Логотип Казан Утлары
Бәян

БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)

Читтән гел сокланып яшим мин Рәшит абыйга. Менә ун ел инде ул әнисен бик хасиятләп тәрбияли. Шуның алты елында Рәхимә апа – урын өстендә. Улы гастрольгә киткәндә, апаны күрше Гөлбагдәт апа карый икән: – Әнисе йөри алмый. Рәшит аны торгызып, чәчләрен тарап үреп, тәһарәт алдыра. Иртә белән алма уып, манный пешерә. Көндезге әбәтне Рәхимә апа сәгать бердә ашый. Ул гел режим белән яши. Табында һәрвакыт авыл сөте булыр.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Читтән гел сокланып яшим мин Рәшит абыйга. Менә ун ел инде ул
әнисен бик хасиятләп тәрбияли. Шуның алты елында Рәхимә апа –
урын өстендә. Улы гастрольгә киткәндә, апаны күрше Гөлбагдәт апа
карый икән:
– Әнисе йөри алмый. Рәшит аны торгызып, чәчләрен тарап үреп,
тәһарәт алдыра. Иртә белән алма уып, манный пешерә. Көндезге әбәтне
Рәхимә апа сәгать бердә ашый. Ул гел режим белән яши. Табында
һәрвакыт авыл сөте булыр. Рәхимә апа катык-эремчекне бик ярата.
Чөгендер, кишер, алма – боларның һәммәсен Рәшит уып бирә. Ашны
әнисе теләгәнне генә пешерә. Чисталык та Рәшиттә бик көчле. Керләрне
хатын-кыз да алай юа алмый. Барысын да үтүкли. Асия Канаштан ун
көнгә бер килә. Ул булганда да Рәхимә апа: «Рәшит, Рәшит», – дип
кенә тора. Рәшит үзе дә ишектән килеп керүгә, чишенгәче иң элек
йокы бүлмәсендәге әнисенең хәлен белешә. Гастрольдә булса да, гел
шалтыратып тора. Рәхимә апа: Минем бәхетемә туган бу бала», – ди
Рәшит турында, – дип сөйли Гөлбагдәт апа.
Гөлбагдәт апа тәфсилләп сөйләгәнне хәйран калып тыңлап утырам.
– Әни үзе – шәфкать иясе. Җәен без авылда торабыз. Узган елны
шунда безгә бер хатын килеп керде. Кулында – күчтәнәчләре. «Сез –
безнең гаиләне үлемнән коткарып калган кеше», – дип, әнигә сарылып
елады. Шаккаттым. Хәл болай булган икән. Бервакыт НКВД кешеләре
авылга килеп, әнине бер байның өендәме-түгелме икәнен белешергә
җибәргәннәр. Әни шул кешеләргә барып килгән дә, дөреслекне
яшереп, тегеләргә: «Алар өйдә юк», – дигән. Икенче көнне иртүк бу
гаилә Себергә качкан. Менә шул байның кызы ничә еллар үткәннән
соң безне эзләп тапкан...
Мин кечкенә вакытта газетага бер дәрәҗәле профессорның әнисе
Дәрвишләр бистәсендәге картлар йортында вафат булуы турында
язганнар иде. Гомерем буе шушы хакыйкатьне күңелемнән барлап
яшим. Әнисе янына түрәләрне китерергә оялганмы, әллә фәнни
хезмәтләр язар өчен урыны кысан булганмы ул профессорның?..
Тәрәзә төпләрендә күзен багып, Ана улын көтәр, һәммәгезгә таныш
бу балаларга булган изге хис. Туктап калам – җавап эзләү урынсыз...»
Фәния Сабирның язмасын укып бетердем дә тирән уйга чумдым.
Ана күңелен аңлау өчен профессор булу гына җитми шул. Аның
өчен чын кеше булырга кирәк! Гомер буе сарык көтүе көтеп, әнисен
ташламаган, җанын-тәнен биреп тәрбияләгән көтүчене мин әлеге
профессорга алмаштырмас идем. Әнә шундый чын кешенең берсе
кухнядан чыгып килә. Аның өчен «Сәйдәш» маршын уйнарга кирәк
мондый вакытта. Ә ул тыныч кына: «Әйдә, Алмаз, кухняга, Игорь
Валентинович белән бергәләп чәй эчеп алыйк», – ди. Бер дә «шәп
язганмы Фәния минем турыда» дими...
Рәшит бик мактаган останы – Игорь Валентиновичны моңарчы күргән юк иде. Бик зыялы күренә. Исәнләштек. Татарчарак итеп:
«Исәнмесез», – ди. Мин дә үзебезчә сәлам бирдем. КАИ бетергәндер
яки КХТИ... Заманы шундый, нишлисең, күпләр шундый язмышка
дучар – югары белемле бик күпләр йә газовик, йә сантехник хәзер.
Яшәргә кирәк бит. Рәнҗетермен дип уйлап, бу турыда сүз куертмадым.
Тәмләп чәй эчәргә керештек.
– Игорь Валентинович, мой давнейший знакомый, мастер на все
руки. Я всегда, если что, ему обращаюсь. По его части проблем нет –
газ, сантехника и т.д. Игорь Валентинович, ешьте, вот чак-чак, Алмаз
принёс. Пирожки, торт... Будьте как дома.
Рәшит аны мактап алганнан соң, миңа күчте:
– Алмаз – мой коллега, писатель-сатирик, красивые песни сочиняет.
А вот сейчас за меня взялся, хочет роман написать.
– Кит инде, Рәшит, нинди роман булсын?! Игорь Валентинович, он
преувеличивает, не роман, а маленькая повесть о большом человеке.
– Про него надо писать, он действительно такой. Именно, как вы
сказали, человек с большой буквы!
Ул, чәен эчеп бетереп, чынаягын тәлинкәгә каплап куйды да
рәхмәтен әйтте.
– Вы поговорите, я ещё свою работу не закончил, – дип, урыныннан
кузгалды.
Без дә, өстәл янында озак юанмыйча, аңа ияреп, әңгәмәбезне дәвам
итәргә залга чыктык.
– Әйт әле, хәзерге театрларга, аларның репертуарына нинди карашта
торасың?
– Театрларга? – диде ул, озак кына уйга калып торгач. – Менә мин
Казан театр училищесында укыганда, реквизитор булып эшләдем.
Кемгә шакылдавык кирәк, кемгә таяк, кемгә сөлге, кемгә пычкы-балта
дигәндәй... Миңа бу вазифаны берничә ел башкарырга туры килде.
– Реквизитор да булгансың икән, кирәк һөнәр.
– Әйе, артистларның бүлмәләренә кереп сорыйм спектакльдә
уйнарга нинди әйберләр кирәк икәнен, аларны табам. Спектакль беткәч,
барысын җыеп, тартмаларга тутырам. Училищеда укыганда ук, Камал
театрындагы бөтен артистлар белән аралашып йөрдем. Спектакль-
ләрне карый идем. «Сүнгән йолдызлар»да укытучым Флёра Хәмитова
Сәрвәрне уйнады. Аның профессиональ вокал тавышы, уйнавы,
кыяфәте искиткеч сокландыргыч иде. Флёра Хәмитова уйнагандагы
кебек «Сүнгән йолдызлар» юк инде ул. «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрәне
алыйк. Җырлап җибәрә, мин сиңа әйтим!.. Флёра апа катнашкан барлык
спектакльләрне залдан карый идем. «Әгәр ташлап китсәң»дә колхоз
председателе – Анна. Кешелеклелек ягыннан да әйтеп бетергесез
күркәм зат ул Хәмитова – әни урынына калган шундый якын кешем...
Ә бүгенге театр турында нәрсә генә әйтим, нинди бәя бирим икән?.. 

– Яманлау килешмәс, тик үзеңнең төгәл фикереңне генә әйт.
– Минем яманлыйсым да килми. Ниндидер фикер әйтү өчен дәлилем,
нигезем дә юк. Мин Әлфия Афзалова белән айлар буе гастрольләрдән
кайтмыйча йөрдем. Кая анда театрларга барып спектакльләр карау?! Бу
минем кимчелек, әлбәттә. Камал театрына да йөрергә туры килмәде,
Тинчуринга да... Менә әле күптән түгел генә Кариев исемендәге яшьләр
театрында булдым. Минем күрше авыл егете Илфак Габидуллин
чакыру билеты китерде. Ул «Кичер мине, әнкәй» дигән спектакльдә
төп рольне башкарды. Шундый талантлы егет, гаҗәеп матур уйнады.
Соклану хисе белән кайттым.
Камал яки Тинчурин театрына барып, спектакльләрен даими карап
йөрсәм, бәлки, ниндидер нәтиҗә ясап, үз фикеремне әйтә алыр идем.
Карамагач, күрмәгәч, Әлфия Афзалова әйтмешли: «Күрмәдем, мин гел
артым белән тора идем», – дип хәйлә корырга туры килә.
– Ә бит синнән менә дигән драма артисты чыгар иде... Әнә Таҗи
Гыйззәтнең «Чаткылары»ндагы Чикерткә Гыйльменисасын ничек
уйныйсың! Бергә «Биш татар» төркемендә йөргәндә, ничә мәртәбә
караганмындыр шул сорау алу күренешен, ләкин карап туялмадым.
Аны бит синең кебек берәү дә булдыра алмый һәм алмаячак!
Тикшерүчене уйнаган Равил абый Шәрәфиев тә, авыл старостасы
булган Хәлим Җәләлов та шул фикердә. Ә халык, ә халык нишли?
Тәгәри бит көлеп, хәтта елый! Бу – синең осталыкка, әлеге образны
тудыруыңа зур бәя!
– Менә шушы «Биш татар»дагы Чикерткә Гыйльменисасыннан
соң, кайбер тамашачылар миңа «Чикерткә Гыйльменисасы» дигән ат
та такты. Мин бит Рәшит Сабиров! Ә миңа син уйнарга кушкан образ
исеме ябышып калды. Шуңа үртәлеп, үзеңә әйтмичә, сиңа бик озак
үпкәләп тә йөрдем әле.
– Монда сез өчегез дә бөек!
– Хәзер үпкәләмим инде, шушы рольне бирү мине халыкка танытуга
зур этәргеч булды. Хәзер рәхмәт кенә әйтәм. Инде үзем дә бик яратып
уйныйм Чикерткә Гыйльменисасын.
– Классика! Югары үрнәк. Андый алкышлар теләсә кемгә тәтеми ул,
Рәшит туган. Шуның өчен генә булса да, артист булып яшәргә ярый.
Сез, шул өзекне уйнап, татар юморын бик югары дәрәҗәгә күтәрдегез.
– Равил Шәрәфиев әйтә торган иде: «Инде югыйсә безне беләләр
дип йөри идек бит. Моңарчы аз белгәннәр икән. «Биш татар» төркеме
безне киң тамашачыга танытты».
Нинди шәхесләргә сокланып иҗат итәсең дип сорарга өлгермәдем,
уйларымны сизгәндәй, Рәшит исемнәрен тезеп китте:
– СССР халык аристы Шәүкәт Биктимеровка, сәясәт эшлеклесе
Фәндәс Сафиуллинга, бөек җырчыбыз Венера Шәриповага, баш
бирмәс язучыбыз, милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмовага, күренекле юмор язучы Фаил Шәфигуллинга сокланам, хөрмәт хисем бик зур бу
шәхесләргә. Тагын филармониядә атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи
Йосыпов бар иде. Бауман урамының бер башында Фәйзи Йосыпов
булса, икенче башында да аның тавышы яңгырап торыр иде совет
чорында. «Бу – татар иле, монда төп халык – татарлар» дигәнне аңлата
Фәйзи Йосыповның урамда гөрләтеп татарча сөйләшүе. Курыкмыйча,
рәхәтләнеп, мишәр акценты белән сөйләр иде. Аңа беркем дә кисәтү
ясамады. Ул менә татар яшәгән республика мәктәпләрендә татарча
укыту булырга тиешме-юкмы икәнен һәм моннан да наданрак, моннан
да мескенрәк сорауның булырга да мөмкин түгеллеген аңлата белер
иде. Татарстанның йөз еллыгын гөрләтеп уздырган ата-бабайлар
җирендә яшибез. Безнең бит башка туган төбәгебез юк. Зур ышаныч
белдереп сайлап куйган депутатларыбыз да шушы хакка бердәм булып
кул күтәреп, туган телебезне яклап утырырга тиешләр. Татар теле
бездә – дәүләт теле. Шулай булгач, ул укытылырга тиешме-юкмы
дигән сорау үзе үк урынсыз...
«Атькой курик не надо, курик утырырга мишайт ита ул...» Шулайрак
сөйләшә бит хәзерге яшьләр. Гәрәй Рәхимнең «Аляшер туны» дигән
юмористик хикәясен яңадан сәхнәгә чыгарырга кирәк булыр дип
торам. Тел мәсьәләсен ныгытып күтәрергә уйлыйм, акыллы итеп,
дәлилләп, җиде кат үлчәп. Озакламый хәзерге кебек кычкырып түгел,
пышылдап сөйләргә дә рөхсәт бетәргә мөмкин...
– Әйе, шулай...
– Хәзер менә тагын бер мәсьәлә турында сөйлим. Мине һәр ел саен
Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка районына чакыралар. Анда бер
авылда революциядән соң, сыйнфый чуалышлар вакытында илле
җиде дин әһелен үтереп ташлаганнар. Алар шунда җирләнгән. Бу дин
әһелләренең рухына багышлап дога кылулар еш була. Шул чаралар
вакытында мишәр апалары киләләр дә: «Без сине аңгарабыз, син
ямьле сүлисең, сине аңгарабыз. Менә татар телевидениесен аңгара
алмыйбыз. Син аңгартып атәсең», – диләр. Мин башта нишләп болар
«аңгыра» дип әйтәләр соң дип сәерсенеп калдым, соңыннан аңладым
инде, «аңлыйбыз» дип әйтүләре икән.
Ни өчен аңламыйлар соң? Чөнки телевидениедә кайбер алып
баручылар иҗекнең басымын уртага куеп сөйлиләр. Ул бит ахырга
куелырга тиеш. Татар телендә басым, гадәттә, сүзнең ахырына төшә.
– Әйе, менә шуларны тыңлагач, минем йөрәгем кысылып куя.
– Бар анда телнең хасиятен белеп сөйләүчеләр дә, мәсәлән, Идел
Кыямов дигән егет. Аны фильмнарда төшәргә дә чакыралар, алып
баручы буларак эфирга да чыга. Ул менә бүгенге көндә яшьләргә
үрнәк була ала.
– Тагын берәрсе бармы?
– Мин Идел Кыямовны гына әйтә алам. Хәер, әтисе дә яхшы
дикцияле.

– Менә син, сөйләшә торгач, мин белгән чын Рәшиткә охшый
башладың, яшерә алмыйсың, асылың ачыла, кемлегең ургылып
тышка бәреп чыга. Күп кенә язмаларда сиңа трибун конферансье
дигән бәя бирәләр, ягъни син – мөнбәрдән торып, туры сүзеңне әйтә
алучы шәхесләрнең берсе.
– Кайсы гына җәмгыятьтә яшәсәк тә, дөресен сөйләргә ярамады.
Менә тагын бу сүзләрне сөйләгәч тә яратмаслар әле. Өстәгеләр дә,
җырчылар да... Үзем дә байтак кына кыен ашыйм. Мәсәлән, бөек
җырчыбыз, атаклы шәхесебез Усман ага Әлмиев вафат булгач, аның
җәсәде белән хушлашканда: «Опера театрына нигез салучыларның
берсе булган 95 яшьлек агабызның юбилеен кысан Актёрлар
йортында уздырмакчылар иде. Ул мәрәсим опера театрында үтәргә
тиеш бит! Ярый әле, тавыш чыгардым. Ирексездән филармониядә
уздырдылар», – дидем. Тере тарих иде ул, үз акылында яшәп, күзләрен
йомды. Тукай бүләген өләшүдәге гаделсезлекне дә әйттем. Ник Усман
Әлмиевкә бирмәскә иде?! Әллә нигә бер Башкортстаннан килеп
җырлаганнарга түгел! Кайберәүләр татарча сөйләшә белү түгел, олпат
шәхесләребезнең шагыйрь яки композитормы икәнен дә аермыйлар,
мәрхүм җырчыларыбызны белмиләр...
– Факт! Бер мәзәк сөйлим әле. Парижда рәсем сәнгате күргәзмәсе
бара икән. Пикассо үзенең чакыру кәгазен өендә онытып калдырган.
Кертмиләр моны.
«Үзегезнең Пикассо икәнегезне раслагыз», – диләр.
Бер сызып җибәрүе була карандашы белән, тынычлык күгәрчене
килә дә чыга, һәм кертеп җибәрәләр. Фурцева да килгән, ул да
билетын оныткан.
«Мин бит СССРның культура министры», – дип әйтә икән бу.
– «Исбатлагыз! Менә Пикассо да оныткан иде, ул үзен таныта
белде», – дигәннәр моңа
«Ә кем соң ул Пикассо?» – дигән аптырап калган Фурцева.
«Барысы да тәртиптә, ханым – CCCР культура министры. Үтегез», –
дигәннәр...
– Адәм көлкесе бу!
– Син шуңа күрә дә үз кандидатураңны күрсәттең дә инде...
– Мин анда булырга тиеш! Чөнки әдәбиятны да, сәнгатьне дә
яхшы беләм, белемем туры килә. Бу өлкәдәге бар проблемалар белән
дә танышмын. Хезмәт хакы да алмыйча, министр киңәшчесе булып
эшләр идем.
– Ләкин 70кә җитеп киләсең... Сине анда алмаска сәбәп бар.
– Киңәшче булу өчен яшь комачауламый. Аларга туры сүзле
милләтпәрвәр кирәкми...
– Мондый сыйфат һәр кешегә, һәр артистка хас әйбер түгел. «Турысын әйткән – туганына ярамаган» дигән әйтеме бар дә бар бит
әле халыкның. Менә шундый «туган»га ярамаган очраклар булдымы?
– Гомер буе телевидениедә эшләгән режиссёр – хәзер инде язучы
да – Әхтәм Зариповның китабы басылып чыккан иде. Ул минем
турыда «Шәһри Казан» газетасында «Халык артисты трибунмы?»
дигән мәкалә язган иде, китабына да кергән. Әйе, Аркадий Райкинның
бик дөрес әйтелгән сүзләре бар. «Әгәр нәфис сүз остасының халыкка
үзеннән әйтер сүзе юк икән, андый артистка сәхнәгә чыгарга
кирәкми», – дигән ул. Без, әлбәттә, язучыларның әсәрләрен укыйбыз,
шигырьләрен сөйлибез, ләкин бит әле монда тамашачыга шуны
җиткерүче мин дә, ягъни халык каршында басып торучы «тере»
артист та бар. Артист, шәхес буларак халыкка нәрсә әйтергә чыктың
син сәхнәгә? Бу шигырьләр, хикәяләр аша нәрсә әйтәсең килә? Әллә
син машина алырга яки коттедж салырга акча җыяр өчен генә, әллә
кем булып, фонограммага авыз ачып торасыңмы? Яки эш урыны
өчен генә, артист булган булып кына сәхнәдә буталып йөрисеңме?
– Ягъни гражданлык позицияң кайда дисеңме?
– Гражданлык позициясе... Ул безнең күңелләрдә балачактан
тәрбияләнгәндер инде. Шуңа күрәдер дә мин җиденче класстан
башлап көндәлек матбугатка мәкаләләр язып тордым. Хәзер дә язам –
дистәләгән язмаларым төрле газета-журналларда басыла. Минем
сәнгать әһелләре турында язган мәкаләләремә зур бәя бирелә, шулай ук
халыктан да рәхмәт һәм мактау сүзләре ишетәм. Әйе, минем халкыма
әйтер сүзем бар, шуңа күрә аны сәхнәдән һәм матбугат аша җиткерүне
үземнең бурычым дип саныйм.
– Синең ул мәкаләләреңдә төрле проблемалар күтәрелә, әлбәттә,
аларны хәл итәргә тиешле түрәләр адресына тәнкыйть сүзләре дә
әйтелә. Кайтавазы булып начарлыгы тияр дигән курку юкмы?
– Әхтәм Зарипов әлеге мәкаләсендә болай дип язган: «Рәшит
Сабиров әйтәсе сүзен як-ягына каранып әйтми, туп-туры әйтә дә бирә».
Беләсеңме, мин бит беркемгә дә начарлык теләмим. Минем министр
да буласым юк, түрә дә буласым юк, андый вазифага чакырсалар да,
бармас идем, артист эшен ташлап. Шулай да бераз яшьрәк булсам,
мәдәният дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, бәлки, ризалашкан да
булыр идем. Кайвакытта шаккатасың андагы түрәләрнең бернәрсә
белмәгән килеш бу тармакта кәнәфи биләп утыруларына. Менә бер
мисал: Камал театрында Дәрдемәндкә багышлап уздырылган кичәдә
югарыдан килгән берәү: «Ә кая соң юбиляр үзе, нишләп күренми?» –
дип сораган. Дәрдемәнднең кем икәнен дә, Тукай чордашы булганын
да белмә инде. Бу хәлгә ничек тыныч кына карап утырасың?! Әйтелә
инде тәнкыйть сүзләре дә. Әйтмәскә дә тырышам, ләкин йөрәк янгач,
кызып китәм шул...
– Гаделсезлекне күрә торып эндәшми калу егетлек түгел инде...
– Әмма тәнкыйть эләккән кешеләргә рәхмәт, мине эзәрлекләп, начарлык эшләргә маташучылар булмады. Үземнең шәхси
мәнфәгатьләремне кайгыртудан әйтелгән сүзләр түгел бит алар.
– «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер» дигән Тукаебыз. Тәнкыйть итәргә
була, ә менә теге яки бу мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтүче,
аңлатучы юк.
– Әйе, бар шундыйлар – һәрбер кешедән гаеп эзли, тәнкыйтьли, ә
менә чыгу юлын күрсәтми. Чыгу юлларын күрсәтә алмыйсың икән,
тәнкыйтьләмә.
– Ләкин җырдагыча, «ярамыйга карамый» дигәндәй, һаман элеккечә
бара. Син дә, мин дә, әдәби телдә сөйләшә белмәгән артист сәхнәгә
чыгарга тиеш түгел дибез. Әмма һаман чыгалар бит. Әле ишәяләр генә.
Моңа чик куярга кирәк.
– Совет чорында урнаштырылган тәртипнең, таләпләрнең бөтенесен
дә сызып атарга кирәк түгел иде. Элек сәхнәгә чыкканчы, сәнгать
советы, һәрбер жанрны карап, концертны халыкка чыгарырга рөхсәт
бирде. Шулай булырга тиеш. Без хәзер ирек, демократия дигән булып,
теләсә нәрсә сөйләп, теләсә нәрсә җырлап, теләсә нәрсә кыланып,
концерт куярга рөхсәт бирдек. Бирдек дип әйтү бик үк дөрес түгел,
шуңа юл куйдык. Боларга җаваплы булган өстәгеләр эндәшми, ник
чукынып бетмиләр, тик безгә генә тимәсеннәр дигән фикергә таяналар,
ахры. Һәм... Менә нәтиҗәсе күз алдында инде.
– Шулай да «тормыш алга бара» дибез... «Сәнгать үсә» дип тә өстәп
куябыз. Узган гасыр азагында башланган «үзгәреш җилләре» исә. Мин
аны үземчә «үзләштерү җилләре» дип йөртәм.
– Алай әйтсәң, исеме җисеменә туры килә сыман. Тик, әйдә, бу
турыда сүз куертмыйк әле... Тәнкыйть угы иясенә барып кадалырга
мөмкин.
– Килешәм... Пародия жанрына күчик әле. Кайберәүләр син булып
кыланалар бит сәхнәдә. Популяр булганыңа күрәдер инде.
– О-о! Кем иренми, шул миңа пародия ясый. Татарда «Мунча
ташы» бар. Гаҗәеп театр. Халык агылып йөри. Сатира-юмор театры.
Без башлаган чорда андыйлар юк иде. Бу алга китешме? Алга китеш.
Бу – демократия, әлбәттә. Элекке җитәкчесе Шәмси Закиров та,
хәзергесе Гамил Әсхәдулла да – акыллы кешеләр. Алар кирәкмәгән
нәрсәне бик яхшы аңладылар, халыкның зәвыгын бозып, теләсә нинди
юморны үткәрмәделәр. Менә юморның алга китеше шунда. Пародиягә
килгәндә, ул кешедән көлү, мыскыл итү түгел, артистны артист иткән
үзенчәлекләрне тагын да көчәйтеп күрсәтү. Нәрсә мин сиңа акыл сатып
утырам, син үзең дә – халкыбызның бөек артистларына пародия ясаган
кеше, бу турыда миннән яхшырак беләсең. Илһам Шакировка бик
шәп килеп чыга синең, Ринат Ибраһимовка, Зиннур Нурмөхәмәтовка,
Мәрьям Рахманкуловага...
– Бәрхет тавышлы дикторыбыз Фоат Галимуллинга да...
– Анысын әле ишеткәнем юк иде.

– Язучылар берлегендә үткәрелгән бер концертта ул булып чыгыш
ясаган идем. Беренче рәттә карап утырды. Көлә рәхәтләнеп.
– Эчке культурасы югары булган шәхес шулай итә.
– Әгәр пародияң сыйфатлы булса диген.
– Әлбәттә инде. Беләсеңме, бервакыт Габдулла абый Рәхимкулов
булып «Шәйморза»ны җырлаган идем. Үзе исән чагында. Ул аны
шулхәтле авыр кабул итте. Аңа: «Менә Рәшит Сабиров синнән көлеп
чыгыш ясады», – дип әйткәннәр. Габдулла абый – шул җыры белән
халыкка танылган легендар җырчы, аңа хөрмәтем искиткеч зур. Мин
югыйсә аның башкару үзенчәлеген, җырлау манерасын кабатлап,
юмористик алымнар белән баетып күрсәттем. Абзый аңламаган, дөрес
җиткермәгәннәр...
– Үзеңә карата пародияләрне ничек кабул итәсең соң?
– Миңа килеп әйттеләр, менә «Мунча ташы»ндагы бер артист
синең кебек галстук тагып, бик рәсми рәвештә пародия күрсәтте дип.
Үпкәләмим, күрсәтсен. Пародия ул артистны популярлаштыра гына.
Халыкка сине онытырга ирек бирми. Данир Сабиров, мәсәлән, минем
турыда матур гына пародияләр ясый. Ләкин каш ясыйм дип, күз
чыгарырга ярамый, пародиядә кешедән көлү, аның шәхесенә кагылу,
мыскыл итү булырга тиеш түгел, бу очракта андый чыгышны кабул
итәргә ярамый.
– Бер коткылы сорау бирим әле...
– Кызык...
– Озак уйлап торма, тиз әйт. Өч жанрда – җырда, биюдә, сөйләүдә
дә «5»легә эшләп буламы?
Ул хәйләле елмаю белән миңа карап торды да:
– Синең кебек булса, була. Син, мәсәлән, язучы, шагыйрь,
композитор, режиссёр, сценарист, драматург, артист... Җиттеме, тагын
дәвам итимме? – диде.
– Биегәнне санама!
Көлешеп алдык.
– Үзеңдә дә байтак ул сәләтләр. Нәрсә дип әйттең әле берсендә?
– Хәтерләмим... Ә-ә-ә, хезмәт хакы да алмыйча, министрның
киңәшчесе вазифасын үтәр идем дигәнмендер...
– Әйе...
– Әмма аларга минем киңәшләрем кирәк түгел. Хәер, тыңламаслар
да иде.
– Чынлап та, әгәр киңәшче булсаң, бүген ниндирәк тәкъдимнәр
җиткерер идең?
– Иң беренчесе, фонограммага авыз ачып-ябып, тамашачыны
алдап йөрүне тыю турында. Алайса, яхшы гына бер студиядә тавыш
яздыртып алалар да, матур киемнәрен киеп, сикерә-сикерә биеп җырлыйлар. Соң, шулай сикергәч, тын кысыла бит инде. Ә боларга
нәрсә?! Мышнамыйлар да. Һәрбер җырчы эшләп ашарга тиеш. Менә
Әлфия Афазалова көнгә икешәр концерт бирә иде – 25шәр җыр җырлап.
Габдулла Рәхимкулов та, Илһам Шакиров та... Алар фонограмманың
ни икәнен дә белмәделәр.
– Әгәр фонограмманы яздыртып җырлый башласалар, авызларын
дөрес итеп ача да белмәсләр иде.
– Ә хәзерге яшьләр бик дөрес итеп ачалар аны.
– Алдарак сөйләшүләрегезнең берсендә ана телебез турында сүз
чыккач, син бераз кызып киттең. Битеңә кан йөгерде, кызардың,
хисләнеп, кулларың белән өстәл төеп сөйли башладың.
– Ничек кызмыйсың да ничек өстәл төймисең инде?! Татарстаны-
бызда «татар телен безнең балаларыбызга укытырга ярыймы-
ярамыймы, кирәкме-юкмы» дип тавыш чыгару ул – үзе бер көлке,
үзе бер мәгънәсезлек. Мин, шушы хәбәрне ишеткәч, Казанда гыйнвар
аенда куелган концертта: «Сезне, кадерле тамашачылар, Яңа ел белән
котлыйм! Яңа елда да мәктәпләрдә ана телебезне укыту элеккечә калыр
дигән теләкләр белән башыйбыз бу елны» дигәч, халык гөрләтеп
кул чапты. Ә үземнең эчем яна. Мин бит университет тәмамладым,
татар теле бүлеген. Артист кына түгел, мин – тел белгече, татар теле
һәм әдәбияты укытучысы. Бу сүзләрне әйткәндә, нервыланудан
авызым кибә, телем аңкауга ябыша... телебезне генә түгел, без әле
Россия Конституциясен дә якларга тиешбез һәм шул Төп закон белән
ныгытылган хокукларның үтәлешен дә... Анда акка кара белән «һәр
милләт үзенең ана телендә белем алырга хокуклы» дип язылган.
– Рәшит, тынычрак сөйлә әле.
– Гафу. Беркөнне урамда яшь кенә ханым дүрт яшьләр тирәсендәге
улы белән сөйләшеп бара. Миңа Гоголь урамына борылырга кирәк,
ә мин, боларның матур итеп татарча сөйләшүен тыңлыйсым килеп,
артларыннан Кәрим Тинчурин театрына таба киттем. Шундый матур
сөйләшәләр, күңелгә рәхәт. Түзмәдем, яннарына килдем. Таныштык.
«Сез кайдан килдегез?» – дим. «Без, – ди ханым, – Казаннан». «Бу нәни
егетнең исеме ничек?» – дип сорыйм. «Камил исемле».
Малайны саф татарча сөйләргә гаиләдә өйрәтәләр. Өйдә татар
телендә генә аралашалар икән. Аларны тыңлау рәхәтлеге йөрәгемә үтеп
кереп, шунда калды. Яз көне каен яфраклары нинди чиста, ямь-яшел
була. Баланың үз ана телендә сөйләшүен әнә шул чиста каен яфраклары
белән тиңләштерерлек. Үзен җиткәләп барган анасы телендә, татар
телендә…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев