Логотип Казан Утлары
Шигърият

Беркемем түгел

Беркемем түгел дә... Тик сине Үзәгем өзелеп сагынам.

Үзәгем өзелеп сагынам.
Беркемең түгелмен югыйсә.
Сагышым туфанга әйләнеп,
Дөньяны су басар – түгелсәм...
Кемгәдер син – үтеп барышлый
Күзенә чалынган бер шәүлә...
Чарасыз сиратны кичкәндә
Йөрәгем сөялде терәүгә.
Син идең таяныр күләгәм,
Әрнүле нәзберек иманым.
Рәшәгә буялган офыкны
Күземнән җуярлык томаным.
Сүзләрдән сызланган көннәрдә
Син идең кемгәдер буш нокта...
Бу дөнья акылдан язарлык
Караңгы икән бит син юкта!
Җан-фәрман йөгергән йөрәкләр
Ишетми үттеләр көеңне.
Үпкәли белмичә ямадың
Бәгырьгә укмашкан җөеңне.
Һәм... киттең кояшка турылап –
Җил исте олы юл ягыннан...
Беркемем түгел дә... Тик сине
Үзәгем өзелеп сагынам.

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев