Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Яңа баштан тезәм

Селки торгач, бушап калды дөньям, Гүя анда берни булмаган. Яңа баштан тезәм сәйләннәрне, Яңа баштан тезәм, бушаган…

Тормышымның яңа битен ачтым.
Ап-ак кәгазь ята каршымда.
Тезелгәннәр-кичергәннәр минем...
Аларның соң кайсын язарга?!
Селкедем дә куе тузаннарын
Җансыз калган үткән көннәрнең,
Хатирәләр юкка чыкты сыман
Уяу узган төшсез төннәрнең...
Селки торгач, бушап калды дөньям,
Гүя анда берни булмаган.
Яңа баштан тезәм сәйләннәрне,
Яңа баштан тезәм, бушаган…


Венера ХӘСӘНОВА

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев