Рәхмәт, йөрәк, рәхмәт, йолдызларым!
Син дә минсез, мин дә синсез инде, Җан җылыткан ярлар да бүтән. Ал офыкка илткән юлларны да Язмыш чаты аерды күптән!..
Син дә минсез, мин дә синсез инде,
Җан җылыткан ярлар да бүтән.
Ал офыкка илткән юлларны да
Язмыш чаты аерды күптән!..
Без калдырдык җилләр хөкеменә
Мәхәббәтнең кайнар ялкынын.
Чыгып киткәч авыл капкасыннан,
Саф хисләрне, серле ак төннәрне
Урап алды котып салкыны...
Шул көннән соң күңел үрсәләнә,
Йөрәгем дә гел миңа дәшә:
«Күккә кара, яшьти, йолдызлар да
Саф мәхәббәт өчен көрәшә!..»
...Рәхмәт, йөрәк,
рәхмәт, йолдызларым,
Җан җылыткан парым бит бүтән.
Баш өстемдә оча ак уйларым,
Ал офыкка илтә юлларым.
Тәүге ярым инде бала коча,
Ул бәхетле, мин дә бик күптән.
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев