Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Ашыктырды өйдәгеләрне Ибраһим. Иртәнге намазны да юлда укырга булды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5
18 июль, 1812 ел. Якшәмбе. Минзәлә шәһәре.

Ашыктырды өйдәгеләрне Ибраһим. Иртәнге намазны да юлда
укырга булды.
Таң беленер-беленмәстән сәфәргә чыктылар. Ык өстеннән яр
буендагы әрәмәгә, аргы болыннарга куе томан тарала, каршы урман
бөтенләй күздән югалган, юеш һава гәүдәгә сарыла, хәтта атларның
сыртлары дымланып, парланып тора. Зарифҗан кучер урынына
кунаклады, Ибраһим, хуш исле үлән өстенә пөхтәләп ябылган киндер
җәймәне күздән кичергәч, Зарифҗанның чослыгына күңеле булып,
тарантас түренә арка терәп, таралып ук утырды. Башында мондый
вакытларда киелә торган җиңелчә кама бүрек, эчтә сырган юка
бишмәт, аның өстеннән затлы чикмән, аякта ялтырап торган кап-кара
кәҗүл итек. Әле үткән ел гына Минзәлә ярминкәсеннән алган, Чулман
осталары сары талдан үреп ясаган ипле тарантасы бала бишеге
сиртмәсеннән ким түгел, тирбәтеп кенә бара. Ерак юлга чыгарга
кичтән үк әзерлек башланды, тимер күчәрләргә чамасын белеп, дегет
сыланды, дилбегә-дирбия ныклап күздән кичерелде, барасы җирне
чамалап, печән, солы хәстәрләнде, пар атларны кирәгенчә ашату, су
эчертүнең дә үз хикмәтләре бар. Атлар дигәннән, Ибраһим ат карау-
тәрбияләүне тулысынча хезмәтче үсмергә ышанып тапшырмый. Ак
төстәге атларны ярата ул, берәр ярминкәдә биле яшь кызларныкыдай
сыгылмалы, озын муенлы, ак ефәк яллы, сары бәкәлле ат күрсә, төн
йокылары кача, малкайны кулга төшерү өчен ни генә кыланмый
андый чакта. Күңелгә бу кадәрле дә ятышлы чаптарлар сирәк эләгә
ярминкәләрдә, гадәттә, андый байлыкка ия хуҗа маклерлар аша
эш йөртә. Җиңелчә тарантаска җигелгән мондый затлы чаптарлар
ярминкә кызган чакта, халык арасыннан ике-өч мәртәбә үтәләр дә
гаип булалар, кайдан килгән ул, хуҗасы кем, ни өчен халык күзенә
чыгарырга җөрьәт иткән? Бусы инде аерым сер. Серне чишү – ат
алырга ясканган хәлле хуҗаларның эше. Шунысын истә тоту мөһим:
ак ефәк яллы чибәркәйләрне болай гына сатуга куймыйлар, эзләгән
– табар дигән шикелле, йөрәксенгән кеше маклерлардан атның иясен
белешеп, көне буе аның тирәсендә бөтерелә, хуҗаның кылларын
тарткалый, ниләр белән генә кызыктырмый, тәки бахбайны үзенеке
итүгә ирешә. Кирәкнең кыйбаты юк. Ибраһим да, соңгы походтан
кайткач, күз явын алырлык ике бахбай алуга иреште. Бер атын төпкә,
икенчесен мичәүгә җигеп, берәр җиргә барырга чыкса, очраган
адәмнәр бу галәмәттән күзләрен ала алмыйча, арттан йөгереп диярлек
күпмедер ияреп баралар. Тәтигә кызыккан бала-чагалар диярсең.
Тарантаска иркенәеп утырган Ибраһим да генерал-губернатордан ким
түгел. Берсендә Баязит кантунның әтәсе Габделҗәмил хәзрәтләре,
ниндидер йомыш белән капка төпләренә шаулап килеп туктаган
Ибраһимны күргәч, түзмичә:
– Һай, килештерәсең, Ибрай, сиңа күз атып йөрүче угры-караклар
юк түгелдер. Минзәлә урманы тирәсеннән үткәндә, сак бул әле,
тарантасыңа арттан ыргылып, кистән белән башыңны янчемәсеннәр.
Бу атларга кызыкмаган кешенең эчендә җаны булмас, – дигән иде.
Көлеп кенә карады Ибраһим бу сүзләргә, чөнки ил күзендә
аның өчен сер булырдай нәрсә юк иде. Тирә-яктагы ат каракларын
барысын да күреп белә, аны да әйбәт беләләр, туры сүзле, үз көче
белән тудырылган байлык, халыкка да ярый, патша хәзрәтләренә дә
хезмәтен күрсәткән, кирәк булса, җәя-ук белән эш итә, кирәк булса,
кистәнен кулында уйната, инде дә булмаса, коры дары белән корып
куелган мылтыгы чөйдә эленеп тора. Кызу, тәвәккәл, йөрәкле адәм.
Аннан ерактарак йөрү әйбәт дип уйлыйлар иде явыз бәндәләр.
Ак ат дигәннән, моның бер хикмәте бар. Әткәсе Бикчура,
Ибраһимның ак ат алырга ясканып йөрүен белгәч, аңа сер чишкән
иде. Моңарчы ни өчендер бу хакта сүз катасы итмәгән, картайган
көнендә кинәт кенә сер янчыгын төбеннән тотып селкеде:
– Улым, ат алырга йөрисең икән, – диде, ярым сукырайган күзләрен
чепиләндереп.
– Исәп бар, әтәй, шәп атта йөрисе килә...
– Йөрерсең, Аллаһ кушса, – диде әтәсе, сәкедә яткан җиреннән
калкынып. – Ак ат аласың килә инде, иеме? Ак ефәк яллы, сары
кабырчыктай ялтырап торган бәкәлле, атаклы чаптарлар нәселеннән
дисең инде?
Ибраһим, сискәнеп, әтәсенә карап алды.
– Бу хакта сүз катканым булмады әле, әтәй.
– Белеп торам, – диде Бикчура карт, тын алып торды, аннан сүзен
дәвам итте. – Безнең нәселнең бер хикмәте инде ул ак атка ымсыну.
Үзем дә ак ат дип хыялландым. Шөкер, алган да идем. Рәхәтен күрә
алмадым. Пугач явында харап булды. Борынгы бабайлардан калган
сер – бик авыр чакларда, гомер бетәм-бетәм дип торганда, төшкә
килеп керә ул ефәк яллы Акбүз чаптар. Гел бер төсле – каяндыр
офык артыннан килеп чыга да, һаваны икегә ярып, артыннан якты
нур-тасма калдырып, баш очыннан үтеп китә. Кайчакларда каршыга
ук төшеп, нидер әйтеп тә өлгерә. Менә шул, әкият дисәң – әкият, чын
дисәң – чын, борынгыдан, хан заманыннан ук изге бер сакчы кебек
нәселне озата бара ул ефәк яллы акбүз ат... Менә миңа керми соңгы
вакытларда, күрәсең, гомер ахыры җитеп килә торгандыр...
Әткәсе, Пугач явында катнашып, патша гаскәрләре тарафыннан
тотылып кыйналып, көч-хәл белән авылга кайтып егылган, күп еллар
урында ятып кына тора. Әмма тәртип шундый: өйдәге һәр нәрсәгә
ул баш, ул хуҗа иде. Аның сүзеннән чыгу искә дә кереп чыкмый.
«Гомер ахыры» дигән уфтанулы сүзе йөрәкне телгәләде.
– Ат кынамы, үзең дә имгәнеп, эштән чыгып, көч-хәл белән кайтып
егылдың бит, әтәй, – диде Ибраһим, авыру картны юатырга теләп. –
Әйткән аркылы чыгып киткәнсең яуга.
– Үткән эшкә салават... – диде Бикчура карт. – Иман дип, җир дип
күтәрелгән идек... Безнең нәселнең хан ярлыгы булган, күчермәсе
әтәйдә саклана иде, үз кулым белән тотып караганым булды. Хан
мөһере сугылган ярлыкны юкка чыгарырга беркем дә хаклы түгел –
Ык буенда әллә никадәр җирләргә, урман-болынлыкларга, суларга
хуҗа булып торганбыз. Ярлык белән беркетелгән алар безнең нәселгә.
Моннан йөз еллар элек патша әмере белән бабайлардан ярлыкны
тартып алганнар, ярлыкка ия дәрәҗәле морзалар рәтендә, иксез-
чиксез байлыкка хуҗа булып көн иткән нәселне көрчеккә калдырды
Әләксәй патша. Бу гаделсезлеккә ачу килеп, ярсып кузгалган идек
тә... Шаулавын шауладык, кан да коелды, көч бәләкәй булды. Ямәлкә
Пугач вәгъдәләр күп бирде, тик ирек бирә алмады шул. Патша дип
таныган идек үзен... Мин ышандым Пугачка. Тагын шундый гаярь
бер кеше килеп чыкса, халык тагын күтәреләчәк. Эчтә рәнҗеш яши
безнең. Менә син патша өчен кан коеп яуларга йөрисең, алар монда
ни генә кыланмый?.. Чукындырабыз дип, ничә тапкыр авыл өстеннән
үттеләр. Күршедәге Яту авылын, Ык елгасына куып кертеп, өч көн
суда тоттылар, күпме олы кеше, бала-чагасы хәлсезләнеп, суга агып
китте. Муллаларны котыртасыз дип, очлы казыкка утыртып харап
иттеләр, котырту түгел, җан тарткалашы иде ул – изге динебезне үз
иреге белән кем бирә инде? Авыл башына хач утыртып киттеләр.
Алар утырта, икенче көнгә юкка чыга. Тагын халыкны суктыралар,
җәзага тарталар. Ирләрне кәтергәгә кудылар, хатыннарны каядыр
алып киттеләр. Авыл барыбер бирешмәде, изге динебезгә кайттылар.
Безнең яуга йөрү эзсез калмады – халыкның бу кадәр ярсу-ачуын
күреп, Әби патша динебезгә карата явызлыкны тыя төште, әле
нәрсәләр булып бетәр иде? Алда тагын ниләр көтә кавемне? Шуларны
уйлап, йөрәгем өзгәләнә...
Болар хакында аз ишетмәде Ибраһим. Әтәсен Габделҗәмил кантун:
«Пугач фетнәсенә барма!» – дип, үгетләп тә караган, Бикчура, ул
чакта гайрәтле ир уртасы, сүзен сүз иткән, Пугач өндәвенә кушылып,
Минзәлә кальгасын алу явында катнашкан. Патша гаскәрләре кулына
эләгеп, михнәт чиккән, ярый әле, авылдашлары хәерхаһлы булган
үзенә, шунда ятып та калган булыр иде. Кыйнап үлгән дип чыгарып
ташлаган ярым җансыз гәүдәне танып, өенә кайтарып җиткергәннәр.
Шуннан бирле өендә ята инде. Габделҗәмил ачулы булды Бикчурага.
Әби патша Пугач явында булганнарны ярлыкагач та, ачуын йотып
бетерә алмады. Ә менә Ибраһимны нигәдер үз итте. Баштук,
яшүсмерлеге чыгып беткәнче, урядник итеп билгеләде, аннан гел
үсендереп торды. Старшиналарны билгеләүне бетереп, сайлап куя
башлагач, Иркәнәшләр Ибраһимны өскә чыгардылар. Сайланып, күп
тә үтмәде, Габделҗәмит Солтанов аны йөз башы, аннан хәрби чин –
полковой старшина итеп үк куйды. Кул астында биш йөз сугышчы-
җайдак бар аның.
– Иртә кузгалдык, – дип куйды моңарчы бер сүз дәшмәгән
Зарифҗан. – Атларны куалап та булмый, томан аша бернәрсә
күренми...
– Сугыш... – диде уйларыннан аерылып Ибраһим. – Сугышка
кузгалабыз. Сүз күптәннән йөри, французларны болай гына алып
ташлый алмаслар, ахры, илне аякка бастыралар. Иске авыздан яңа сүз –
ел буе сугыш булачак дип, баш миен кимерделәр. Йорт-каралты, мал-
туар өчен син җаваплы, Зарифҗан. Габделкаһир укудан бушамады,
өяз укытырга куша, бернишләп булмый, хуҗалык эшләренә артык
чослыгы да юктыр. Габделмалик бәләкәй әле, уңны-сулны аера
белми...
– Күз-колак булырмын, Ибраһим абзый.
– Алай гына түгел, – диде тавышын күтәрә төшеп Ибраһим. –
Барысына да җаваплы итеп сине билгелим. Бертуганым – Айдар
энекәшне дә яуга алам, дөнья күрсен. Әхмәр белән Айдагол энекәшләр
ашыктылар бит тормыш корып, башка чыккач, вафат булдылар. Мур
кырды да куйды. Аларның балалары ятим үсә, шул җанны әрнетә.
Җан тартмаса да, кан тарта, читкә кагып булмый. Киленнәр болай
тәүфыйклы анысы. Аларга күз-колак бул, булыш. Әхмәрнең улы
Габделхалик ныгып килә, синең янда йөрсен, эшкә өйрәнсен. Атасыз
үскән малай миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип эшләүчән була.
...Өяз йортының иркен бүлмәсенә шактый кеше җыелган иде.
Барысы да затлы киемнән, һәркайсы вәкарь кыяфәттә. Озак көттеләр,
өяз башлыгы Оренбург, Уфадан килгән дәрәҗәле кешеләр белән
иртәдән бирле киңәшмә үткәрә икән, тиз генә чыгардай түгелләр.
Бүлмәдәгеләр пошына башлады, арадан берсе:
– Өйлә намазын үткәреп җибәрәбез түгелме, җәмәгать? Әллә
шушында гына азан әйтеп, намазга басабызмы? – диюгә, авыр
ишек ачылып, бүлмәгә хәрби киемле кунаклар чыкты. Арада Иван
Тихановский да бар, бу каланча гәүдәле офицерны Ибраһим шундук
танып алды. Тихановский да халыкка бер күз ташлауга, Ибраһимны
«эләктереп» өлгерде. Туп-туры Ибраһим янына килеп, ак перчаткалы
кулын старшинага сузды:
– Ни хәл, Бикчурин?! Тормышлар җай барамы?
– Аллаһка шөкер, – диде Ибраһим, Тихановскийның илтифатына
күңеле булып.
Минзәлә хәрби эшләр белән шөгыльләнмәсә дә, Оренбург хәрби
округы фәрманы бар – сугыш вакытында өяз дә командалар җыюдан,
оештыру эшләреннән читтә калмый. Төрле йорт-түбәләрдән,
кантоннардан җыелган старшиналарның бер өлеше дивар буендагы
эскәмияләргә утырган, соңгарак калып килгәннәр идәнгә чүмәшкән;
купшы кәнәфиләргә өяз башлыгы, кунаклар тезелеште. Монда
татар милләтле старшиналар гына җыелган булсалар да, сөйләшү
рус телендә барды, старшиналар арасында рус телен белмәгәннәре
юк иде. «Тел белгән – ил гизгән» – хәрби чин буларак старшинага
тәкъдим ителгәннәргә иң элек кантунга килгән хәрби округ кешеләре
янында имтихан да тотарга туры килә иде.
Сүзне өяз башлыгы башлап җибәрде.
– Җәмәгать, тынычландык. Беләм, кемнәрдер намаз дип пошына,
мөһим сөйләшүгә җыйдык, гыйбадәткә зыян китермәссез – каза
намазы итеп укырсыз. – Өяз башлыгы мөселманнарның дин
тәртипләрен яхшы белә икән, бәхәскә яки рәнҗүгә урын калдырмады. –
Писарь исемлекне язып бирде, килми калган старшина юк. Бусы
әйбәт. Димәк, мәҗлес оешкан төстә башлана. Озакка сузмастан, сүзне
Оренбург Хәрби идарәсе вәкиле майор Эйпштейнга бирәм, рәхим
итегез! – дип, өяз башлыгы вәкилгә түбәнчелек белән баш иде.
Майор Эйпштейн үгезне мөгезеннән эләктерде.
– Яуга кузгалабыз, – диде ул, мыек очларын сыпырып. – 1812
елның 24 июнендә, игълан итмичә генә, явыз француз императоры
Наполеон Бонапарт Европаның күп илләреннән җыелган 610 меңлек
гаскәре белән, Неман елгасын кичеп, Россия империясенә бәреп
керде. Инде ике ай чамасы гаскәрләребез иблис Наполеон гаскәрләре
белән канкойгыч сугышлар алып бара. Игътибар белән тыңлагыз,
патша галиҗәнаплары Александр I Указы белән таныштырам.
Ибраһимның йөрәге кызышып алды. Күз алдыннан мизгел эчендә
уллары Габделкаһир, Габделмалик, авырлы хатыны Гизделҗамал
үтеп киттеләр. Яшь хатыны Миңлезифа турындагы татлы уйлар
кузгалып, тамагына төер утырды. Яшь бичәнең, куен җылысы әле
дә җанын иркәләп торган кебек иде. Эйпштейн, көязләнеп, указны
укый бирә. Француз патшасы Наполеон, барлык килешүләрне бозып,
Россия империясенә каршы яуга кузгалган. Инде күрше дәүләтләрнең
чикләрен дә үтеп киткән. Александр I, Россия алдына килеп туган
куркынычны исәпкә алып, каһәр суккан иблис Наполеонга каршы
сугыш игълан иткән, ил белән күтәрелеп, бу иблис армиясен туздырып
ташларга әмер бирә. Полклар 1807 елгы регуляр армия составындагы
башкорт, татар-мишәр гаскәрләре төзелешеннән артык аерылмый,
шул ук казак гаскәрләре хокукында калалар. 1811 елгы расланган
фәрман буенча һәр полкның бер командиры итеп регуляр армиядә,
хезмәт итүче офицер билгеләнә; аның уң кулы, нигездә, барлык эшләр
өчен җавап бирүче полк старшинасы – сугыш хәрәкәтләре чорында
полковой командир дип атала; сан ягыннан караганда, һәр полк биш
есаул, биш йөзбашы, биш хорунжий, квартирмейстр, полк мулласы,
писарь, ун иллебашы, унбашлары һәм биш йөз җайдак-яугирләрдән
тора. Болар Ибраһимга билгеле инде, ике ай дәвамында үзенең полкы
урнашкан кантоннарга барып, оештыру эшләре белән йөргән иде.
Таләпләр зурдан – һәр яугиргә икешәр ат тиешле, һәр биш атка –
бер олау арбасы – кибитка әзерләргә боерык бирелде. Арбага алдан
әзерләнгән печән, солы, башка провизия төялә. Халык өстенә салым
бөялеп кенә тора – регуляр армиягә, патшага бүләк рәвешендә, һәр
губернадан дүрт мең баш ат җыеп тапшырыла, алары да сөлектәй
аргамаклар булырга тиешле, үшән, корчаңгы алаша бүләк итмәссең
бит инде патша хәзрәтләренә, тагын бер бурыч – һәр кантон армия
өчен акча җыярга тиеш. Бусы да яңалык түгел, патша яуга чакырган
саен шушы хәл инде.
Уфадан килгән вәкил тарафыннан мөфти Габдессәлам фәтвасы
җиткерелде, һәркайсы мәҗлестәгеләрне яуга дәртләндерә иде.
Шунысын да искәрттеләр: өяздәге башка кавемнәр белән дә
шушындый ук сөйләшүләр үткәрелгән, әйтелгәнчә, яуга ил белән
купсак кына, дошманны җиңеп булачак. Чиркәүдә поп атакай җиңү
өчен гыйбадәт кылган, мариларның, удмуртларның акбабайлары үз
йолаларын үткәргән, кыскасы, ай дәвамында һәр өяздә, губернада
әзерлек бара икән инде.
Губернаторның хәрби эшләр буенча урынбасары яуга кузгалырга
тиешле командалар хакында мәгълүмат бирде. Җәмгысы егермедән
артык башкорт, татар-мишәр, типтәр полклары төзелгән, алар
барысы да яу сәфәренә кузгалырга әзер. Өченче, бишенче,
алтынчы, унтугызынчы, егерменче полклар Минзәлә өязенә
кергән кантуннардан тупланачак, ди. Ибраһим бишенче полкның
полковой командиры итеп расланды. Полкның исемлеге әзер иде –
аның командасына унынчы, унберенче, уникенче кантуннардан
җыелган яугирләр тупланды. Өязләре генә таралып урнашкан,
Минзәләдән тыш, Сарапул, Алабуга, Бөгелмә өязләренә керүче
авыллардан җыелды гаскәр. Губерналар да төрле, боларны
бер командага туплау шактый катлаулы эш иде. Унберенче
кантоннан исемлеккә унсигезенче йорт яугирләре кертелде. Болар
Бүләр волостена кергән Әтрәкле, Мөшеге, Чүплек, Иркәнәш,
Айман, Әнәк, Бүләр крестьяннары иде. Бөтенесен дә күз уңында
тотарга, үзеңә барып күрергә, команданы оештыруда турыдан-
туры катнашырга кирәк иде. Татар тотып карамый ышанмый –
дөрес сүзләр бу. Ибраһимга тач туры килә, кемдер булды дигәнгә
ышанып, тыныч кына йөри торган зат түгел ул, бара, тикшерә, бәяли.
Бу кадәр таралып урнашкан команданы барлап чыгу күп вакытны
алды. Ибраһим боларны җиренә җиткереп үтәде, шуңа күрә Югары
Уральскидагы гарнизонда хезмәт итүче, регуляр гаскәр капитаны
Иван Тихановский полковой командир Бикчуринның оештыру
маһирлыгына югары бәя бирә белде.
Тихановский канәгать иде. Әмма Бикчурин яхшы белә,
тынычланырга иртә әле. Походка кузгалгач, командага башка кантон,
йортлардан да кушыла торалар, эт – баш, сыер – аяк булмаса ярар
иде дигән шөбһәле уй бөтерелеп алды Ибраһимның башында.
Әнә алтынчы командага гел унберенче кантон яугирләре генә
җыелган. Аларны берләштерү, уртак бурычлар кую, аның үтәлүенә
ирешү, йөзлекләрне бер эзгә салу күпкә җиңел шул. Команданы
алыштыру ягын җайламакчы иде Бикчурин, Хәрби округтагылар
риза булмадылар, Баязит Солтанов эш йөрткәндер инде – аңа иң
катлаулы команда эләкте, Габделҗәлил кантонның Бикчурага карата
үпкәсе шулай алдагы нәсел дәвамчыларына да күләгә төшергәли
бугай. Ярый, Аллаһның язганы шулайдыр, моңарчы сынатмады,
алга табан да шулай булсын. Походка чыгып киткәч, барысы да
тигезләшә, кемнең кайдан икәнен төпченеп утырасы юк, кем үзен
ничек күрсәтә, шуңа карап әҗере тия. Моңарчы шактый йөрелде,
бишенче полкка карата дәгъвалар күп булмады. Шуларны исәпкә
алып, Тихановскийның тәкъдиме белән Бүләр вулусы Иркәнәш авылы
яугире Ибраһим Бикчурин полковой командир итеп билгеләнде.
1812 елның май аенда аңа император Александр I фәрманы белән
зауряд-старшина дәрәҗәсе бирелгән иде, инде полковой старшина
булды. Командир итеп Тихановскийны раслауларына күңеле булды.
Артык кылтыкай түгел. Әле күптән түгел генә капитан иде, инде
майор чины бирелгән дигән хәбәрләр дә иреште, хезмәткә Оренбург
гарнизонына күчергәннәр икән. Тихановский татарларга карата гадел
мөнәсәбәттә булды. Башкалар, уйлап баксаң, ни генә кыланмыйлар –
алар татарларны җиңелчә, беркатлы холыклы, белем-акыл ягы да
мактанырлык түгел кавем дип саныйлар. Кыскасы, үзләрен югары
куеп, кәпрәеп йөриләр. Шундый уйда йөрүче офицерлар җитәрлек.
Сугышка дисәң, иң беренче булып татар дәррәү күтәрелә.
Ибраһим Бикчурин Минзәләдән авыр тойгылар белән кайтты.
Яу чыгу уен эш түгел. Алабуга, Сарапулдагы йөзлекләр походка
чыкканнар, алар Бөгелмә өязе Карабаш авылына юл тотканнар,
унберенче кантон йөзлекләренә ике көннән походка чыгып китәргә
дигән фәрман да җиткерелде. Җыелу урыны – Карабаш авылы.
Тихановский Оренбургка кайтып китте. Ул атна эчендә аерым
ополчение полкы белән Карабашка килеп җитәргә тиеш, аңарчы
барлык җаваплылык Ибраһим Бикчуринга йөкләнелде. Көтәсе түгел,
ул иртәгә үк юлга кузгалырга тиеш булып чыга…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев