Логотип Казан Утлары
Бәян

БЕРДӘНБЕР (бәян)

Эстрадабыз әхлакый яктан бик түбән хәлгә төшкән чак... Беләсез кайсы еллар икәнен... Төгәл вакытын язсам, үпкәләүчеләр күп булыр. Хәер, идеологиясе булмаган илдә әллә ниләр көтәргә мөмкин. Җәмгыятьне мондый хәлгә төшергән адәмнәр дә мәгълүм, аларның да исемнәрен атамыйбыз, чөнки беләбез... Үземнең генә белдекле булып кыланасым да килми. Бөтен ил, һәрбер кеше телендә алар.

Эстрадабыз әхлакый яктан бик түбән хәлгә төшкән чак... Беләсез
кайсы еллар икәнен... Төгәл вакытын язсам, үпкәләүчеләр күп
булыр. Хәер, идеологиясе булмаган илдә әллә ниләр көтәргә мөмкин.
Җәмгыятьне мондый хәлгә төшергән адәмнәр дә мәгълүм, аларның да
исемнәрен атамыйбыз, чөнки беләбез... Үземнең генә белдекле булып
кыланасым да килми. Бөтен ил, һәрбер кеше телендә алар. Ләкин
эч поша, без бит болай яшәргә тиеш түгел идек. Нинди бай җир аяк
астыбызда – урман-кырларыбыз, елга-күлләребез, дәрьяларыбыз...
Тик... корт кергәндәй, кыбырсыйбыз, борчылабыз, тәңгәл түгел шуңа
рухыбыз.
Әнә эстрадабызның хәзерге популяр мәзәкчесе чыкты. Гел онытам
шуның исемен. Хәер, минем аңа бик исем китми. Сикерә-сикерә
бии, йөгерә-йөгерә җырлый... Көчәнә-көчәнә пародия ясый, галәмәт
инде. Бер сүз белән әйткәндә – әт-тәч! Мин аның Сабантуйда чыгыш
ясаганын күргәнем булды. Яхшы түләсәң, теләсә кая бара ул. Бу
авылның да бер баен сыга инде хәзер. Шулай Сабан туе гөрли, халык
байтак, атаклы артист килгән чүтеки. Халык, аю биетәчәкләр дисәң
дә, җыела ул хәзер. Җырлый да җырлый, мәзәк сөйләштергәләп
ала мәзәкче. Мондый бәйрәмнәрдә кешенең мәзәк сөйләүгә бик исе
китми шул. Аларга җыр булсын, андый чакта дустың яки туганнарың
белән сөйләшеп утыру җайлы, үземнән беләм. Берзаман бетте моның
репертуары. Пауза. Инде Сабантуйның соңгы минутлары җитеп килә – батырга көрәшәләр. Бөтен халыкның игътибары шунда – кем
батыр калыр? Әлеге юмористыбыз килеп кысылды бит көрәшчеләргә
киңәш бирергә. Берсенә әйтә: «Әгәр дә көндәшеңне ега алмасаң, эченә
тип. Инде алай да барып чыкмаса, битенә төкер». Халык алдында
микрофонга сөйли бит. Беләсезме, халык көлмәде. Бетте Сабантуйның
яме. Менә шунда көрәшчеләр, бил алышуларыннан туктап, икесе тиң
моны мәйданнан чыгарып атсалар да, әйбәт булачак иде.
Сабантуйда гына түгел, сәхнәдә дә мондый мәгънәсезлекләр
булгалап ала. Йә оятсыз мәзәк сөйләп, тамашачының кәефен
төшерәләр, йә акыра-бакыра җырлап, йөрәккә кагалар, йә зәвыксыз
киенеп, итагатьсезлек кылалар. Дөресен генә әйткәндә, җырлый
белмәүчеләре дә байтак. Озакламый башка кеше тавышы белән
язылган фонограммаларга да авыз ачып-ябып торучылар да булыр
әле. Нишләргә соң? Кул кушырып, авыз йомып утырып булмый. Эч
поша. Туктале, мәйтәм, Рәшит Сабировка шалтыратыйм. Күптән
күргән юк үзен. Бу мәсьәлә борчымыймы икән аны? Өйдәме икән,
гастрольдәме? Ниләр уйлый, нәрсәләр эшли, кемнәргә тынгы бирми?
Әйткән сүзләренә ник каныгалар? Утка үзе барып керә торган кеше
бит ул! Хаклык өчен!
– Әлү! – диде телефонның теге башында таныш тавыш. Рәшитнеке
инде.
– Нихәлләрдә?
Колагы сизгер аның, таный.
– Әйбәт кенә, Алмаз туган. Күптән барлыгыңны белдергәнең юк.
– Шулай шул, Рәшит. Син дә шалтыратмыйсың.
– Мәшәкать чыгып кына тора. Менә иртәгә газовик чакырттым әле.
Газ плитәсен, торба-краннарын тикшертеп торырга кирәк бит. Сабын
сылагач, куык чыгарып кабармыймы икән дип.
– Әле безнекен дә карап, бөтен җирне күбеккә батырып киттеләр.
– Шулай итәләр икән шул. Миңа киләчәк Игорь Валентинович –
бик аккуратный мастер. Гел шуны чакырам. Сантехниканы да карый,
чистарта, кирәк икән прокладкаларын да алмаштыра, гомумән, көне
буе маташа ул кухняда. Чәй дә эчеп алабыз ара-тирә, сөйләшәбез.
Алай икән дип куйдым үз-үземә. Димәк, моның вакыты булмас
минем белән әңгәмә корырга.
– Нәрсә иде, Алмаз? Бер-бер нәрсә әйтмәкче идеңме әллә? – дип,
элеп алып китте бу, репертуарындагы популяр сүзне кулланып. «Бер-
бер нәрсә эчкән идеңме әллә» дип сөйли-сөйли, залга төшеп йөргәне
хәтергә килде.
– Әйе, мәйтәм, әйдә, иркенләп, «Биш татар» төркеме белән
йөргән чакларны да искә алып утырыйк әле димәкче идем. Син инде
мәшәкатьле чагың дип әйттең, каршы килерсең, ахрысы…

– Юк, син нәрсә?! Комачауламый ул безгә Игорь Валентинович, үз
эшен тыныч кына эшли бирер. Ә без – үзебезнекен, залда. Туктале,
син бит ниндидер сәер миссия белән киләсең бугай?
Шулай килештек. Иртәгә көтәм дип калды ул. Чыннан да, вак
мәсьәлә түгел әрсезләнүем, Рәшит дөрес чамалый миссияне.
Икенче көнне нәкъ сүз куешкан сәгатькә барып җитү өчен Казан
буйлап атлыйм. Бутлеров урамы буйлап үргә менәм. Ул өйрәткән сул
яктагы йортны эзләп табу әллә ни кыенлык тудырмады. Булдырган,
ниһаять, мәркәзебез уртасыннан фатир сатып алган егет! Алтмыш
яшь тутыргач! Элекке, әле әнисе исән чакта Химиклар мәдәният сарае
каршындагы фатиры истә һаман. Гастрольләрдән кайтканда, гел шунда
төшереп калдыра торган идек аны. Ничек өзгәләнеп, машинадан
чыкканы истә: «Исән генә микән инде әнкәем, бәгърем? Йокламый,
дөресрәге, йоклый алмый көтә бит ул мине».
Үз әнием искә төшә, күңел тула. Ул да шулай мине көтә иде бит.
Бутлеров урамы буйлап күзләремнән тамган яшь тамчыларын сөртеп
бардым. Әле әни исән чагында ук язган шигырь юллары исемә төшә:

Шау чәчәкле болын кебек,
Иң яраткан матур күлмәгең.
Төшләремдә шуны киеп,
Йөргәнеңне көн дә күрәмен.
Сөекле әнием, мин – синең бәбиең,
Әле һаман, әле һаман да.
Куеныңа кереп, назларыңда эреп,
Уянасым килә таңнарда.

Эчке үксүемне тыеп булмый. Рәшитнең ишеге төбендә таптанам.
Кайчан тынычланырмын икән? Ниһаять, ишек кыңгыравына бастым.
– Әйдә, кер, Алмаз, – дигән тавышына башымны күтәрми генә ишек
төбендә аяк киемемне салдым.
– Кулым юеш, әйдә, син залга уз, мин хәзер, – дип, кухняга кереп
китте.
Мин иркен залга уздым. Берүзе генә торса да, егетнең фатиры ике
бүлмәле икән. Ярыйсы гына озын коридор шуларга алып керә. Бар
җирдә пөхтәлек, чисталык. Залының тәрәзәсеннән кояш көлеп карап
тора. Язу өстәлендә – китаплар. Минем өчен гайре табигый хәл,
чөнки кайсы гына артист фатирына керсәң дә, китап, журнал, газета
күрмәссең. Балалы гаиләләрдә уку әсбаплары гына өелеп торыр,
идәннәрендә уенчык аунар. Ник бер җирдә, җиһазда тузан бөртеге
булсын – хәтта тәрәзәдән төшкән кояш нурларында да уйнамый. Эчтән
генә көлемсерәп, чыннан да, моңа өйләнергә дә кирәкмәгән шул дип
уйлап куйдым. Уйларымны бүлеп, Рәшит килеп чыкты.
– Ә нигә кирәк соң бу сөйләшү? – диде ул, ниятемне белгәч.
– Син, Рәшит, үзеңне гади кешегә санап йөрмә! Әйе, гади кеше
була алу ул – һичшиксез, бөеклек! Син бит әле артист та! Әгәр дә
чын артист икәнсең, сиңа зур бурыч йөкләнгән – дөреслек, хакыйкать илгеләмәләре, әхлак, намус, вөҗдан нигезләре, тәрбия, өндәү
шигарьләре сүзеңдә, җаныңда булырга тиеш. Синдә алар бар, хәтта
ташып тора. Бу эш белән безнең байтак шәхесләребез шөгыльләнде,
ул хөкүмәт дәрәҗәсендә куелган вазифа булды. Инде менә хәзер әлеге
йөкне сиңа гына тартып барырга иде дә...
– Юк, алай түгел. Син үзеңне кая куясың?
– Мин синең хәтле үк түгел, чөнки иҗатым таррак юнәлештә. Нәрсә
язам, шуны сөйлим, шуны көйлим. Әйе, повестьларым, хикәяләрем,
шигырьләрем, җырларым бар. Халык алдында күп чыгыш ясыйм, ә син
язучыларыбызның әсәрләрен киң катлам укучыга җиткерәсең. Синең
репертуарда – классикларыбызның хикәя, шигырь, монологлары...
Кемнәр белер иде икән, әгәр син Такташларны, Ибраһимовларны,
Туфаннарны, Шәфигуллиннарны, Мөдәррисләрне, Зөлфәтләрне,
Атнабаевларны, Нәҗмиләрне, Миңнуллиннарны укымасаң? Дәвам
итәм: Разилләрне, Хәкимнәрне, Гаташларны, Равилләрне, Гәрәйләрне
сөйләмәсәң... Тукай, Җәлилләрне әйткән дә юк. Син күтәреп чыгасың
бит аларны – шуның белән үзең дә күтәреләсең...
– Бу – минем гадәти эшем, Алмаз.
– Әйт әле, безнең Айрат Арсланов кебек даһи артистларыбыз
хәзер кайда? Сиңа хәтле бу игелекле хезмәтне ул алып барды. Кайда
Фәйзи Йосыповлар? Кайда Әзәл Яһудиннар? Кайда алар? Яңа Илдус
Әхмәтҗановлар да, Равил Шәрәфиевлар да, Хәлим Җәләловлар да
күренми. Син берүзең калдың. Нәфис сүз өлкәсендә син хәзер берәү
генә, бердәнбер, шуны бел.
– Бәлки булырлар әле...
– Күренмиләр бит, Рәшит туган. Кү-рен-ми-ләр...
– Нишләргә соң?
– Безнең мондый җәмгыятьтә, ай-һай, туар микән алар?
– Телен кискәндә, рухын сындырганда, әйеме?
– Ләкин аңа карап кына телне тешләп утырырга да ярамый. Синең
кебекләр кирәк, Рәшит, халыкка. Синең кебекләр!
– Синең кебекләр дә, Алмаз!
– Менә шушы жанрда иҗат итүче Рәшит Сабировны бүгенге көндә
соңгы могикан дип әйтергә иртәрәкме? Әллә инде соңардыкмы? Рәшит
Сабировлар бармы бүген сәхнәдә? Сабировлар бар, Рәшитләр дә, әмма
сиңа – Рәшит Сабировка тиңләшерлеген ишеткәнем дә, күргәнем дә
юк. Менә мин шул турыда бер шигырь яздым, укыйм әле. «Беләсез ул
артистны» дип атала.
Рәшитләр күп...
Рәшит дигәч, кайчак сорау
Куябыз биреп.
Шамкай түгел,
Әлегесе баянчы да
Түгел – Сабиров.
Рәшитләр күп...
Ваһапов – җырчы бар иде,
Мусин – обкомда.
Имашыбыз –
Халык рәссамы, исеме –
Рәшит аның да.

Рәшитләр күп...
Бездә дә, сездә дә байтак, –
Алар җитәрлек.
Талантлылар,
Министрлар, директорлар, –
Артист итәрлек...
Рәшитләр күп...
Моны уздыралмассыз,
Беләм, мин шаһит.
Әйтим микән?..
Беләсез сез ул артистны –
Сабиров Рәшит!

– Бу шигыреңдәге фикер белән килешәм, нәкъ мин әйтәсе килгән
сүзләр сыйган да беткән монда. Карале, килдең дә уйга салдың бит әле
мине... – дип, Рәшит сүз башлаган гына иде, ишектә кыңгырау тавышы
ишетелде. Рәшит ашыгып, газовиктыр дип чыгып китте.
– О-о, дорогой Игорь Валентинович! Я Вас жду, проходите!
Беренче тапкыр ишетәм, Рәшитнең русчасы хәйран матур икән.
– Не смущайтесь, у меня гость...
Игорь Валентиновичны Рәшит аш бүлмәсенә алып кереп китте.
Остага эшне күрсәткәч, кабат минем янга чыкты.
– Үзе белә ул нәрсә эшләргә кирәген, – диде ул.
– Бар инде шундый осталар, – дип дәвам итәм аның сүзен. – Андый
кешеләр һәркемгә кирәк. Үз сантехнигың, үз газовигың булу – зур
бәхет. Бер кайгың юк. Берәр авария-фәлән кебек нәрсә килеп чыкса,
уйлап торасы булмый – тотасың да шалтыратасың. Йөгереп килеп җитә.
– Игорь Валентинович нәкъ шундый.
– Рәшит, мин үзем слесарь буларак өч ел заводта эшләдем.
Киноплёнкада. Сантехника эшен дә шактый яхшы беләм.
– Алай булгач, бу мәсьәләдә кайгың юк икән.
– Шулай да бер белгән сантихнигымны чакырткалыйм. Ник дисәң,
аларның үзләре белән кирәкле ачкычлары бар, хәзерге сантехникага
яраклы прокладкалары... Аннан соң, кеше белән сөйләшәсе килгән
чаклар да була. Үзем язучы булгач, аралашу кирәк. Аз булса да, акчасын
да биреп җибәрәсең, таныйлар, шуңа күрә күп алмыйлар. Аңа карап
кысмырланып тормыйсың инде, бирәсең тиешенчә. Рәхәт бит. Ул да
шатлана, син дә сөенәсең...
– Шулай, шулай...
– Рәшит, менә мин Шамкай турында повесть яздым, инде
укыгансыңдыр. Равил абый Шәрәфиев белән дә сөйләшкәннән соң,
«Казан утлары» журналында бер бәян бастырдым. Хәлим Җәләлов та,
бик озак кыстатып йөрсә дә, уңай җавап бирде. Аның турында да «Казан
утлары»нда озакламый бер повесть чыгар дип торам. Хәзер минем
«Биш татар» төркемендә ил буйлап дан казанып йөргән артистларның
берсе – син калдың. Каршы килмә, ризалык бир бу эшкә! Менә
каршыңда – диктофон, әйдә, сөйлә, үзеңне белештерә башлаганнан
алып бүгенге көнгә кадәрге тормышыңны, уй-фикерләреңне,
борчуларыңны…

Ул, бу әңгәмәгә әзерләнмәгәнгә күрә, тиз генә алдырып китә алмый
торды.
– Ни... Әле менә... Ничек дип башлыйм икән? Хәзер... Кара инде,
болай күршегә сүзгә кергән юк иде бит, – дип, тотлыгып торганнан
соң, җайлап кына хикәясен тезә башлады.
– Минем бернәрсә хәтердә. Аны әни дә әйтә торган иде – син яшьтән
үк нечкә күңелле булдың дип. Әтинең беренче хатыны үлә дә, әни өч
бала өстенә аңа килә. Ситдыйк абый, Суфия апа, Сания апа. Ситдыйк
абыйга яшь ярым була. Менә шулай, әти әнигә өйләнә. Әни дә алты
бала таба.
– Әниең ни исемле?
– Рәхимә. Әти – Хафиз. Без бай яшәмәдек. Әни менә шул өч баланы
да кеше итеп үстерде. Абзар түбәсеннән саламны да алтмышынчы елны
гына төшердек. Әти беркайчан урлашмады, беркайчан да колхоздан
бернәрсә күтәреп кайтмады. Берзаман олы абыебыз каяндыр салам
юнәткән. Әти: «Иртән бу салам монда булмасын. Күздән югалт!» –
диде.
– Кем булып эшләде дисең әтиеңне?
– Авыл советында. Утыз җиденче елдагы репрессияне истә тоткан
ул. Бер гөнаһсызга утыз миллион совет халкы репрессияләнгәнгә әти
куркып калган инде. Шуңадыр аны куркак дияләр иде. Булганы белән
яшәдек, үз хезмәтебез белән.
– Бакчагызда нәрсәләр үстерә идегез соң?
– Бәрәңге инде, нәрсә булсын?! Яшелчә утырту юк иде бит ул
вакытларда. Миңа әнинең болай әйткәне булды: «Улым, син яшьтән үк
игелекле идең». Хәтерлим әле, без, балалар, тезелешеп утырган. Әни
аш пешергән иде. Итне турады да һәрберебезнең тәлинкәсенә салып
чыкты тигез итеп. «Әни, үзеңә калмады бит. Әни, үзеңә калмады бит
инде», – дим...
Рәшитнең тавышы калтырады да кырылып китте. Күзләреннән яшь
бөртекләре сытылып чыкты. Әлеге «әни, үзеңә калмады бит инде»
дигән сүзләре, авызы эчендә ачы сагышка буталып, еламсырауга
әйләнде.
Минем дә шуңа кушылып күңелем тулганга, читкә борылдым.
Балачагымдагы, шулай еларлык, үзәк өзгеч бер хатирә искә төште.
...Көзнең ямьсез көннәре. Әле бакчадагы бәрәңгебез алынып
бетмәгән. Туфрак аз гына кипшергән көннәрне әти берничә буразна
бәрәңгене өскә калкытып эшенә китә, кипшерсен, җилләсен бераз дип.
Әни – укытуда. Миңа тугыз-ун яшь булгандыр инде. Энекәшләрем
әле бәләкәй. Мәктәптән кайту белән, әни мине дә ияртеп, бакчага
алып чыга. Күктә чираттагы болыт яңгыр төяп килә, ә мин урамдагы
малайлар янына, уенга каерам. Бәрәңгене һич кенә дә җыясым килми.

Җитмәсә, сыер, сарык көтүе авыл башына килеп җиткән – аларны
каршыларга кирәк. Әни күреп тора минем кирелекне. «Улым, тизрәк
кылан инде, җыеп бетерик яңгыр килгәнче. Әнә көтү дә кайта бит», –
ди. Ә мин, ә мин, юньсез, һаман урамга каерам. Шунда әнием янәшәдә
үсеп утырган көнбагышны төбе-ние белән суырып алды да, тамырына
ияргән туфрагын да какмыйча, сыртыма китереп сылады. Күрдем,
аңладым – күзләрендә балчыкка буялган яшь иде...
Шул гамәлем хәзер дә җанымны тырнап-тырнап ала. «И газизкәем», –
дип куям, әниләр турында сөйләшкәндә. Бигрәк тә үзем көйгә салган
шигъри юлларны җырлаганда:
...Әй, әнкәй, син инде
Беркайчан янмыйча, көймичә тормыйсың...
Ниһаять, Рәшит үзен кулга алды. Күңеле йомшармаслык та түгел
шул егетнең – ничәмә еллар карады бит ул авыру газиз әнисен. Үз
кулларында күзен йомдырды.
– Әни аны гомер буе әйтте. Шулай дип әйткәнемне гел-гел кабатлап
торды. «Әни, үзеңә калмады бит инде...» Менә шул, янында ахырга
кадәр бердәнбере булып мин торганмын.
– Әниеңнең син ничәнче баласы, Рәшит?
– Мин – төпчеге.
– Әле төпчек була торып, шундый сүзне әйткәнсең!
– Әйе. Сәхнәдә әни турында сөйли торган шигырьләр дә күп минем.
Әнине карадым инде, карадым. Театр училищесында укыганда да
сагынып кайта идем йөгерә-йөгерә. Станциядән авылга – алты чакрым.
Төрләмә станциясе. Ул Чувашиягә керә. Әнигә батон, төрле тәм-том –
барысын да алып кайтырга тырыша идем. Мин унбиш сум стипендия
алу белән бергә 3 нче икмәк заводында укладчик булып та эшләдем.
Төнге сменада. Анда хезмәт хакы түлиләр иде.
– Әниең менә шул ипи алып кайтуларыңны ничек кабул итте?
– Икмәктән бигрәк минем кайтуга сөенә иде ул, исән-сау булуыма.
«Улым, әллә син үзең ашамыйсыңмы?» – дип әйткәләгән чаклары да
булды.
– Әтиең белән дә серләр килешкәндер...
– Аның белән дә мөнәсәбәт әйбәт иде. Бергә печән чабарга бара
идек. Ул чаба, мин сәнәк белән җыям. Бакчада чүп үләннәрен дә утый
идек аның белән. Аны куркак дип йөртсәләр дә, хөрмәт иттеләр. Чөнки
ул гадел булды, бик чиста, пөхтә йөрде. Әти сиксән сигез яшьтә үлде.
– Бергә булган чаклардагы әйткән сүзләре хәтереңдәдер әле...
– Әни әйткәләгән кебек, әти алай хискә бирелеп, йөрәкләргә үтеп
керерлек итеп әйтми иде. Эченнән нәрсә уйлагандыр... Мине яратканын
сизә идем. Пенсиясеннән арттырып, акча да биргәләде. Һәр айны өлеш
чыгара иде инде укыганда. Киенергә дә байтак кирәк бит. Казан театр
училищесында бик матур киенеп йөриләр.

– Өлкән туганнарың да бар.
– Әйе, әйе. Фәрит абый көтү көтте безнең. Ул – миннән олысы.
Иң өлкәнебез – Хамис абый. Киемне иң беренче аңа алалар: «Менә,
кызлар белән йөри башлады абыең», – дип. Ул шофёр булып эшләде
колхозда. Шуннан аның киеме Камил абыйга кала, аннан – Фазылга,
Фәриткә... Миңа килеп җиткәндә, ул ямаулы була иде.
– Сиңа да көтү көтәргә туры килгәндер әле...
– Мин озак көткәнемне хәтерләмим. Кайчакта берәр атнага
чыкканмындыр. Ә Фәрит абый ул – профессионал көтүче. Кырдан,
болыннардан кайтып кермәде. Фазыл абый – Кронштадта, аннан –
Североморскида атом су асты көймәсендә өч ел хезмәт итте. Ул
алтышар ай су астыннан чыкмый иде.
– Минем дә бит бер абыем – әниемнең энесе Габделбәр абый су
асты көймәсендә хезмәт итте. Аның белән шул хәтле горурлана идек.
Аларның формалары матур. Үземнең дә хыялым моряк булып хезмәт
итү иде... Ләкин ул, ни сәбәпледер, аннан – Тын океанда хезмәт иткән
җиреннән туган якларга әйләнеп кайта алмады. Әнинең тагын бер энесе
Габделхәй абый гына янына барып, каберенә чәчәкләр салып кайтты.
Рәшит, бераз тирән уйга чумып утырганнан соң, авыр сулап куйды
да шигырь укырга тотынды:
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.
Кеше бәхетеннән көнләшмәдек,
Табынмадык малга, акчага.
Кайгы килсә, тешне кысып түздек,
Эндәшмәдек, йөрәк янса да.
Сагынырлар әле безне таллар,
Таулардай көр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын яшәреп...
– Ялгышмасам, Фаил Шәфигуллин шигыре бит бу.
– Әйе, менә мондый шигырьләр безгә бик туры килә: көтү дә көттек,
иген дә иктек, колхозда төрле эштә дә эшләдек.
– Миңа да Совет Армиясе сафларында хезмәт итү насыйп булды.
– СССР чикләрен саклар өчен, исемен алда атап киткән абыем
су асты көймәсендә моторист булды. Йөрәген – моторын ышанып
тапшырдылар абыйга.
– Хатлар язгандыр. Хәер, язарга да ярамагандыр әле...
– Ул отпускага озакка кайта иде.
– Хезмәте турында сөйли идеме?
– Әйе, ләкин хәрби серләрне сөйләмәде.
– Малай кешегә абыйсының шундый җирдә хезмәт итүе зур
горурлык булгандыр...
– Әлбәттә! Ышту син! Минем Камил абый да өч елын армия сафларында үткәрде. Магнитогорскида хезмәт итте. Ул вакытта
солдатта булып кайту почётта иде бит.
– Мәктәп елларын сөйләмәдең әле.
– Без укыган чакларда мәктәп укучылар белән тулы иде бит. Сигез
класс бетергәндә, ике класска кырык ике бала идек без. Ә хәзер бөтен
мәктәбенә унтугыз укучы, дүрт авылга әле бу.
– Малайлар белән сугыша идегезме?
– Юк. Ә авылда абыйлары булмаган малайларны рәнҗетү бар иде.
Мине Фәрит абый да, Фазыл абый да кисәтеп куйдылар: «Рәшит, сине
кем этеп җибәрә йә сиңа суга, безгә әйт!» Абыйлар күп бит. Арада бер
генә кыз. Олы абыем – шундый нык бәдәнле, мускуллары уйнап торган
көчле кеше. Ул егетләр арасында сугыш чыкканда курыкмый иде, күзе
белән «ашап» кына да җиңә ала иде. Безгә дә шулай булды – бер генә
әйтә, ике кабатламый.
Хәтеремдә, бервакыт яшьләр клубка уенга җыелган. Менә шунда
мотоциклы белән абый килеп керде. Мотоциклын выжылдатып, бөтен
клубны төтен белән тутырды, кем кайда урын тапты – шунда сибелде.
Без – вак-төяк малайлар сәхнәдә утыра идек. Анда шунда да бер кеше
бер сүз дә әйтә алмады. Менә шундый абыйларым булганда...
– Аның кемгәдер ни өчендер ачуы килгән булгандыр инде..
– Булгандыр инде... Менә шундый абыйлар булганда мине
кыерсытырга, миңа сугарга берәү дә батырчылык итмәде. Әлбәттә,
малайлар да, егетләр дә үзара сугыша иде инде. Була инде ул авыл
җирендә андый хәлләр. Шулай да әти: «Өйгә милиция кермәсен», –
дип гел әйтеп, кисәтеп торды.
Аннары абый бездән аерылып чыкты. Олы урамда йорт салды,
мунча, абзар... Хатыны колхозда эшли, үзе – шофёр. Алып кайткалаган
инде ул төзү материалларын, кирәк әйберләрен, әтигә карап тормаган.
Аңа тормышны алып барырга кирәк бит. Сыеры, бозавы, сарыклары,
кош-кортлары бар иде. Күпмедер яшәгәч, өйләрен сатып, Яшел Үзәнгә
китеп бардылар.
– Син нәрсә белән кызыксына идең? Сәнгатькә яшьтән тартылдыңмы,
әллә башка мавыгуларың бар идеме?
– Мин инде җиденче-сигезенче классларда укыганда ук мәктәптәге
концертларда актив катнаша идем. Шигырьләр укый, җырлый да идем.
Безнең телевизор юк әле. Олы Ачасыр мәктәбендә укыйм.
Авылыбыздан тугыз чакрым ераклыкта ул. Анда интернатта торабыз.
Кыш көне утыз градус салкында атнага бер генә кайта идек. Итек
киеп җәяү йөрибез бит инде. Машиналар юк ул заманда. Ашау, тору
өчен түлибез. Кызлар һәм малайлар өчен аерым йорт бар. Интернатта
телевизор карыйбыз. Шунда Илһам Шакиров җырлап җибәрмәсенме!
Ап-ак кәчтүмнән, янәшәсендә «Идел» инструменталь ансамбле
уйнап тора. «Сәрвиназ», «Гөлмәрьям» дигән искиткеч матур җырлар башкарды. Мин, гармун гына күргән кеше, андый ансамбльле
концертлар булганын белмим дә. Телевизордан беренче мәртәбә Илһам
Шакировны күрү могҗизага тиң булды. Бу хатирә минем баш миенә
гомергә кереп урнашты һәм үлгәнчегә кадәр сакланачак. Артист булу
теләге менә шулай барлыкка килде. Мин шундый карарга килдем – ун
класс тәмамлауга, кич белән аттестатны барып алдым да, иртә белән
поездга утырып, Казанга чыгып киттем. Казан театр училищесына!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael AI

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев