мәчет карты кебек
кылана бит, уф!
– Алай ук зурлама, багалмасы. Иманга төрле кеше төрлечә килә.
Мин бахырыгыз – юлы кыек икәнен аңлаган Аллаһ колы бүген.
– Һай-һай, кис-тура, из-сыт та аннан ярлыкагыз дип мескенлән
икән. Икейөзле син, Хәмит!
Баягы өмет, уртак түшәк өмете куык төсле шилде. Бу бичәдән
рәхим-шәфкать көтмә икән.
– Ник кеше йортында яшисең дисеңме? Баш хисапчы Фәридә
апаны куып, үзәктән Салиха атлы пумалабашны китердең ич.
Хәтерлисеңме? Чөнки Фәридә апа намуслы иде, синең кыңгыр
эшләреңне яратмады. И, кыландыгыз да соң ул Салиха белән!
Ачыктан-ачык, яшермичә типтердегез. Астыгызга су кергәч, колхоз
өстенә хәттин бурыч калдырып, икәү җәһәннәмгә качтыгыз сез!
Ник җәһәннәм димме? Сезнең урыныгыз шунда гына иде. Мин ул
бурычыгызның яртысын йорт белән мал-туарларны сатып түләдем.
– Каргап калгансыңдыр мине...
– Каргамадым, Илаһым, рәхәттә яшәсен дип, дога кылдым.
– Рәхәттә яшәмәдем. Салиха кәкре каенга терәтте. Кырымда
фатирны үз исеменә ясатты, мине азык-төлек базасына каравылчы
итеп урнаштыргач, директор белән иснәште кәнтәй. Базадан үзләре
үк урлаган әйберләрне миңа сылтадылар да төрмәгә тыктылар.
Мәрзия кулын өскә күтәрде:
– Аллаһым, бу бәндәңнән аралаганың өчен чиксез-чиксез рәхмәт
сиңа! Василым белән биш елда бәхет савытым мөлдерәмә тулды.
Йортсыз-җирсез чагымда ул никах укытып, үзенә сыендырды. Рәхмәт,
Аллаһым, рәхмәт!
Хәмит әздән генә аркан аумады.
– Акылдан шаштыңмы, сантый! Ниткән Васил, ниткән никах?
Тере ирең бар килеш!
Хатын аңа якын ук килеп басты.
– Нинди «тере ир?» Киемнәреңне капчыкка төяп чыгып барганда,
бусага төбендә өч тапкыр нәрсә дип кычкырдың, ә? Талак, талак,
талак дидең!
– Уйламыйча әйтелгән, кичер! Хи-хи, биш елдан аерылыштыгызмы? –
«Кунак»ның күкрәгендә сөенеч мәтәлчек атты. Әһә, пар күгәрченнәр
озак гөрләшмәгән! – Киттемени Васил? Ераккамы?
– Якында гына. Зиратта минем күз нурым. Син хәерчеләткән
хуҗалыкны ат кебек сөйри-сөйри йөрәк ите ашалды аның. – Шунда
Мәрзиянең кесәсендәге телефоны шалтырады да, хатын Хәмитне
җилтерәтеп тартып торгызды. – Улым Салават кайта, күземнән югал!
Ник бу халык мәрхәмәтсез икән? Сукбай эткә дә, кызганып, сөяк
ташлыйлар. Ә ул – Аллаһ яратыпмы, яратмыйчамы яралткан адәм баласы! Югыйсә күрәләр: «збир» яртылаш үләксә, атам дип аңа
мылтык төзәүдән ни файда, аны болай да Газраил сагалый. Кайда сез,
гайрәт чәчкән дәһшәтле еллар, кайда?! Ир, Мәрзиядән җилтерәттерер
идемени, өстенә бер акырса – чәчрәгән төкереге белән яндырыр иде.
Күз аллары караңгыланган «кунак», абына-сөртенә, сеңлесенең
йортына ашыкты. «Улым кайта», – ди. Салават атлы икән малай.
Аларны күрештермәс өчен ике арага казык какмакчы, кибәк баш!
– Ай-яй, бик тиз син, – диде Наҗия, көлеп. – Бәлешләр пешереп
сыйламадымы, җиңги?
– Ыржайма. – Хәмит, сулуы кабып, идәнгә ауды. – Сыйламаса
сыйламас. Аның каравы, ялгыш кына миңа серен тиште, кибәк баш.
– Нинди сер?
– Улым бар минем. Вәт аның белән ничек тә аңлашырбыз, чөнки
дә ата каны аңарда.
Сеңлесе чигәсен боргычлады:
– Ычкындыңмы әллә, әбзи! Синең Кушнараттан үкчә ялтыратуыңа
ике дистә ел, ә бу балага унбиш кенә яшь. Техникумда агрономлыкка
укый. Васил абый белән Мәрзия апаның уртак малае ул Салават!
3
...«Уртак, уртак». Буып, тын юлларын кыстылармыни, һава
җитмәде. Газраил ике тапкыр каптырмакчы иде, өченчесендә ныклап
эләктерер, мөгаен. Сабыр ит, үлем фәрештәсе, корбаның, фани
дөнья күперен кичеп, аргы якка – мәңгелек тарафларына күчкәнче,
исемлектәге авылдашларын бәхилләтергә тиеш. Кузгатма син аны
ерак сәфәренә гөнаһларын төягән йөге белән, кузгатма...
– Тынчу синдә, буылам, – диде ул һәм гыжлый-гыжлый урамга
чыкты, таш бәйләгән төсле авырайган аягын селеккәләде. Оерга
ярамый, хәрәкәттә – бәрәкәт, иске сабан төсле үкчәң белән җирне
тырный-тырный йөрергә кирәк.
Каберстан түбән очта иде. Рәис чагында аңа мәчет картлары:
«Язгы-көзге пычракта зиратка бармалы түгел, вак таш булса да
җәйдер, Гыйззәт малае», – дип күпме ялынды, Хәмит исә аларны тиз
«тынычландырды»: «Кем сезгә үләргә кушкан? Үлмәгез!»
Зират яңартылган, такта рәшәткәләр сүтелеп, челтәрле тимер койма
белән уратылган, юлына да асфальт түшәлгән иде. «Кунак», биек
капканы ачып, эчкә үтмәкче иде, арттан усал итеп берәү кычкырды:
– Әй, кем, кая барышың?
Утлы кисәү белән өттеләрмени, Хәмитнең аркасы пеште. Авылда
тамак төбен гырлатып берәү генә – гармунчы Габдрахман гына
сөйләшер иде.
– Мин, – диде ул, борылып.
Сәнәк сөйрәгән Габдрахман аны танымады.
– Күрше чуваш авылы кешесе, ахры, син, агай. Буталдың, агай,
сезгә әнә-ә тегеннән, ферма кырыеннан китәсе, зират аша сукмак
юк сезгә.
«Агай» кепкасын баш түбәсенә табан этәрде.
– Буталмадым, энем, буталмадым. Ертык маңгай Хәмит абзагыз
без. Ни хәл?
Аның исәнләшергә дип сузган кулы һавада эленеп калды.
– Якынайма! – диде гармунчы. – Иту... Корсагыңны чәнчәм. Син
исәнмени әле, збир? Дөмекмәдеңме әле?
– Исән, күрәсең. Картаелды тик.
Исемлектә Габдрахман дүртенче иде. Өченчене кысрыклап
чиратсыз керә, әрсез! Аны юллап килгәннәрмени?
– Нәмәстә дип зират тирәсендә иснәнәсең, збир? Үзеңә урын
карыйсыңмы?
– Карасам ни. Без кай якларда туасын гына сайлый алмыйбыз.
Шөкер, кайда күмеләсебезне исән вакытта ук кайгыртып куярга
була, энем.
– Син шуны фикерләп кайттың, алайса?
– Кайтсам, җә. – Бөкрәйгән Хәмит гәүдәсен озынайткандай муенын
боргалады. – Ике метр җир жәлкеме сезгә?
– Анысы күмәрләр дә... Түлке җир күтәрерме икән сине, аның
шунысы бар. Зират өстен чапканнар иде, кипкән үләннәрне
җыештырам. Торма юлымда сураеп!
Хәмит чытырдап, капка келәсенә ябышты.
– Күпсенмә, җир караштырмыйм. Монда кайчандыр мин рәнҗеткән
әрвахлар ята. Каберләре кырыена тезләнеп, алардан гафу сорыйсы
ием.
– Сөякләреннәнме? Тере чакларында тезләнергә иде, збир!
– Син – каршымда, син – исән Габдрахман, тезләнимме?
Гармунчы сул кулын борын төбендә «уйнатты»:
– Аннары бу бармакларым үзеннән-үзе ялганамы? Могҗиза
беләнме? Клубта оештыручы идем, хәтереңдәме? Хәтереңдә, збир!
Синдә көн дә туй, көн дә бәйрәм. Урман аланында җәй буе учак
яктырып, сарык түшкәсе кыздыртып, зур гына корсаклы адәмне
сыйлый идең. Аракы лыкынасыз, кикерә-кикерә ашыйсыз, оятсыз
мәзәкләр сөйләп шаркылдыйсыз, ә мин беләгем талганчы гармун
шыгырдатам. Тыңламыйсыз да сез, мин – фон гына. Озак түздем,
бер кичне сабырлыгым төкәнде, әмереңә буйсынмадым. Син, збир,
нишләдеңме? Клубка ажгырып кереп:
– Мин сиңа колхоз исәбеннән зарплат түлим, кылый Әхсән малае,
хуҗа чакырган төшкә син барырга әбәзен, – дия-дия, бармакларымны
балта түтәсе белән төйдең, збир!
– Ярсып, көчемне чамаламадым, кичерә күр, ачу саклама, энем.Дөньяныкы дөньялыкта калсын. Сиңа сыңар кул белән зират
чистартулары читендер, давай, булышам.
– Бер кул белән дә эшлим мин! Гармуным ятим, шунысы үкенеч.
Район ярышларында гел беренче идем, Мактау кәгазьләре өй диварын
бизәрлек иде. Киләчәктә Казан сәхнәләрендә Илһам Шакировларга
уйнарлык атаклы көй остасы буласы идем, син харап иттең, збир!
Зиратны тәртипкә кертүне аксакаллар миңа йөкләде, ызначит, монда
мин хуҗа, йөрмә мәрхүмнәрнең рухын рәнҗетеп, сыптыр моннан!
– Хуҗа дисеңме? Авыл мулласы да синме?
– Фәрваз – безнең мулла. Түлке сиңа аның касаниесы юк. Сыптыр
диләр!
– Сыптырам, рәхмәт. Кичер, яме?
Күкрәген ярып, боз катырганнармыни, туңдыра, югыйсә иртәдән
үк кояш кыздыра, яңгыр яумаганга да байтак, үләннәр саргаеп кипкән,
ә ул шушы челләдә өши иде. Сәләмә киемнәре җылы тотмый бугай,
тузып юкарган күлмәк-чалбар, җиңсез көркә җилсез көндә дә җил
үткәрә иде.
– Әтәч Фәрваз Кушнарат мулласы икән, вәйт сиңа, – диде ул
сеңлесенә. Наҗия өчен әлеге «яңалык» күптән искергән иде.
– Нәрсәгә шаккатасың? Казанда мәдрәсәдә укыды. Тәртипле
Фәрваз абзый. Авылда абруе зур.
– Амбар сакчысы гына ие Әтәч, кунакчага ук кунаклаган, – дип
көлмәкче иде «Кунак», сеңлесе каһкаһә белән:
– Биеккә менгезгән дә – Аллаһ, аска төшергән дә – Аллаһ. Элгәре
авылның җиренә-суына хуҗа идең, ә бүген кем инде син? – диде.
Габдрахман аркасында чират бозылып, исемлектән күчкән өченче
кеше нәкъ менә Әтәч Фәрваз иде.
– Аны күрмәкче ием.
– Нигә? Ә-ә, гөнаһ капчыгыңда ул да бар, димәк. Әй Илаһым. –
Наҗия башын иеп ыңгырашты. – Такта чәем, тыныч җаным дип
яшәгәндә, шушы бәндәңне җибәреп, никләр генә җәзалыйсың икән?
Мәчеттә актан-пакьтән киенгән мулла, ә миндә эче-тышы шакшы
сукбай. Бу имәнгеч кыяфәтең белән иман йортының ишегенә орынасы
түгел! Нишләтим, Аллаһым, туган инде, әйе, бер ана карынында яткан
туган. Ул збирга әйләнер дип кем юраган! – Сеңел алъяпкыч итәге
белән яшьтән чыланган битен сөртте. – Хәзер мунча ягам, ичмасам
керләнгән җаныңны яшергән кабыгыңның пычрагын юарсың.
Сәләмәләреңне идәнгә ташларсың, алмашка нидер юнәтермен.
Мунча булдырган арада Наҗия төргәге белән әйберләр алып
кайтты. Юып үтүкләп төрелгән ир-ат киемнәре иде болар. Сеңел
йомшарды кебек. Туган хакы үпкә-сапкалардан өстенрәк дигәндер.
Бәлки ул бүтән кумас, бәлки өшәнгән «збир» кайчандыр кысанлаган
ата нигезендә, җылы ятакта әҗәлен көтәр.
Наҗия кара мунчаны «ак»ка әйләндереп яңарткан, уртадагы иске
мич сүтелеп, нүеш тимере кукрайган иде. Кызган чуерташка су сибә-
сибә, ләүкәдә парланган ир, сабын ышкып күбекләткән мунчала белән
кат-кат юынгач, гүя керләнгән тәнен генә түгел, җанын да чистартты.
Эсседә тирләп-пешеп комач кебек кызарган «әбзи» ишектән үк шат
тавыш белән:
– Булды, сеңел, – диде. – Аруландым. Күлмәк-ыштаннар өчен
рәхмәт. Өстемә үлчәп теккән төсле тап-таман.
– Таман шул, икегез дә бер үлчәм кием кидегез бит. Җиңги бирмим
дип карышты башта. Василым төсе ди.
Мунча кызуында эрегән күкрәктәге боз янә туңдырып өшетеп
калтыратты. Үртәлү катыш гарьләнү булып, яңактан тәгәрәгән күз
яше дә шау боз иде.
– Ник миңа мәрхүмнең киемнәрен кидерттең? Мыскыллавыңмы,
җә? – диде Хәмит, еламсырап. Бу мәлдә дөньяда иң кызганыч кеше,
мөгаен, ул иде.
– Мыскылламыйм, әбзи. Табигать кануннары буенча исәпләсәң,
урманда барча киек-җанвар төрле ел фасылында йонын коеп,
мамыгын очырып шәрәләнә дә яңадан өс-башын бөтәйтә. Син бит
иң явыз ерткычларның берсе. Мин табигать ролен үтәүче генә.
Кызганыч, җаныңа гына алмашка чиста күлмәк юк. Фәрваз хәзрәт
гел мәчеттә, барам дигәч, бар!
– Үземнең сәләмәләр яхшырак ие, авыл танымый ие.
– И, әйттерерсең! Синең хакта кичә үк чыбыксыз телефоннан
хәбәр таралган. Курыкма, тотып тукмамаслар, кай җиреңә сугасың,
шыр сөяк син.
Хәмит амбар сакчысы белән очрашмакчы иде, ә монда – тәмугка
олак дип каргаячак дин әһеле! Казанда укыган диме? Агарган икән
кара мужик.
«Кунак» күңеленнән генә үтемле сүзләрен барлады. Хәмит
элеккеге каты бәгырьле, тупас, әшәке кеше түгел, ул бүтән әверелеш
алды, ул Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, аның нурдан яраткан
фәрештәләренә, изге китапларына, пәйгамбәрләренә, ахирәт көненең
җитәчәгенә иман китерде. Аңа чык тамчысы кадәр генә булса да
хөрмәт тиеш!
Башына ак чалма ураган хәзрәт, чынлап та, мәчет картына әйләнгән
иде. Ул, мөнбәрдән төшә-төшә:
– Ни йомыш? – диде.
Хәмитнең дога кылырга дип укмаштырган бармаклары ток
суккандай чемер-чемер итте.
– Мин ием, дускай.
– Ишеттем, кайткансың. – Фәрваз ут кабызды. Түшәмдәге бәллүр
люстрадан яшел келәмгә төрле төсләргә манчылып, нур сибелде. –Көпә-көндез ник ут яндыраммы? Чөнки синең кара йөзеңнән бүлмә
караңгыланды. Кушнаратта нинди уй-ният белән йөреш?
– Кичерү сорап, гафу сорап, Фәрваз дускай. Бер уңайдан синнән дә.
– Гафу сорама, бәнахакка төрмәдә утырган өч елымны гына
кайтар, Гыйззәт абзый малае. – Фәрваз, вәгазь укыгандай, һәр иҗеккә
басым ясый-ясый сөйләде. – Яз башында мин авырдым. Баш әйләнә,
костыра, тән кызулыгы кырык градус. Тычкан бизгәге иде миндә, ул
әшәке чирдән адәм терелми, ә мин Аллаһ ярдәме белән савыктым.
Төнлә син, лаякыл исерек карак, мин юклыктан файдаланып, Самара
бандитларына өч машина бөртек саткансың. Шул кыңгыр эшеңне
миңа сылтадың, янәсе, мин төяттергән. Амбар ачкычы Хәсәновта
гына, янәсе. Синдә иде аның икенчесе. Кечкенә сабыйларым хакына
яла якма дия-дия, аягыңа егылган идем, хәтерлисеңме?
– Хәзер мин синең аягыңа егылам, кичер, дускай!
– Мин кичерсәм дә, Аллаһ кичермәс, җәһәннәмдә җиде ишек,
шуның берсеннән кертер сине, збир! – Мулла кисәк кенә авызын
томалады. – Әстәгъфирулла, исемеңне атап, телемне пычраттым.
– Минем атым – Хәмит үзе, – диде «кунак». Дин кешесенең
кушаматы белән аны мәсхәрәләргә хакы юк иде. Ул, әнә, хөрмәтләп
Фәрваз дускай дип эндәшә. Хәер... Авыл хуҗасы чагында ул, аның
мулла кушкан исемен «онытып»: «Әй син, Әтәч», – дип кенә җибәрде.
– Ун минуттан балалар сабакка җыела, мәчеттән чык. – Фәрваз
сөйләнә-сөйләнә, хәрефләр сызгаланган тактаны сөртте. – Фәрештә
гөнаһларыңны акбур белән язмый, язса – тиз бетерер идең дә...
Берничек сөртелми фәрештә язганнар.
Нәрсә ди сеңел? Гөнаһ капчыгыңны бушатмакчы син ди. Киресенчә,
йөгенең авырлыгы кимеми, яңалары гына өстәлә. Велосипед алдына
бер, артына ике малай утырткан ир-атны ерактан ук шәйләде ул.
Кылыч борын Әнсар! Ул авыл читендә үк яши, шунда хәтле бу
агач аяклар белән ничек барып җитәрмен дип борчылган иде, әнә,
бирим дисә колына – чыгарып куяр юлына. Куйды да! Балаларын
мәчет капкасы төбендә бушаткач, кылыч борын «тәгәрмәче»нә кире
атланмакчы иде, Хәмит кычкырып туктатты:
– Әй, туганкай?
Әнсар, көпә-көндез өрәк күрдемени, артка чигенде.
– Таныдыңмы, туганкай?
– Таныдым, – диде егет, нәфрәтләнеп. – Тагын корбаннар
аулыйсыңмы?
– Ауламыйм, карт инде абзагыз. Өегезгә бармакчы ием, үзең
очрадың, Аллаһның рәхмәте. Балаларыңа мәчеттә дин сабагы
укытасыңмы?
– Күршенеке алар. Ир кеше өч бурычны үтәсен: йорт салсын, куак утыртсын, оланнар тәрбияләсен диләр. Өйне осталар да салып бирә,
агачны мәктәп балалары да үстерә, нәсел гомерен озайталмаган ирләр
бар, аның шунысы фаҗига. Мин дә кысыр, синең аркада. Елганың
күпере черегән, трактор авырлыгын чыдатмас дигәч, ничек үкердең,
ә? Чыдата, имеш. Хәтерлисеңме? Боз кузгалган чак иде. Күрше
авылдагы әшнәләреңә чәчүлек бәрәңге илтергә боердың. Күпер
чыдатмады, трактор аска мәтәлде. Мин сикереп өлгердем. Нишләттең
мине, хәтерлә, збир! «Апчык тракторны, кылыч борын!» – дип тоттың
да бозлы суга ыргыттың. Билдән түбән өлешне туңдырганмын, шуңа
өйләнмәдем, яраткан кызым да үзебезнең авылныкы иде, аны бәхетсез
итәсем килмәде. Баласыз йорт – нурсыз йорт.
– Кичер, Әнсар. – Хәмит аның кулын тотмакчы иде, егет рульне
кисәк кыйшайтып:
– Тапталасың, кит, збир! – диде.
Җилкәсенә тау ишелгәндәй кәкрәеп-бөкрәеп атлаганда, ул коедан
су тарткан хатынны күрде. Заманында колхоз ашханәсенең пешекчесе
Халидә! Син исемлектә юк, сиңа кичер диясе дә юк дип, «кунак»
дәшмичә генә узмакчы иде, Халидә урам ярды:
– Әстәгым, дөрес икән, авылга ерткыч төшкән. Кемне бумакчы да
кемне өзгәләмәкче икән?!
Хәмит тигез җирдә абынды.
– Сиңа нинди зыяным тигән, кортка? Әз-әзләп онын, итен, балыгын
бирмәдемме, җә? Рәхмәтең шулмы?
– Әрәмтамак кунакларыңа миннән табын хәстәрләткәч, знамы,
калдык-постык эләккәләде анысы. Үзем дә комсыз инде. Яшь чакта
нәфес котырта шул, нәфес. Синең сымак дөньясын кочагында
сыйдырмак кыланасың, ә картая-картая, кочаклар тараеп, ни бары
да коела.
– Бүгенге тормышыңнан канәгатьме соң?
Аңа бу бичәнең тормышы ни пычагыма! Тартар теленнән табар
ди, тапты Хәмит, хатын битенә китереп чәпәде:
– Булганына шөкер итеп, булмаганына өмет итеп яшим. Аллаһы
Тәгалә синең көнеңә калдырмады, имансыз збир!
...Гәрчә керпе төсле энәсен тырпайтса да, Наҗия туганлык җебен
шытырдатып өзми, мунчасын яга, өс-башын бөтәйтә иде. Аңа
ачылмый, кемгә ачылсын ул?! Эчендә агулы елан сыман бөгәрләнгән
сораудан, ниһаять, арынырга кирәк иде.
– Тыңла әле, сеңел, – диде Хәмит. – Ник кенә теге вакытта ук мине
хөкемгә тарттырмадылар? Шунда ук җәза бирсәләр, моның тиклем
каһәрләнмәс идем.
– Хәтер иләгеңне ныграк илә, әбзи! Укытучы Зәмир язды бит. Йә,
нишләттең син аны?
«Кунак» кесәсендәге кәгазьдән Зәмирне эзләде. Юк иде кара бөдрә
чәчле Зәмир исемлектә. Хәтерләмәгән кая! Аның хатын табак-табак
ит ашаткан район әшнәсе:
– Әләкчеләрне азындырма, Хикмәтов, мә, чарасын күр, – дип,
рәиснең үзенә тапшырды.
Чарасын «күрде» Хикмәтов: урам уртасында бөдрә чәченнән
йолкый-йолкый кыйнады Зәмирне. Шуннан соң авыл утта янмас,
суда батмас хуҗа белән «бил алышмады»: җыелышларда Хәмит гел
бер йөремсәк мәзәкне кабатлар иде:
– Курыкмагыз, мине тәнкыйтьләгез, сезгә моның өчен бер нәрсә
дә булмый: ни печәне, ни саламы, ни бөртеге. – Соңгы җөмләне ул
үзалдына гына мыгырдар иде: – Йодрык кына була.
– Нәрсә уйга чумдың? Хәтерләдеңме? Зәмир ул җәйдә бүреген
салмады. Гасырлар дәвамында җир кешесен кемнәр генә җәберләмәгән.
Алпавыты, бае, түрәсе, ә шулар арасында син иң явызыдыр, әбзи. –
Наҗия акыл сатарга остарган иде. – Бәхетең, капкорсак абзыйны
тәхетеннән шудыргач, Кушнараттан тиз тайдың. Югыйсә авыл аяк-
кулыңны бәйләп, судсыз-нисез үләт базына ташлый иде.
– Ну ятлагансың китаплардан тәти-тәти сүзләр! – диде Хәмит,
күзен алартып. – Прәм нотык укыйсың! Ул алпавытлар, байлар үз
кесәсен калынайткан, ә абзаң дәүләт планын үтәде, дәүләтнекен!
Аерма бармы, сай савыт?
– Ярар, мин – сай, син – тирән, ди. Шәп үтәдең планны, тирән
савыт! Хуҗалык кабыргасы тырпайган сыер кебек калды синнән!
Кая, бир әле! – Сеңел исемлеккә үрелде. – И Аллаһым, и Аллаһым,
кемнәр белән күрешкән – сызган. Йә, бу корбаннарыңның барысы да:
«Гафу итәбез, Хәмит», – дип, аркаңнан чәбәкләп озаттымы? Әйе, ди,
озатырлар! Аларның каргышы күк белән җир арасында асылынып
тормый инде, әбзи. Башта ук әйттем лә, кәгазьдәгеләрнең яртысы –
зиратта! Йөрмә өрәк төсле урамда, йөрмә!
– Соңгысы, сеңел. Мичурин Лотфулла да тегендәме?
Наҗия кулындагы исемлекне вак-вак кисәкләргә ертты:
– Ул карт ниемә тагы? Балачак шуклыгы өчен кичер димәкчеме
син? Сез бит көтүегез белән бакча бастыгыз, әллә бабаң һәрберегезнең
исемен хәтерлиме? Мин иртән үк үзәккә барам, китапханәчеләр
бәйрәменә, син нәрсә беләндер шөгыльлән, ишегалдын себерәсеңме,
чәчәкләргә су сибәсеңме шунда. Кыймылда, әзрәк каткан буыннарың
язылыр.
– Хәлем юк, сеңел.
– Ә син хәлләнергә тырыш. – Таш бәгырьле туганы балавыз сыкты. –
Шулайдыр инде, Аллаһы Тәгалә сине миңа җәза итеп җибәргәндер.
Бер биядән ала да туа, кола да туа. Хуш, сине сыендырган өчен өем
турысыннан узганда, капкама төкерсеннәр, кара-каршы очрашканда, йөзләрен читкә борсыннар, карарым анык: актык гомереңдә ата
нигезендә яшә, әбзи.
«Сукбай», юк ла, хәзер тулы хокуклы гаилә әгъзасы, һәм дә
сеңелнең туган абыйсы, тезен идәнгә кадаклый-кадаклый килеп,
Наҗиянең аягына маңгаен терәде.
– Кичер, сеңел.
Чәче сирәкләнгән баш түбәсен мамык төсле йомшак куллар
сыйпады.
– Яшә, әйе.
...Йокламады. Җәйге төн бер сүәм диләр, ә Хәмиткә дөнья караңгы
төсеннән мәңге арынмас кебек иде. Таң соңарып кына атты. Наҗия
иртәнге тәгамне әзерләп киткән, ләкин тамактан су да үтмәде.
Сарайдан көрәк караштырып, бакча уртасындагы карт тирәккә
якынлашканда, йөрәк чемердәде. Сөреп, бәрәңге чәчмәгән бушлыкта
таралып-җәелеп үскән куакның тамырлары шактый калынайган,
ир, соңгы тамчы көчен сыгып, көрәген җиргә батырмакчы иде, таш
чыкырдады. Нәкъ шушы урында ул тирән генә чокыр казып, нәкъ
шушы урында «килмешәк»не күмгән, сизмәсеннәр өчен өстенә иске
мунча миченең уалган ташларын сибеп ныгытып таптаган иде. Аю
белән көрәшерлек гайрәтле чак!
Курчак яхшы сакланган, нибарысы киндер күлмәге черегән дә,
бите тапланган. Аны суы тум-тулы кисмәктә юып, кибәргә баскычка
куйгач, Хәмит, терек белән сөйләшкәндәй:
– Әнкәң белән тату гына торыгыз, җәме? Ул сиңа матур-матур
күлмәкләр тегәр, – диде. – Ник явызлык арты явызлык эшләдем?
Табышмак бу миңа. Чебенгә дә тимәгән мин ник збиргә әйләндем, җә?
Аллаһ дөньялыкта ук җәзалады абзаңны, яман чир миндә, духтырлар
көннәрең санаулы дигәч, авылдашлардан кичерү өметләнеп кайтуым
ие, кичермәде авыл. Хет син миңа рәнҗемә, бала. Бәхил бул.
Кипкән ипи кисәкләре әле дә бушатылмаган биштәрен аркасына
асты. Туксан яшьлек Мичурин Лотфулла исән, ди. Гомере буе алма
ашаган кеше картаймый, ахрысы. Аның өеннән ир кереп адашасы
урман да чакрым ераклыкта гына.
...Тәрәзәсез өйалды дөм караңгы иде. Ялгыш аягы бәрелеп,
нәрсәдер ауды, нәрсәдер ишелде. Капшанып кына ишек тоткасын
тапты. Ызба эчендә якты иде. Түрдәге караватта тамак астының
тиресе күркә бугазы кебек салынган карт дисбе тарта иде, сәламгә
сәлам бирмичә генә:
– Ишеттем, авылда икән син, ертык маңгай, – диде.
Хәмитнең күңеле нечкәрде. Кушнаратта беренче кеше «збир»
дип нәфрәтләнмәде, беренче кеше: «Ертык маңгай!» – диде. Иллә
дә якын кушамат!
Карт, җитез генә урыныннан кубып, карават астындагы кәрзиннән
калай кәндигә эре-эре алмалар тутырды:
– Аша, иртә өлгергән сорт, зерә баллы.
– Безнең тешсез авызга сыек ботка гына ярый, Лотфулла абзый,
мин тиз генә, юл хуты гына, – дип, Хәмит бусагага чүмәште.
– Үзең сугылып хәлемне җиңеләйттең, рәхмәт яугыры. Аяклар
чалыш-пылыш хәзер. Эзләп тә бармак идем үзеңне. Бер үкенечемне
әйтәсе ием сиңа, Гыйззәт малае. – Карт һаман кәндигә алма өйде. –
Зерә тәмле, тычкан төсле генә кимер. Һи-и, заманында бакчама
саранча көтүе күек ябырыла иегез. Сез ничәү иегез анда, Гыйззәт
малае?
– Өч урамнан утызлап бала.
– Сакламасам, унбиш төп алмагач куагын ярты сәгатьтә чишендерә
иегез, мәлгуньнәр! Җелекне киптердегез тәмам. Мине Кушнарат
Мичурины дип йөртәләр, гәзитләргә язалар ие. – Өстәлдәге алмалар,
савытка сыешалмыйча, берәм-берәм идәнгә төште. – Хәмдия әбиегез
белән күрше авылга кунакка киттек. Ат җигеп. Хи-хи, мин әбиегезне
генә озаткан ием, үзем сез – саранчаларны сагаладым. Һайт дигәч,
кайсыгыз коймадан сикерде, кайсыгыз ярыктан шылды. Бер таза
мортазасы гына качалмады. Аның аркасына шәпләп кенә сыдырмакчы
ием, караңгы шәй, битенә эләкте камчы. Син булгансың ул, Гыйззәт
малае. Үкенәм, сукмаска ие миңа.
Кып-кызыл алма, тәгәри-тәгәри, Хәмитнең аяк очына төртелде.
Ир, аны учында чөя-чөя:
– Мин аны шундук белдем, – диде.
Картның «күркә бугазы» дерелдәде.
– Ничек белдең?
– «Авылда ат кылыннан үргән камчы миндә генә», – дип, әтигә
мактанган иең.
– Алай икән. – «Мичурин», мүкәли-мүкәли, идәннән алма чүпләде. –
Әнәтек, бүген куагында ук чериләр. Мәктәптә биш бала, ди, укытучы
Бәширә. Дүрт теш рәшәткәне каердым урам яктан, керсеннәр дип, җук
балалар, җук. Бәрәч, белдем дисең дә үзең. – Карт лып итеп артына
утырды. – Син, Ертык маңгай, ярты авылны кыйнап имгәттең, ә миңа
үчләшмәдең. Хикмәт! Тиярлегең бар ие юкса. Аллаһның рәхмәте,
перси чагыңда яңа йортымны төзергә булыштың. Агачын, тактасын
хуҗалыктан бирдердең. Ат бәясеннән. Хәтерлисеңме, үткән-сүткәндә
маладис дия иең. Авылда иң шәп ызба – миндә генә, синең үзеңнеке
дә минекеннән кайтыш ие, хәтерлисеңме, ертык маңгай? Мичен
хутлап, әрбирләрен ташыгач, олы кунагым итеп өй туена дәшмәкче
ием сине, төнлә дөрләп янды йорт, хәтерлисеңме? Беренче син чабып
килдең анда, сүндереп булмады түлке, зур йортның пужары да зур.
Эликтыр чыбыгыннан ут капкан диделәр син районнан чакырткан
таныш җегетләрең. Ыхык-ыхык. – Картны очкылык тотты. – Ыхык-
ыхык... Гумер йөзендә алма сатып туплаган акчам көл булып күккә
очты, ыхык-ыхык... Идәне черегән сәләмә куышта тереклек итеш
бүген, ыхык-ыхык...
Хәмит учындагы алманы аңа табан тәгәрәтте.
– Мә, үзең аша.
Ул, авырлык белән генә кымшанып, аягына басты. Китәргә вакыт.
Өйалдында баягы кебек нәрсәдер ауды-егылды, нәрсәдер ишелде-
ватылды. Аны озата чыккан хуҗа:
– Карабрак атласаң ие, күзле бүкән, – дип сукрана-сукрана, ут
кабызды. Нүештәге кадакка эленгән камчыга пәрәвез сарган, аның
инде күптән кирәге беткән иде. Алагаем кизәнеп тагын битенә
сыдырдылармыни, Хәмитнең маңгае әрнеп-әрнеп кызышты. Шул ук
мәлдә, кинәт кенә зиһене яктырып, соңгы вакытта җанын газаплаган
табышмак-сорауга да җавап табылды: аңа, юаш кына малайга,
коточкыч явызлыкны нәкъ шушы камчы белән сеңдергәннәр!
– Хәтеремдә, хәтеремдә, – диде ир. – Яңа йортың шәп ие, Лотфулла
абзый. Нарат бүрәнә, калай түбә, бизәкле тәрәзә йөзлекләре...
Шактый расхутландың син. Аның өлгергәнен мин фәкыйрегез дә
дүрт күз белән көттем. Үчемне кайтардым тәки. Өеңә ут үрләтүче
мин идем ул.
Тәмам.
«КУ» 09, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев