Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Баштарак әби мине, почта өләшергә чыгып киткәндә, бер- ике сәгатькә күршедәге Пауал бабай белән Начтук әбиләрдә калдыргалады. Мин аларда бөтен булган һөнәрләремне күрсәтеп чыктым: җырладым да, биедем дә, шигырь дә укыдым, әби белән бергә укыган романнарның сюжетын да сөйләп бирдем.
«Апуш»
Баштарак әби мине, почта өләшергә чыгып киткәндә, бер-
ике сәгатькә күршедәге Пауал бабай белән Начтук әбиләрдә
калдыргалады. Мин аларда бөтен булган һөнәрләремне күрсәтеп
чыктым: җырладым да, биедем дә, шигырь дә укыдым, әби белән
бергә укыган романнарның сюжетын да сөйләп бирдем. Инде
бөтенләй күңелсез булгач, берсендә, диванга утырган җиреннән
черем итеп киткән Начтук әбинең кабасын алып, андагы йонны эрләп,
орчыкка чорнап куйдым. Яңа орчык башладым.
Бу ике орчыкны да мине алырга кергән әбигә күрсәтеп мактадылар:
«Кулы-кулга җокмый баланың, Начта, әле өйрәнгәч, ничек эрләр...
Бик булган, бик молодец!» Аннары мине, пәлтәмне кидереп,
өйалдына чыгарып бастырдылар да, әби Начтук әби белән сөйләшергә
калды. Ишек ярыгыннан мин бөтен сүзләрен дә ишетеп бетермәдем-
бетерүен, әмма тулаем мәгънәсен аңладым. «Син үпкәли күрмә инде,
Начта... терекөмеш кебек... күз иярми... бер-бер хәл булса... кеше
баласы бит...»
Шуннан әби мине безнең күрше тыкрыкта яши торган Атукайларга
кертә башлады. Аларны мин камырны ничек тигез итеп җәяргә дә,
пилмәнне ничек итеп «пәрәмәчләп» дөрес бөгәргә дә, малларга тәмле
булсын өчен апараны ничек болгатырга да өйрәттем. Үзләре өйдә
булмаганда, мин коляскада йөргән гарип бабалары белән калам. Аның
белән уртак телне без тиз таптык.
Әмма мин ике ялгышлык эшләдем. Беренчесе – Атукай әби
малларга салырга чыгып киткән арада, мичтәге камырлы табага күмер
төшкәч, кисәү агачын алып, күмерне тышкы уемга чыгарып тартып
куйдым. Аның өчен миңа эләкте. Икенчесе – Атукай бабай өйрәткән
сүгенү сүзләрен, «әйтмим» дип ант биргән булсам да, ялгыш өйдә
ычкындырдым. Анысыннан соң әби, дәшми-нитми генә, мине аларга
кертмәс булды. Ә бабай теге сүзләрне, әби ишетмәгәндә, миннән
кабатлатып күрсәтте: «Да-а-а, кызым, мондыйны мин дә җәшереп
эчтә тота алмас идем...» – дип, шаккатып, баш чайкады.
– Әллә Темәпигә бүтән чыкмыйм дип кенә әйтим микән, җәйгә
кадәр баланы салкында сөйрәп җөртеп булмый бит... Кеше алдында
да уңайсыз...
Алар шулай үзара пышын-пышын килешкәнне мин инде күземне
ертып, уянып, ишетеп ятам. Аннары, ялантәпи сары идәнгә чап-чоп
басып, торып та чыгам. Бабай инде өс киемнәрен киеп куйган. Мине
күтәреп ала да кулында чайкый:
– Кызым, син Апуш кебек өй борынча җөри башладың бит әле29...
Мин, гаебемне танып, «әйе шул» дип, башымны кагам.
– Син соң анда бераз артыңны басыбрак кына утыра алмыйсыңмы,
кызым? – дип сорый бабай миннән өмет белән. – Ике-өч сәгать кенә...
Күп түгел...
Күкрәгемне тутырып, авыр сулап куям:
– Мин тырышам... – дим. – Әмма гел нидер килеп чыга бит...
Инде әби мине Олы Анный белән Кече Анныйларда калдыра
башлады. Алар башта бик куанды: анда да берничә көн эчендә мин әле
мунчада күрсәтеп өлгермәгән әмәлләремне күрсәтеп чыктым. Аларда
ихатадагы эшләрне гәүдәсе әзмәвер булган Олы Анный әби эшли. Аны
шул гәүдәсенә мач кеше табылмагач, иргә дә алмаганнар. Ошатып
йөргән егете армиягә китеп, кире әйләнеп кайтмаган. Шуннан Анный
әби инде, үзе әйткәнчә, «сазаган кыз» булып калган. Кече Анный әби
бәләкәй генә, ябык гәүдәле, Олы Анный әби аны «чак Анный» дип
үртәштерә. Ул – ятимә, туганнарына сыймыйча, торыр җире калмагач,
Олы Анный әбигә сыенган. «Менә шулай без, берәүгә дә кирәксез ике
җан иясе, өйдәш булып гүмер итә башладык инде, балам», – ди Олы
Анный әби. «Ходайның биргәненә шөкер, әле дә ул ташламый!» –
дип, Кече Анный әби, тәрегә карап, чукынып куя.
29 Бабай Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә, аның өйдән-өйгә йөрүләренә һәм «Апуш» дигән
кушаматына ишарә итә. «Исемдә калганнар» безнең өйдә һәммәбез дә яттан белгән китап иде.
Олы Анный әбинең ике класс белеме бар, ә менә Кече Анный
әби бөтенләй хәреф танымый. Мин аны укырга өйрәтергә булдым.
Газетадагы гадирәк сүзләргә көянтә кебек итеп сызып куям да
иҗекләтәм. Ул, әби мине алырга кергәндә, шаккатып сөйли: «Начтук,
бу да атаң Микаш, Коля белән Нина шикелле, педагуг булыр, ахры,
бигрәк зиһенле...»
Атна-ун көн дигәндә, мин Кече Анный әбине хәреф танырга һәм
иҗекләргә өйрәттем. Әмма бик тырышсак та, шуннан ары китә
алмадык без. Мин аңа бәрәңге әрчегәндә, ашарга хәстәрләгәндә,
газеталарны үзем укый торган булдым.
Нәкъ менә Анный әбиләрдә мин олы тимер аш кашыгы тотып,
ашны үземә салган аерым тәлинкәдән ашарга өйрәнеп чыктым.
Моңарчы миңа шулпаны уртак табактан касәгә генә бүлеп бирәләр
иде. Аларда аш ашап чыккан күлмәгемне әби, өйгә кайтып керүгә,
«катып беткән» дип салдырып алып, тазга салып җебетеп куя.
Кыскасы, Анный әбиләрдә миңа моңа кадәр бер генә җирдә дә
тәтемәгән ирек ачылды. Мин инде «бүген кергәч, нәрсә эшләрбез
икән» дип, атлыгып көтеп тора башладым.
Әмма ул ирекне, бер дә уйламаганда, әби үзе тыйды. Бер керүендә,
ул мине ләгәндә су эчендә коенып утырган җиремдә, икенчесендә
берүземне пычак тотып, тазга бәрәңге әрчеп мәтәшкәндә тотты.
Анный әбиләр дә, мин дә аның пошаманга төшүен һич аңламадык.
«Ник борчыласың инде, Начта, кул арасына керә ич бала...»
– Үзе өчен түгел, сезгә бәласе булмасын дип куркам, – диде әби.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев