Тауда туган фикерләр
Таш җырымны тыңлады Һәм икегә ярылды... Таш булып таш мине аңлады!..
* *
Нарасый йоклый әле бишектә,
Бала чагы исә
Көтә инде ишектә.
* * *
Кышның китәсе килми –
Менә тәүге күз яше тамды...
* * *
Бу чәчеңнең, җанашым,
Нинди сулар белән юып
Уңдыргансың карасын?
* * *
Таш җырымны тыңлады
Һәм икегә ярылды...
Таш булып таш мине аңлады!..
* * *
Мин янып төшәрмен – өзелеп,
Гел бер сүз сөйләрсез артымнан...
Юк, туктамам. Барыбер туктамам.
Дулкын ашаса да ярларны,
Тукталмас елгадай укталам.
* * *
Яшәүнең тозлы суын эчеп,
Янганнан-яна барыр эчең...
Тора-бара бер чиккә җитәрсең –
Кабынып, янып, көеп бетәрсең.
* * *
Бикләдем ишекне, калмасын ачык...
Төнлә яшьлегем миннән,
Төтен катыш ут булып,
Киткән төнлек аша качып.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәләре
А б д у л л а х
Б е г и е в
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев