Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Синең булуың кирәк

Барсын дисәм барлык эшем көйле, Тойсын дисәм рухым нык терәк, Кояш чыгып бату гына җитми... Тулы бәхет өчен СИН КИРӘК!

Барсын дисәм барлык эшем көйле,
Тойсын дисәм рухым нык терәк,
Кояш чыгып бату гына җитми...
Тулы бәхет өчен СИН КИРӘК!
Тормыш юлы ал-гөл генә түгел,
Итим дисәм аны ямьлерәк,
Чәчәк белән бизәү генә җитми,
Минем янда әле СИН КИРӘК!
Яшәү ямен-тәмен тою өчен
Телим һәр көн бары бер теләк:
Таңнар якты булып атсын өчен
Яннарымда минем СИН КИРӘК!..
Бәхет дулкынында яшәү өчен
Җитми бары бер генә йөрәк.
Тулсын дисәм дөньям җырга-моңга,
Бу дөньяда
СИНЕҢ БУЛУЫҢ КИРӘК!..

Венера Хәсәнова

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев