Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әни белән әтинең муенына асылынып, кич саен «мин дә план язам» дип йөдәтә торгач, миңа аерым дәфтәр бүлеп бирү йоласы керттеләр. Китап шкафында махсус урын да хәстәрләп куйдылар: анда әни «Луиза киштәсе» дигән «табличка» язып элде. Шул дәфтәрләремә мин, тырыша-тырыша, линейка белән таблица сызып, сырлап, тутырып, «план» язып чыгам. Узачак дәреснең максатын билгелим, бурычларын куям.
«Яңа ел»
Әти Янсуар мәктәбендә эшли башлагач, әбиләрдә торырга
гел практикантлар алып төшә башлады. Заманында мәктәп өчен
төзелгән интернат-йортлар калган булса да2, күбесе торыр хәлдә
булмаганлыктан, ул гел килгән педагогларны кемгә, кайда урнаштыру
мәсьәләсен кайгырту белән мәшгуль. Авыл буйлап йөреп чыкканнан
соң, барыбер Янсуар әби белән бабайга кертергә кала аларны.
Практикантлар, гадәттә, физика белән математикадан, сирәгрәк
химия һәм биологиядән укытырга килә. Мин үскәндә, әбиләрдә
беренче торганы – Балтачтан Рәйханә апа иде. Ул Янсуарга мәктәптә
яңа уку елы башланганда килде дә без кыш буе бергәләп кар көрәп,
дәрес хәзерләп, план язып, төрле юләрлекләр кылып чыктык. Яңа
ел алдыннан мин инде анык карарга килдем: физика укытучысы
булам. Рәйханә апаның физика дәреслекләрендәге формулаларны
дәфтәремне тутырып күчереп язып чыктым да бу карарымны әни
белән әтигә игълан иттем.
Әни белән әтинең муенына асылынып, кич саен «мин дә план язам»
дип йөдәтә торгач, миңа аерым дәфтәр бүлеп бирү йоласы керттеләр.
Китап шкафында махсус урын да хәстәрләп куйдылар: анда әни
«Луиза киштәсе» дигән «табличка» язып элде. Шул дәфтәрләремә
мин, тырыша-тырыша, линейка белән таблица сызып, сырлап,
тутырып, «план» язып чыгам. Узачак дәреснең максатын билгелим,
бурычларын куям.
Өйдә булган бөтен курчакларымны, җирән аюым белән сары
филне дә утыртып куеп, дәрес укытам, «продлёнкалар» уздырам,
журналга билгеләр тезәм. Аю белән филнең әти-әнисен гел мәктәпкә
чакыртып, балаларының укуын яхшыртырга өндим. Эшләремне
бетергәч, таслап, тәртипләп, дәфтәр-китаплар, карандаш-ручка,
линейкаларымны үз киштәмә җыештырып куям.
Әнинең Янсуарга килгәч алган классы3 безнең өйгә стенгазета
чыгарырга килеп йөри, алар белән мин дә, буяла-буяла, газета
чыгарам. Ватман кәгазьләрен башта кушып ябыштырып куясың,
аннары карандаш белән рәсем ясыйсың, гуашь, акварель буяуларын
тезеп куеп, стаканга су тутырып, пумаланы мана-мана, аларны
буйыйсың. Газетаның зур итеп кызыл хәрефләр белән баш исемен
язасың. Исеме астына бераз кечерәк хәрефләр белән, башка төрлерәк
төс сайлап: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дип
тә сырлап куясың. Анысы – мәҗбүри. Без – совет балалары, ә совет
балалары – бөтен пролетарийларның тигезлеге һәм бергәлеге яклы.
2 Бу агач йортлар сугыштан соңгы елларда төзелеп, Янсуар мәктәбенең данлыклы чорларында анда бөтен
тирә-юнь керәшен-татар авылларыннан укырга килгән 9, 10 нчы класс укучылары торган. Кибәчтән
укырга Янсуарга килгәч, әтиләр дә шунда торып, кышларын галанка миченә утын ягып яшәгән.
3 Аларны әни, 1 нче класстан алып 11 нчене тәмамлаганчы, класс җитәкчеләре булып, укытып чыгарды.
Алар минем өчен туганнарым кебек булып, гаилә әгъзаларына диярлек әйләнеп бетте. Әни соңыннан ничә
класс чыгарса да, «синең классың» дигәндә, мин гел шушы 1996 елгы чыгарылышны күздә тота идем.
Кибәч бабай миңа пролетарийның кем булганын аңлатты:
– Без инде ул, кызым, эшче халык, – диде. Шуннан мин бу сүзләрне
тагын да тырышыбрак яза торган булдым.
Ул елны без Яңа елга әни классы өчен ике ватманны кушып, як-
ягына открыткалардан карап рәсем ясап, бик матур газета чыгардык.
Газетаны тутырып бетергәч, кар бөртекләре ясап, җилем агызып,
өстенә ваклап чыршы уенчыклары да сибеп чыктык. Төнгә коридорда
утны кабызып калдырдылар – чөнки газетаны шунда идәнгә кибәргә
сузып салдык. Юкса көз көне Уңыш бәйрәменә дип чыгарган
газетаны, мин төнлә горшогымны эзләп барган җирдән, табан эзләре
калдырып, кипмәгән килеш таптап чыккан идем. Аннары минем
аякларымны тазга тыгып юдылар, ә газетадагы тәпи эзләрен өрәңге
һәм имән яфраклары итеп буяп, газетаны яңадан ясап чыгардылар.
Башкалар белән бергә мәтәшә-мәтәшә, өй стенасы өчен аерым үз
газетамны да чыгарам мин. Әле икешәр-өчәр ватман кадәр зурлыкта
чыгарырга көчем җитми, шуңа бер ватманны гына тутырам. Аны
чыгарыр алдыннан китаплардан бик ыптымаклап шигырьләр,
хикәяләр эзлим. Газета булгач, аның бер почмагында мәзәкләргә дә
урын калдырылырга тиеш, аларны, гадәттә, чыршы уенчыклары ясап,
шулар эченә язып куялар. Аннары иң аска газетаны кемнәр чыгарганы
теркәлә. Өй газетасына, гадәттә, үземне, әни белән әтине, кайчакта
мәчебез Назлыкайны да язам.
Аннары ул газетаны түргә, иң шәп урынга – трельяж торган җиргә,
кнопкалар белән беркетеп куюларын сорыйм. Стенага беркеткәч,
рәсемнәр белән башисемнең бераз кыеграк булуы ачыклана, шуңа
эчем поша. Әмма әти, мине алдына утыртып, үсендереп җибәрә:
– Икенче җулы линейка белән сызып, туп-туры итеп җазарбыз,
болай да инде торган саен әйбәтрәк килеп чыга, кызым, көз көне
җасаганың шикелле генә түгел, күпкә шәбрәк, – ди.
Минем Яңа ел газетасын, безгә кич утырырга менгәч, әби белән
бабай, Рәйханә апа да бик мактый.
Ул кыш бик буранлы килде. Авылның төп урамындагы карны
грейдер белән ачып куйгач, ике якта да алагаем зур таулар хасил
булды. Ул кышта әле тагын минем Чуваш очындагы өй белән Казак
очында яшәгән әбиләрнең өйләренә үземнең генә дә төшә белгәнем
ачыкланды. Шуннан иртәләрен, әле кап-караңгыда, минем ялгызымны
гына да төшереп җибәргәли башладылар. Шакмаклы яшел пәлтәмә
чумдырып, куян шапкамны резинка белән башыма помпушкаларын
беркетеп бәйлиләр дә, авызымны боланлы шарф белән каплап, куян
бияләйләремне кидереп, әни клуб борылышына кадәр мине озата
чыга. Аннары инде әбиләргә кадәр олы урамдагы юл туп-туры төшә,
анда адашмыйсың.
– Дадукларга җиткәнче карап торам, китмим, кызым, курык-
ма! – ди әни.
Мин, артка борылып карый-карый, яңа бастырып алган, әле йомшап
та җитмәгән катырак итекләрем белән карны шыгырдатып атлыйм.
Буран көчлерәк дулап торган көннәрдә, күземне генә калдырып,
барысы өстеннән тагын мамык шәл белән дә урап бәйлиләр. Менә
анысы читен, кымшанып та булмый алай иткәндә.
Такталары яшелгә һәм сарыга буялган, терәлеп утыра торган
аркасы да булган чанамны сөйрәп әбиләргә төшкәндә, бал-маскарадка
дип ятлаган шигырьләремне кабатлыйм. Ак түти килсә, аларны
сөйләтеп күрсәтә. Кайчак каршыга трактор йә берәр машина очрый.
Андый чакта мин, тар гына ачкан юлда, чанамны башта яндагы кар
өеменә күтәреп ташлыйм да үзем кар өемен кочаклап ятам. Трактор
йә машина узып киткәч, чанамны алып, яңадан теркелдим.
Әни белән әти Яңа елны башта мәктәптә кечкенә класслар өчен
уздыра, аннары бөтен мәктәп бал-маскарады була. Шуннан соң инде,
иң шәп чыгышлар сайлап алынып, авыл бал-маскарадына җыела
халык. Дөрес, безнең авылның клубы салкын, аның стеналары
бозланып тора, әмма Яңа ел уздырганда, анда халык мәш килә, бер
дә салкынны сизмисең.
Шигырьләрне ялт иттереп ятлаганымны белеп алгач, авыл
клубындагы бал-маскарад өчен җаваплы Зоя түти мине «Яңа ел»
итәргә кирәк тапты. «Яңа ел» ул, гадәттә, кечкенә бала булырга тиеш
икән. «Иске ел» белән Кар кызы, Кыш бабай аны сәхнәгә чанада
тартып йә Кыш бабайның иңенә утыртып алып чыгалар, ди. «Яңа
ел»ның сценарийдагы сүзләрен ачып күрсәтте Зоя түти – хәйран
гына. Шунда әни миннән бик җитди итеп сорады:
– Кызым, нишлисең, җатларга вәгъдә бирәсеңме Зоя түтиеңә?
Вәгъдә бирәсең икән, димәк, җалт иттереп җатлыйсың инде,
подводить итмисең, җәме?
Мин уйланып торам. Яңа елга минем әле тагын Кыш бабайдан
бүләк алыр өчен ятлый башлаган әни табып биргән озын гына
шигырем дә бар – Елак-Мылак дигән куян баласы турында ул4.
Мин үз шигыремне дә, «Яңа ел» шигырьләрен дә ятларга вәгъдә
бирәм.
– Шәп! – ди Зоя түти. – Алай булгач, Нина, баланы репетиция
көннәрендә клубка алып керергә кирәк була, җәме!
Шулай итеп, минем сәхнә тирәсендәге тормышым башлана. Көзге
каршына басып, әни белән Зоя түти куйган интонацияләрне саклап,
көн дә шигырь ятлыйм. Репетицияләр кичен, соң гына була, клуб
сәхнәсенә без – мин, ягъни «Яңа ел», «Иске ел»ны уйный торган
дәдәй, Кар кызы белән Кыш бабайны уйный торган югары класс
укучылары җыела. Алардан тыш, анда әле тагын Куяннар, Төлкеләр,
4 Зыя Мансурның «Озын Колак баласы Елак-Мылак» дигән шигыре турында сүз бара.
тагын әллә кемнәр бар, әмма алары белән без соңгы ике көнне генә
кабатлыйбыз диләр.
Бал-маскарадка әни миңа махсус Яңа ел күлмәге тегә, рәешкә генә
дигән ак итекләремә ялтырап торган җепләр белән кар бөртекләре
ясап чигеп куйды инде. Бик матур зәңгәр күлмәгемә дә дождиклар
беркетте, итәкләренә мамыктан бәс ясады. Башыма кияр өчен,
картонга ялтыравыклар ябыштырып, «корона» хәстәрләде. Яңа елга
биш көн кала костюмны миңа кигезеп, әби-бабайларга, Рәйханә апага,
Зоя түтигә күрсәтеп карадылар. Барысы да хуплады. Аннары аны
шифоньерга элеп, качырып куйдылар.
Ул елны мине сәхнәгә башына катыргыдан сәгать ясап кигән «Иске
ел» иңенә утыртып алып чыкты. Мин аның ул катыргы сәгате аша
баштарак, без сәхнәгә менгәндә, аннары, иңендә утырып торып,
җиде куплет шигырен тыңлаганда, берни дә күрмәдем. Катыргының
буялмаган соры ягына карап, эчтән генә үз куплетларымны кабатлап
утырдым. Шуннан ул мине сценарий буенча сәхнәгә төшереп
бастырды да:
– Кил, Яңа ел, төкле аягың белән кил, бөтенесе белән дә – яңа
син! – диде.
Мин бик ышанычлы адымнар белән сәхнәнең түренә чыгып
бастым да иң озын шигыремне шәпләп кенә укып та куйдым. Залдагы
халык дәррәү кул чапты. Алдагы рәтләрдә утыручылар:
– И, кара, быел «Яңа ел» Шаралар кызы икән, – дип пышылдашты.
Шуннан миңа, ике башы кызыл сөлгегә салып, өстенә тоз куелган
ипекәй чыгарып тоттырдылар. Аны барыбызның да шигырьләре
укылып беткәнче күтәреп торасы – шулай итеп, мин Яңа елга муллык
алып киләм була. Ипекәйне күтәреп торган килеш мин тагын ике озын
гына шигыремне сөйләп куйдым, Кыш бабай белән Кар кызының
куян-төлкеләр белән әйлән-бәйлән уйнаганын карап тордым. Шулай
торган арада, ни күзем белән күрим, алдагы рәттә утырган әни белән
Зоя түтинең күзләре шар булып ачылган, үзләре миңа карап кулларын
бутый. Карасам, минем ипекәй авышкан да, аның өстендәге тоз
савыты шуып төшеп бара. Мин ипекәйне күтәреп куйдым, әни белән
Зоя түти дә җиңел сулады. Әмма җәнлекләрнең Кыш бабай һәм Кар
кызы белән сүз көрәштергәнен, табышмаклар чишкәнен тыңлый-
тыңлый, кулым талып, ипекәй тагын төшә башлады. Әниләрнең
кашлары җыерылганын күреп, кабат күтәреп куйдым.
Инде тотып торыр хәлем бөтенләй калмады. Шуңа да, соңгы
шигыремне сөйләп чыккач, бары ипекәй тоткан кулыма гына карап
тора башладым – шулай итсәм, төшереп җибәреп, хур булмам кебек
тоелды. Мин ипекәйгә мавыккан арада берзаман зал да, сәхнә дә тып-
тын калды. Нәрсә булганын аңламыйча, башымны күтәреп карасам,
сәхнәдә берүзем басып торам.
Әни белән Зоя түти, миңа карап:
– Кереп кит башкалар артыннан, кереп кит! – дип ысылдый.
Ә мин, кымшана да алмыйча, ипекәйне күтәреп, тик басып торам.
Шунда сәхнәгә, берни булмагандай, нәкъ шулай тиеш кебек итеп,
инде бездән бөтенләйгә китеп барган «Иске ел» килеп чыкты да
минем кулымнан ипине алып, үземне күтәреп алып кереп китте.
– Нәрсә дигән сүз булды инде бу, җә, син үзең белән Яңа елны да
алып киттеңмени? Халык нинди мәгънә чыгарырга тиеш шуннан
соң?! – дип, «Иске ел»ны тетеп атты сәхнә артында Зоя түти.
– Нәрсә, бала шунда тик басып торсын идемени?! Бик мәгънә
чыгарып тыңлаганнардыр инде, апа, башларына да китермәде халык
сез әйткәнне... – дип аклана «Иске ел», битендәге гримны сөртә-сөртә.
– Шунда Кар кызы яки Кыш бабай чыгып алса да Яңа елны – ещё
оправданно! – дип тузына Зоя түти, кызарынып-бүртенеп.
Әни аны тынычландырырга тырыша: «Халыкка бик ошады,
беркем дә «Яңа ел» «Иске ел» белән китеп барды дип уйламады», –
ди. Мин, инде бөтенләй тораташ булып каткан кулларымның берни
тоймый башлаганын аңлап, аларның шау-шуы эчендә ишетелсен
өчен кычкырып дәшәм:
– Миңа кулларымны төшерсәм җарыймы инде?
Шунда Зоя түти кинәт мине кочаклап ала да күзләренә яшьләр
килеп пышылдый:
– Балакаем соң, төшер, билгеле, төшер! И, матур да «Яңа ел» инде
үзең... Шартлатып сөйләп чыктың, бер хатасыз! Киләсе елга да син
буласың, җәме! Нина, нинди күлмәк тегәргә уйлый тор...
Шуннан, мине кочагыннан ычкындырып, Зоя түти тагын кемнедер
әрләргә ыргыла:
– Баланың кулы өзелеп төшә җазды, нәрсә уйладыгыз сез, ә?! Ул
каравайны кечерәк итеп пешереп булмый идемени аны…
(Дәвамы бар.)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев