Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

ЭТ УЛАГАН ТӨН (хикәя)

Бөтен бәлаләр аның улын армия сафларына алудан соң башланды. Бик авыр бәла төште аның өстенә. Бердәнбер улын Әфганстанга җибәрделәр. Ярты ел да узмады, аңа улының мәете салынган кургаш табутны кочаклап еларга туры килде. Кайгы үзе генә киләме соң?!

Төкен ӘЛҖАНТЕГИ Казакъстан Язучылар берлеге
әгъзасы, Халыкара Алаш премиясе лауреаты, «Айбоз – 2024»
милли әдәби бәйгесе җиңүчесе.

Бу хатынны мин көн саен күрәм. Ул һәр кичтә урамга этен йөртергә
алып чыга. Алар таулар ягына юл ала һәм беркайчан да беркемгә дә
игътибар итми. Аның эте, таныш эзен югалтса, тирә-якны иснәргә
керешә, эзгә төшә алмаса, ниндидер гаебе булгандай, башын аска
иеп, хуҗасы янына килә.
Эт – хуҗасының сыңары. Шунысы гаҗәп: беркемнең дә аның
өргәнен ишеткәне юк. Әмма аның яхшы эзтабар булуы әллә каян
күренеп тора. Ул һәрвакыт борынын җиргә төртеп, муенчагының
хуҗасы кулындагы күн бавы тәмам сузылып беткәнче тартылып, алга
ыргыла. Беркайчан да чит тавышларга игътибар итми. Берни дә аны
эзеннән тайпылырга мәҗбүр итә алмас кебек тоела. Шуннан гайре
аның эт булуын дәлилли торган берни дә юк сыман иде.
Аларга карап, мин уйга калдым: «Их, бу заман, барысы да
үзгәрештә, барысы да онытыла, барысы да чуалышта. Хәзер бу
хайван да, бу кеше дә хәтердә түгел». Каян килеп башка шундый сәер
уйлар керәдер, үзем дә аңлый алмыйм. Үзара бау белән тоташкан
бу ике җан иясе бер-берсенә холыклары белән генә түгел, тышкы
кыяфәтләре белән дә охшаганнар: хатын төсе уңып беткән озын
итәкле соры күлмәк кигән, озын йонлы соры эте аның үзенә тиң
булып күренә.
Менә алар биналар яныннан ераккарак китте. Гадәттәгечә, подъезд
каршындагы эскәмиядә утыручыларга да игътибар бирмәделәр.
Әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирам белән караган яңа күрше генә, башын
кыйшайтып, сәлам биргән булды:

– Хәерле көн, ханым!
Җавапка ул, иреннәрен кыймылдатып, нидер мыгырданды да үтеп
китәргә ашыкты.
– Бу хатын саңгырау бугай, – диде икенче катта кызларында
яшәүче тулы гәүдәле хатын.
– Күрәсең, – диде янында утырган ир, аның сүзен җөпләп.
– Менә сез көн саен исәнләшәсез...
– Әлбәттә... Хатын-кыз – нечкә зат. Ир кешегә үзеңне игътибарсыз
тоту килешми бит. Үзеңне дөрес тотуның бернинди гаебе дә юк.
Тулыша башлаган ак чырайлы хатынның күзләре елтырап китте.
Ул, чак кына елмаеп, башын кыйшайтып, иргә карады.
– Игътибарлы булу һәм тәрбиялелек, әлбәттә, яхшы. Әмма
һәрвакыт шулай бил бөгү ярамас, бер-бер нәрсәңә зыян килеп куюы
бар.
Күрәсең, ир хатынның шаян ишарәсен аңлап елмайды һәм:
– Зыян күрү генә түгел, нәрсәңнедер югалттырырдай хатын
турында хыяллану гына да ни тора! – дип куйды.
– Күрәм, авызыгызга бармагыңны гына тыксаң да, үзегезнекен
ычкындыра торган түгел бугай сез.
– Бәлки шулайдыр да, тик андый чаклар еракта калды шул инде.
Әй, узды заманнар, хәзер сагынып искә алырга гына калды.
– Заманның монда ни эше бар, онытылмас хәлләрне дә онытырлык
булгач.
Мөлаемлыгын җуймаган бу хатын белән тыныч холыклы бу ир
арасындагы сөйләшүдән соң барлыкка килгән тынлыкны әңгәмәгә
кушылырга теләп, эскәмиядә утыручы шактый ук чаларырга өлгергән
куе чәчле өченче хатын бозды.
– Әй, сез, токымнарыгыз ишле булсын, – дип көлгән булды ул. –
Күрәм, сез үз максатыгызга ирешер өчен сүзегезне төрттереп киная
белән әйтергә бик осталар икән! Бер-берегезгә нык охшагансыз.
Парлашасыгыз гына бар. Балаларыгыз да каршы булмас...
Хатын тәмәке кабызды. Аны тирән суырып, һавага сыек зәңгәр
төтеннәр җибәрде. Ул янында утыручы ике кешенең ризасызлык
белдереп карауларына да игътибар итмәде.
Бу безнең Клара апа иде. Хатын-кыз өммәтеннән булып туса да,
анда гел ирләр холкы. Бәлки бу аның гомер буе тимер юлда кара
эштә йөрүеннән киләдер, вакыт үткән саен аның холкында хатын-
кызларга хас сыйфатлар җуела барып, бу хакта ул үзе дә беркемнән
дә кыенсынмыйча, ачыктан-ачык әйтә торган иде. Ул хәтта теленә
килгән тупас сүзләрне кыстырып сөйләшергә дә читенсенеп тормый.
Шуңа күрә кешеләр аның белән сак сөйләшергә тырыша иде.
Ләкин безнең апаның моңа әллә ни исе китми. Ул кем этләшә, аның
белән дә шулай ук этләшергә кирәк сиңа каршы әйтсәләр, ике тапкыр катырак җавап бирергә кирәк дип сөйләшә. Хәтта торак кооперативы
рәисе дә, якташлар булсалар да, аның күзенә бик чалынмаска тырыша.
Ә менә хәзер Клара апа дәшмичә, әйтерсең лә ипподромда ставка
куйган аты өчен борчылып утыра.
– Борчылмагыз, бәгырьләрем! – Аның тулы гәүдәсе җиңелчә
чайкалып китте. Аннары ул, сүнгән тәмәкесенең көлен кагып,
тартмасыннан яңа сигарет чыгарып, авызына капты. – Турысын
әйткәннән бернәрсәгез дә шартламас, – дип сүзен дәвам итте. – Матур
сүзләр тапмады дип гаеп итмәгез. Сез мине беләсез, матур сүз сөйләп
йөргәнем юк. Белгәнемне сөйлим. Бу Дамиләнең заманында үз
гаиләсе бар иде. Хәзер берние дә калмады, үзенең тере скелетыннан
кала. Элек без аның белән күршеләр идек, Алма-Атаның беренче
вокзалы каршында тимер юл буендагы баракта бергә яшәдек. Бик
бердәм булып яшәдек, бәлки озак та булмагандыр, ләкин бөтен
кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып. Бу хакта сезнең дә белеп
торуыгыз дөрес булыр. Бөтен бәлаләр аның улын армия сафларына
алудан соң башланды. Бик авыр бәла төште аның өстенә. Бердәнбер
улын Әфганстанга җибәрделәр. Ярты ел да узмады, аңа улының мәете
салынган кургаш табутны кочаклап еларга туры килде. Кайгы үзе генә
киләме соң?! Ире сыраханәләр буйлап йөри башлады. Йомшак булып
чыкты, тәмам биреште һәм озак та үтми теге дөньяга китеп барды.
Менә шуннан бирле ул хатын яшәү белән үлем арасында бутала...
Хатын киң халатының кесәләрен капшый башлады. Күрәсең, ут
кабызгычын эзли иде. Янында утырган ир, моны аңлап, тиз генә
үзенең кабызгычын чыгарды. Клара көрсенеп куйды:
– Син нәрсә, миңа хатын-кыз дип ярдәм итмәкче буласыңмы әллә?
– Юк инде, бу бит этикет, этикет.
Апа ирнең кыенсынганын күреп кычкырып көлде, шулкадәр
кычкырды ки, бөтен кварталга яңгырады.
– Ха-ха-ха! Этикет дисең, алайса? Бу этикетчының варислары
күп булсын! Инстинкт диген ичмаса. Сез, ир дигән нәрсәләр, соры
җиргә кереп яткач кына тынычланырсыз, ахры, кирәк бит, ә! Әтәч
кебек кәпрәясең!
Ир ни эшләргә белмичә аптырап калды, кабызгычны сузаргамы,
әллә юкмы? Клара, көлүдән туктап, тәмәкесен кабызды.
– Рәхмәт, игътибарың өчен! – диде дә, бераз тынып торгач: – син
үпкәләмә. Мин бит шаяртам, – дип дәвам итте. – Нәрсәсе белән кызык
бу тормыш? Иң мөһиме – игътибар һәм хөрмәт. Сезнең минем чибәр
сеңелкәшем белән сөйләшкәнегезне без кызыксынып тыңлап кына
тордык. Шулай итеп вакыт үткәрдек. Безгә яхшымы? Яхшы, әлбәттә.
Чөнки без эт артыннан чабып йөрмәсәк тә, барыбер ни белән булса
да мавыктык. Шулай бит?
– Шулай, әлбәттә, шулай.

Клара игътибарын ирдән алып хатынга күчерде.
– Ә сиңа менә шуны әйтергә телим, кадерлем, әле йөрәгеңдә ут бар
икән, үзеңә тизрәк ир табарга тырыш. Шул чакта һәр узган-барганга
карап, артыннан елмаеп утырмассың.
Ак йөзле хатынның чырае киеренкеләнде.
– Нәрсә сөйлисез сез? Ничек сезгә оят түгел...
– Ә син кеше артыннан карап, аны гаепләп утырасың, һәм сиңа
оят түгел, мин дә утырам, ләкин бер сүз дә әйтмим, һәм миңа оят
булырга тиешме? Юк, болай булмый.
Хатынның ачуы чыкты, урыныннан сикереп торды һәм ашыгып
подъездга кереп китте.
– Ай, миңа начар булып китте, – диде апа, калын иреннәрен
бөрештереп. – Боларга ни уйлаганнарын үзләренә әйтсәң, бер дә
яратмыйлар.
Инде ир кеше кыбырсый башлады. Ул урыныннан торды да,
нәрсәдер мыгырданып, гафу үтенде һәм шулай ук табанын ялтыратты.
– Шайтан ничек кенә сызгырса да, рәтле көй чыкмаячак, –
диде китүчеләрне тыныч кына озатып калган Клара, серле бу
ситуациягә үзенчә аңлатма биреп. Аннары бөтен гәүдәсе белән миңа
борылып, тыныч тавыш белән: – Гаеп итмә, кадерлем. Мин үзләрен
башкалардан аерып, аларны каралткан, ә аннары алар тарафына таш
аткан кешеләрне бик яратып бетермим, – дип куйды.
Мин таулар ягына карадым. Шәфәкъ куерган, караңгы төшә иде.
Тау ягыннан искән салкынча җил дә көчәя башлады.
* * *
Бу хатынның авыр язмышы хакындагы хикәят мине тетрәндерде.
Мин озак кына кадаклап куелган шикелле селкенмичә дә утырдым.
Күз алдымнан һаман шул хатынның сурәте китмәде, ул һәрвакыт
бик сакланып, әйтерсең лә абынып китүдән курыккан кебек йөри
иде. Нәзек агач ботагы кебек кенә бу хатын әлеге минутларда кайда
йөри икән? Инде ул этен ияртеп киткәнгә күпме вакыт узды, күптән
әйләнеп кайтырга тиешләр иде кебек. Бер-бер хәвефле хәлгә юлыга
күрмәсен тагын. Бу Алма-Атадагы коточкыч урам хәрәкәтендә әллә
ниләр булып куюы да бар. Юл-транспорт фаҗигаләре монда көн саен
булып тора. Йоны таушалган этенең дә бернәрсәгә дә исе китми, эт
ияртеп йөрүнең бернинди дә файдасы юктыр. Өйдә генә утырсалар,
әйбәтрәк тә булыр иде...
Шикләнүем көчәйде. Мин берничә тапкыр, башымны күтәреп,
тирә-якны күздән кичердем. Ләкин алар күзгә чалынмады. Ул арада
инде подъезд төбендә эштән кайтучы кешеләр күренә башлады. Эт
иярткән хатын һаман юк та юк.

Мин баштан ук Дамиләне гади генә хатын түгелдер дип уйлый
идем. Ул ниндидер чире булган кешегә охшамаган иде. Югыйсә
елына бер-ике тапкыр булса да хастаханәгә барганын күрер идем.
Күрәсең, аның сәламәтлеге яз-көз айларында, кошлар җылы яклардан
кайткан һәм киткән чакларда, начарланып китә торгандыр. Чөнки бу
вакытларда ул күбрәк өендә утыра, урамга-мазар чыгып йөрмәскә
тырыша. Минем беркайчан да аның тавышын күтәреп сөйләшкәнен,
кычкыру турында әйткән дә юк инде, күргәнем юк. Күрәсең, ул бөтен
эмоцияләрен эчендә тота, кичерешләрен тыныч үткәрергә тырыша.
Язмышы нинди генә авыр булмасын, тормыш авырлыклары
аны сындырмаган, тузган-таушалган карчыкка әверелдермәгән, ул
яшьләр кебек җиңел хәрәкәтле, мөлаем булып күренә. Әгәр дә иртә
чаларган чәчләренә һәм күзләренең нуры качкан булуына игътибар
итмәсәң, ул әле артык карт карчык кебек түгел. Әнә шул күзләренең
нурсыз карашы гына аның яшь тәне һәм рухи халәте арасында зур
аерма булуын сиздерә. Йөзенең җыерчыкларсыз булуы да аны әле
чагыштырмача яшь итеп күрсәтә.
Әйтсәң-әйтмәсәң дә, Дамиләнең язмышы дулкынландырды, аның
турында уйлар мине эскәмиягә кадаклап куйгандай итте. Ялгызым
гына утырып калдым. Минем шул эт ияртеп йөргән хатынны көтеп
утыруым ачыктан-ачык күренеп тора иде. Бу борчылып көтүдән
түземлегем бетә башлады.
Шулай ялгызым эчем пошып күпме утырганмындыр, берзаман
«Уф!» дигән уфтану ишетеп, сискәнеп киттем. Шаккаткыч, эскә-
миянең икенче башында Дамилә утырып тора иде. Алагаем зур эте
аның аяк астында ята.
– Алма-Ата нык үзгәргән икән, – диде ул тыныч кына, минем аңа
игътибар итүемне күреп. – Әгәр белгән булсам...
Ул әйтерсең лә күктән төшкән һәм күргәннәренә таң калып утыра.
Мин дәшмәдем. Дамилә сүзне дәвам иттерде:
– Миңа вакыт тукталган кебек тоелды...
Мин таң калдым. Ишекләребез дә төрле югыйсә, бер йортта, бер
үк түбә астында яшәсәк тә, мин аның тавышын гомеремдә беренче
тапкыр ишеттем. Ул бик акрын, пышылдап кына диярлек сөйли иде.
Мин аның тавышын ишетер өчен бер сүзен дә ишетмичә калмаска
теләп, бөтен игътибарымны юнәлттем.
Дамилә, каядыр карап торган хәлдә, тыныч һәм тигез тавыш белән
сөйләвен дәвам итте.
– Мин бер тау башыннан аска караган идем, Алма-Атаның нык
үзгәргән булуын күрдем. Бөтен җирдә күпкатлы йортлар калкып
чыккан. Исәбе юк. Гаҗәп, ничек шулай тиз төзегәннәр?
Ул берни дә күрмәгән һәм боларның кайдан барлыкка килүен
аңламаган беркатлы балага охшаган иде. Шуннан соң ул, башын
минем якка борып, сорап куйды:

– Сиңа ничә яшь, энекәш?
– Инде кырык, апа.
– Чынлап кырыкмы? – диде дә ул, бармакларын бөгеп, иреннәрен
кыймылдатып, нәрсәдер саный башлагандай итте.
– Син минем Мирасҗаным белән бер яшьтә икәнсең бит! – диде
ул, шатланып. – Тик аннан өлкәнрәк күренәсең. Минем улым әле
яшь. Аның кыяфәте минем күз алдымда тора! Ул һәрвакыт яшь,
бөтенләй яшь! Аңа бары тик унсигез яшь иде... – Ул елап җибәрде. –
Нишлисең, шулкадәр көтмәгәндә югалттым. Бәлки бу Аллаһның
тәкъдире белән шулай килеп чыккандыр. Их, бу фани дөнья! Аллаһ
тәкъдиренең яхшы кешеләргә төшүе бик авыр. Тик... Күрәсең, яхшы
кешеләр теге дөньяга да кирәктер. Өлкәннәр һәрвакыт шулай дип
әйтә торганнар иде. Тик соңыннан гына әйтәләр шул...
Дамилә турайды. Ул миңа берни әйтергә дә бирмәде. Бирсә дә,
нәрсә дип әйткән булыр идем соң бу Алла колына? Бәлки бер-ике
юату сүзе әйткән булыр идем. Аннан ни үзгәрер иде? Шуңа күрә,
бәлки дөрес тә булгандыр, мин берни дә әйтмәдем.
– Бикмөхәммәт тә начар кеше түгел иде.
Монысы иредер инде дип уйладым мин. Шулай булып чыкты да.
– Ул өйдә барысы да булсын өчен бернәрсә дә кызганмый иде,
көн-төн ару-талуны белмичә эшләде. Ул тепловоз машинисты иде.
Гел юлда булды. Юлдан кайтканда, бер минутка да улы яныннан
китмәде. Аны ничек кенә иркәләмәде. Бөтен теләкләрен үтәде.
Урамга чыкканда, аны һичшиксез муенына атландыра иде. Ә мин,
гөнаһ иясе, гел аннан көнләштем. Аны минем мәхәббәтемне урлый
дип уйлый идем. Әмма алар әйләнеп кайткач, улымның бәхетле шат
йөзен күргәч, дөньяда миннән дә бәхетлерәк ана юктыр кебек тоела
иде. Мине шундый уйлар биләгәндә, иремнең мәхәббәте икенче
планга күчә. Үземне бу фани дөньяда иң бәхетле хатын итеп хис итә
башлый идем.
Болар бар да артта калды. Мирасҗан армиягә киткәндә, мине
аңлатып булмый торган афәтле дулкынлану хисләре биләп алды.
Күрәсең, бу авыр хисләр тиктомалдан гына булмаганнар. Ярты елдан
кара хәбәр килде. Иң авыры һәм иң хәтәре: кургаш табутны ачып,
улымның йөзен соңгы тапкыр карап калырга рөхсәт итмәүләре булды.
Шулай итеп улымның йөзен дә күрмичә кара җир куенына салдык.
Улыбызның үлеме әтисен дә кара кайгыга салды. Мин хәсрәткә
батсам, ул эчүгә сабышты. Кайдадыр урамда үлеп калды. Ә бәлки
үтергәннәрдер. Мин шулай дип уйлыйм, чөнки ул корычтай нык таза
кеше иде. Ә корыч бит ул тиз генә сынмый.
Барысын да сөйләп бетереп буламыни? Бу хикәятләрдән дә ни
файда, эчтә ниләр ятканын барыбер әйтеп бетерү мөмкин түгел. Бу
эт – Мирасҗан истәлеге. Мирасҗанны армиягә алганда, ул әле көчек кенә иде. Инде картайды. Үлеп китсә, үзем, үз кулларым белән казып,
җиргә иңдерәчәкмен. Улымны җирләгәндә, аңа күрсәтә алмаган
кадерне этенә күрсәтүемне кичерерләр. – Хатын, уйларын тупларга
җыенгандай, беркавымга тынып калды. – Минем бер генә хыялым
бар, энекәш, – диде ул. Аның тавышы калтыранды. – Теге дөньяда
да тормыш бар дип сөйлиләр. Тизрәк күрәсе иде. Улымны бер генә
тапкыр үпсәм дә, бәхетле булыр идем. Әтисе белән алар икесе дә
мине анда көтәләрдер...
Дамилә торып басты. Бавыннан тартып, карт этен дә торгызды.
Аннары, берни дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлде.
Мин соңыннан гына аңладым, бу аларның соңгы тапкыр йөреп
керүләре булган икән.
* * *
«Уау-уау-у-а-а-а!!»
Төн уртасында эт улавы барлык күршеләрне дә аякка бастырды.
«Уау-у-у-у-а-а!!» дигән улау сөякләргә хәтле үтеп кереп, җанны
туңдырды.
Ак чырайлы күрше хатыны, нәфрәтләнеп:
– Улавыннан туктасын өчен берәр нәрсә эшләгез ичмаса! – дип
кычкырды.
Ул бөтен ачуын кичен үзе әрләгән теге иргә юнәлтә иде кебек.
– Борчылмагыз, ханым, борчылмагыз, хәзер барысын да көйлибез.
– Әй, син, нәрсә анда ялагайланасың?! Нәрсә, ул синең никахлы
хатыныңмы әллә, төн уртасында тавыш чыгарырга?!
Клара ханым аны тынычландырырга тырышса да, ниндидер афәт
тойган кебек:
– Энекәш. Синең өеңдә телефон бар бит, ашыгыч ярдәмгәме,
полициягәме шалтырат булмаса. Юкка гына уламыйдыр бу эт, – диде.
Табиблар белән полиция ярты сәгать дигәндә килеп җиттеләр. Бу
вакытта инде эт тә тынычланган иде. Алар, бар да тынычланды дип,
кире китәргә җыендылар. Әмма Клара апа аларны туктатты. Аның
таләбе белән ишекне ачтылар. Барысы да Дамилә ханымның йоклый
торган урыны янында идәндә яткан гәүдәсен күрделәр. Ул аркасында
ята. Чыраенда ниндидер яктылык, әйтерсең теге дөньядагы ире һәм
улы белән күрешүдән йөзенә шатлык чыккан иде.
Шунысы гаҗәп: карт эте дә тынсыз калган. Ул, кешеләрне ярдәмгә
чакырырга теләгәндәй, ишек төбенә үк килеп тынып калган иде.
Аның күзеннән яшь акканы күренә. Күрәсең, хуҗасыз калганын
сизгәндәй, ул да аның артыннан ашыккан…


Казакъчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев