Альберт Хәсәновның Тәлгат Галиуллинга язган хаты
«Көенечкә каршы», «Тәүбә» оста мастер кулы белән язылган. Әллә бик тиз дә язгансың инде? Чөнки бик зрелый каләм остасы әсәре бу. Менә шул темасы, зур идеаллар булмавы әзрәк тешкә ком сибә. Нишлисең, заманы шул бит. Тукта, тагын бер достоинствоңны әйтергә онытканмын...
2 апрель, 1996 ел.
Сезки Олуг вә Кодрәтле Тәлгат, Тел вә Әдәбият фельдмаршалы!
Соң, академик кеше хәрбиләр арасында шул званиегә тиңдер инде.
«Тәүбә»ңне укып чыктым бит, әй. Миндәй кешедән җылы сүз көтмә. Никогда!
Көнчелектән өч көн күз йоммадым. Теш сызлавын да кушсаң, биш көн була.
Әмма теш арасыннан сыгып кына булса да, вынужден констатировать хоть бы
в постановочной части, телнең өстен, каймагын гына җыю түгел, тәмам маен
сыккансың. Хәзер безнең ише малай-шалайга ни кала? Сипараттан чыккан
зәп-зәңгәр суымы? (1) Әйе, телең искитмәле мамыклы. Моңарчы язып килгән
прозаикларыбызныкыннан өстен, барыннан мамыклы. (2) Чагыштыруларың
матур, образлы, кабатланмаган (әсәрдән-әсәргә, телдән-телгә). (3)
Геройларыңның поступокларына автордан бәя бирүләрең, рассуждениеләрең
югары пробалы. Юкса, прозаның бу келәте, бу почмагы әлегә бездә гаять түбән.
Авторский рассуждениеләр бездә гаять дешёвый, эчтәлексез, гыйбрәтсез, сай
фикерле була. 29 бүлектәнме әле синең бу пүчтәк әсәрең? Әһә, йөрәгең тагын
чәнчеп куйдымы? Миңа карата цунами нәфрәте уяндымы? Бүлекләрне тигез
санап, күперләрне оста салып баргансың. Мин малай чакта, 1 нче курста
укыганда, үзем дә максатын сизми, К.Нәҗми белән очрашырга барганыем.
Октябрь ае бугай, без колхоздан бәрәңгедән кайткач. Шул уку елының март
ахырында үлде дә инде ул. Без ярты группа белән күмешергә бардык. Шул
очрашуда, бер язучы булгандыр инде, «Язгы җилләр»дә күперләрне ничек
салдыгыз дип сорый. Нинди күперләр инде ул дип, мин аптырап утырам.
(4) Бүлекләр арасында күпер сала белү – искусство! Хәер, белмим, синеңчә
ничектер. Фельдмаршаллар белән чабуыңны җыеп сүләшергә думайть итү
яхшы. (5) Мишәрчә моментларыңда бер-ике урында эшләп бетермәү йә саф
алтынга ирешмәү бар. Яхшы костюмда нәни тап та заметно. «Әйт»не «ать»
дигәнсең. Мишәрләр аны «Каасим аать» – дип атяләр. Ягъни ике «а» белән.
Үзең дә әйтеп кара.
(6) Образларга килгәндә, эшләнгәннәр. Күз алдына басалар. Особенно
второстепенныйлары. Хәер, һәр әсәрдә шулай. Инде Сәетне әйтсәк, аның бит
дөньяда бер чёткий максаты, табынган йолдызы булырга тиеш. (7) Киләсе сайлауда Президент булумы яисә «Роллс-Ройс» чыгара башлаумы. Яисә,
мультимиллиардер булам да Казанда югары җиһазланган «Жёлтый дом»
ачам, шунда директор булам, бөтен диваналарны тәрбиялим, яхшы ашатам,
киендерәм. Бер идеалсыз булмыйдыр инде ул. Бәлки ялгышамдыр. Үзең тагын
думайть итеп бак!
«Көенечкә каршы», «Тәүбә» оста мастер кулы белән язылган. Әллә бик
тиз дә язгансың инде? Чөнки бик зрелый каләм остасы әсәре бу. Менә шул
темасы, зур идеаллар булмавы әзрәк тешкә ком сибә. Нишлисең, заманы шул
бит. Тукта, тагын бер достоинствоңны әйтергә онытканмын. Үбешүләрне әйбәт
биргәнсең, әллә үзең дә шундый азгынмы? Минем дә үбешкән чаклар күп
булды. Ул тикле тәмнәр тапмадыммы, әллә онытып җибәрдемме. Укыганда,
үзем үбешкәндәй булып киткәләдем.
Ярар, агайне, уңышың белән котлыйм. Соңгысы булмасын!
(Почеркым начар. Минем өйдә ике кызымнан ике оныгым яшиләр. Махсус
бүлмәм булса да, алар мине коточкыч терроризировать итәләр. Өстәлемдә нәрсә
бар, барын алалар. Яхшы ручканы тотмыйлар. Берсенә – тугыз, икенчесенә дүрт
яшь. Дәү әти булып, аларга кул күтәрә алмыйм бит инде мин. Алар исә үзләре
котырыну өчен иң җылы, уңай почмак итеп минем бүлмәне сайлыйлар. Менә
хәзер дә ручкам начар, яхшысын алып яшергәннәр). Яратмасам, артларына
гына тибәр идем дә. «Дәү әти!» дип өзелеп торгач, ни әйтим. Хәтта әбиләре
уклавыннан да минем бүлмәдә политик убежище табалар.
Тәлгат дус. «Тәүбә»ң матур, мамык теле аркасында бик тиз укыла. Минем
дә буш вакытым котырып тормый. Дусларга фикеремне әйтим дип кенә яздым.
«Син... үрәтәсең ишшо!» дисәң, карап чык та җыртып ташла. «Отыры» сүзен
каян алдың? Ул бит минем сүз!
Ярар, күп сәламнәр белән калам, иптәш фельдмаршал!
Альберт әл-Хәсәни бине Дөбъязый, бине Биектауский.
Гәрчә бу хатны 1 апрельдә язсам да, беренче апрель шуткасы дип уйлый
күрмәсен Академик әфәнде дип туачак көнне – 2 апрель числосын куям.
Үзеңә, гаиләңә саулык теләп калам.
P.S. «Инде поезд ушёл» булмаса, концовкаңны мин әйткән вариант буенча
да уйлап кара. Ә, әй, ник соң баш катырам, үз әсәреммени?! Майттитти!
1 ноябрь, 1996 ел.
Сезки Хөрмәтле, Олуг вә Кодрәтле, бәрхет кәләпүшле,
җефәк күлмәкле, Мөәзин килбәтле, чиккән камзуллы,
сафьян читекле Тәлгат хәзрәтләре!
Странно, Тәлгат атлы барысы хәзрәт дәрәҗәсенә ирешә, почему? Тәлгат
Таҗетдиннән башлап әйтүем. Ә-ә, аннары шайтан эс ним. Теге китабыңны,
парень, артымны чеметкәләп укып чыктым бит, брат. Син, әлбәттә, мактаганны
көтәсең. Шиш әле, брат. Мактамый гына торыйм, а то привык ләббәй сугуларга.
Әмма теге урыны әйбәт. Нәкъ минем тормышта да шулай булганы бар, теге точь
в точь – теге юньсезне мактап, түргә утыртып сайлау да барысы, хәтта дирехтур
үзе дә кара карлыгандай кара шар тәгәрәтте. Ул бит гомергә үзенең юньсез
икәнен фаш иткән, бер төрле сөйләп, этлек гамәле корып йөрүен. Шул җирне
уку өчен генә бу җиһанны сатып алырга була, Чирмешән кибетендә күп ул.
Тегеңә бик бәйләнеп укыганыем. Әмма ул данәсе әллә кая китте. Мин аны, арзан булгач, өч данә алганыем. Әмма коры, сухизм, төс бирү урыннары
җитмәгән җирләр бар. Нинди хәл ул, академик дустым-әфәнде, «озын борынлы,
кара чәчле, зәңгәр күзле» дип язу. Чын худ-во әдәбиятында «озын борынын
зур шакмаклы кулъяулыкка сеңгерде» була бит. «Зур зәңгәр күзләрен миңа
төбәде» була.
«Зур корсаклы» түгел, ә бәлки «башта ишектән җилпуч хәтле корсак
күренде, аннары Фәлән Фәләныч килеп керде». Мин бит бу таләпне синнән
башка кешегә куя алмыйм, Тәлгат бине ХӘЗРӘТ.
Юк, хикәя укыла. Мин өзек-өзек укыдым, эш арасында. Җанкисәгем, нечкә
билем, кара карлыгачым бер кич эчендә укып чыкты. Тукта, сызып-сызып
укыган, җир сөргәндә бозып калдырган урыннарыңны билгеләгән данәсен
эзләп карыйм хәзер. Ә менә таптык. Ярар инде, бик катгый булмыйм. 10 б.,
өстән 3 нче абзац: «унлап пот». Минемчә, нәкъ халыкча һәрчак «ун потлап»
дип сөйлиләр. Һәрхәлдә, Казан артында «дүрт чиләкләп бәрәңге чыкты»,
«биш капчыклап чамасы кыяр саттым». 13 б., астан 2 нче абзац: Вятка аша
күпер. Без күптән Нократ дип йөрибез. Болары – мелочь, минем кебек ыштан
бөрмәсеннән бет багучыларга гына зур табыш. Алай да күп җирдә русча
уйлап, татарча язуың сизелә. 19 б., астан 10 юл: «Аяз көн кебек». Как ясный
день – русчадан прямой перевод. Академик әллә китерә алмады саф милли
чагыштыру?! 114 б., өстән 3 нче абзац: «күбесе тишек пароходны ташлаган
күселәр кебек». Русчадан тәрҗемә, «тишек пароход» үзе дә күз алдына килми.
Олуг хәзрәти! Усаллык белән укымадым. Үзең укып чык дигәниең. Шул
юлга баскач, бер-беребезне күрмәсәк, боларны безгә кем әйтер? Һәрхәлдә,
яратып укыдым. Башта бу Хәзрәт халыкка тоз салучылардан үч аламы соң
дип уйлаганыем. Алай булып чыкмады. Познавательный, гыйбрәтле һәм әз-
мәз фәлсәфә дә өстәлгән хиләф булып чыкты. Һәрхәлдә, республика китап
шүрлегендә үз урынын алырлык.
Үзем дә бер дивана инде. Синең генә вакытны алып түгел, үземнең дә
вакытны алып язып утырам. Давай, хуш иттек. Китабыңны яратып, килештереп
укыдым. Дөньялыкта күрешергә язсын. Кичә Чаллыда «Аргамак» журналының
5 еллык юбилеенда булдым. 8-9 млн түләсәң, КамАЗ нәшрияты бар анда. 1 мең
данә белән 10 табаклы китап чыгарып бирә икән. Аннары аны үзең как хочешь
сатасың да бәясен хет бише белән җыясың, чыгарасың. Миннән булышлы
хәл түгел. Әмма балалар, детсадлар өчен шигырь язучылар, кәсепчелек итеп,
1-2 ярым табаклы җыентык чыгарып, аны үзләре генә җиңел саталар.
Мәктәпләрдә һәм бакчаларда. Чөнки андый шигырь җыентыкларына нык
мохтаҗлык бит хәзер. Син дә, кирәксә, уйлап кара. 10 млн синнән, 10 табак
китап бер айда чыгачак. Мин барлыгы 17 җыентык чыгарганмын икән. Бәлкем
шул җитәр дим. Юбилейга, боерса, киләсе елга, М.Шәймиев миңа 15-17 табак
юбилей китабы чыгарырга язма төстә фәрман бирде. Үзенә кергәнием. Бәлкем
уңышлы чыгар, шәт. Соңыннан Миниссәр үзе һәм Әшрәфҗанов «Президенттан
хат килде, китабыңны чыгарырбыз» дип хат салдылар. Русчарак була инде.
Тәрҗемәләрем әзер иде. Шуның өчен яздым, син дә бит Олуг хәзрәт, почти
годок. КамАЗ нәшрияты башлыгы – Имам Вахитов. Спонсорлар тапсаң,
10-15 млн күпмени? Китап чыгару мөмкинлеге бар, белеп тор.
Күп сәламнәр белән калам:
Альберт әл-Хәсәни бине Дөбъязый, бине Биектауский.
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: хат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев