Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әллә аны этләр талаган булган инде, эт тавышы ишетсә, көянтәдәй бөгелә. Ишегалдына чыгып, Шарик белән беренче очрашкач та, шулай бөгелеп торды-торды да ахыр чиктә, Шарик аңа мискәсен этеп куйгач, йомшарып, яңадан рәтле хәленә кайтты.
Тәре
...Уянып китәм дә, әле эңгер таралмаган бүлмәдә, почмакта
торган тәрегә карап, иман укыган Кибәч әбиемне тыңлап, озак
ятам. Тәре алдындагы урсай кулы белән чигелгән алъяпкычлардан
җәннәт бакчасы чәчәкләре, фәрештәләр, әүлияләр һәм канатларын
җәйгән күгәрченнәр бага20. Иисусны алдына алып кочаклап утырган
Әнкәсенең йөзенә шәмнән бераз гына яктылык төшә21.
Иисус үзе, сабый гына булса да, бик җитди, дикъкатьле карашын
төбәп тора. Ул гел шулай дикъкать белән карый. «Кешедән җәшерсәң
дә, Иисустан җәшерә алмыйсың, ул синең эчеңдә нәрсә барын үтәли
күрә», – ди Кибәч әбием. Мин гел шуны уйлап йөрим: «Иисус минем
нишләгәнемне үтәли күреп тора...»
Тәре алдына корган алъяпкычлардан минем аеруча яратканым –
әни кулы белән чигелгән кызгылт-сары чәчәклесе, анда тәреләр дә
бик матур, катлы-катлы итеп чигелгән, алъяпкычның чит-читләре
челтәрләп үрелгән. Ул алъяпкычны, гадәттә, Туым белән Олы
бәйрәмгә, Пасхага гына коралар. «Рәешкә», – дип саклый аларны
Кибәч әбием. «Нинаның кулы алтын инде, и Кодрәт!» – дип, әнине
мактап та ала.
Аннары стенада буй-буйлап элеп чыккан чигүле «дорожка»ларга
ымлый – алары Яшь бабамның хатыны, Руслан белән Марсельнең
әнисе, туганым апа чиккән. Туганым апа бирнә алып килгәндә, Тәре
алды чикмәгән, чөнки ул – мөселман. Әмма сөлгеләре, «дорожка»лары
белән өй тулган.
«Минҗиһанныкылар да – пяриштәләр үзләре тотып чиктергәндәй...»
Шулай ди дә әби чигүләрне кулын тидереп иркәләп-сыйпап ала.
Әйтерсең шулай итеп әниләр белән туганым апаны, әти белән яшь
бабайны да сыйпый. Аннары барысына да атап иман әйтә:
Эй Ходай, безне җарлыка, Сиңа өмөтлянеб торабыз, безгя каты
ачыуыңны китермя, законыңнан җазганыбызны исеңдя тотма, эй
изгелекле Ходай, әле безгя кюзеңне сал, дошманнарыбыздан безне
19 Иртән һәм кичен укыла торган иманнардан.
20 Тәре япмасы дүрт өлештән тора: горизонталь Өс япма, Ас япма, ягъни Тәре итәге һәм ике яктагы вертикаль
Уң япма белән Сул япма, «пяриштә канатлары». Без үскәндә, Янсуар белән Кибәчтә унлап төр өлге бар
иде. Керәшен туйларында, «килен сандыгын» керткәндә, иң асыл Тәре өлгеләрен халыкка күрсәтәләр.
Килен кияү йортына өч пар булса да комплект алып төшә.
21 Тәре алдында «Коткаручыбыз Иисус Христос» һәм «Изге Ана» тәресе булырга тиеш. Кайбер йортларда
«Изге Микулай», «Троица» да тора. Тәреләр хатын-кыз ягыннан нәселдән-нәселгә тапшырыла. Совет
чорында, иман тыелган чакта, тәре япмалары тәреләрне яшерер өчен дә хезмәт иткән.
коткар, безнен Аллабыз Син, без Синең кешелярең, Үз кулың белян
булдырганнарың Синең исемеңя сыйынабыз.
Әле дя, әр чакта да, гумердян гумергя.
Амин.
Әби, иртәнге иманнарын кычкырып укып бетергәч, эченнән
генә дә нидер кабатлап, Иисус белән аның Әнкәсе, Изге кыз Мария
сурәтләнгән тәрегә карап, башоруларын башкара. Аннан, йөзенә
таралган ягымлы бер елмаю белән, барып, пич капкачын ачып
җибәрә. Шулай ук, укына-укына, чыраларны кабыза, өстәлгә дәү
куна тактасын җәеп, камыр хәстәрләргә керешә.
Ишегалдында Шарикның, яңа көнне сәламләп, бик тә разый итеп
һау-һаулавы ишетелә. Өй ишеге шыгырдап ачылып, ихатадан бабай
килеп керә. Кулында – Шарик белән мәчеләрнең мискәсе. Иң беренче
эш итеп, малларга ризык салганчы, һәр иртәне Шарик белән, әле
артып, әле кимеп торган дистәләгән мәчесен сыйлап керә ул шулай.
Шарик – күзен ачкан көчек чагыннан безнең гаилә әгъзасы, аңа сүз
юк, ә менә мәчеләргә карата Кибәч әби каты тора. «Мәченең аның
иманы кылтый, ул тегендә баргач та, Ходай каршында, ашатмадылар,
дип, хуҗаларын хурлап җазык сөйли икән», – ди ул, чын күңеленнән
ышанып, ачуы кабарып. Бабайга ачуланганда да, иң хәтәр янавы шул
аның: «Мәчеләрең белән бергә келәткә җә карөйгә аерып чыгарам!»
Мәчеләр, әбинең үзләрен өнәп бетермәгәнен белгәнгә, аның
алдында ыспай гына, әдәпле генә кыланалар, артык аяк астында
чорналып йөрмәскә тырышалар. Радиуста әби булмаганда, билгеле,
азыналар: өйгә дә, чоланга да керәләр, хәтта бабайның түр яктагы
яраткан диванына менеп, аны баштанаяк әйләндереп алып та яталар.
Әмма капка келәсе күтәрелеп, ихатага әби керүгә, күз ачып йомган
арада юк булалар. Бабай да, туганнан бирле бернинди мәче-мазар
күрмәгәндәй, үзе генә черем итеп ятып торгандай, әүлиясыман
кыяфәт ала.
«Бөтен Кибәч белән тирә-җак авылның имгәге бездә инде...» – дип
сукрана Кибәч әби, гадәттә, ул мәчеләргә. Чынлап та, бабай аларны
чүнниктән дә, фермадан да, болынга печән ызаннарын үлчәргә менгән
җиреннән дә, хәтта бура сатарга барган урыннан да җыеп алып кайта.
Кайсының колагы умырылган була, кайсының койрыгы чабылган йә
чәйнәлгән...
Берсендә бөтенләй ярты авызы җимерек, канга укмашып каткан,
эче-эчкә ябышкан бер арык песи баласы күтәреп кайтты. Авызы
гарип булгач, сөт эчә алмыйча, күзгә карап тилмереп ике көн елады
теге песи. Инәлеп-инәлеп елавына түзми, әби, тегенең канлы авызын,
«дезинфекцияләп», эшкәртеп-юды да, күршедәге больницадан шприц
алып чыгып, каерып ачып, шприц аша сөт бирә башлады. Җан кереп,
мантып китте песекәй. Бабай белән әбиләрдә ике дистә елга якын
яшәгән, Ак келәткә башка бер генә җан иясен дә якын китермәгән
Пушокның рөхсәтен алып, шундагы бер почмакта таптанып оя
корды да яшәп ята хәзер. Ишегалдында бик күренеп йөрми, сөтне
дә, башкалар эчеп бетергәч, шикләнеп, таптанып-таптанып кына
чыгып эчә.
Әллә аны этләр талаган булган инде, эт тавышы ишетсә, көянтәдәй
бөгелә. Ишегалдына чыгып, Шарик белән беренче очрашкач та,
шулай бөгелеп торды-торды да ахыр чиктә, Шарик аңа мискәсен
этеп куйгач, йомшарып, яңадан рәтле хәленә кайтты. Хәзер алар
Пушокның бик үк өнәп бетермәгән карашы астында Шарик белән
бер-беренә ихтирамга тартым ымнар да белдергәлиләр. Йә койрыгы
белән сыйпап китә песекәй Шарикны, йә мыраулауга охшаш нидер
мыгырдап куя. Ихатадагы барлык малларны да үзенең кан һәм җан
туганнары санаган Шарик аны, артык нечкәргәндә, бияләй кадәр
телен чыгарып, чак аударып салмыйча ялап та алгалый.
Йөзе кеше карарлык булмаса да, бабай да шул мәчене аерып алып:
«И асыл да соң син, җирбит», – дип, сыйпап-сыйпап сөя. Шулай
атап сөя торгач, мәчегә кушамат ябышып та калды: Җирбит. Бала
вакытында күп азап күргән, кыерсытылган малны мулрак иркәләргә
кирәк дигән фикердә тора Кибәч бабай.
Әби белән алар кайчакта маллар турында үзара бәхәсләшә. Әби
фикеренчә, Ходай аларга да җан биргән икән, димәк, оҗмахта урын
әзерләп куйган булырга тиеш. Алар да без, адәм балалары белән бергә,
җирдәге тормышта сынау үтә. Без бер-беребезгә юкка бирелмәгән.
– Алай булгач, без Шарик белән бергә туп-туры кереп китәбез инде
җомакка, мәчеләр белән сез сыналырга каласыз, ул гомергә кадәр
татулашып куймасагыз тагын, – дип төрттерә бабай әбигә, мут елмаеп.
Гадәттә, мондый сөйләшүләр кичләрен, без барыбыз да аш өстәленә
җыелгач була. Мин инде түр башындагы караватка менеп кунаклап
өлгерәм. Кибәч ягындагы нәселдә безнең буында бердәнбер кыз бала
буларак, мин аерым өстенлекләргә ия: иң түрдә, коронный урында
гына утырам, малайларның кайнаган сөт эчә торган чокырлары гадәти
ак төстә булса, минеке яшелгә ак таплар төшерелгән, аларның агач
кашыклары карага алтын каймалы, минекендә – Тавис кошы. Кибәч
бабай, мин кайтмый торып, бакчадагы курага да, чиягә дә малайларга
үзләренә генә кагылырга рөхсәт бирми...
Кибәчкә мин кайтканда, бабай беркемне дә утыртмый торган
урынын да, «Луизага булсын» дип калдырып, үзе каршы яктагы киң
урындыкка күчеп утыра. Баштарак мин горурланып, башым күккә
тиеп утырсам, тора-бара бабайның хәйләсен аңладым: ул түр урында
биек, анда утыргач, минем хәтта өстәлгә генә түгел, тәлинкәгә дә буем
җитә. Әле астыма кечкенә ястык та кыстырып куялар.
Әби чәчәкле тәлинкәләргә буы беленеп торган куе кайнар ашны
коя да өстәл уртасына олы коштабак белән кабырга итен китереп
куя, өстенә мул итеп тоз сибә. Янәшәсенә буе белән калдырып, яшел
суган да сузып сала. Яшел суган белән укропны ваклап, безнең
тәлинкәләргә дә сибеп чыга. Ашка сөт өсте22 туглый.
– Ник, Шарик белән сез иң җазыксызлары буласызмыни, Микулай? –
дип сорап куя аннары, бабайның кәефен тотып алып. Имештер,
беркатлыланып.
– Шулай булмыйча, без бит Шарик белән бик тату торабыз, син
генә мәчеләр белән тыныша алмыйсың. – Бабай үзенең иң олы агач
кашыгыннан шулпаны һәйбәт кенә итеп чөмереп куя.
Без, өч бала, бер-беребезгә карап, елмаешабыз – әби белән
бабайның мондый «эләгешүләре»н тыңлап тору кызык та, рәхәт тә.
Кибәч әбинең чишмә суыннан пешергән ашының тәмлелегеннән
берара тел йотылып җибәрердәй булып өнсез тора.
– Җарар, анда баргач, кайсыбызны кая куясын Кодрәт үзе белер, –
дип түгәрәкли әби бу кичкә сүзен. – Биргән ризыгыңа шөкер!
Шулай ди дә, безнең баш өстебездән Иисус белән Аның Әнкәсенә
карап, чукынып-башорып куя, аннан кашыгына үрелә.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев