Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кабатланмас

Безнең язлар кабатланмас бүтән, Тау сулары агып төшсә дә.

Безнең язлар кабатланмас бүтән,
Тау сулары агып төшсә дә.
Мәхәббәтнең хисле сурәтләре
Кермәс хәтта минем төшкә дә.
Ак буранда калды барысы да,
Ихлас сөю карга күмелде.
Кочкан чакта сине башка кеше,
Минем куллар күккә үрелде.
Шул вакытта кырысланды холык,
Утсыз калды якты урамнар.
Йөрәгемә давыл оялады,
Маңгаемнан үпте бураннар!..

«КУ» 08, 2025

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев