Логотип Казан Утлары
Роман

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Ул көнне күрше авылга, Никкилдемгә, ашыгыч үлем-җитем турында телеграмма килеп, телефон линиясе эшләмәгәч, завхоз Җүгүр дәдәй белән әби, ат җигеп, шуны илтергә төшеп киткән. Менешли, Никкилдемнең «Килен күпере» белән Казак очы зираты арасында – «Җенле тугай»да адашканнар

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Карточка

Минем бу ике урамда йөреп чыккан «сәяхәтләрем»нән соң, өйдә
җитди сөйләшү булды.
– Кызым, – диде әби, – син бит инде үскән кыз, шуңа мин синең
белән олы итеп сөйләшәм, җәме... Карап торам-торам, син үзең генә
чакта бик тынычланып каласың, нәрсә беләндер мавыга беләсең,
шөгыль табасың... Бернәрсәдән курыкмыйсың... Әгәр мин сине өйдә
үзеңне генә качкага30 утыртып калдыра торган булсам, китапларыңны
укып утырырга вәгъдә бирәсеңме? Әниеңне Паратскида31 эшкә
киткәндә, бәйләп тә калдыргалый идем. Сине бәйләп калдырасым
килми, әмма качкадан төшмәскә сүз бир?
Менә бу, ичмасам, кызык борылыш! Мин сүз бирәм, һәм нинди
китаплар белән каласымны сорашам.
Әби мине чанага утыртып, клубка алып менә. Клубның икенче
катында китапханә бар, без шунда керәбез. Андагы китапларның
күплегеннән минем башым әйләнеп китә. Китапханәдә эшли торган

30 Качка – барыбыз да йоклап үскән рәшәткәле, бабайлар кулдан ясаган агач карават.
31 Яшел Үзән шәһәренең борынгы исеме, әнигә дүрт яшь тулганчы, әби белән бабай шунда яшәгән һәм
эшләгән.

Бира түти32 миңа махсус карточка ача, анда тигез, матур хәрефләр
белән «Шарова Луиза Николаевна» дип язып куя. Шулай итеп, мин
беренче мәртәбә китапханәдә китаплар алырга хокук бирә торган
карточкалы булам. Башым түшәмгә тия!
Аннан Бира түти без әби белән сайлаган китапларны тезеп, шул
карточкага язып чыга, укып бетергән саен, китапларны китереп
тапшырырга, яңаларын ала торган булырга куша. Китапханәдән
китап алучыларның кагыйдәләре бар ди. Алар стенага ябыштырып
куелган. Мин ул кагыйдәләрне кычкырып укыйм:
• Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарырга кирәк,
аларны башкалар да укырга теләргә мөмкин.
• Китапханәдән алган китапларны сакларга, ертмаска, пычратмаска.
• Китапханәдән алган китапларны югалтмаска.
Иң азактан, карточкага тутырылган китаплар исемлеге астына,
китапларны алучы имзасын куярга тиеш икән. Әбием куймакчы була,
шунда мин: «Үзем!» – дим. Әле алар белми, әмма мин дәфтәремдә
басма хәрефләр белән үз исемемне язарга өйрәндем. Бик каты
дулкынланып һәм тырышып, дәү итеп карточкага «ЛУИЗА» дип
сырлап куям. Артык тырышудан тирләп чыгам.
Әби, Бира түтигә карап:
– Әле җаза башлаганын үзебез дә белми идек, ай үсәсен көн үсәбез
инде менә шулай, Бира, – ди дә, куян бүрегемне кидереп, резинка
белән тарттырып куеп, авызыма кызыл боланлы шарфымны кысып
бәйләп алып чыгып китә.
Өйдә мин аларга сиздерми генә эшләгән тагын бер этлегем
барлыгын әйтәм. Альбомдагы карточкамның артына, беркем
күрмәгәндә, «ЛУИЗАГА 4 ЯШЬ» дип язып куйган идем, шуны алып
күрсәтәм. Әби еларга да, көләргә дә белми.
– Тагын нинди сүзләр язарга өйрәндең? – дип сорый ул миннән.
Мин язып күрсәтәм. Барысы да бик дөрес һәм әйбәт килеп чыкмый.
Кайсыбер хәрефләр кыеграк языла, кайсылары дөрес якка карамаган
булып чыга.
Минем басма хәрефләр белән язарга өйрәнгән хәбәремне,
кәнсәләргә менеп, телефоннан шалтыратып, әни белән әтигә әйтәләр.
Аларга «Пропись дәфтәре»33 алып килергә кушыла. Бабай кичләрен
язарга өйрәнер өчен миңа дип махсус ачкан буй-буйлы дәфтәрдәге
хәрефләрне санап, барлап чыга. Гадәттәгечә, үртәшә дә:
– Менә бу хәрефең авып китәм, авып китәм дип тора, ну-ка,
бастырып куйыйк әле шуны...
...Кыскасы, мин качкага менеп утырам, тирәмә китаплар өелә,
кичкә кадәр ничә хәрефне язарга икәнлеге күрсәтелә. Яныма төнгә
караватка ала торган шешәм йә термос белән җылы сөт салып


32 Бира – Вера исеменең керәшенчә әйтелеше.
33 Язарга өйрәнер өчен чыгарылган «үрнәк язу дәфтәре».

калдырыла. Шишаралар да. Эңгер төшкәч курыкмаска өйдә утны
кабызып чыгып китә әби.
Мин, телемне чыгара-чыгара, бик тырышып, башта бөтен тиешле
хәрефләрне берәр бит итеп дәфтәргә сырлап чыгам. Кайсыларын –
күбрәк тә. Әби үрнәккә язып калдырган хәрефкә охшый башлаганчы
сырлыйм. Баштарак хәрефләр тыңламый, авыш-тәвеш тора, аннары,
кабат-кабат яза торгач, турыланалар тагын.
Шулай берсендә, мин тыныч кына укып-язып утырганда, өйдә ут
сүнде. Дөм караңгыда калдым. Ул көнне әби: «Тиз генә кайтам», – дип
чыгып китте дә әллә нишләп озаклады. Мин инде шишараларымны
да ашап куйдым, суына башлаган сөтемне дә яртылаш эчеп бетердем.
Көн бик буранлы, тәрәзәләр дер селкенеп тора, морҗада җил әллә
ниткән, куркыта торган авазлар чыгарып улый. Мин аннан убыр
кермәсен тагын дип шикләнеп калам, чөнки Кибәчтәге әби белән әнкә
әбинең шулай дип сөйләгәннәре бар. Убыр, имештер, ут өермәсенә
әйләнеп, морҗадан керә-чыга йөри. Әмма Янсуар әби, мин аңа убыр
турында әйтеп күрсәткәч: «Сафсата бу!» – дип кистереп кенә салды.
«Ышанма җыен җук-барга, кызым, әкият алар, халык авыз иҗаты!
Нәрсәдән дә булса куркасың икән, куркуың никадәр олы булмасын,
аек акыл белән уйларга тырыш – нигезе бармы ул куркуның?» – диде.
Әле алар убыр аркасында Кибәч әби белән каты гына әйткәләшеп
тә алдылар.
Инде туңа да башладым, җил өйдән җылыны суырып ала, күрәсең.
Одеялыма төренеп, йокларга тырышып карадым. Шунда күңелемнән:
«Әллә әби белән бабай миннән, тыңламый торган булгач, һаман акыл
кермәгәч, баш тарттымы икән?» дигән шөбһәле уй йөгереп узды.
Бөтенләй кайтмасалар?!
Аннан теге Янсуар әби әйткән «аек акыл» өстен чыкты: юк инде,
бу бит аларның өйләре, тагын кая кайтсыннар инде алар, монда
кайтмыйча?
Баштарак, курыкмаска тырышып, санап карадым. Менә хәзер
50 гә кадәр саныйм да, әби кайтып керә! Саныйм, саныйм, ни әби,
ни бабай – берсе дә юк. Инде меңгә дә җитеп уздым...
Тәрәзәләр дөм караңгы, авыл да әйтерсең – үле авыл. Аннары
яттан белгән шигырьләремне укыштырып чыктым. Алар да юатмады.
Ахыр чиктә, Кибәч әбием өйрәткән Иисус догасын кат-кат кабатларга
керештем: «Әй Ходайым, Иисус Христос, Алла улы, мин җазыклыны
җарлыка...»34
...Аннары мин үземнең каядыр очканымны, нәрсәгәдер барып
бәрелгәнемне, әбиемнең, мине кочаклап, үксеп-үксеп елаганын
тойдым:
34 Иисус догасы (Иисусова молитва) – аны чиркәү аталары «акыл һәм йөрәк догасы» дип атый. Вәсвәсәдән
саклый, кыйбланы турылый диелә. Исихазмда, эндәшмичә торып аскезага бирелү практикасында, эчтән
укып йөри торган иң үтемле, көчле иман.

– И кызым, балакаем, авырттымы? Гафу ит мине, әбиеңне...
Мин, нәрсә булганын аңлый алмыйча, бернинди дә авырту
тоймыйча, әбине муеныннан кочаклап алдым:
– Җук, әби, бер җирем дә авыртмый, – дидем. Дидем дә, үзем дә
аңламастан, никтер үксеп елап җибәрдем.
– Авыртмагач, ник җылыйсың соң, алайса, балам?
– Син мине ташлап китмәгәнгә...
Без шулай елашкан арада өйдә гөлт итеп ут та кабынды. Өстебезгә
шыкраеп бозга каткан толыбына уранган бабай да кайтып керде.
Мичкә ут элеп җибәрде.
Баксаң, мин, көтә-көтә көтек булгач, өши башлагач, качкамнан
үрмәләп чыкканмын, шуып төшкәнмен дә, ишек төбендәге элгечкә
барып, асылынып, иске бер толыпны тартып төшергәнмен. Шуңа
һәйбәтләп төренеп, ишек бусагасына сөялеп ятканмын. Әби ашыгып-
кабаланып кайтып кергән дә, тышкы яктан бозланып каткан ишекне
этә-этә ача алмагач, тибеп җибәргән. Мин төренгән толыбым белән
түргә очып барып төшкәнмен.
Ул көнне күрше авылга, Никкилдемгә, ашыгыч үлем-җитем
турында телеграмма килеп, телефон линиясе эшләмәгәч, завхоз
Җүгүр дәдәй35 белән әби, ат җигеп, шуны илтергә төшеп киткән.
Менешли, Никкилдемнең «Килен күпере» белән Казак очы зираты
арасында – «Җенле тугай»да адашканнар36. Ул урында адашып
йөрүчеләр дә, карга батып, юлны таба алмый катып үлүчеләр дә
шактый тирә-як авыллардан. Әби инде «бетүебез икән» дип уйлаган.
– Шунда, – ди ул, – буран эченнән баласын одеялга төргән, үзе
җип-җиңел генә киенгән, башына сәер ябынча япкан хатын атлап
килеп чыкты да, җымыеп кына: «Сезгә менә бу юл белән менәсе», –
дип күрсәтте. Бераз чана яныннан озатып барды, аннары кара буран
эчендә, безгә кул болгап, карап басып калды...
Әбине Никкилдемгә алып төшкән һәм алып менгән Җүгүр дәдәй
соңыннан бабайга: «Начта аек акыллы кеше ул, Әләксей, алҗыган
гына булгандыр җә җокымсырап киткән. Бер дә булмаса, күзенә
күренгән инде... Бернинди дә катын булмады, җул катысын ат, бахыр,
азапланып капшый торгач, үзе тапты...» – дип сөйләгән.
Шул көннән мин Иисус догасын, кешегә сиздерми генә, эчемнән
ешрак кабатлый башладым.

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев