Логотип Казан Утлары
Шигърият

Янган мичтә күмер төшә диләр...

Ата-бабаларның туган җире, Ата-бабаларның торган җире... Ник мәңгелек түгел икән соң? Туздырылган нигез, газиз туфрак, Җил очырткан күпме гомер-яфрак...

Гариф Шабаев

Ата-бабаларның туган җире,
Ата-бабаларның торган җире...
Ник мәңгелек түгел икән соң?
Туздырылган нигез, газиз туфрак,
Җил очырткан күпме гомер-яфрак...
Кемнәр белә, кая киткән соң?
Илләр язмышымы – дүңгәләктәй?
Гомер агышымы – күбәләктәй?
Көн тудисә, күктә ут дөрли.
Янган мичкә күмер төшә диләр.
Күпме гомер белән түшәделәр –
Киләчәккә юллар күп төрле.
Гариф Шабаевлар нигә әле
Искә төшә... Кыса чигәләрне
Батырларның соңгы сулышы:
Иске Турайдагы тояк эзе,
Алты-Арыктагы кояш йөзе
Күз нурында калды тулышып...
Кыеп кына алды Гарифларны,
Мусаларны, Гайнан, Алишларны...
Канлы көннең үткен мизгеле.
Өзелгән күк булды шашкан вакыт,
Гаҗиз калды тынлык, ташка ятып.
Бушап калды гомер тезгене.

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев