Тургай
Сандугач таллык ярата, Ә сыерчык – йорт түрен. Кәккүк урманны ярата, Ә тургай – кырлар күген.
Сандугач таллык ярата,
Ә сыерчык – йорт түрен.
Кәккүк урманны ярата,
Ә тургай – кырлар күген.
Шул тургай турында иде
Хәзер әйтәсе сүзем.
Сокланып туймыйм аңарга,
Кырлардан кайтып кермим −
Тургай кебек кырга гашыйк
Мин башка кошны белмим!
Гаҗәеп кош! Кыр түрендә −
Берүзе, куркып тормый.
Куакларга посып түгел,
Ул күккә менеп җырлый!
Җилпеп канат, туктап-туктап,
Сайрый-сайрый күк яулый.
Карап торам күз дә алмый:
Эри күктә, һич калмый!
Юк була биек ноктада...
Сайрый сыман зәңгәр күк.
Кыю тургай туган җирен
Моңы белән саклый күк!
...«Икмәк булса, җыр да булыр!» −
Әйтеп тә соң карыйсыз?!.
Моңсыз кырлар икмәк бирмәс,
Кала күрмик тургайсыз!
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев