08 (август), 2025
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Ләбиб ЛЕРОН. 114 адым (Унбер каһарман эзеннән). Цикл. .....................3
Факил САФИН. Яу. Ретроспектив роман. ........................................…........11
Гөлзадә ӘХТӘМОВА. Михраб эзе бетми җуелып... Шигырьләр. ..............60
Луиза ЯНСУАР. Минем чәчем җиде толым. Тарихи-уйдырма биография. ..........64
Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ. Ул бәхетле, мин дә бик күптән... Шигырьләр. ......122
Алмаз ХӘМЗИН. Бердәнбер. Бәян. .......................................................…...127
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Абдуллах БЕГИЕВ. «Мин сөямен сине», – диде таң... Шигырьләр (Сания Әхмәтҗанова
тәрҗемәсе). ....................................................................................................153
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
«Мишә дулкыннары». Саба районы иҗатчыларының шигырьләре (Алинә Ибраһимованың
кереш сүзе белән). .........................................................................................155
Фотоархив. «Казан утлары» – Актанышта. ...................................................161
«Казан утлары» – Әлмәттә. ...........................................................................162
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Каюм Насыйриның рус телен өйрәтү алымнары. ....163
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Альберт Хәсәнов, Эдуард Касыймов, Гарәф абыйның Тәлгат Галиуллинга язган хатлары...168
ХӘТЕР
Нәкый ИСӘНБӘТ. Шәехзадә Бабич (Истәлекләр һәм ул көннәрдәге безнең хәлләр) (Шәехзадә
Бабичның тууына – 130 ел). Басмага Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА әзерләде............173
Каләмне штыкка тиңләп: Хәмит Кави хикәясеннән өзек, Рәхим Саттар шигыре, Мөхәммәтша
Мамин мәкаләсеннән өзек...............................................................................185
Газиз тавышлар: Башын имәгән, сүзен бирмәгән (Салих Батталның тууына – 120 ел). ....188
Байрак итеп күтәрерлек шәхес (Туфан Миңнуллинның тууына – 90 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара...............................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Вакыйф НУРИЕВ әзерләде......…......190
-
Июль аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
114 АДЫМ
Үтәсе юл кыска – кем өчендер, Кемнәргәдер ул юл озын булыр... Әйткән чакта: «Кеше соң минутта Кыйбласына карап йөзен борыр!» -
АВГУСТ ЙОЛДЫЗЛАРЫ
Иртә-кичен җиләс, төннәр кара, Август йолдызлары баш өстендә. -
Җиләклектә
Яңгыр явып җирен дымландырган, Таң җилләре сыйпап үстергән, Чәчәгенә кунып күбәләкләр, Бал кортлары яшәр көч биргән... -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ник алып менгән идегез соң аларны анда, кызым? – Парижны күрсәтергә! – дим мин шуны да аңламыйсызмыни дигән киребеткән бер турсаю белән. Әни белән әти, Янсуар бабамның сораулы карашына җавап итеп, безнең Кибәчтәге утар каршында торган электр линиясе баганасы турында әйтәләр дә бөтен могҗизаны бозалар. -
Саф күңел түрендә чайкалган шигырь мин...
Мин – яңгыр, Мин – үлән, Кемгәдер бөре мин, Хуш исле язларның шифалы һавасы. -
Яңа баштан тезәм
Селки торгач, бушап калды дөньям, Гүя анда берни булмаган. Яңа баштан тезәм сәйләннәрне, Яңа баштан тезәм, бушаган… -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Юрганны көчкә ачам да аякларымны идәнгә шудырам. Алар да сәер. Гүя минеке түгел. Идәннең тәрәзәдән төшкән нур көлтәсе сузылган урынына китереп басам, нурның җылысын тоям. Кызыл томан бүтән юк. Дөнья ап-ак. Торып басам да хәлсезлектән чайкалып китәм. Ул арада тавышлар якыная, мин аларны таный башлыйм. -
Рәхмәт, йөрәк, рәхмәт, йолдызларым!
Син дә минсез, мин дә синсез инде, Җан җылыткан ярлар да бүтән. Ал офыкка илткән юлларны да Язмыш чаты аерды күптән!.. -
Якты караңгылык
Ә шулай да безнең сөю хәзер – Үткәннәрнең татлы моң-сагышы. -
Синең булуың кирәк
Барсын дисәм барлык эшем көйле, Тойсын дисәм рухым нык терәк, Кояш чыгып бату гына җитми... Тулы бәхет өчен СИН КИРӘК! -
Каюм Насыйриның рус телен өйрәтү алымнары
Рус телен укытуда ул мәдрәсә каршындагы рус классларына өстенлек биргән, ә методик җәһәттән тел өйрәтүнең башлангыч чорында уку материалын аңлату коралы итеп туган телне актив куллану яклы булган. -
ЯУ (РЕТРОСПЕКТИВ РОМАН*)
– Утыр! – дип кычкырды. Хәмит аптырап калган шикелле иде, Айдар, мотоциклын үкертүдән тыя төшеп, тагын кабатлады. – Минем мотоциклга утыр! Икар, авызына тулган балчыкны төкеренә-төкеренә, мотоцикл артына сикерде. Дронның минасы беттеме, читкә китеп югалды. Озакламый икенчесе пәйда булачак. Алга томырылдылар. Айдарның колагына ыңгырашкан тавыш чалынды. -
Янган мичтә күмер төшә диләр...
Ата-бабаларның туган җире, Ата-бабаларның торган җире... Ник мәңгелек түгел икән соң? Туздырылган нигез, газиз туфрак, Җил очырткан күпме гомер-яфрак... -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып торганын да. – Тәртип, – дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып. Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая. Аннан мин әбигә су сибешергә бакчага йөгерәм. Шарик белән бабай икәүләп тузан кубарып якынлашкан җен өерен – көтүне каршыларга урам якка юнәлә. -
Тауда туган фикерләр
Таш җырымны тыңлады Һәм икегә ярылды... Таш булып таш мине аңлады!.. -
Хатирәләр җыям
Җәй – ул аерым тормыш. Бәлки шуңа, Һәр мизгеле – җәүһәр, кадерле. Җете төсләр белән чиккән хатирәләр – Хуш исләрдән һәрбер бәйләме. -
БЕРДӘНБЕР (бәян)
Эстрадабыз әхлакый яктан бик түбән хәлгә төшкән чак... Беләсез кайсы еллар икәнен... Төгәл вакытын язсам, үпкәләүчеләр күп булыр. Хәер, идеологиясе булмаган илдә әллә ниләр көтәргә мөмкин. Җәмгыятьне мондый хәлгә төшергән адәмнәр дә мәгълүм, аларның да исемнәрен атамыйбыз, чөнки беләбез... Үземнең генә белдекле булып кыланасым да килми. Бөтен ил, һәрбер кеше телендә алар. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул төнне төшемә чишмә бурасы эчендәге суда ялтырап уйнаклаган тәңкәләр арасында йомарланып яткан Ак елан керде. Мин учымны чак кына уйнаклап, чайкалып торган суның йөзенә куйдым. Ак елан өскә күтәрелде... -
Учларыңа тамдым
Каршы алган чакта таңыңны, Кояштан мин учларыңа тамдым, Юатырга синең җаныңны... -
БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)
Мин театр училищесында шулкадәр канатланып, яратып укыдым. Күңелем дөньяга сыймый, сәнгать дөньясына тизрәк кереп китәсем килә. Аны сүз белән генә аңлатып булмый. Җитмәсә, училище бинасы Гоголь урамындагы филармония белән янәшә генә, бер тәрәзә шул якка карый. Яз көннәрендә атаклы артистларны шуннан күзәтәбез: әнә Илһам Шакиров килә. Илһам Шакиров үзе! -
ЯУ (романның дәвамы)
Җиденче күктәге ләүхелмәхфүз тактасына ни язылгандыр, әмма үзенең алдагы язмышын бәхетле булырга тиеш дип саный иде Ибраһим. Әле французларга каршы барган беренче походта ук, кайдадыр ят бер илдә хикмәтле төш күргән иде ул. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ак түти, ник син «Мокамай»ны шулкадәр җаратасың? – И балам, – ди Ак түти, аз гына да уйланып, каушап тормыйча, – ничек инде җаратмыйсың шуны, гел безнең кебек нужа күреп үскән балалар турында җаза бит Такташ. Шәт, үзе дә нужа ашап үскәндер, бахыр, ашамаса, ул кадәр дә җөрәкнең итен телә торган итеп җазалмас ие... -
И давыллы гомер...
И давыллы гомер, хуш, бәхил бул! И мәңгелек тормыш, ал үзеңә! ...Ак күбәләк төсле аклык кунды Галләнурның тыныч ал йөзенә… -
Альберт Хәсәновның Тәлгат Галиуллинга язган хаты
«Көенечкә каршы», «Тәүбә» оста мастер кулы белән язылган. Әллә бик тиз дә язгансың инде? Чөнки бик зрелый каләм остасы әсәре бу. Менә шул темасы, зур идеаллар булмавы әзрәк тешкә ком сибә. Нишлисең, заманы шул бит. Тукта, тагын бер достоинствоңны әйтергә онытканмын... -
ЯУ (романның дәвамы)
Ниһаять, август ахырында үз частена кайтып егылды Мирхәмәт. Югыйсә солдатка кайда да бер сыман – кулыңда коралың төзек булсын да, кушканны вакытында үтәргә өлгер. Каршыда – дошман, аның тар-мар ителүенә бер совет солдаты да шикләнми. -
Кайтсаң иде
Томан сарган җирне, күкне... Күрә алмыйм туган ягымны. Бер сагышлы халәт били – Әти җаным, сине сагындым. -
БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)
Читтән гел сокланып яшим мин Рәшит абыйга. Менә ун ел инде ул әнисен бик хасиятләп тәрбияли. Шуның алты елында Рәхимә апа – урын өстендә. Улы гастрольгә киткәндә, апаны күрше Гөлбагдәт апа карый икән: – Әнисе йөри алмый. Рәшит аны торгызып, чәчләрен тарап үреп, тәһарәт алдыра. Иртә белән алма уып, манный пешерә. Көндезге әбәтне Рәхимә апа сәгать бердә ашый. Ул гел режим белән яши. Табында һәрвакыт авыл сөте булыр. -
«Мин сөямен сине!» – дип әйттем дә таңга...
Кичен дә, көндез дә бер тавыш колакта. Таңыбыз да балкый, күр, әнә еракта... «Мин сөямен сине», – диеп әйтче миңа. -
ЯУ (романның дәвамы)
Ябалак, «өн»нең ишеген каерып ачып, биштәрен эчкә ыргытты. Икар аның артыннан иярмәкче иде, «аһ» итеп, җиргә сыгылып төште. -
Кабатланмас
Безнең язлар кабатланмас бүтән, Тау сулары агып төшсә дә. -
Баш өстемнән йолдыз очып үтте...
И кешелек, сезнең янәшәдә Үксез җаннар әле дә соң азмы? -
Кайтмас инде
Туган ягым калган якта Алсуланып таңнар ата. -
ЯУ (романның дәвамы)
Ашыктырды өйдәгеләрне Ибраһим. Иртәнге намазны да юлда укырга булды. -
ЯУ (романның дәвамы)
Төн уртасында сафларга тезделәр. Өстән яңгыр сибәләп тора. Караңгы август төнендә әллә ни-нәрсә шәйләп булмый, атлар ышыгында, плащ-палаткаларга төренеп, фронт командующие Соколовскийның фәрманын тыңладылар. -
ЯУ (романның дәвамы)
– Син нәрсә оя таба алмаган көчек шикелле боргаланасың? – диде Айдар, аның янына килеп. – Тик яту ошамыймы? Әсир торып утырды һәм Айдарга әрнүле караш ташлады: – Кулларны чиш әле, бөтен тәнем оеша, йөрәк авырта. -
Җиңү хисе
Нинди бөек, нинди данлы Җиңү сүзе! Кадерледән-кадерле ул Җиңү хисе. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әллә аны этләр талаган булган инде, эт тавышы ишетсә, көянтәдәй бөгелә. Ишегалдына чыгып, Шарик белән беренче очрашкач та, шулай бөгелеп торды-торды да ахыр чиктә, Шарик аңа мискәсен этеп куйгач, йомшарып, яңадан рәтле хәленә кайтты. -
Таш моңнары
Таш моңнарын юып ала алмас Ярсып аккан язгы ташкыннар да. -
Яшьлек юлдашы
Җиргә иңгән иске тегермәннең ташы, Җайлап күмә үзен вакыт елгасы. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Укырга өйрәнгән кышта мине еш кына өйдә берүземне калдыра башладылар. Ул елны авылдагы почта бүлеген җитәкләгән Темәпи җизни, безгә ат җигеп төшеп, әбине эшкә чакырып алды. «Син булсаң, тәртип кертер идең инде анда», – диде. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби Чуваш очы белән Казак очын икешәр кат йөреп чыгып өләшә. Югыйсә капчыкларны күтәреп йөрергә авыр ди. Кайчакта берьюлы берничә капчыкны тимер чанага одеял җәеп, төяп тә алып чыгып китә. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Баштарак әби мине, почта өләшергә чыгып киткәндә, бер- ике сәгатькә күршедәге Пауал бабай белән Начтук әбиләрдә калдыргалады. Мин аларда бөтен булган һөнәрләремне күрсәтеп чыктым: җырладым да, биедем дә, шигырь дә укыдым, әби белән бергә укыган романнарның сюжетын да сөйләп бирдем. -
Ана хакы
Ана йөрәге сыйдыра, Кабул итә барысын да. Җаны тыныч түгел бер дә, Барысы өчен дә борчыла. -
Әнием яулыгы
Күңелләрем төшеп кайчагында, Һичбер эшкә кулым ятмаса, Тик торганда гына күзләремне Яшь элпәсе килеп капласа... -
Кадерлемә
Нинди могҗиза булгандыр, Табышкан, кавышканбыз. Сирень чәчәкле язларда Яшәүче гашыйклар без. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул көнне күрше авылга, Никкилдемгә, ашыгыч үлем-җитем турында телеграмма килеп, телефон линиясе эшләмәгәч, завхоз Җүгүр дәдәй белән әби, ат җигеп, шуны илтергә төшеп киткән. Менешли, Никкилдемнең «Килен күпере» белән Казак очы зираты арасында – «Җенле тугай»да адашканнар -
Кышкы матурлык
Мин яратам, кышкы табигатьне, Сызылып алсу таңнар атуын. Кичләр житсә, матур алсуланып, Кызыл булып кояш батуын. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
«Получка» алганнан соң кайберләре будка ишеген шакый: «Әләксей дәдәй, дәфтәрдән карап кына әйт әле, никтер ким чыккан кебек тоела», – диләр. Бабай, тартманы ачып, дәфтәргә төртеп, көннәрен, ташыган кадәр сенаж-печәннең күләмен исәпләп күрсәтә. Бабай белән безнең эшебез «счетовод» дип атала. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Атың бигрәк җитез икән синең, Илҗә! – дип елмаям мин Илҗәгә, бахбаен кире кайтарып биреп. Ул, башын кырын салып, миңа карап тора. Дөресрәге, миңа түгел, ә янәшәмдәге нәрсәгәдер күзләрен кылыйлатып төбәлеп утыра. Аңа елмая, кулларын бутый-бутый нидер сөйли, аңлата. Куанып башын чайкый. Аннары миңа төртеп-төртеп күрсәтә. Тагын хихылдап, авызларын күбекләндереп көлә.