Шигърият
Яшьлек юлдашы
Җиргә иңгән иске тегермәннең ташы, Җайлап күмә үзен вакыт елгасы.
Җиргә иңгән иске тегермәннең ташы,
Җайлап күмә үзен вакыт елгасы.
Бабайларның якын булган чордашы ул,
Эшләп үскән яшьлегемнең юлдашы.
Түмгәк кенә хәзер гасыр түгәрәге,
Маңгай сырын тирәнәйтеп җил ашый.
Еллар кайтавазы аңа тирән сеңгән,
Хатирәсе еламсырап он ясый.
Миңнегөл МАНИХОВА
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев