Логотип Казан Утлары
Бәян

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Юрганны көчкә ачам да аякларымны идәнгә шудырам. Алар да сәер. Гүя минеке түгел. Идәннең тәрәзәдән төшкән нур көлтәсе сузылган урынына китереп басам, нурның җылысын тоям. Кызыл томан бүтән юк. Дөнья ап-ак. Торып басам да хәлсезлектән чайкалып китәм. Ул арада тавышлар якыная, мин аларны таный башлыйм.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Атеист

Минем Янсуар әбием атеист икән. Белгәч, бераз аптырап калдым.
Чөнки моңарчы бернәрсә дә аның атеист булуы хакында сөйләмәде
миңа. Дөрес, бу хакта үземнең дә әллә ни уйлаганым булмады. Әмма
бу сүз мине сискәндерде, чөнки, Кибәч әбиемнең әйтүенә караганда,
атеистлар оҗмахка эләкми, аларны тәмуг газаплары көтәргә мөмкин
икән.
Мин үзем моңа шикләнеп карыйм: ничек инде тәмугка ышанмаган
кешене тәмуг газабы көтә ала? Әмма Кибәч әбием бу хакта, билгеле,
миннән күбрәк белә – аның «иманга килми киткәннәрне» күргәне бар,
аннары алар төшләргә кереп дога сорыйлар, ди. Җитмәсә, әнкә әби
белән бергә күрешсәләр, карт бер партияле җитәкче абзый турында еш
искә алалар: имеш, үлем түшәгендә ятканда, соңгы сулышы җиткәч,
ул Иман китабы соратып алган, «Әй Күктәге Атабыз»ны укуларын
үтенгән. Үлеләр рухына шәм куйганда, Кибәч әби шул абзыйны искә
алып дога кыла, зиратта каберенә тары ярмасы сибеп: «Святый Алла,
Святый Кодрәтле, Святый Үлемсез, безне, җазыклыларны, җарлыка», –
дип әйтеп уза.
Безнең Янсуардагы өйдә – әби белән бабайларда да, әти белән әни
өендә дә – Кибәч әбиемнәрдәге кебек тәре почмагы юк, Иисус белән
Изге кыз Мария, әүлияләрнең сурәтләре дә тормый. Иман укып, келәү
дә итмиләр.
Миңа моны әти белән әнинең укытучылар булуы белән аңлаталар.
Иске иманны тотса, әтигә җавап бирәсе була икән. Башта РОНОда:
«Ул – укытучыларның кремле», – ди Кибәч әбием, аннары –
партия каршында. Партия каршында – хәтәррәк, имеш, безнең
нәселдән инде анда кемдер җавап тоткан. Әмма миңа кем икәнен
әлегә әйтмиләр. Мин аерып кына сорамыйм да, олылар ул теманы
күтәргәнне яратмый. Әллә нинди сәер бер ымнар теленә күчәләр.

Мин ул җавап тоткан туганыбызны кайчак буталчык-шомлы
төшләрдә күрәм: менә ул озы-ы-ы-ын кызыл келәм буйлап иптәш
Брежнев каршына бара. Ә иптәш Брежнев, озы-ы-ы-ын кызыл комач
япкан өстәл артында утырып, аны көтә. Озак бара, һаман барып
җитә алмый. Ул арада иптәш Брежнев алышына да, властька иптәш
Андропов килә. Ул да шул кызыл өстәл артында безнең туганның
килгәнен көтеп утыра. Теге килеп җитми дә җитми. Мин инде аны
ашыктырырга кирәк, нишләргә икән дип тә уйлый башлыйм. Ул
арада өстәл артында иптәш Черненко алышына. Ә бу һаман барып
җитә алмый.
«Кызыл төш»тән мин гел кара тиргә батып куркып уянам. Әллә
барып җитә алмаганыннан куркып, әллә барып җитмәвенә куанып...
төгәл бер фикергә килә алганым юк әле.
Миннән еш кына өйдә ярымшаяртып сорыйлар: «Кызым, безгә
кем папай ашата иде әле? Ә хәзер кем папай ашата?» Мин тиешле
тәртиптә җавап бирәм: «Брежнев бабай ашата иде, аннары Андропов
бабай ашатты, хәзер Черненко бабай ашата»1.
Шулай берсендә мин сак кына сорарга җөрьәт итәм: ә партия
әтидән нәрсә тели? Бездән Иисус теләгәннеме? Ул җәйдә мин Кибәч
әбиемнән Иисус һәм Аның бездән нәрсә теләгәне турында төгәл
инструктаж алып кайткан идем, монда да ачыклык кертергә булдым.
Минем шул соравымнан соң, гаилә кечкенә составта булса да – әти,
әни, мин – җыелышка җыелды. Шунда миңа китаплардан укылган,
кинолардан каралган, әбиләр сөйләгәннең бераз башкачарак, тулырак
версиясен ачык мисаллар китереп аңлаттылар.
Әти – партия әгъзасы, ә партия Ленин бабай яклы. Һәрхәлдә,
булган. «Хәзер партия инде бик нык үзгәргән, билгеле, әмма Ленин
бабай булмаса, без әниең белән училище, институтларда укый алмас
идек, – ди әти. – Акыллы гына, тәртипле генә булып үсеп җитсәң,
яхшы укысаң, син дә университетта укырсың», – дип тә өсти.
Университетны мин беләм – открыткаларда күргәнем бар, Казанга
баргач, мине анда алып та бардылар. Мин хәтта олы бер колоннасын
кочаклап та карадым. «Менә, кызым, монда Ленин бабаң укыган,
сиңа да укырга насыйп булсын иде», – диде әнием.
Мин Ленин бабайны яратам, бигрәк тә аның кечкенә чагын,
җитмәсә, ул – безнең районнан. Кокушкинода аның әти-әниләре белән
яшәгән йорты да бар, имештер, аны ярлыларга якты тормыш бүләк
итәргә теләгәне өчен эзәрлекли башлагач, ул шунда кайтып торган.
Гомумән, ул революция тарихы миңа әле бөтен тулылыгы белән
аңлашылмый, анда бик буталчык, тоташ дошман да дошман... Янсуар
әбием, бабай белән бәхәсләшкәндә, еш кына: «Патшаның гаиләсен


1 1964–1985 елларда КПСС Үзәк Комитетының Генераль (Беренче) секретарьлары.

дөмектереп, канда төзелгән, дошман эзләп эзәрлекләгән дәүләт
бәхетле була алмый!» – дип кызып китә. Кибәч әбием: «Безнең иң
олы дошманыбыз – эчебездә, үз иблисебезгә баш бирүдән куркырга
кирәк», – ди.
Иблис Иисусны чүлдә ничек котыртканын безнең әллә ничә
укыганыбыз бар. «Әгәр син Ходай улы булсаң, боерык бир: бу ташлар
ипи булып әверелсен», – ди ул башта Иисуска. Аннан аны Күккә
күтәрә дә югарыдан түбәнгә томырылырга куша. Янәсе, ул Алла улы
булса, фәрештәләр аны кулларына күтәреп алып, саклап калырга
тиеш. Күрсәтсеннәр – ничек кадерле ул аларга... Аннан, бөтенләй
азынып, үзенә баш орырга, буйсынырга өнди... Иисус: «Атамнан
башка беркемгә дә баш ормыйм һәм буйсынмыйм, – дип, нык тора. –
Кит минем янымнан, Иблис...» – ди.
Мин боларны күз алдымнан кичерәм дә уйлап йөрим: ничек шулай,
Иисус кебек нык тора торган булырга өйрәнергә икән?!
– Нина, Луизага псалымнар җазылган чиркәү урамасы2 алдым,
иртәнге-кичке догаларны өйрәттем, чумылдыргач, кидерергә кач та
әзерләдем, – ди Кибәч әбием, безне арбага утыртып, Янсуарга озата
төшкәндә. – Анысы инде – Коля белән үзегез ничек хәл итәрсез,
мин сезнең карарга кысылмыйм... Әмма догаларын укысын, җәме,
тыймагыз... – Аннары, Камай күпере янында тукталгач, инде без үр
менәр алдыннан тагын өстәп куя. – Начта ул – атеист, әмма Ходай
бар, берүк балага укымаска кушмасын...
– Нишләп алай итсен инде, әни, бер дә борчылма, укыр, без дә
исенә төшереп торырбыз, доганың зыяны юк, файдага гына... – ди
әнием, әбине кочаклап саубуллашып.
Әби безне иманнарын укып озатып кала, арбадагы кәрҗиннәрнең
берсенә, күчтәнәчләр арасына, качманган су3 салган шешәне дә
чумдыра. Озын-озак кышкы кичләрдә, мин ютәлләп чирләгәндә йә,
Яңа ел булып, сәхнәдә су буе шигырь укып, ипекәй күтәреп торып
күзсенгәндә, әнием белән Янсуар әбием мине шул качманган су белән
сыпыралар да Кибәч әбием өйрәткән иманнарны укырга кушалар.
«Аллалылар Алласызларны җылата!» – дип, чиркәүгә дә, чиркәү
яклыларга да гел кизәнергә әзер торган атеист Янсуар әбием андый
кичләрдә колагыма гына болай дип пышылдый:
– Җокла, кызым, син җоклаган арада, төшеңә кереп, пяриштәң
сине савыктырсын, архангеллар4 – дөнҗаны...
2 Иманнар җазылган чиркәү урамасы – кара атлас тукымага 90 нчы псалом язылган, чиркәүдә
изгеләндерелгән пута. Ул кешене куркудан коткара, хәвеф-хәтәрдән, авырулардан, ялгыш адымнардан
саклый, җан тынычлыгы бирә дип ышаналар.
3 Качманган су – 19 гыйнвар көнне православие календаре буенча олы бәйрәм – Хачману көне (Крещение).
Ул көнне, төнге келәүгә барып, аруландырган су алып кайталар. Бу су сихәтләндерү сәләтенә ия, Ходай
могҗизасы санала.
4 Архангеллар – гади тел белән генә фәрештәләр дип әйтү күнегелгән. Асылда, фәрештәләр, керәшенчә
итеп әйтсәк, пяриштәләр чины, өч иерархиягә бүленә. Шуларның берсе – архангеллар.

Туым

Янсуарга әби мине ике яшем тулып узгач алып кайткан. Ул чакта
мин, салкын тидереп, бик озак һәм каты авырганмын. Җитмәсә,
больницада инфекция йоктырып, тагын да авырайганмын. «Хәле
критический», – дип куркытканнар әнине. Әби, килеп, икебезне дә,
врачларның ай-ваена карамыйча, өйгә алып чыккан. «Болай да –
недоношенный, кило җиде йөз булып туган бала, җә үтерерсез, под
свою личную ответственность, не обсуждается», – дигән.
Әтине, Казаннан педагогика институтын яңа гына тәмамлап
кайткан математикны, Кәвәлгә укытырга чакыртып алганнар. Мәктәп
директоры итеп куйганнар. Әни, ул кайтканда, Янсуарда башлангыч
классларны укыткан.
Чынлыкта, әтинең авылга әйләнеп кайтуы да әни өчен булган –
аларның биш ел буена бер-берләренә язышкан сигез йөздән артык
хаты бар. Әтинең хатлары – егермешәр битле.
Минем туу турындагы таныклыгымда, Янсуар әби теле белән
әйтсәк, метрикамда «Кәвәлдә туган» дип язылган. Әмма мин, ни
гаҗәп, Кәвәлне бөтенләй диярлек хәтерләмим. Бик вак һәм тонык
фрагментлар гына: әти белән әнине фатирда тоткан ялгыз карчык –
Начта әби, Кәвәлнең чокыр кебек урамнары, авыл читенә илтә торган
озын юл, урман посадкасы, күршеләрнең өйләрендә яшәгән дәү
ташбака... Иң җете күз алдымда торган сурәт – әнә шул идән буйлап
үрмәләп йөргән ташбака инде.
Янсуарга килеп тора башлаганымны да мин әйбәт хәтерләмим.
Әллә нинди кызыл томан аша. Баштарак әти белән әнине бик
сагынуым, алардан башка узган һәр секундның ничек авырттырып
озак узуы гына истә. Аннан анысын да янә кызыл томан күмеп
китә. Аларның һәр көнне яки көн аралаш, дәресләрдән соң, җиде
километрны монда җәяүләп йөрүен ул чакта мин әле белмим.
Томан тарала башлаганда, әби минем аркама һәм табаннарыма
бик нык яндыра торган горчичниклар куя, пешкән бәрәңгене изеп,
ситсы яулыкка төреп, муеныма урап, әллә ничә юрган белән томалап
яткыра. Үләннәр салып кайнаткан зур кәстрүлгә башымны идереп,
өстән одеял ябып, парын суларга утырта. Әллә нинди укшыта торган
төнәтмәләр эчерә дә, калак белән артыннан бал каптырып, караватка
сузып сала, як-ягыма мендәрләр өеп чыга.
Төннәрен әбинең чабылдыклы караватында без бергә йоклыйбыз.
Берничә сәгать саен ул, мине уятып, төнәтмәләр эчерә дә: «Инде пич
кебек жар бәреп тормый, бераз суынасың, бала», – дип, кабат төреп
яткыра. Әмма мин аның сүзләрен сәер дә, ялыктыргыч та гөжелдәү
аша ишетәм.
Шулай төннәрнең берсендә уянып китәм дә чыбылдык артында
зу-у-ур шәүләләр күрәм. Котым алынып куркып ятам-ятам да, әбинең кочагыннан шуып чыгып, үрелеп, чыбылдыкны бераз ача төшәм.
Ә анда... миңа әти белән әни бүләк иткән кызыл тышлы «Русские
народные сказки» китабындагы кызыл сарафанлы кызлар, кисеп
алгандай яссы фигураларын хәрәкәтләндереп, алагаем дәү кыяфәт
алып, әйлән-бәйлән әйләнә. Тәрәзәдән төшкән ай яктысы челтәр
пәрдәләрдән саркылып керә дә йөзләренә төшә. Ә йөзләре – юк, аның
урынында ап-ак бушлык кына.
Бу биюне мин әсәренеп озак күзәтәм. Караваттан шуып төшеп
аларга кушыласым килә. Кыбырсып, төшмәкче булам. Минем
кыбырсудан әби уянып аһ итә дә юрганга төреп ала:
– И бала, температураңны кырыктан көч-хәл белән бераз
төшердек... Харап буласың бит... Тагын подтопкага әйләнгәнсең...
Ничек соң җоклап киткәнмен?!
Мин аңа кызыл сарафанлы фигураларны күрсәтмәкче булам,
аларның биюләрен. Төртәм дә төртәм, ә ул карамый да.
– Әби, алар китаптан төшкәнме? Ничек төшкәннәр? Кем аларны
кисеп алган? Актарып карарга кирәк... Актарып карарга кирәк... –
дип өзлексез кабатлыйм.
Бабай да уянып чыга.
– Тагын саташа бала... – дигән тонык тавышын ишетәм.
– Анасы белән атасына нәрсә әйтермен... – дип, өстемә үк иелә
әби. – Үз җаваплылыгыма ышандырып алып кайттым бит...
Өстемдәге фланель ночнушканы салдырып, тәнемне камфорный
спирт белән уалар. Тончыктыргыч, укшыткыч ис бөтен өйгә тарала.
Ике якта да утларны кабызып, тыз-быз киләләр. Бабай ашыгып
киенә. Мин, аларның ник болай хафаланганын аңлый алмыйча,
тәкърарлавымны дәвам итәм:
– Алар кызыл китаптан төшкәнме? Кем кисеп алган? Актарып
карарга кирәк...
Кулларымны сузам, әмма алар камыр кебек сузыла да, әби
белән бабай, кечерәеп, миннән әллә кая китеп ерагая. Гәүдәм мине
тыңламый. Кызыл томан куерганнан-куера.
– Тизрәк Марияны5 уятып алып кил, капкаларын ачса гына җарар
ие, ачмаса, тәрәзләрен шакы, дөмбәслә генә, Әләксей... Тагын
кырыктан узып бара...
Әбинең борчулы тавышы кызыл томан эчендә эреп югала. Мин,
тыңламый башлаган иреннәрем аша пышылдап өлгерәм:
– Актарып карарга кирәк...
...Озак авырганнан соң җиңеләеп калып уянганымны яхшы
хәтерлим. Чалт аяз кышкы көн иде ул. Искитмәле матур, карлы
бизәкләр төшкән тәрәзәләрдән, көмеш очкын булып биеп узып, ап-ак
кояш карый. Әби, чыбылдыкны ярым ачып, ефәк пута белән буып


5 Мария түти – без бала чакта Янсуардагы фельдшер. Кар белән боз ашаганыбызны да, авызыбызга
кирәкмәгән үләннәр капканны да өйләре түбәсендәге флюгер күрсәтеп тора дип ышандыра иде.

куйган. Алдагы өйнең куе сары төскә буялган идәннәренә көлтә-көлтә
кояш нуры төшә.
Иң беренче тойган тойгым: өстемдәге юрганның авырлыгы. Аны
ачар өчен кулымны шудырып чыгарам да танымый торам. Бу бит
минем кулым түгел...
Арттагы өйгә илтә торган ишекне шулай ук ачык калдырганнар.
Күрәсең, минем тавышым-тыным чыкса, ишетелсен диптер. Анда
савыт-саба зеңгелдәгән аваз, сөйләшүләр, көлешүләр ишетелә. Бәлеш
исе аңкый. Ул истән минем кинәт бөтен рецепторларым уянып,
башым әйләнеп китә. Инде күптән ашамаган булуым искә төшә.
Авызыма сулар тула.
Юрганны көчкә ачам да аякларымны идәнгә шудырам. Алар да
сәер. Гүя минеке түгел. Идәннең тәрәзәдән төшкән нур көлтәсе
сузылган урынына китереп басам, нурның җылысын тоям.
Кызыл томан бүтән юк.
Дөнья ап-ак.
Торып басам да хәлсезлектән чайкалып китәм. Ул арада тавышлар
якыная, мин аларны таный башлыйм.
– Кызым! Кай арада тордың?! Ун минут элек кенә кереп караганда,
йоклый идең... – Әнием мине һушны ала торган тәмле исләр аңкыган
җылы, назлы кочагына күтәреп ала. Ул көрән төстәге кызыл һәм
зәңгәр чәчәкләр төшкән, муенында эре төймәгә төймәләнеп куя
торган, мин яраткан кримплен күлмәген кигән, биленә әбинең сары
алъяпкычын буган. Мин ул сеңдергән исләр арасыннан, ниһаять,
аның үз исен табып алам да бөтен үпкәмә тулырлык итеп тәмләп
исним. – Кая әле, сине яткырыйк...
– Бәлеш ашарга торам, – дип пышылдыйм мин, күптән әйтелмәгәнгә,
бераз сәеррәк яңгыраган хәрефләрне бер җөмләгә җыеп.
Ул арада алдагы өйгә, шулай ук мин яраткан кызгылт-сары күлмәген
киеп, айбагыр чәчәкләре төшкән алъяпкычын һәм яулыгын япкан,
муенына эре мәрҗәнен таккан әбием дә йөгереп керә. Аның артыннан –
әти, Янсуар бабай, Анный җырак түти белән Сандра җырак түти,
Ак түти, Кибәч әби... Барысы да шундый матур киенгәннәр, йөзләре
алсуланып киткән, үзләреннән пешкән ризык белән пич исләре аңкый.
Миңа әни белән әти алып кайткан яңа матур фланель күлмәкне
кидерәләр. Ул куе сары төстә, аңа кызыл кишер тоткан зәңгәр куян
балалары төшерелгән. Әни аның түгәрәк якалары белән җиңнәрен
җемелдәвек зәңгәр тасма белән бизәгән. Аякларымны да эче мехлы,
тышы күн, чигүле өр-яңа зәңгәр чүәкләргә шудыралар.
Миңа бөтенләй рәхәт булып китә. Әни, мине алдына утыртып,
тузгып беткән чәчләремне һәйбәтләп тарый да кызыл бантикларымны
кушып үрә.

– Син авырган арада Иисус та туып куйды, кызым, Туым6, җитте –
ди Кибәч әбием, берөзлексез минем кулларымны, аякларымны
сыпыргалап. Аннары, кинәт күңеле тулып, әйтеп куя. – И, җабыгып
та киткән соң, нарасый... Бу Туымны күз текәп көтеп алдык бит,
Ярабби...
Аңа толыбына ияртеп урамнан ап-ак пар болыты алып кергән,
ишек аша гына үрелеп баккан Кибәч бабай мөгрәп куя:
– Баланың үз алдында сөйләнеп утырма сана инде...
Пар бөркеп торган озын көрән толыплы, кар сарган колакчынлы
бүрекле Кибәч бабай әйтерсең Кыш бабай. Юк, Изге Микулайның7
үзе!
Мин аларның барысын да берьюлы күрүемнән эчем тулы оп-олы
бәхет һәм рәхәтлек кичерәм. Бу бәхет белән рәхәтлек ничек сыя икән
анда дип уйлап утырам. Аларга да моны әйтәсем килә, әмма сүзләр
таба алмыйм. Аннан бәлеш исе тагын да көчәя төшә, аңа Анный
җырак түтинең балан бөккәне исе килеп кушыла. Минем эчем,
барысына да ишетелерлек каты гына «кикрикүк итеп» куя. Дәррәү
көлеп җибәрәләр. Ахрысы, эчем бушап калган да, шуңа анда бәхет
тулырга урын иркенәйгән дип фаразлыйм мин.
– Кызымны ашарга алып чыгарга кирәк, бетмәс сезнең сүзегез, –
дип, тәти итеп үрелгән чәчләремнән сыйпый-сыйпый, күтәреп ала
Янсуар бабай.
Барыбыз бергә җыелышып, арттагы өйгә, өстәл янына чыгабыз.
Миңа бәлешнең иң шулпалы, иң тәмле өлешен салалар да башта бал
кашыгыннан каптыралар. Мин моңа бик нык карышам. Кулыма үзем
олы кашык тотып каерып ашар өчен көрәшәм.
– Болай булгач, була... – дип мөгрәп куя Кибәч бабай, елмаеп.
Аннан әле урам суыгын һәм ат исен саклаган көрәк кадәр кулы белән
аркамнан сыйпый.
Миңа алтынсу-кызыл каймалы агач кашыгымны тоттыралар.
Теге бәхет, ашагач, минем эчемә сыймый башлый, ташып,
саркылып чыга да өйне тутырып очып йөрергә тотына. Шул чакта
дәү кызыл фигуралар искә килеп төшә: аркама салкын йөгерә.
– Теге кызыл китапны табарга кирәк...
Янсуар әбием сагаеп кала. Кашыгын куеп, торып ук баса:
– Авырганда да саташып бетте шул китап дип, хәерле булсын, – ди
дә аны табарга алдагы өйгә кереп китә.
– Без сиңа яңа матур китаплар алып килдек, – ди әтием һәм аларны
алдыма китереп өя. Анда – «Яшел докторлар» дигән буягыч-китап,


6 Туым (Раштуа, Сәүмәт, Авыз ачу көне) – Алла улы Иисус Христосның Изге Кыздан яшь бала булып, адәм
рәвешен алып, фани дөньяга килгән көне. Пасха (Олы бәйрәм, Олы көн) – Иисус Христосның, үлемне
җиңеп, терелеп торган, Коткаручыбыз булуы расланган көн. Туым көнне балалар, славут җырлары җырлап,
өйләргә кереп йөри.
7 Изге Микулай (Николай Чудотворец) – православие динендәге иң хөрмәтле изгеләрнең берсе, аны
«изгеләрнең изгесе» дип атыйлар. Ул – кешеләрне яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең булышчысы,
сәяхәтчеләрнең, диңгезчеләрнең коткаручысы. Аңа багышлап Язгы һәм Кышкы Микула (Микулун)
бәйрәмнәре уздырыла.

шуны буяр өчен төсле карандашларның дәү тартмасы. «Мальчиш-
Кибальчиш», «Чук и Гек», татарча Андерсен, Фәнис Яруллин
әкиятләре. Һәм тагын... зур сарайлары калкып китеп ачыла торганы,
бигрәк тә матуры – «Сказки. Братья Гримм» дигәне. Анысы –
иң шомлысы да, иң кызыктыргычы да.
Әмма мин әби барларга кереп киткән «Русские народные сказки»
китабын көтәм. Сак кына аның теге кызыл сарафанлы биюче кызлар
төшерелгән битен ачам. Ни күзем белән күрим, кызларның барысы
да үз урынында. Йөзләре дә бар.
Җиңел сулап куям. Өйне тутырып очып йөргән теге бәхет кайтып
төшә дә кабат күзәнәкләремә кадәр сеңеп бетә.
– Ярый әле, мин сездә туганмын, – дим, барысына да тутырып
карап.
Өстәл артындагылар кинәт, авызларына күтәргән кашыкларын
каба торган җирдән тукталып, бер мизгелгә сүзсез калып, миңа
текәлә. Беләм, аннары алар бу сүзләрне үзара кат-кат искә алып
сөйләшәчәк, мәгънәләр эзләячәк. Әмма миңа барыбер! Мин, ниһаять,
теге сүзләрне дә хәрефләрдән җыеп әйтер хәлгә киләм:
– Мин шундый бәхетле!
Бөтенесе арасыннан иң беренче булып Кибәч әби телгә килә дә
аркамнан сөеп куя:
– Бәлешең суына, балам... Җаңа туган Бәләкәч Иисусны олылап,
җәле, кабып ашап җибәр, әйдә!
Һәм мин барысы белән бергә бер өстәл артында утырып, үз агач
кашыгым белән каерып алып, Янсуар әбиемнең Җир йөзендәге иң
тәмле бәлешен ашыйм.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев