Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тиңләп каршыла!

...Батсам ‒ батам, бетсәм ‒ бетәм бүген, Йөзеп киттем синең каршыңа. Яшь арасы – ике яр арасы... Иңләп йөзәм, тиңләп каршыла!

Түгәрәк күл. Ялгыз аккош йөзә.
Мин утырам ярда ялгызым.
Син ул – аккош, дулкын кочагында,
Ә мин менә ‒ ярда көнозын.
Син дә ялгыз, мин дә ярда ялгыз,
Араларда су бар, упкын бар.
Синең яшьлек, әнә, канат кага,
Шаярасың – уйный дулкыннар!..
Колач җәеп, сиңа йөзәр идем,
Әй, ашкына, ярсый бу күңел.
Ара ерак, көчем җитәрме соң? ‒
Мин бит инде алай яшь түгел...
...Батсам ‒ батам,
бетсәм ‒ бетәм бүген,
Йөзеп киттем синең каршыңа.
Яшь арасы – ике яр арасы...
Иңләп йөзәм, тиңләп каршыла!

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев