Логотип Казан Утлары
Шигърият

И давыллы гомер...

И давыллы гомер, хуш, бәхил бул! И мәңгелек тормыш, ал үзеңә! ...Ак күбәләк төсле аклык кунды Галләнурның тыныч ал йөзенә…

Сәлим Бохаров-Галләнур Бохараев

Илдә-көндә хәвеф канат җәйгән,
Берәр заман тормыш хәлләнерме?
Кай тарафка илтеп ташлар язмыш
Кыргыз-Миякәдән Галләнурны?
Бәхет иле – кай җир? Казанмы ул?
Уфамы ул? Әллә Бохарамы?
Кырыс еллар чырыш итәр аны –
Хисап эшен белгән Бохарайны?
Яшәп булыр кебек – исәп белән,
Хисап белән генә гомер итсәң.
Әмма булмый, дөнья кинәт дөрләп,
Хыялыңны утлы күмер итсә...
Бер учактан меңләп очкын оча,
Җил тарата ерак-еракларга:
Кайнар кузы төшә торакларга,
Кеше өсләренә, йөрәкләргә...
Исәп-хисап. Гомер. Соңгы сынау.
Әҗәл үзе... тарта... чут төймәсен...
Ярты сәгать... һәм... өч минут бары...
Кинәт... кыеп үтә... ут көймәсе...
И давыллы гомер, хуш, бәхил бул!
И мәңгелек тормыш, ал үзеңә!
...Ак күбәләк төсле аклык кунды
Галләнурның тыныч ал йөзенә…

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев