Шигърият
Учларыңа тамдым
Каршы алган чакта таңыңны, Кояштан мин учларыңа тамдым, Юатырга синең җаныңны...
Карашыңны ак болытка төбәп,
Ялгыз гына уйга калганда,
Учларыңны бер-берсенә кушып,
Чын күңелдән дога кылганда,
Яралдым мин офык кочагында!
Керфегеңдә яшьләр тирбәлгәндә,
Каршы алган чакта таңыңны,
Кояштан мин учларыңа тамдым,
Юатырга синең җаныңны...
Күңелеңне татлы хискә урап,
Таң гөлләре таҗын ачканда,
Сибелдем мин синең күзләреңнән,
Аяз күктә канатларын кагып
Сайрый-сайрый кошлар очкандай.
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев