Әнием яулыгы
Күңелләрем төшеп кайчагында, Һичбер эшкә кулым ятмаса, Тик торганда гына күзләремне Яшь элпәсе килеп капласа...
Күңелләрем төшеп кайчагында,
Һичбер эшкә кулым ятмаса,
Тик торганда гына күзләремне
Яшь элпәсе килеп капласа...
ӘНИ, синең ап-ак яулыгыңны
Кулларыма алам кадерләп.
Бизәкләрен сыйпап, назлап үтәм,
Рәхәт булып китә мең кабат.
Ап-ак яулык инде гади генә,
Алтын җепләр белән чикмәгән.
Затлы кием итеп кадерләнеп
Түр башында элеп тотмаган.
Көн дә ябып ап-ак чәчләренә,
Ут уйнатып эштә кайнаган.
Йөзләреңә бик килешә иде,
Ак яулыгың чөеп бәйләгән.
ӘНИ, ӘНИ!
Хәтта яулыгың да
Җанга дәва булып күренә.
Күңелемә тынгы табалмасам,
Кулларым гел шуңа үрелә...
Ак яулыгың, истәлегең өчен
Рәхмәт әйтәм, ӘНИ, үзеңә!
Синең төсең итеп саклап кына
Булмас, ахры – тагын киелә…
Ләйсән БИЛАЛОВА
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев