ДӘРДЕМӘНД РӘНҖЕГӘНМЕ?
(Бер шигырьнең берничә сере)
Дәрдемәнднең «Гөрләгән сулар....» дип башланган шигырен яки шул
шигырьдән «Сөт калыр, Ватан китәр...» дигән юлын белмәгән зыялы татар
аздыр. Бу шигырь Дәрдемәнд иҗатында гына түгел, ә бөтен татар әдәбиятында
иң кыю һәм принципиаль, иң кискен һәм катгый фикерле әсәрдер. Дәрдемәнд
шушы шигыре белән генә дә дөнья шигърияте пантеонына керергә лаек.
Ватанның һәм кавемнең (милләт, халык) йөрәктәге урынын билгеләгән, алар
арасындагы бәйләнешнең үзгәрүчән булуын искәрткән башка шигырьне минем
очратканым юк. Метафораларны символ дәрәҗәсенә ашырган бу шигырьнең
төбенә әле дә булса төшеп җитә алганым юк.
Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шундан1 үтәр,
Йөрсә сыктап таң сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Ни газизрәк, бу Ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз;
Ул мөкатдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр?..
Сөт калыр, Ватан китәр,
Сөт калыр, Ватан китәр!
Бу шигырь беренче тапкыр 1923 елда «Безнең юл» журналының 5 нче
санында, ягъни шагыйрьнең вафатыннан соң дөнья күргән. Күренекле
журналист, библиограф Исмәгыйль Рәмиев (I.Rәmi) 1929 елда төзеп чыгарган
«Дәрдемәнд әсәрләре» китабында ул революциядән соң язылган әсәрләр
рәтендә басылган. Димәк, бу шигырьне киткән капиталистик Ватан урынына
яңа социалистик Ватан килүен үз күзләре белән күргән, җаны белән татыган
шагыйрь язган. Россиянең иң бай кешеләренең берсе, Государственная Думада
депутат булган, империянең бөтен каршылыкларын, күгәрек кунган чирләрен
аңлаган Дәрдемәнд бу метаморфозаны ничек кабул иткән соң: уфтанганмы,
кызганганмы, каһәрләгәнме, сүккәнме, каргаганмы? Без берничә дистә еллар
революциягә мөнәсәбәт Сират күпере булып торган вазгыятьтә яшәдек. Шул
күпердә син йә булачак коммунистик җәннәткә үтәсең, йә капиталистик тәмуг
утларына мәтәләсең. Ә Дәрдемәнд Сират күперенә кермәгән, ул тарихның артка
1 Шундан – 1929 ел китабында (И.Рәмиев).
Шуннан – 1959 ел китабында (М.Гайнуллин).
Шунда – 1980, 1999 ел китапларында (Р.Даутов, Р.Харис).
атламаячагын пәйгамбәрләрчә сиземләгән һәм үзенә-үзе Гамлетның «Быть или
не быть?» соравына тиң бөек соравын биргән: «Ни газизрәк, бу Ватанмы?..»
Ике генә хәрефтән хасил «бу» сүзе шагыйрь күңелендәге хисләрнең асылын
аныклый. Мондый сорау Россиядә бик күпләрнең төн йокыларын качырган,
һәм аларның кайберләре җавап итеп Европа илләренә чыгып киткәннәр. Алар
өчен Ватан һәм кендек каны тамган җир икесе ике нәрсә булгандыр. Хәер,
патшалыкларын бер атка алмашырга әзер корольләр дә булган (Англия короле
Ричард III). Ә Дәрдемәндкә ана сөте һәм кендек каны сеңгән туган җир, туган
халкың белән бергә булу, татарлык барысыннан да газизрәк. Һәм ул дөнья
ишетерлек итеп: «Аһ, туган каумем газиз!» дип кычкырган да туган җирендә
туфрак булуны хуп күргән. «Илдә бер дус булмаса гәр, ил бөтен дошман түгел»
дип, яңа вазгыятьне кабул иткән. Бик күп эмигрантларның токымнары бүген
француз йә инглиз, немец йә госманлы төрек булып беткән, ә Дәрдемәнднең
оныгы Бәшир Рәмиев исемен Казанның зур техник үзәге йөртә, шагыйрьнең
үзенә һәйкәл ачыла.
Бу шигырьдә миңа һава, рәнҗемим, күтәр, гөрләгән сулар башы дигән
сүзләр тынгылык бирми, шулар аркасында шигырьнең асылына төшенеп
җитә алмыйм, ничә еллар инде бер сорауга җавап эзлим. Дәрдемәнднең
моң-сагышларга баткан хыялы гөрләгән сулар башында йөри, ә ул нигәдер,
рәнҗемим дип, туган иле һавасын тынычланырга чакыра, шул ук вакытта үзе
авыр сүз әйтәчәген белдерә, шуны күтәр, ягъни шуңа түз ди? Ник? Рәнҗеше,
димәк, авыр сүз әйтергә сәбәбе юк, ә авыр сүз әйтәчәк! Логика юк бит! Алтын
комын бөртекләп үлчи алган акыл мондый төгәлсезлек җибәрер микән?! 1959
елда профессор М.Гайнуллин редакциясендә, 1999 елда чыккан китапларда
«Рәнҗемә, зинһар, күтәр» (ягъни үпкәләмичә генә кабул ит) дип язылган.
Кайсы дөрес?
1970 елда рус телендә чыгачак китап өчен юлга-юл тәрҗемә иткәндә,
мин бу шигырьне төшереп калдырганмын, күрәсең, аңлый алмагангадыр...
1999 елда чыккан «Поседевшая струна» китабына ул шигырьне шагыйрьне
махсус өйрәнгән, иҗатын тирәнтен белгән Равил Бохараев оригиналдан
тәрҗемә иткән. Анда шигырьнең лирик герое – Дәрдемәнд үзе –
«О, родной отчизны воздух, не взропша – возьми себе...» дип, туган илнең
һавасын үгетли. Димәк, аңа – һавага – ниндидер авырлык, яманлык эшләргә
җыена. Димәк, Равил Бохараев та бу шигырьне И.Рәми, М.Гайнуллин, Р.Даутов,
Н.Хисамов, Р.Харис аңлаганча аңлаган булып чыга.
Ә асылда Дәрдемәнд үзе бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән соң?
«Һава» сүзенең туры (автологик) мәгънәсе һәммәбезгә дә ачык, аңлашыла.
Ләкин аның күчмә (металогик) мәгънәләре байтак: һавалану – мактанып,
үзеңне башкалардан өстен санау; һава торышы – явым-төшем; һавага чыгу –
иреккә, иркенгә, урамга, дөньяга чыгу, мохит, әйләнә-тирә һ.б. Аның:
Ятам кайчаклары моңлап,
Һаваның тынлыгын тыңлап,
Килә өннәр колак чыңлап.
Диямен:
Ни бу? Нидәндер бу?
Җавап урнына гөрли су,
тирәклек тирбәнә, шаулый...
шигырендә аның дөнья, тормыш мәгънәсендә булуы контексттан яхшы аңлашыла. Бу шигырьдә дә су (тормыш, заман, дәвер) гөрли, «Гөрләгән сулар
башында...» да шагыйрь дөньяны, тормышны, социаль, сәяси вазгыятьне күз
уңында тоткан дип уйларга ныклы нигез бар. Икенче шигырьдә Дәрдемәнд
без сулый торган һавага түгел, ә ил сулышына, тормыш атмосферасына
мөрәҗәгать итә: рәнҗемим (?), рәнҗемә (?) ди. Ә ил бу вакытта Гражданнар
сугышы төтенен сулый, шагыйрьнең Җәгафәр исемле улы кызыллар ягында
сугыша, ә Морад исемле улы аклар ягында һәлак була... Дәрдемәнднең «Рәнеҗ
хәтер булганын илнең суыгыннан белде яз...» җөмләсе минем вариантны тагы
да ныгыта.
Шагыйрь ничек мөрәҗәгать итә соң «туган иле һавасына: рәнҗемим дип
тынычландырамы, әллә рәнҗемә дип зинһарлаганмы?
Бу сорауга җавап бирер алдыннан шигырьнең тагын бер серенә кагылыйк.
1929, 1959 елларда чыккан китапларда шигырьнең икенче юлы «...Тыңлагыз,
шуннан үтәр...» дип, ә 1980, 1999 елларда чыкканнарында «...Тыңлагыз, шунда
үтәр....» дип бирелгән. Сыктап (елап) йөргән хыял шуннан (шул урыннан) үтеп
китәрме, әллә шунда (шул вакытта гына) үтәрме, ягъни бетәрме (төкәнерме,
юкка чыгармы)? Без савыгуны еш кына чирем үтте дибез, «Садака бир, шунда
гына күңелең тынычланыр» дигән сүзләрне дә ишетәбез.
Аңлашыла ки: илдә бөтен нәрсәне болгатып, җимереп-ватып ташлаган
хәлләрне Дәрдемәнд авыр кичергән, таң-сәхәрләр йөрәгендә йөрткән
хыяллары пыран-заран килгән. Ул рәнҗегән, чөнки акылы башында, хисләре
йөрәгендә булган реалист кешегә рәнҗемәү мөмкин түгел. Һәм ул туган иленең
революцион атмосферасына, сәяси чынбарлыкка, төгәлрәк итеп әйткәндә,
җимерелгән Россия империясенә кисәтүле рәнеҗ сүз әйтәчәген белдерә, чөнки
моңа аның сәбәбе дә, хакы да бар! Алар турында Дәрдемәнднең «Бүзләрем
мана алмадым» шигыре сөйли. Бу ике шигырь бер үк архитектоникада, бер үк
калыпта һәм стильдә язылганнар. Мин «Бүзләрем маналмадым»ны «Гөрләгән
сулар башында...»ның 1 нче һәм 2 нче строфалары арасындагы шигырь итеп
тә күрәм, гәрчә алар мөстәкыйль булсалар да...
Әйтәсе сүзен Дәрдемәнд, чыгырыннан чыкмыйча, туган илен чиксез хөрмәт
итеп, гафу үтенеп кенә, сакланып кына әйтә. Бу сүзнең рәнҗемим дигән
варианты да бар, рәнҗемә дигәне дә... «Рәнҗемим» дисә, «зинһар, күтәр»
дип әйтә алмый. Дәрдемәнд туган иленең һавасын рәнҗемәскә, ягъни артык
авырга алмаска, түземле булырга чакыра һәм сүзен әйтә:
И туган илнең һавасы,
рәнҗемә, зинһар, күтәр,
рәнҗемә, зинһар, күтәр, – ди һәм төп фикерен җиткерә:
Ни газизрәк: бу Ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкатдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр....
Сөт калыр, Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр! – ди.
Әлбәттә, мондый глобаль мәгънәле сүзләрне туган илгә, аның җитәкчеләренә,
йөрәк тибешен билгеләүче көчләренә ишетү, аңлау, кабул итү авыр булачагын
шагыйрь алдан ук чамалаган-белгән һәм пәйгамбәрләрчә әйткән. Чыннан да,
капиталистик Ватан урынына коммунистик Ватан килгән, бүген исә аны яңа формация Ватаны куып чыгарып бара... Ә сөт калган – «татар татарлыктан
һич гарь итмәгән!..»
Ләкин тагы бер ачыклыйсы сорау бар: рәнҗемә2 һәм рәнҗемим3 ни сәбәпле
буталып киткәннәр? Бәлки, бу сүз оригиналда башкача язылган булгандыр?
Гарәп шрифтыннан латин графикасына күчкәндә, латиннан кириллицага
сикергәндә, төрле хәлләр булуы бик ихтимал! «Рәнҗү» сүзен Дәрдемәнд бер
әсәрендә рәнеҗ дип гарәпчәләп язган бит: Рәнеҗ хәтер булганын илнең
суыктан белде яз...» (Илнең күңеле рәнҗүле булуын суыктан белде яз...) Бәлки,
«рәнеҗемне, зинһар, күтәр» дип, ягъни минем үпкәләвемне, ачынуларымны
авырга алма дип язылгандыр оригиналда?!. Мондый вариант шигырьне тагы
да мантыйклырак, төгәлрәк һәм шәхсирәк итә.
Тагын бер ачыклыйсы проблема – шигырьнең беренче строфасы. Лирик
геройның, турысын әйтик, Дәрдемәнднең – күрәсең, рәнҗетелгән, кимсетелгән
(сыктап йөргән) хыялы нинди гөрләгән сулар башыннан үтеп китәчәк яки
шунда бетәчәк соң? «Ятам кайчаклары моңлап...» шигырендә дәвер эчендә
барган вакыйгаларга ишарә икәнлеген күргән идек. Монда да шагыйрь шул
чынбарлыкны истә тота. Ләкин ул вакыйгалар реаль тормыштан шагыйрьнең
күңел дөньясына күчкән. Һәм шул дөньядан, шагыйрьнең йөрәге түреннән,
Дәрдемәнднең үзе булып, минемчә, рәнҗетелгән, җимерелгән-ватылган Хыял
кычкыра: Сөт калыр, Ватан китәр!.. Ә рәнҗегән тавыш көчле була – ераккарак
барып җитә, озаграк яңгырый.
Бу шигырьне анализлаганда, берничә нәрсә күзгә ташланды: Дәрдемәнднең
татар телендә чыккан китапларын төрле кешеләр төзегән, күп әсәрләр
китапларда төрле орфографиядә бирелгән, әсәрләрнең язылу даталары
юк, кайбер иске сүзләр искәрмәсез калган. Дәрдемәнд шигырьләрендә һәр
сүз, хәтта бер хәреф тә зур мәгънәви көчкә ия һ.б. Дәрдемәнднең, ниһаять,
академик басмасын булдырырга вакыт җиткән икән. Басманы шәрык һәм
Европа әдәбиятлары белгечләре, әзерлекле текстологлар бергә эшләгәндә
генә уңышка ирешеп була. Академик басма нәшер ителгәч, Дәрдемәнднең
әсәрләрен яңабаштан рус, инглиз, кытай, гарәп, төрек һәм башка телләргә
тәрҗемә итәргә мөмкинлек ачылачак.
Татар әдәбиятында җентекләп тикшерелергә, аныкларга тиешле әсәрләр,
әлбәттә, бу шигырь белән генә тәмамланмый. Алардагы серләрне киң катлам
укучыларга җиткерер өчен гарәп шрифтында басылган «Шура», «Карчыга»,
«Йалт-йолт», «Безнең юл» кебек журналлар, «Вакыт», «Тәрҗеман» кебек
газеталарны көчле текстологлар ярдәме белән цифрга һәм кириллицага
күчерергә дә вакыт.
2 Рәнҗемә – 1959 ел китапларында.
Рәнҗемим – 1929, 1980 ел китапларында.
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: рухият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев