Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кадерлемә

Нинди могҗиза булгандыр, Табышкан, кавышканбыз. Сирень чәчәкле язларда Яшәүче гашыйклар без.

Нинди могҗиза булгандыр,
Табышкан, кавышканбыз.
Сирень чәчәкле язларда
Яшәүче гашыйклар без.
Бер үк сүзләрне сөйлибез,
Уйлыйбыз бер үк хакта.
Сокланып карап туймыйбыз,
Күзләр кавышкан чакта.
Еллар үтсә дә сиздерми,
Чәчкә төшсә дә кырау.
Син генә җанга кадерле,
Син генә шундый берәү.
Бердәнберем, кадерлем дип
Әйтергә калмый вакыт.
Күңелләрне тоеп яшәү,
Аңлашып яшәү – шатлык.
Язгы сирень чәчәкләре
Күңелгә калган кереп.
Күзләреңдә һаман әле
Яшьлегем яши көлеп…


Ләйсән БИЛАЛОВА

«КУ» 08, 2025

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев