Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатирәләр җыям

Җәй – ул аерым тормыш. Бәлки шуңа, Һәр мизгеле – җәүһәр, кадерле. Җете төсләр белән чиккән хатирәләр – Хуш исләрдән һәрбер бәйләме.

Җәйнең холкы кызу – ашыгып көнен башлый,
Таңнар сирпи ярты төннәрдә.
Кайнар кояш нуры назын яга
Өшегән җанга озын көннәрдә.
Җәй – ул Саба җиле. Уйнап һәм шаяртып,
Колагыма серле пышылдый.
Җәй бүләге – җиләк, чәчәк исе,
Болын тулы аклык-кашкарый.
Җәй – ул җанлы, күп тармаклы, төрле...
Кайсы үсә, кайсы җитлегә,
Кайсы шытып чыга, кайсы орлык чәчеп,
Ниятләгән инде китәргә...
Җәй – ул аерым тормыш. Бәлки шуңа,
Һәр мизгеле – җәүһәр, кадерле.
Җете төсләр белән чиккән хатирәләр –
Хуш исләрдән һәрбер бәйләме.

Әлфия ӘХМӘТГАЛИЕВА.

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев